Язучының тормышы яки иҗатына багышланган тест- викторина
тест (6 класс) на тему

Миннебаев Ильдар Хафизович

6 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon test-viktorina.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

Язучының тормышы яки иҗатына багышланган тест- викторина

  1. “Әдәбиятка талант ияләре төрле төбәкләрдән килә торды. Мәдәният учагы булган шәһәрләрнең берсе - Оренбург. Шуңа якын гына авылда туган шагыйрьнең бала чагы сәяхәттән башланып китә: әтисе Лотфулла агай сал агызучы булганлыктан, җәй көннәрендә ул күп җирләрне күреп өлгерә.”

  1. “Әй, авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш:

Бер кеше юк бер урамда...

Нинди тын һәм нинди буш.

Нинди иркен, нинди рәхәт,

Нинди бар җир гөл генә;

Синдә төн дә юк, төнен дә

Бер болытлы көн генә.”

  1. “Сапый абзый аны иң элек үз өенә алып кайтты. Бу – Җаекның читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче – тышы белән җыйнак кына бер катлы агач өй иде.”

 4.“ Ил язмышының кара җилләре килеп кагыла аңа- Сталин лагерьларында уналты ел буена гаиләсеннән, туган җиреннән, әдәбияттан аерылып торырга мәҗбүр ителә ул.”

    5.“Гөлләр инде яфрак яралар,

        Хәбәр итеп язлар җитәсен.

        Язлар җиткәч, сугыш бетәсен

        Көтеп утыра сабый балалар:

        Гөлләр инде яфрак яралар!”

    6. “Хәрәкәтсез калып тыңлаган партизаннар кузгалышып куйдылар. Тик берсе дә тынлыкны бозмады. Командир Мәрдән абзыйга кулы белән ишарә ясады. Мәрдән абзый, “ярый” дигән сыман, башын иде дә ярга таба китеп югалды. Костин фуражкасын салып чирәмгә куйды һәм, җиргә утырып, тиз- тиз генә итекләрен салырга тотынды.”

  7. “ Шул елның көзендә, баерак хуҗалар кышлар өчен, малларын куып тауларга күчеп киткәч, безнең авылга солдат шинеле кигән бер егет килде. Мин аның шинелен бик яхшы хәтерлим, чөнки ул кара сукнодан тегелгән иде. Барлык юллардан читтә, каядыр таулар итәгендә утырган кечкенә авылга шинель кигән кешенең килүе үзенә күрә бер вакыйга булды.”

  8. “Быел уку башланган көнне мин үзебезнең классның ишеген ачып кердем дә, тәрәзә кырыендагы партадан урын алып, коридорга чыктым. Кайда нинди класслар бар, кем кайсы бүлмәдә укыр икән, карыйм әле дип. Безнең классны җиденче “В” дип йөртәчәкләр икән. Аннан кала “Б” классы, тагын алтынычы “А” күренеп тора. Ә “В” сы кая соң моның?”

  9.  Балалар тарафыннан үз итеп, акыллы сердәш – фикердәш итеп кабул ителү- шагыйрь өчен зур дәрәҗә. Менә шундый бәхетле язмышлы шагыйрьләрнең берсе.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)

Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры"

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры". Сыйныфтан тыш чара 6 сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелде....

Г. Тукай иҗатына багышланган тест

Г.Тукай- халык шагыйре...

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...