Рабочая программа по тат. языку для 7 класса
рабочая программа (7 класс) по теме

Зарипова Рамзия Рашитовна

Рабочая программа по тат. языку для 7 класса (дети татары в русской школе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl._tatar_tele_tatar_torkeme.docx106.79 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

7 нче татар төркемнәре өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

   Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы
  1. 6 статья – белем алу теле (телләре),
  2. 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары,
  3. 10 статья –уку-укыту программалары,
  4. 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бастырылган “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, Казан, 2008 ел.
  2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”  (Ч.М.Харисов, К.С.Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина  Татарстан китап  нәшрияты, 2011.
  3. Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннщтова.Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 .
  4. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Сәвәләй урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп гомуми белем өчен төп белем программасы.

                                                          Татар теле укытуның максатлары:

                  Укучыларда лингвистик, аралашу, этнокультура өлкәсенә караган  компетенцияләр булдыру

Лингвистик компетенция фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр,җөмлә кисәкләре ,лексик һәм грамматик берәмлекләр, лигвистик анализ һәм  башкаларны эченә ала.

Аралашу компетенциясе  ул- башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык һәм күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын , сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул- укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак,милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү,тормыш-көнкүреш ,го- реф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен,халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

 

Барлыгы – 105 сәгать; атнага – 3 сәгать    

Диктант – 7, контроль диктант – 2

Изложение – 5, контроль изложение – 2

Сочинение – 1

Эш кәгазьләре

Беркетмә – 1 сәгать

Ышанычнамә – 1 сәгать

Дәреслек Р. Ә. Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова.Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 .

                                                                                                                   

            .                                                                                               Эш программасы статусы

           Программа нигезенә  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. ТР Мәгариф  министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 7 нче сыйныф өчен Р.Ә. Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова тарафыннан эшләнгән (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005), ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

                                                                                                  Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның  эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы, программа  материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать  исәбеннән төзелде

Методик берләшмәдә килешү нигезендә  “Өй эше” графасы төшереп калдырылды, чөнки аны алдан күзаллап булмый. Мәктәбебезнең методик берләшмәсе  милли төбәк компонентын кулланып эшләү сәбәпле, ул графа тематик планга кертелде.

                                                                                           Татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары:

  1. укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
  2. укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аңлашу чарасы икәнен белдерү;
  3. татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  4. телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

                                           VII сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.
  2. Уку операцияләрен планлаштыру.
  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.
  4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.
  5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

             Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

  1. Дәреслек белән эш итә белү.
  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.
  3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.
  4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, схемалардан файдалану.
  5. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү.
  6. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү.

            Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  1. Уку мәсьәләсен куя белү.
  2. Танып белү активлыгын үстерү.
  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
  5. Логик алымнардан: чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:
  1. сүзтезмәләргә анализ ясау;
  2. җөмлә кисәкләренә анализ ясау;
  3. гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;
  4. өйрәнелгә сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Телдән сөйләм:
  1. кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;
  2. сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;
  3. үрнәк схема, планнар ярдәмендә характеристика төзи белү күнекмәсе;
  4. тәрҗемә итү күнекмәсе.
  1. Язма сөйләм:
  1. күчереп язу;
  2. сүзлек диктанты – 22-30 сүз;
  3. контроль диктант – 65-80 сүз;
  4. катлаулы план буенча изложение язу:
  5. уку елы башында – 190-230 сүзле текст (язманың күләме – 105-115 сүз)
  6. уку елы ахырында – 270-280 сүзле текст (язманың күләме – 115-125 сүз)
  7. фикер йөртү элементларын кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;
  8. эш кәгазьләре язу (беркетмә, гариза, ышанычнамә, автобиография, хат, акт, белдерү).

         

                                                                                                                  Укытуның эчтәлеге

Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем – 1 сәгать.

Морфология  буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.  Морфология турында төшенчә – 1 сәгать.

Исем. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрдә килеш категориясе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше – 3 сәгать.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре – 2 сәгать.

Сан – 1 сәгать.

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре – 2 сәгать.

Рәвеш. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылыш – 2 сәгать.

Фигыль – 1 сәгать.

Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) – 1 сәгать.

Фигыльнең барлык-юклык формасы – 1 сәгать.

Фигыль юнәлешләре – 2 сәгать.

Фигыль төркемчәләре – 1 сәгать.

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль. Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы – 4 сәгать.

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре – 3 сәгать.

Үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез үткән заман. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре – 5 сәгать.

Киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре – 5 сәгать.

Шарт фигыль. Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы. Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары – 3 сәгать.

Затланышлы фигыльләрне кабатлау – 2 сәгать.

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль. Хәзерге заман сыйфат фигыль. Үткән заман сыйфат фигыль. Киләчәк заман сыйфат фигыль – 5 сәгать.

Хәл фигыль. Хәл фигыльнең төрләре. Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы – 4 сәгать.

Исем фигыль. Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак яклары. Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары – 3 сәгать.

Инфинитив – 2 сәгать.

Затланышсыз фигыльләрне кабатлау – 1 сәгать.

Ярдәмче фигыльләр – 1 сәгать

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе – 1 сәгать.

Фигыльләрнең ясалышы – 1 сәгать.

Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүе – 1 сәгать.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау – 2 сәгать.

Аваз ияртемнәре. Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торуы – 2 сәгать.

Хәбәрлек сүзләр – 2 сәгать.

Бәйләгеч сүз төркемнәре. Бәйлек. Бәйлекләрнең төркемчәләре. Бәйлек сүзләр – 4 сәгать.

Теркәгеч. Теркәгечләрнең төркемчәләре. Теркәгеч сүзләр. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Морфологик анализ ясау тәртибе – 4 сәгать.

Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Морфологик анализ ясау тәртибе – 5 сәгать.

Ымлыклар. Ымлыклар янында тыныш билгеләре. Ымлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе – 3 сәгать

Кабатлау – 4 сәгать

  Өстәмә әдәбият:

  1. Я. Х. Абдрәхимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма. – Казан, Мәгариф, 2003
  2. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем мәкт. 5-7 с-флары: Укытучылар өчен кулланма /                      
  3. Максимов Н.В, С. М. Трофимова, М. З. Хәмидуллина. – Казан, Мәгариф, 2000
  4. Я. Х. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан, Мәгариф, 2005
  5. Н.С.Гыймадиева, Г.Н.Закирова, З.В.Шакирова. Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11 нче сыйныфлары өчен.- Казан, Яңалиф, 2006
  6. Н. С. Гыймадиева, Р. Ә. Баһавиева. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен.- Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2004
  7. З. Н. Хәбибуллина, И. Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. Казан: Мәгариф, 2003
  8. Р. Рахман. Һәр сыйныфта – сочинение. - Казан: “Раннур” нәшр., 2003
  9. Ф. С. Вәлиева, Г. Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, “Раннур”, 2000
  10. Ф. Абдуллин. Туган як әдәбияты. – Түбән Кама, 2006
  11.  “Мәгариф” журналы, “Ачык дәрес”, “Мәгърифәт” газетасы

7 нче сыйныф өчен календарь-тематик  план . Атнага 3 сәгать исәбеннән. Дәреслек: Татар теле . Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты 2010.

 №

Дәрес темасы

Сәг. саны

 Дәрес тибы                                              

Укучы һәм укыту эшчәнлеге төрләре

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

 

Искәрмә

план

факт

I чирек 28 сәгать Контроль эш(1) Диктант (2) Изложение(1)

1.

                  Техник куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж                                   Туган телем - иркә гөлем...

1

Катнаш

Туган тел турында сөйләшү, мәкальләр уку

Укучыларның

активлыгына ирешү

Туган тел турында сөйли белү

01.09

2.

Морфология буенча

 6  нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1

Кабатлау, ныгыту

Сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне искә төшерү. Аларның бүленеше

 Сүз төркемнәрен аера белү. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булуын, аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз  төркемнәренә бүленүен истә калдыру

Сүз төркемнәрен аера белү.  12 сүз төркеме булуын, аларның мөстәкыйль , бәйләгеч , модаль  сүз  төркемнәренә бүленүен истә калдыру

04.09

3.

Исем. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Килеш категориясе

1

Кабатлау, ныгыту

Исем сүз төркеме турында алган белемнәрне ныгыту

Исем сүз төркемен башка сүз төркемнәреннән аера белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне, исемнәрнең берлек-күплек төрен, килеш һәм тартым белән төрләнешен, исемнәрнең ясалышын үзләштерү

Исем сүз төркемен таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү. Килеш белән төрләндерә белү.

05.09

4.

Рәсем буенча хикәя язу

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Өйрәнелгән грамматик күнекмәләрне иншада куллана белү

08.09

5.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Кабатлау, ныгыту

Тартым кушымчаларын кабатлап искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту

Исемне тартым белән төрләндерү

Исемнәрнең тартым белән төрләндерә, сөйләмдә дөрес куллана белү.

11.09

6.

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү

1

Кабатлау, ныгыту

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләнешен үзләштерү

12.09

7.

Кереш контроль эш.Тест. Алдагы сыйныфта алган белемнәр буенча.

1

Контроль

Кабатлау, ныгыту

15.09

8.

Эш кәгазьләре.                                                                                                                                                                                                                                                                                                            Беркетмә язу.

1

Яңа белем күнекмә-ләре форм.-у

Эш кәгазьләре белән танышу.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү, беркетмә яза белү

беркетмә яза белү

18.09

9.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре

1

Кабатлау, ныгыту

Сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту

Сыйфат дәрәҗәләренең җөмләдә кулланышы

Сыйфат дәрәҗәләрен җөмләдә куллана белү

19.09

10.

Сан

1

Кабатлау, ныгыту

Сан сүз төркеме турында алган белемнәрне ныгыту

Сан сүз төркеме. Сан төркемчәләре. Ышаныч кәгазе язу.

Сан сүз төркемен,  төркемчәләрен белү. Ышаныч кәгазе яза белү.

22.09

11

Алмашлык

1

Кабатлау, ныгыту

Алмашлык турында алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту

Алмашлык

Алмашлык сүз төркемен белү  төркемчәләрен белү

25.09

12

Алмашлык төркемчәләре

1

Кабатлау, ныгыту

Алмашлык турында алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту

Алмашлыкның  төркемчәләре. Автобиография .

Төркемчәләрен белү

Автобиография яза белү

26.09

13.

Тикшерү диктанты.”Гатаның хатасы”

1

Контроль

Үзконтроль, үзбәя, үзкоррекция. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

29.09

14.

Рәвеш

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Рәвеш сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлап ныгыту

Рәвеш һәм  аның  төркемчәләре.

Рәвеш һәм  аның  төркемчәләрен истә калдыру, сөйләмдә куллана белү

02.10

15.

Рәвешләрнең ясалышы. Җөмләдә кулланылышы

1

Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләрнең ясалышын, дөрес язылышын үзләштерү

03.10

16.

Фигыль

1

Белем күнекмә-

ләрен гомуми-

ләштерү, яңа төшенчә-

ләр форма-

лаштыру

Фигыль сүз төркеме турында аңлату. Күнегүләр эшләү

Фигыль сүз төркеме.

Предмет яки затның эшен, хәл-торышын белдерә торган сүзләрнең фигыль дип аталуын, нишли? нишләде? нишләгән? нишләр?  нишләячәк? сорауларына җавап бирүләрен, җөмләдә күп очракта хәбәр ролен башкаруын истә калдыру

06.10

17.

Изложение язу”Инештә"

1

Контроль

Фикерне төгәл бирү, логик эзлекле текст төзү. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

09.10

18.

Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы)

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Тамыр, ясалма, тезмә нигезле фигыльләр булуын аңлатып үтү. Мисаллар китерү

Фигыльнең нигезе

Фигыльнең төп мәгънәсе аның  нигезендә булуын, тамыр нигезле һәм ясалма нигезле ф.-ләр булуын, сүзлекләрдә фигыльләрнең исем ф. һәм инфинитив формасында теркәлүен үзләштерү

10.10

19.

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Фигыльләрнең барлык яки юклык төрендә булуын аңлату. Күнегүләр өстендә эшләү

Фигыльнең барлык-юклык формасы

яки юклык төрендә булуын, юклык төрендә басымның урынын, -ма/-мә, -мый/-ми  кушымчалары, бар, юк, түгел сүзләре белән дә белдерелүен истә калдыру

13.10

20.

Фигыль юнәлешләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Фигыль юнәлешләре турында аңлату. Биш төп юнәлешкә бүленүен искәртеп үтү

Татар телендә ф.-нең биш юнәлеше

Татар телендә ф.-нең биш юнәлеше булуы, кушымчаларын ятлап истә калдыру

16.10

21

Диктант “Әни ялга киткәч”

1

Контроль

Эчтәлекне аңлау, Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

17.10

22

Фигыль юнәлешләре үзенчәлекләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Биш төп юнәлешкә бүленүен искәртеп үтү

20.10

23.

Фигыль юнәлешләренең җөмләдә кулланышы

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Фигыль юнәлешләре буенча алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту

 Фигыль юнәлешләренең рус телендә бирелешен истә калдыру

Татар телендә ф.-нең биш юнәлеше булуы, кушымчаларын ятлап истә калдыру

23.10

24.

Фигыль төркемчәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Фигыльләрнең

 7 төркемчәгә бүленүен аңлату.

 Фигыльнең  7 төркемчәгә бүленүе, барлык һәм юклыкта килүләре, затланышлы һәм затланышсыз ф.-ләр дип аталуы

Фигыль төркемчәләрен аера белү

24.10

.

25.

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль                                                                                                

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Боерык фигыль  төшенчәсен аңлату

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүе, хәбәр ролен башкаруы

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүе, хәбәр ролен башкаруын истә калдыру

27.10

26.

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен аңлату

Боерык фигыльнең заман белән төрләнмәве, зат-сан белән төрләнүе, II зат б.ф.-нең кушымчасы булмавы

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен белү

30.10

27

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-

лаштыру

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышын аңлату

Б.ф.-нең боеру интонациясе һәм көчле басым белән әйтелүе, басымның үзгәрүе.  Басымны дөрес куеп, дөрес интонация белән әйтә , җөмләдә куллана белү

Боерык фигыльләргә  дөрес интонация һәм басым куя белү

31.10

28

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышының үзенчәлекләре

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-

лаштыру

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышын аңлату

Б.ф.-нең боеру интонациясе һәм көчле басым белән әйтелүе, басымның үзгәрүе.  

Б.ф.-нең боеру интонациясе һәм көчле басым белән әйтелүе, басымның үзгәрүе.  Басымны дөрес куеп, дөрес интонация белән әйтә , җөмләдә куллана белү

03.11

II чирек 20 сәгать  Диктант(2) Изложение(2)

29

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль

   1

Яңа төшенчә-

ләр форма-

лаштыру 

Хикәя фигыль турында аңлату

Хикәя фигыльнең заман төрләрен,  хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышын үзләштерү

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне дөрес куллану

13.11

30

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Хәзерге заман хикәя фигыль турында аңлатма бирү. Зат-сан белән төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен үзләштерү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерә белү

14.11

31

Изложение «Балык тоту»

1

Контроль 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү

17.11

32.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен аңлату

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләренең үзенчәлекләре

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен аера белү

20.11

33

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Үткән заман хикәя фигыль турында аңлатма бирү

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләрен куллана белү

21.11

34

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, кушымчалары

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, кушымчаларын белү

24.11

35

Эш кәгазьләре. Ышанычнамә язу

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Эш кәгазьләре белән танышу. Белемнәрне гамәлдә куллану 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Ышанычнамә яза белү

27.11

36

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Аның зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында аңлатма бирү, күнегүләр эшләү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне, аның зат-сан белән төрләнешенең үзенчәлекләре

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне, аның зат-сан белән төрләнешен истә калдыру

28.11

37.

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре буенча төрләре турында төшендерү, белемнәрне ныгыту 

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләренең үзенчәлекләре

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен аера белү

01.12

38.

Үткән заман хикәя фигыльне кабатлау

1

Кабатлау, ныгыту 

Белемнәрне гамәлдә куллану 

Сөйләмдә дөрес куллана белү

04.12

39

  Контроль изложение “Кадерле бүләк”

1

Контроль 

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

05.12

40

Киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль турында аңлату, күнегүләр эшләү 

Киләчәк заман хикәя фигыль төрләре,билгеле киләчәк заман кушымчалары

Киләчәк заман хикәя фигыль төрләрен,билгеле киләчәк заман кушымчаларын истә калдыру

08.12

41

Билгеле киләчәк заманның зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Билгеле киләчәк заман х.ф.-ның зат-сан белән төрләнешен истә калдыру, күнегүләр өстендә ныгыту 

Билгеле киләчәк заманның зат-сан белән төрләнешен үзләштерү

Билгеле киләчәк заманның зат-сан белән төрләнешен белү

11.12

42

Билгесез киләчәк заман

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль турында аңлатып китү, күнегүләр эшләү

Укучыларның активлыгына ирешү

Билгесез киләчәк заманны аера белүгә ирешү

12.12

43

Билгесез киләчәк заманның зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Билгесез киләчәк заман х.ф.-нең зат-сан белән төрләнешен истә калдыру, күнегүләр өстендә ныгыту  

     Билгесез киләчәк заманның зат-сан белән төрләнешен үзләштерү

Билгесез киләчәк заман хикәя ф.не  куллана белү

15.12

44

Контроль диктант “Дөрес сулагыз"

1

Контроль 

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

18.12

45

Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Киләчәк заман х.ф.-нең мәгънәләре турында белемнәрне ныгыту 

 Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен аера белү

Киләчәк заман хикәя ф.не  куллана белү

19.12

46

Шарт фигыль                                                              

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Шарт фигыль турында аңлатып үтү, күнегүләр эшләү

Җөмләдә куллана белү

Шарт ф.не таный һәм куллана белү

22.12

47

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы үзенчәлекләрен искәртеп үтү, мисаллар китерү

Басымны дөрес куеп, дөрес интонация белән әйтү, җөмләдә куллана белү

Җөмләдә куллана белү

25.12

48

                                                                                                                                                                                                                                                                                         Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, башка мәгънәләрне белдерүен искәртеп үтү.

Дөрес интонация белән әйтү

Теләк,үкенү, үтенү   кебек мәгънәләрне  белдергәндә—ЧЫ-ЧЕ кисәкчәсе һүм ИДЕ ярдәмче фигыле   өстәлүе

26.12

III чирек (30 сәгать) Контроль эш(1) Диктант(2) Изложение(1) Сочинение(1)

49

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

1

Кабатлау, ныгыту

Белемнәрне гамәлдә куллану 

12.01

50

Затланышлы фигыльләрнең җөмләдә кулланышы

1

Кабатлау, ныгыту

Белемнәрне гамәлдә куллану 

15.01

51

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча зачет дәрес

1

Контроль 

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Белемнәрне гамәлдә куллану белү

16.01

52

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Затланышсыз фигыльләр һәм шуның бер төре буларак сыйфат фигыльгә аңлатма бирү. Мисаллар китерү. Сыйфат фигыльнең фигыль һәм сыйфат белән уртак якларын ачыклап китү

Затланышсыз фигыльләрнең төрләрен үзләштерү. Сыйфат фигыль сораулары, җәмләдәге функциясен истә калдыру

С. Ф.нең үзендә сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе

19.01

53

Сыйфат фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Сыйфат фигыльнең заман белән төрләнеше. Хәзерге заман сыйфат фигыль турында белешмә бирү, күнегүләр эшләү

Сыйфат фигыльнең заман формаларын, хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формаларын, кушымчаларын истә калдыру

Х.з.с.ф.нең  гади һәм тезмә формалары

22.01

54

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Үткән заман сыйфат фигыль турында аңлатып үтү, мисаллар китерү

Сыйфат фигыльнең заман формаларын, үткән заман сыйфат фигыльнең исем урынында килеп, килеш, сан, тартым белән төрләнүен, кушымчаларын истә калдыру

Ү.з.с.ф.нең тамырга  ган\гән. Кан\кән кушымчалары ялганып ясалуы

23.01

55

Диктант”Кышкы уен”

1

Контроль

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

26.01

56

Киләчәк заман сыйфат фигыль

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалыш төрләрен ачыклап китү, күнегүләр эшләү

 Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышын, кушымчаларын истә калдыру

К.з.с ф.нең билгесез киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы

29.01

57.

Сыйфат фигыль. Ныгыту

1

Белем  күнекмә-

ләрен ныгыту

 күнегүләр өстендә эшләү

  Үзконтрольгә өйрәтү

30.01

58

Хәл фигыль

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Хәл фигыль турында аңлатып үтү, мисаллар китерү, күнегүләр эшләү

Хәл фигыльнең сорауларын, төрләнмәвен истә калдыру, сөйләмдә дөрес куллана белү

Таный белү

02.02

59

Хәл фигыльнең төрләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

 Хәл фигыльнең төрләрен аңлату, күнегүләр өстендә эшләү.

Хәл фигыльнең төрләрен, кушымчаларын үзләштерү

Хәл фигыльнең төрләрен, кушымчаларын белү

05.02

60

Рәсем буенча хикәя язу

1

Контроль 

 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

06.02

.

61

Хәл фигыльләрнең кулланылышы  һәм дөрес язылышы

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

 .Хәл фигыльләрнең кулланылышы һәм дөрес язылышы турында аңлатып үтү, мисаллар китерү

Хәл фигыльләрнең кулланылышы  һәм дөрес язылышын өйрәнү

Куллана белү

09.02

62

Хәл фигыль. Ныгыту

1

Белем  күнекм-ләрен ныгыту, системалаштыру дәресе

 

Хәл фигыльләр белән җөмләләр төзү күнекмәләре

09.02

63

Исем фигыль. Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак яклары

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Исем фигыль турында аңлатма бирү, күнегүләр эшләү. Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак якларын ачыклау

Исем фигыль, аның фигыль һәм исем белән уртак яклары, сорауларын үзләштерү

Исем фигыль не таный белү

12.02

64

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очракларын мисаллар белән аңлату

Исемгә әйләнгән исем фигыльләрне

җөмләдән таба белү

Исем фигыльне куллана белүгә чыгу

13.02

65

Изложение”Кое сере”

1

 Сөйләм телен үстерү дәресе 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

16.02

66

Исем фигыль. Ныгыту

1

Белем  күнекмә-

ләрен ныгыту 

Үзконтрольгә өйрәтү

Исем фигыльне куллана белүгә чыгу

19.02

67

Инфинитив

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Инфинитив турында аңлатып үтү, күнегүләр эшләү

Инфинитив сорауларын, ясалышын, барлык-юклык формаларын истә калдыру, сөйләмдә куллану

Инфинитивны куллана белү

20.02

68

Инфинитивны җөмләдә куллана белү.

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Күнегүләр эшләү

Инфинитив сорауларын, ясалышын, барлык-юклык формаларын истә калдыру, сөйләмдә куллану

Инфинитивны җөмләдә куллана белү.

26.02

69

Затланышсыз фигыльләрне  кабатлау

1

Белем  күнекмә-

ләрен ныгыту 

Алган белемнәрне  гамәлдә куллану 

Җәмләдә дөрес куллану

Затланышсыз фигыльләрне  дөрес куллана белү

27.02

70

Ярдәмче фигыльләр

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

 Ярдәмче фигыльләрнең кулланылыш үзенчәлекләрен аңлатып үтү

Ярдәмче фигыльләрне истә калдыру

Ярдәмче фигыльләрне куллана белү

02.03

71

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе

1

 

Мөстәкыйль фигыльләрнең җөмләдәге роле турында күнегүләр өстендә аңлату

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүен төшенү

Мөстәкыйль фигыльләрне куллана белү

05.03

72

Сочинение "Табигатьтә инде яз"

1

Контроль 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

06.03

73

Фигыльләрнең ясалышы

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Фигыльләрнең ясалыш үзенчәлекләрен аңлату

Фигыльләрнең ясалышын үзләштерү

Фигыльләрнең җөмләдә куллана белү

09.03

74

Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүе

1

 Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен аңлату, күнегүләр эшләү

Фигыльләрнең  җөмләдә җөмлә кисәге буларак билгели белү

Фигыльләрнең җөмләдә куллана белү

12.03

75

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау, ныгыту белем-нәрне система-

лаштыру дәресе

Алган белемнәрне гамәлдә куллану 

Морфологик анализ ясый белү

Алган белемнәрне   куллана белү

13.03

76

Контроль диктант”Чәчәк”

1

16.03

77

                                                                             Аваз ияртемнәре

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

 Аваз ияртемнәренең төзелешләре, язылышлары турында аңлату. мисаллар китерү, күнегүләр эшләү

Аваз ияртемнәре ясалышы, мөстәк. сүз төркемнәренә керүе, сүзләр ясауга нигез булып торуын истә калдыру

Аваз ияртемнәрен дөрес куллану

19.03

78

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торуы

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торуын аңлатып китү, күнегүләр эшләү

Морфологик анализ ясый белү

Аваз ияртемнәрен дөрес куллану

20.03

IV чирек 27 сәгать Контроль эш(1) Диктант(2) Изложение(1)

79

Хәбәрлек сүзләр

1

Яңа төшенчәләр форма-лаштыру 

Хәбәрлек сүзләр төшенчәсен аңлату, күнегүләр эшләү

Морфологик анализ ясый белү

Хәбәрлек сүзләрне куллана белү,

02.04

80

Хәбәрлек сүзләрне җөмләдә куллана белү.

1

Яңа төшенчәләр форма-лаштыру 

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең роле. Мисаллар китерү

Хәбәрлек сүзләрне җөмләдә куллана белү

03.04

81

Белемнәрне ныгыту.Тестлар эшләү

1

Контроль

Фикерне төгәл бирү, логик эзлекле текст төзү. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

06.04

82

Бәйләгеч сүз төркемнәре. Бәйлек.

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Бәйлек төшенчәсен аңлатып китү, күнегүләр эшләү

Бәйләгеч сүз төркемнәрен аера белү. Бәйлек сүз төркемен җөмләдә таба  белү

Бәйләгеч сүз төркемнәрен аера белү. Бәйлек сүз төркемен җөмләдә таба  белү

09.04

83

Бәйлекләрнең төркемчәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Бәйлекнең төркемчәләрен мисаллар нигезендә аңлату

Бәйлекләрнең төркемчәләрен истә калдыру

Бәйлекләрнең төркемчәләрен белү

10.04

84

Бәйлек сүзләр

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Бәйлек сүзләр төшенчәсен аңлатып үтү, күнегүләр эшләү

Бәйлек сүзләрне аера белү, морфологик анализ ясау

Бәйлек сүзләрне аера белү

13.04

85

Бәйлек сүзләрне җөмләдә куллана белү.

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Бәйлек сүзләр төшенчәсен аңлатып үтү, күнегүләр эшләү

Бәйлек сүзләрне аера белү, морфологик анализ ясау

Бәйлек сүзләрне аера белү

16.04

86

Тикшерү диктанты (аерым язучыларның иҗатларын файдалану - шигъри юллар, проза әсәрләреннән өзекләр)

1

Контроль 

Алган белемнәрне ныгыту

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

17.04

87

Теркәгеч

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Теркәгеч турында аңлату, күнегүләр эшләү

Теркәгеч сүз төркеме

Теркәгечләрне башка бәйләгеч  сүз төркемнәреннән аера белү

20.04

88

Теркәгечләрнең төркемчәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Теркәгечләрнең төркемнәргә бүленешен мисаллар нигезендә аңлату. Ияртүче теркәгечләр, аларның җөмләдәге роле

Теркәгечләрнең төркемчәләрен истә калдыру, җөмләдә таба белү

Теркәгечләрнең төркемнәргә бүленешен белү

23.04

89

Теркәгеч сүзләр

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Теркәгеч сүзләрнең төмләдәге роле. Мисаллар нигезендә аңлату

Теркәгеч сүзләрне үзләштерү, җөмләдә аерып күрсәтә белү

теркәгечләрне  җөмләдә куллана белү

24.04

90

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Теркәгечләрнең язылыш үзенчәлекләре, күнегүләр өстендә ныгыту

Морфологик анализ ясый белү

Теркәгечләрнең язылыш үзенчәлекләре белү

24.04

91

Изложение”Күгәрчен һәм малай”

1

 Сөйләм телен үстерү дәресе

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

27.04

92

Модаль сүз төркемнәре.

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Кисәкчә турында аңлатып үтү. Мисаллар китерү.

Модаль сүз төркемнәре.Кисәкчә,ымлыклар

Модаль сүз төркемнәрен аера белү.

30.04

93

Кисәкчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Кисәкчәләрнең төркемчәләргә бүленешен мисаллар нигезендә аңлату, күнегүләр эшләү.

Кисәкчә, кисәкчәләрнең төркемчәләрен үзләштерү

кисәкчәләрнең төркемчәләрен аера белү

30.04

94

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Кисәкчәләрнең дөрес язылыш үзенчәлекләрен аңлату, күнегүләр эшләү

Кисәкчәләрнең дөрес язылыш үзенчәлекләрен аңлау

04.05

95

Кисәкчәләрнең дөрес язылышының үзенчәлекләре

1

Яңа төшенчә-

ләр форма-лаштыру 

Кисәкчәләрнең дөрес язылыш үзенчәлекләрен аңлату, күнегүләр эшләү

Кисәкчәләрнең дөрес язылыш үзенчәлекләрен аңлау

07.05

96

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау тәртибе

1

Морфологик анализ ясый белү

Морфологик анализ ясый белү

08.05

97

Контроль диктант "Үз-үземне җиңдем”

1

Контроль 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

11.05

98

Хаталар өстендә эш.

1

14.05

99

Ымлыклар

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Ымлыклар турында мисаллар нигезендә аңлату

Ымлыкларны рус теле белән чагыштырып истә калдыру

Ымлыкларны җөмләдән таба белү

15.05

100

Ымлыклар янында тыныш билгеләре

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Ымлыклар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату

Ымлыклар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү

Ымлыклар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү

28.05

101

Ымлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе

1

Морфологик анализ ясый белү

Морфологик анализ ясый белү

21.05

102

Ымлыклар кертеп хикәя язу

1

Яңа төшенчә-

ләр формалаштыру 

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Ымлыклар кертеп хикәя яза белү

22.05

103

Ымлыкларны кабатлау

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Ымлыкларны җөмләдән таба белү. Ымлыклар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү

25.05

104

Йомгаклау дәрес.

1

Кабатлау, ныгыту 

28.05

105

Ел буена үткәннәрне кабатлау

1

Кабатлау, ныгыту 

 Белемнәрне гамәлдә куллану 

7-сыйныфта үткәннәрне истә калдыру һәм куллана белү

29.05

Кышкы уен

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак кар куна. Кар яугач, бакча аеруча ямьләнеп китә. Вәлигә бу күренеш бик ошый. Ул, чанасын алып, урамга чыга. Күрше малайлар белән бергәләп, алар бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар. Йомшак карны тәгәрәтеп, шар ясыйлар. Ап-ак шар, кар өстендә тәгәрәгән саен, калыная, зурая бара. Балалар куаналар.

  1. Ай-яй, нинди зур булды!
  2. Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!
  3. Әйдә! Әйдә!..

Кайчакта балалар кардан ак аю яки кыш бабай ясап куялар. Бу вакыт аларның шатлыгы тагын да зур була.

  1. Кулына таяк тоттырып куйыйк!
  2. Күзенә күмер тыгыйк, әй!
  3. Борын ясап куйыйк. Борыны кып-кызыл булсын! (94 сүз)

(Г. Бакирдан)

Бирем. Сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгеләргә.

Гатаның хатасы

Саз эчендә, кыяклы түмгәк өстенә чыбык-чабыклар, йон-мамыклар оеп, үрдәкләр оя ясаганнар. Шунда ана үрдәк йомырка салган. Бала чыгармакчы булган. «Нәни генә бәбкәләр үстерербез, җәйне рәхәтләнеп үткәрербез»,— дип уйлаганнар иде үрдәкләр.

Гага бу йомыркалар өчен бик сөенде, үз-үзенә: «Боларны алып кайгыйм мин»,— диде. Биш йомырканы да эшләпәсенә салды, маяга берәрсе калсын да димәде.

Гатаның уйлары бик озак сугыштылар: «Син табигать сөюче, файдалы кошларның тормышлары өчен көюче, аларга булышлык итүче, иркенлек бирүче, ни эшлисең син?»— диделәр. Гата бу уйларны тыңламады, үзенекен итте, үрдәкләрне кызганмады, йомыркаларның барысын да алып китте. (87 сүз)

(А. Алиштан)

Биремнәр.

  1. Г атаның хатасы нидә? Бу очракта сез нишләр идегез?
  2. Исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.

Үз-үземне җиңдем

Беркөнне минем чалбар төймәм төште. Әти тагып бирмәкче иде. Ничек инде, үз кулың була торып, үз эшеңне оялмыйча әтиеңнән эшләтергә кирәк. Мин, азапланып булса да, үзем тактым. Инә саплый алмый йөдәп беттем. Бер-ике тапкыр инә белән бармагыма чәнчеп, сикереп-сикереп киттем. Инде тагып бетердем дисәм, кыек тагылган бит. Башка төймәләрдән бөтенләй читтә тора. Ул гына җитмәсә, чалбарның бер балагын бөтенләй тегеп тә куйганмын! Аны сүтеп, төймәне яңадан тагарга туры килде.

Бөгәрләнеп беткән күлмәк белән дәрескә барып булмый бит инде. Кулны пешерә-пешерә булса да үтүкләргә дә өйрәндем. (85 сүз)

(А. Алшштан)

Бирем. Фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.

Чәчәк

Фәрит үзенең апасы Разия белән бакчага чыкты. Бакчада чәчәкләр бик күп: Фәритнең күкрәгендәге йолдыз кебек кып-кызыллар, өстендәге майкасы төсле зәп-4оцгәрләр, аягындагы оеклары кебек сап- сарылар.

Шул чәчәкләргә төрле-төрле күбәләкләр килеп куналар һәм аларны тагын да матурлата төшәләр.

  1. Эх, нинди ямьле соң җәй! — дип куйды Разия.— Әнә нинди матур чәчәкләр үсәләр, әнә нинди магур күбәләкләр очалар.

Яшел яфраклы агачларны киссәң, бакча шып-шыр булып калыр иде. Түтәлдәге ул матур чәчәкләрне өзеп бетерсәң, бакча ямьсезләнер иде. Чәчәкләргә кунып уйнаучы ул күбәләкләрне юк итсәң, җәйнең матурлыгы кимер иде. (83 сүз)

(А. Алиштан)

Бирем. Сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгеләргә.

Дөрес сулагыз

Сулау күнекмәләрен саф һавада яки ачык тәрәзә янында ясарга кирәк. Мөмкин кадәр тирәнрәк итеп сулагыз, сулаганда һаваны мөмкин кадәр күбрәк итеп чыгарыгыз. Сулыш чыгарганда күкрәк читлеге тарая һәм һавадан бушый. Ләкин тулысынча чыгарганда да һаваның бер өлеше үпкәдә кала. Менә шуның мөмкин кадәр әзрәк калуына, ә сулыш алганда һаваның күбрәк керүенә ирешү сорала. Моның өчен күкрәк читлегенә киңәергә комачаулый торган сәбәпләрне бетерергә кирәк: күлмәгең һәм өс киемең кысмасын. Эшләгәндә күкрәгегез белән өстәлгә ятып эшләмәгез.

Утырып торганда да дөрес сулавы кыен, чөнки күкрәк читлегенең алгы өлеше кысылу иркен тын алырга комачаулый. Шуңа күрә утырып эшләүчеләргә әледән-әле торып басарга, киерелергә, җиңелчә генә гимнастика ясап алырга тәкъдим ителә.

Дөрес тын алу кәефне күтәрә, матурлата. Кайберәүләрнең начар күренүе дөрес тын ала белмәүләреннән, кислородка гел кытлык кичерүләреннән килә. (204 сүз)

(«Сабантуй» газетасыннан)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по русскому языку 10 класс к учебнику Бабайцевой, Рабочая программа по литературе 11 класс к учебнику под редакцией В.П.Журавлёва

В этом году появились новые требования к оформлению учебных программ по всем предметам. Данные программы составлены в соответсви с новыми требованиями. Они помогут учителям русского языка и литературы...

Рабочая программа по английскому языку (7 класс) на тему: Рабочая программа для 7 класса по ФГОС НОО по английскому языку к УМК под редакцией Биболетовой М.З.

1. Пояснительная запискаОбщая характеристика учебного предмета. Иностранный язык (в том числе английский) входит в общеобразовательную область «Филология». Язык является важнейшим средством общен...

Рабочая программа по русскому языку 8 класс к учебнику Т. А. Ладыженская и рабочая программа по литературе 8 класс Курдюмова Т.Ф.

Рабочая программа и тематическое планирование  8 класс по русскому языку и литературе...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская

рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...

Рабочая программа по русскому языку 9 класс(на 3 часа) .Программа: Русский язык. 5—9 классы общеобразовательных организаций / Л. О. Савчук ; под ред. Е. Я. Шмелёвой. — М. : Вентана-Граф, 2017. — 154 с.

Предлагаемая рабочая программа для учащихся 9-а  класса  составлена создана на основе федерального компонента государственного стандарта основного общего образования, требований к результата...

Рабочая программа по русскому языку 8 класс на 105 часов. Программа «Русский язык. 5–9 классы общеобразовательных учреждений". Савчук Л.О. / под ред. Е.Я. Шмелёвой. — М. : Вентана-Граф, 2013

Предлагаемая рабочая программа для учащихся 8-в  класса  составлена на основе Фундаментального ядра содержания общего образования, Требований к результатам основного общего образования, пред...

Рабочая программа по русскому языку 7 класс (144 часа). Программа Савчук Л.О. «Русский язык. 5–9 классы общеобразовательных учреждений» под ред. Е.Я. Шмелёвой. — М. : Вентана-Граф, 2013.

Предлагаемая рабочая программа для учащихся 7-б  класса  составлена на основе Фундаментального ядра содержания общего образования, требований к результатам основного общего образования, пред...