Габдулла Тукайның дингә мөнәсәбәте (Проект яклау дәресе)
план-конспект урока на тему

Вафина Милеуша Рифгатовна

Габдулла Тукайның  ислам диненә мөнәсәбәте берәүне дә битараф калдырмый. Әдәбият галимнәре, тарихчылар ,тәнкыйтьчеләр совет чорында  үзара бәхәсләшеп, аның шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен, публицистикасын  өйрәнеп,   шагыйрьнең ислам диненә мөнәсәбәтен ачыкларга тырышканнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukaynyn_ding_monsbte.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның дингә мөнәсәбәте

(Проект яклау дәресе)

Максат: укучыларны Г.Тукайның  дингә мөнәсәбәте белән якыннанрак таныштыру,

               балаларда әдәбият фәне белән кызыксыну теләге уяту,

               мөстәкыйль  фикер  йөртүләрен камилләштерү.

Җиһазлау:1. Г.Тукайның төрле елларда басылган җыентыклары;

                   2. Габдулла Тукай иҗаты буенча Татарстан  Республикасы мәгариф  һәм  фән      

                    министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән интерактив дәреслек.

 Бирем:1.Проектны яклау барышында туган фикерләрне әдәбият дәфтәрләренә язарга.

              2. Темага караган шигырьләргә аңлатма бирергә.

             3. Шагыйрь иҗатының кайсы юнәлешен  яклыйсыз? Ни өчен?

Укытучы. Укучылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  ислам диненә мөнәсәбәте берәүне дә битараф калдырмый. Әдәбият галимнәре, тарихчылар ,тәнкыйтьчеләр совет чорында  үзара бәхәсләшеп, аның шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен, публицистикасын  өйрәнеп,   шагыйрьнең ислам диненә мөнәсәбәтен ачыкларга тырыштылар. Тик, заманга яраклашып, ул тикшеренүләр Габдулла Тукайны   “атеист” дип бәяләде. Бүген   “Габдулла Тукайның ислам диненә мөнәсәбәте” дигән  проект яклау дәресе  тәкъдим ителә. Тикшерү объекты  итеп  Габдулла Тукайның иҗаты билгеләнгән иде. Проект үз эченә берничә бүлекне ала:

  1. Г.Тукайның дингә карашы.
  2. Габдулла Тукай – атеист шагыйрь.
  3. Шагыйрь иҗатында – Коръән
  4. Яшь буынны тәрбияләүдә диннең әһәмияте

        Г.Тукайның дингә карашы.

 1 нче төркем укучылар.Г.Тукай  ислам динен прогрессив дин буларак яклый. Ул ислам диненә беркайчан да каршы булмаган. Шагыйрь  ислам динен бик югары бәяли, чөнки үзе балачактан ук шул дин тәэсирендә үскән, дини белем алган, Коръәнне өйрәнгән. Габдулла Тукайның туганы Газизә Зөбәерова истәлекләрендә: “Безнең әти – Гариф мулла – җиде бабадан бирле Кушлавычта мулла булып торган”, - дип язылган.(“Тукай турында истәлекләр”.Казан, 1976) Мулла нәселеннән чыккан кешенең дингә каршы булуы  мөмкин түгел.

 Тукай халыкның авыр тормышы җәмгыятьтән, надан һәм комсыз муллалардан булуын күргән. 1912 елда язылган “Дин вә гавам” шигырендә шагыйрь :

Дин хәзер – иске, аварга торучы дивар,

Аз гына, уйнап кына, бармак  белән төртсәң – авар.

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,

Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар! – ди.

Диннең дәрәҗәсе бетүен ул дин башында торучы  надан, комсыз муллалардан  - “каргалар”дан күрә. Г.Тукай фикеренчә, дин – аерым кешенең шәхси эше.

 “Дин – вөҗдани эш. Анда син ирекле: ышанмасаң – ышанма; фәкать  аның миңа кирәге юк дип, аңардан ваз кичмә!” – дип язып чыккан “Әлислах” газетасы (1908).Тукай да шул фикеләрне яклаган. Димәк,  Г.Тукай ислам  диненә беркайчан да каршы булмаган.

2 нче төркем укучылар.Габдулла Тукай ислам диненә каршы булган. Ул аны реакцион дин дип санаган. Шагыйрь  фикеренчә, дин – кешеләрне изү, буйсындыру коралы. “Шартлар”(1906) исемле мәкаләсендә: “Ишаннар вә муллаларның мәсҗедләргә кереп, ап-ачык капиталга табынуын, Алланы онытуын, капитал шомлыгыннан һәр мөселманның исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булуын, кызларныңэ зинага, сәүдәгәрләрнең ялганга, шагыйрьләрнең әллә нинди зарарлы кешеләрне мактауга омтылуын һәм башка шундый бозыклык һәм җинаятьләрнең дин исеменнән эшләнүен” халык алдында фаш итә. Бу фикерен “Ишан”,”Муллалар”, “Сорыкортларга”, “Дин вә гавәм”, “Яңа Кисекбаш”  әсәрләрендә куәтли. Бу әсәрләрендә  шагыйрь  иҗтимагый изү белән дини изүнең икесенең дә хезмәт иясе җилкәсенә төшкәнлеген әйтә:

Мискин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,

Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;

Көчләү сине сарих золым иман белән:

Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың.

                                             (“Золым”.1911)

“ Тукайның дингә булган мондый мөнәсәбәте, билгеле, аның дөньяга  карашында атеистик элементларның көчле яралгылары барлыкка килү турында сөйләде”,-дип яза әдәбият галиме Г.Халит.(“Тукай үткән юл”К., 1962)

Г.Тукай – атеист.

1нче төркем укучылар.

Дингә ышанмаучы, дингә каршы чыгучы кешене атеист диләр.Г.Тукай турында болай дип әйтү авыррак булса да, кайбер шигырьләре , мәкаләләре шуңа этәрә. "Сабыйга" шигырендә, мәсәлән:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз  - аларның булганы юктыр гомер,-дип,  диннең  халыкны изү коралы булуын исбат итәргә теләгән. Шулай ук, Г.Тукай дин исеме белән төрле яманлыклар кылынуын күрсәтә.

2 нче төркем укучылар.

Шагыйрьнең кайсы гына шигырен анализлап карасак та, аның бер генә шигырендә дә ислам диненә тел-теш тидермәгәнлеге мәгълүм.Динне инсафзызлыкта, кешене бозуда гаепләми. Гаеп, Г.Тукай фикеренчә, динне әйдәп баручыларда. Г.Тукайны “Таян аллага” дигән шигыре өчен генә дә ислам диненең зур сакчысы дип атарга мөмкин. Яшь балага шагыйрь  һәр эшендә Аллага таянырга, аңа дога кылырга чакыра. Шул чакта гына сабыйның бәхетле булачагына ышандыра. “Ана догасы” шигырендә  ананың  баласына бәхет теләп дога укыганлыгы әйтелә, “Васыятем” шигыре исә Коръән укып күмелгән кешенең кабере нурлы булуы турында.

Тукай “Туган тел” шигырендә Туган тел һәм Аллага ышанычның сабый аңында бергә тууын әйтеп үтә.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Димәк, Тукай атеист түгел.Ул динне түгел, татар җәмгыятенең черегән  искелеген дин пәрдәсе белән каплап күрсәткән динчеләрне тәнкыйть  итә.

        Шагыйрь иҗатында – Коръән

1 нче төркем укучылар.

Шагыйрь фикеренчә, үзләрен дини,  Коръәнгә тугры, аның барлык өйрәтүләрен үтибез дип йөргән бәндәләр бик күп. Ләкин аларның һәрберсе үзләренчә яши бирә. Коръән кануннарын үтәми. “Бәндәләр” шигыре шул турыда сөйли. Шигырь кешегә  Коръән тарафыннан тыелган яманлыкларны санап чыга. Автор Коръәндә язылганнарны үтәүчеләрнең азлыгына басым ясаган. Димәк, кешеләр (шагыйрь үзе дә) Коръәннең хак юл күрсәтүче икәнлегенә шик белән карыйлар.

2нче төркем укучылар.

Аллаһы бер вә бар дип белгән Тукайның Коръәнгә ихтирамы чиксез зур. Ул  Коръәнне укып әсәрләнә, аннан үзенә чиксез илһам, шатлык ала, тынычлана.  Аның 1908 елда язылган “Тәәссер” (әсәрләнү) шигыре шуның ачык мисалы. Хәтта үзе дә Мисыр мәкаме белән Коръән укырга өйрәнә. Күңеле борчылганда, хәсрәт утында янганда шагыйрь кулына Коръән ала. Шул чакта:

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Бөтенләй сафлана күңлем: укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәләс булам авыр йөкдин.

Шагыйрь Коръәнне яштән укыган. Аңа аның һәр сүрәсе, аяте таныш. Коръәнгә ул кечкенәдән тартыла, китаптан ул күңеленә дәва таба.

        Яшь буынны тәрбияләүдә диннең әһәмияте

1 нче төркем укучылар.

Габдулла Тукай фикеренчә, дин яшь буынны бозык юлга этәрә, чөнки аның башында “сорыкортлар”, “мәдрәсә козгыннары”, “калын корсак”, “кечек башлар” тора. Аларның төп  эшләре дә балаларга белем-тәрбия бирү түгел:

Тапкан бунлар җиңел һөнәр,

Көн дә ашка бара  унар;

Ярлы-зарлы димәс, тунар,-

Бән егламый, кем егласын,- диелә “Хатирәи бакырган“”да.

Кызларга да тиешле тәрбия бирелми, аларга бары тик  сатлык мал итеп кенә карыйлар. Дини гыйлем белән бергә җитәрлек тәрбия бирелмәгәнлеге ачык. Мәдрәсәләрдә  бары тик катлауландырылган дин сабагы гына укытылган. Шуңа күрә дә Тукай динне гаепли. Аны кешене надан калдыра торган дин сабагы дип саный.

2 нче төркем укучылар.

Тукай динне яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгърифәт  чарасы дип саный. Шуңа күрә ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүчеләрне  тәнкыйтьләгән  шигырьләрен  яза. Ул диннең әһәмиятен әйтеп китәргә дә онытмый.”Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләрендә беренче Коръән аятен укуы,  рәсүлемез Мөхәммәтне белүе, иң элек кыйлган доганың  ата-анасына багышланган булуы турында әйтә. Шагыйрь  фикеренчә, динне  хөрмәт иткән кеше  фәхеш-вәхшәт белән тулган йортта  тәсбих әйтмәс, Коръән укымас.

 Укучыларның барлык чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, фикер алышулар планлаштырыла.  Тукай иҗатына , аның дини карашларына кыскача гына булса да  анализ ясалганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин:

  1. Г.Тукай Коръәнне иң изге китап дип саный, димәк ул дингә ышанган.
  2. Шагыйрь фикеренчә, дин – тәрбия чарасы. Динне яхшы белгән бала бозык юлга тайпылмас.
  3. Надан, комсыз, явыз дин башлыклары диннең дәрәҗәсен төшерәләр. Дин пәрдәсе артында яшеренеп,   төрле яман эшләр кылучыларны шагыйрь  фаш итәргә тели.
  4. Мәдрәсәләрдә уку-укыту  тәртипләрен уңай якка үзгәртү яклы шагыйрь.  Күренекле мәгърифәтчеләрдән үрнәк алып эшләргә кирәклекне ассызыклый ул.

Шагыйрь  иҗатына анализдан күренгәнчә, гомумән алганда,  Г.Тукай   ислам диненә уңай карашта булган.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның балачагы

Татар әдәбитяыннан Г. Тукайга багышланган презентация...

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....

Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.

Рус телле укучылар өчен,  4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән  танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....