9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"
план-конспект урока (9 класс) на тему

Галимова Эндже Фагимовна

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Проект яклау дәресе89.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каракашлинская основная общеобразовательная школа

Ютазинского муниципального района

Республики Татарстан

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе

На Международный конкурс творческих и исследовательских работ «Татар авыллары тарихы»

«Татар авыллары тарихы» дип исемләнгән Халыкара иҗади һәм эзләнү эшләре конкурсына

9 нчы сыйныфта “Туган авылым , Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен” дип исемләнгән проект яклау дәресе эшкәртмәсе

(“Туган авылым тарихына минем карашым” номинациясе)

Учитель татарского языка и литературы Каракашлинской основной общеобразовательной школы Галимова Эндже Фагимовна

Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Энҗе Фәһим кызы

2013 нче ел

Туган авылым , Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен

9 нчы сыйныфта иҗади проект яклау дәресе

Дәрес максаты.

  1. Кәрәкәшле авылы тарихына кагылышлы документларга, шәҗәрәләргә, халык арасында таралган риваятьләргә таянып, авыл  тарихын һәм аның күренекле шәхесләрен өйрәнү.
  2. Укучыларның дөрес һәм эзлекле сөйләү, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен ныгыту, иҗади эшләү сәләтен үстерү.
  3. Укучыларда туган якка, аның тарихына, кешеләренә мәхәббәт, туган як белән горурлык хисләре тәрбияләү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар  куелды:

1) Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда авыл тарихына кагылышлы материалларны өйрәнү;  

2) өлкән буын кешеләрдән авыл исеменә бәйле риваятьләр туплау ;

3) мәктәп тарихы һәм аны тәмамлаган күренекле кешеләр турында материаллар белән танышу;

4) авылдашларыбыз - милләтебезнең күренекле шәхесләре белән танышу.

Дәреснең гамәли әһәмияте. 2012 нче ел – Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы. Авыл тарихын  өйрәнүнең тел һәм халык тарихын, мәдәни мирасыбызны барлауда зур әһәмияте бар, бу эш  ерак үткәннең коло-ритын, рухын тоярга, авылымның милләтебез өчен гаять күп эшләр башкарган шәхесләрен белергә  ярдәм итә. 2012 нче елда Кәрәкәшле авылы оешуга 255 ел тулды.

Җиһазлау. Китап күргәзмәсе, портретлар, иҗади эшләр күргәзмәсе (буклетлар, презентация, рефератлар, доклад һәм бәяләмәләр, сочинениеләр, стена газеталары, туган авыл турында матур фикерләр, шигырь юллары язылган плакатлар, компьютер.

Дәрес тибы. Белемнәрне камилләштерү.

Дәрес төре. Иҗади проект яклау.

Дәрес планы

I. Оештыру.

Укытучының кереш сүзе.

II. Актуальләштерү.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

III. Иҗади проектны яклау.

  1. Кереш сүз. Ил тарихы белән бергә барган туган авылым – Кәрәкәшлем!
  2. 1 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы “Кәрәкәшле  авылы исеме килеп чыгышы турында фикерләр. Авыл тарихы турында мәгълүматлар”.
  3. 2 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы. “Чишмәләр тарихы – авылым исеменең килеп чыгышында”.
  4. 3 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы. “ Авылымда мәгариф үсеше тарихы”.
  5. 4 нче төркемнең иҗади эшләрен яклавы. “Авылым тарихында күренекле якташларым язмышы”.

IV. Презентация карау.

V. Йомгаклау.

Дәрес барышы.

Укытучы:

Туган җир... Туган туфрак... Әби – бабаларымның, әти – әниемнең тире тамган, аларның тырыш хезмәте үскән, үзгәргән туган авылым... Җиде буынымның нәсел җепләре дәвам иткән туган туфрак... Шулкадәр газиз, күңелгә якын син. Якын да, кадерле дә...

Туган авылым... Тарихы бик ераклардан килгән, гыйбрәтле дә. Искитмәле күп тарихи вакыйгаларны үз эченә алган бит ул! Ил тарихы белән бергә барган авыл ул, Кәрәкәшлем! Табигате матур, тауларга да, тигезлекләргә дә, урманнарга да бай ул. Шул туфракта аваз салган, тәпи басып киткән, аннары инде исемнәре ил тарихында яңгыраган күпме авылдашым бар минем! Аларның һәрберсе кылган изгелекләре, башкарган хезмәтләре белән хәтеребездә сакланалар. Ләкин, кызганычка каршы, күп яшьтәшләрем  алар турында белмиләр. Кызганыч, чөнки алар безнең тарихыбыз. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк икәнен аңлмый алар. Авылымның үткәнен өйрәнү, авылдашларым узган урау юлларны күз алдыннан кичерү, якташларымның тормышын, аларның ил тарихындагы урынын барлау – минем өчен бик мөһим. Һәр татар кешесе туган төбәге тарихы, антропонимикасы, милләт өчен хезмәт иткән якташлары эшчәнлеге белән таныш булырга тиеш. Күпләр туган авыллары тарихын бөтенләй белми, хәтта күрше – күршене белми, хәлләрен сорашмый.

Бу дәресебез туган авылыбыз Кәрәкәшле тарихына, аның бай үткәненә һәм матур хәзергесенә багышлана. Максатыбыз – “Туган авылым , Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен” дип исемләнгән иҗади проект яклау, төркемдәге эшчәнлеккә бәяләмә бирү.

Дәресебезне иҗади проект турында сөйләшүдән башлыйбыз. Туган авылыбызга 255 ел тулу уңаеннан без проектыбызны авылыбызның тарихын, күренекле якташларыбызның язмышын өйрәнүгә багышладык. Сыйныф укучыларын дүрт төркемгә бүлдек. Һәр төркем үзенең җитәкчесен сайлады һәм биремнәр алды. Шушы биремнәр нигезендә план төзедегез, биремнәрнең үтәлү вакыты, җаваплы укучылар билгеләдегез. Проектта каралганча, тема буенча сыйныфтан тыш уку дәресләре, семинар дәресләр үткәрелде. Ә бүгенге дәресебез – йомгаклау дәресе. Без проектка кертелгән эшләрне яклауны төгәллибез һәм төркемнәрнең эшчәнлегенә бәяләмә бирәбез. Хәзер сүзне, укучылар, сезгә бирәбез.

1 нче төркем җитәкчесе.

Безнең төркемдә 3 укучы. Бу дәрестә без сезгә “Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен”  дип исемләнгән проектка кертелгән иҗади эшләребезне тәкъдим итәбез. Проект эше берничә этаптан торды. Иң элек без тема сайладык. Үзебезнең теләгебезгә, кызыксынуларыбызга һәм мавыгуларыбызга карап, индивидуаль биремнәр сайладык: туган як тарихы турында мәгълүмат җыйдык, аларны тупладык һәм өйрәндек, бәяләмә яздык, реферат якладык, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан С.Ш. Шәрәфиева исемендәге Туган якны өйрәнү музеенда булдык.

План төзегәч тә, беренче эшебез итеп, музей җитәкчесе Г.М.Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттек. Музей материаллары белән танышып, өлкән буын вәкилләре белән сөйләшеп түбәндәге материалларны тупладык. Хәзер сезне шуларның кайберләре белән кыскача таныштырып китәбез.

2 нче укучы. Мин сезне Кәрәкәшле авылы исеменең килеп чыгышы турында фикерләр белән таныштырасым килә.

Беренче фикер. Авыл исеменең килеп чыгышын академик М.Зәкиев түбәндәгечә аңлата: “Кәрәкәшле авылы исемендә борынгы ас кабиләләренең эзе калган: кәрәкәс/ кәрәкәш “кирәкле аслар” дип б.э. кадәр үк карагас кабиләләрен атаганнар, алар төрки регионның күп җирләрендә очрыйлар. Авылда карагас/кәрәкаш каби-ләләре дә булганлыктан аны кәрәкәшле/кәрәгәсле дип атаганнар. Борынгы чорда –ле кушымчасы –ды/-ты формасында йөргән. Борынгыдан бу авыл Кәрәкәште дип йөртелгән.”

Икенче фикер. Өлкән буын авылдашлар исә элек авыл янында куе урманнар, сазлыклар, анда кара кошлар күп булган, диләр. Беренче килеп утыручылар авылны Кара кошлы дип атаган, соңрак Кәрәкәшле дип йөртә башлаганнар, дигән фикерне алга сөрәләр.

Өченче фикер. Кайберәүләре исә авылда кара кашлы чибәр кызлар күп яшәгән, шуңа авылны кара кашлы дип атаганнар, диләр.

Дүртенче фикер. Борынгы ата-бабаларыбыз фикеренчә, Кәрәкәшленең бик борынгыда Чишмәле тау мәгънәсендә Каран кашлы авыл дип аталган булуы да ихтимал икән. Ә ничек алай булырга мөмкин соң ул?

Бу якларда, ягъни типтәрләр дип аталган татарлар яшәгән төбәктә, халык сөйләмендә кайчандыр “чишмә, инеш” диясе урынга “каран” сүзе йөрүе мәгълүм. Гаҗәеп матур үзгә сүз.

Өченче укучы. Ә минем сезгә авылыбыз тарихы турында сөйләп китәсем килә.

Авыл тарихы турында мәгълүматлар.

Кәрәкәшле авылы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының уртасында диярлек урнашкан. Кайбер мәгъ-лүматларга караганда, Кәрәкәшле тирәсенә ХVIII гасырда кешеләр читтән дә киләләр, җирле кабиләләр дә күп була.Кәрәкәшле авылының төп зиратында сакланган 1757 нче елда куелган кабер ташы авылның төзелә башлаган елларын дәлилли. Бу чорда Мөрәс, Батырша, Игъмән исемле башкортлар килеп утыра. Икенчеләрдән булып Казан якларыннан Кара Вәлиләр күчеп килә. Вәли, Ибрай, Гәрәй, Яркәйләр хәзер Баулы районына караган Хәнсүәр авылыннан күчеп киләләр. Бүгенге көндә авылда Ибраһимов, Батыршин, Яркәев, Мөрәсов, Гәрәев кебек фамилияләр булу шушы нәселләрнең дәвамлылыгы турында сөйли.

Авылда өч төрле халык яшәгән: башкортлар, типтәрләр, Казан кешеләре. Башкортлар авылның төп катлавы була, алар бу җирләрнең хуҗалары булып, мал көтүләре тоталар. Типтәрләр авылга читтән килеп, башкортлардан җир алып утырган халык.Казан кешеләре дә башкортлардан таулы-ташлы җырләрне алып утырганнар, һөнәрчелек белән көн күргәннәр. Авыл халкының төп кәсебе игенчелек була. Алар чабата үрә, итек, тула оек баса, умарта тотучылар  булган.

Авылны икегә бүлеп, Ютазы елгасы ага. “ Ютазы атамасы әле дә халык телендә үзенең җотады дигән борынгы формасын югалтмаган. Җота/ йота “йоту” тамырына –лы кушымчасының борынгы варианты булган –ды кушымчасы ялганып ясалган,”- дип аңлата М.З.Зәкиев.

Өлкәннәр исә, Ютазы елгасы исеменең килеп чыгышын “юл таза” сүзеннән килеп чыккан дип саныйлар. 19 нчы гасыр башында сәүдә итүче сәүдәгәрләр, кеше үтә алмаслык агачларның уң ягына ял итәргә туктаганнар, бу -  Ютазы елгасының уң як ягы – тигезлек. Сәүдәгәрләр монда “ял итәрбез” – дип әйткәннәр, чөнки бу урында юл иркен, чиста булган.

 Ютазы елгасының башланган урыны Бөгелмә районындагы Түбән Сумароково дигән рус авы-лыннан ерак түгел. Кәрәкәшле авылы тирәсендә чишмәләр күп. Кызлар чиш-мәсе, Каенлы кул чишмәсе, Каран елга, Кашшаф чишмәләре Ютазы елгасына кушыла. Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып, аларны юганнар, үзләре эрләп суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар. 

Кәрәкәшле җирлегенә караган Ак Чишмә һәм Салкын Чишмә авыллары   исә чишмәләргә аеруача бай. Бүгенге көндә  дә авылга эчә торган су Ак Чишмә авылы һәм Җәүмәт авылы (авыл үзе юк)  янындагы чишмәләрдән килә.

Укытучы.

Рәхмәт. Хәзер сүзне икенче төркем җитәкчесенә бирик.

   Икенче төркем җитәкчесе.

Безнең эшчәнлегебез шулай ук берничә этаптан торды. Без өйрәнү өчен мәгариф үсеше тарихын алдык. Эзләнү барышында, бу теманы сайлавыбызга бер дә үкенмәдек. Никадәрле мавыктыргыч, бай тарихлы, күренекле кешеләр исеме белән бәйле икән безнең авылыбыз! Мәгариф үсешен яктырткан эзләнүләребезне, тарихны, истәлекләрне туплап, без электрон газета эшләдек (Газета күрсәтелә).

.Сезнең игътибарга проект эшебезне тәкъдим итәбез.

1 нче укучы. Авылыбыз гыйлемле кешеләргә, аң-белемгә омтылучыларга, шуның өчен бөтен көчен, көчен генә түгел, гомерен дә кызганмаучыларга бай икән.

1878 нче елда авылда беренче мәчет ачыла, аның мулласы итеп Мөхетдин Шәрәфетдинов билгеләнә. Икенче мәчет 1892 нче елда ачыла, мулласы – Харрас Фәрхетдинов. Авылда барлыгы 3 мәчет, 3 мәдрәсә – 2 ир балалар, 1 кыз-лар мәдрәсәсе була. Беренче ирләр мәдрәсәсендә Баулыдан килеп Риза казый, Кәрәкәшледән Миргали Нигъмәтуллин укыта , Гарифулла мөгаллим җитәк-челек итә.

       Икенче ирләр мәдрәсәсендә Таһир мөгаллим укыта. Мөгаллимнәрне күбесе читтән килгән, чөнки авылның үзендә яңача аң-белем бирерлек кешеләр юк дәрәҗәсендә була.

     Кызлар мәдрәсәсендә үз заманының алдынгы фикерле кешеләреннән санал-ган Нуретдин мулла хатыны Газизә абыстай укыта. Ул авырый башлагач, Бәйрәкәдән Маһидә абыстайны чакырып алалар.

     Кәрәкәшле авылының төрле чорларда эшләгән муллалары арасында Харрас мулла үзенең белеме, зирәклеге, кешелекле булуы белән аерылып тора. Ул ярлыларга, ятимнәргә карата миһербанлы була. Бертуган апасы Гайшә белән җизнәсе Әхмәткәрим Туйкиннарның ятим калган улы Фазыл Туйкинны үзенә тәрбиягә ала.Булачак тарихчы, шагыйрь, әдәбиятчы Фазыл Туйкин башлангыч белемне Харрас мулла мәдрәсәсендә ала.

2 нче укучы. Ә мин сезне Фатыйма-Фәридә эшчәнлеге белән таныштырып китәргә телим.

    Кәрәкәшле авылында мәгариф үсешенә татар халкының күренекле хатын-кызларының берсе – Фатыйма –Фәридә дә үзеннән зур өлеш кертә. Томскида “Сибирия” газетасында хатын-кызлар тормышын яктыртуга багышланган “Хатыннар дөньясы” бүлекчәсе ачып, бар көчен биреп эшләү, кызлар мәктәбендә укыту, бала тәрбияләү, тормышны алып бару һәм ачлы-туклы тормыш сәламәтлеген какшаткач, Фатыйма-Фәридә улын алып, Кәрәкәшле авылына – әти-әнисе янына кайтып төшә. Хәле авырая башлагач, бердәнбер кызын югалту куркынычын тойган әтисе: “Кызым, нинди васыятең бар?”-дип сорый. “Миннән калган бар нәрсәләрне сатып, кызлар мәктәбе ачсагыз иде”,-дигән Фатыйма-Фәридә.

   Ул 1914 нче елның 16 нчы февралендә вафат була.Аның вафатын ишетеп, шәкертләре, аларның ата-аналары, тирә-яктагы авыллардан мулла-мәзиннәр, Бөгелмә семинариясе укытучылары җыела. “Аң” журналында басылган некро-логта: «Фатыйма-Фәридә үзенең кыска гына гомерендә үзен безгә җәһәттән танытып өлгергән иде. Ул безнең алдынгы сыйныф мөгаллимәләребездән вә җәмәгать хәдимнәреннән һәм дә хатын-кызлар арасында саннары бик аз булган язучылардан иде. Фатыйма-Фәридә ханым “Сибирия” газетасында “хатын-кыз гамәлен”, татар матбугатында беренче мәртәбә киң күләмдә идарә итә иде”,- дип, аның хезмәтенә зур бәя бирелә.

   Аның табуты янында авылдашы – Сирин Батыршин Фатыйма-Фәридә ханым-ның шигыреннән алынган юлларны укый:

                                             Булмас безгә яктылык

 Тырышып михнәт чикмәсәк.

                                             Күкрәк киереп үзебез

                                             Тугры сүзне әйтмәсәк.

                                             Илтифатсыз  калдырмасын

                                             Бу табигать  дөньясы!

                                             Укып мәгърифәтле булсын

                                             Һәм хатын-кыз дөньясы!..

    Ачы хәсрәткә күмелгән Мортаза агай белән Фатыйма абыстай, сөекле кыз-ларының васыятен тормышка ашыруга керешәләр. Мортаза агай бар мөлкәтен, тегермәнен сатып җыйган акчасына бер байдан зур бура сатып ала.

   1916 нчы елның язында кызлар мәктәбенең нигез ташы салына. Авылның хәлле кешеләре, тирә-як халкы да, мәктәп төзү өчен, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. 1917 нче елда мәктәпнең ике бүлмәсе әзер була. 1918 нче елда ул Совет мәктәбе булып ачыла. Остазы Фатыйма-Фәридәнең эшен шәкерте – Харрас мулланың кызы Зәйтүнә Фәхретдинова дәвам итә.

3 нче укучы. Фатыйма-Фәридәнең тырышып йөрүләре бушка китмәгән. Эзләнү барышында без моңа ышандык.

Кәрәкәшледә беренче совет мәктәбе 1918 нче елда ачыла. 1941-1942 нче уку елында урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш була. Шул көннән башлап мәктәпне 2200 дән артык укучы тәмамлаган.  Узган гасырның 80 нче елларында Кәрәкәшле урта мәктәбен “Кече академия “ дип йөрткәннәр. Мәктәпне тәмам-лаучылар арасында исемнәре еракларга таралган галимнәр бар:

   Мирфатих Зәкиев- академик, филология фәннәре докторы, профессор

  Фәһимә Нигъмәтуллина-Хисамова - профессор

  Нәриман Хәҗипов - профессор,  дәүләт премиясе лауреаты

  Мөкатдис Газизов –  химия фәннәре докторы, профессор

  Илбарис Надыйров- филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге

  дәүләт премиясе лауреаты

  Сәгадәт Ибраһимов – доцент

  Нил Габбасов  - математика фәннәре кандидаты

  Мирхит Рахманкулов , Нәфик Шаммасов-  техник фәннәр кандидатлары һ.б

Укытучы.

Рәхмәт. Чыннан да, сезнең иҗади эшләрегез безгә бик ошады..Сезгә дә киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын. Ә хәзер сүзне өченче төркем җитәкчесенә бирәбез.

3 нче төркем җитәкчесе.

Без төркемдә өч кеше эшләдек. Туган авылыбыз туфрагында уйнап үскән, аның чишмә суларын эчеп, урман-тугайларында йөреп үзләренә илһам алган ике шагыйребез иҗаты белән таныштырмакчы булабыз сезне. Алар – Сирин батыршин һәм Гәүһәр Туганай. Без аларның тормыш юлларын өйрәндек, шигырьләрен укып, бәяләмәләр (рецензияләр) яздык, сәнгатьле шигырь укучылар конкурсында катнаштык, аларга материалларын туплауда һәм күргәзмә оештыруда катнаштык.

2 нче укучы.

   Шагыйрь Сирин – татар әдәбиятының 1939 нчы елларда репрессияләнгән, соңыннан акланган булса да, әле бүген дә әдәбият тарихында үзенең тиешле урынын  ала алмаган күренекле шагыйрьләренең берсе, безнең авылдашыбыз.

   1896 нчы елның 14 нче декабрендә  Кәрәкәшле авылында дөньяга килә ул. Ишле гаиләдә, табигать кочагында хозурланып үскән бу балага шагыйрьлек таланты мул бирелгән була. Бәйрәкә мәдрәсәсендә укыганда, бай малайларын-нан һәм наданнардан көлеп,  беренче шигырьләрен яза.  Мәдрәсәдәге иске тәр-типләр белән килешә алмаган Сирин күбрәк К. Насыйри, Г.Тукай китапларын укый. Укуга, аң-белемгә омтылыш аны Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсенә алып килә. Имтиханнарын уңышлы тапшыра , ләкин әтисе һәм олы агалары су-гышка китү сәбәпле, әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Гаиләне тәрбияләү аның өстенә төшә.  Сирин мөгаллимлек итә, шул елларда төрле кичәләр оешты-руда актив катнаша, комсомол ячейкалары төзи.

   Дәһшәтле Гражданнар сугышы елларында Сириннең иҗаты ачылып китә дә инде. 1930 нчы елларда Казанның зур-зур залларында, йөзләгән шигырь сөю-челәр алдында,  Такташ белән ярыша-ярыша, шигырьләрен укып дан ала ул.

    1929 нчы елда  Сирин педагогия институтын тәмамлый. Казан шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый, әдәбият түгәрәге белән җитәкчелек итә.Намуслы һәм эчкерсез Сирин совет җәмгыятендә урнашкан гаделсезлекләргә борчыла, күңелендә аларга каршы көчле нәфрәт хисләре барлыкка килә. Һәм, әлбәттә, андый фикер-тойгылар иҗатында да чагылыш тапмыйча калмый. Шундый тәнкыйди иҗат нәтиҗәсе буларак, аның шәхесе өстендә кара болытлар куера башлый.

1935 нче елда шагыйрьне кулга алалар һәм Сиблагка озаталар. Рухы сынып кайткан шагыйрь иҗат эшеннән читләшә.

Укытучы.

Бу төркемдәге тагын бер укучының проект яклау эшендә ничек катнашканлыгын тыңлап үтик.

3 нче укучы. Ә мин сезне Сириннең кайбер шигырьләре белән таныштырмакчы булам.

Нәкъ шушы яңа тормыш төзү өчен янып, яшьләр арасында аңлату эшләре алып барган дәһшәтле Гражданнар сугышы елларында Сириннең иҗаты ачылып китә дә инде. 1930 нчы елларда Казанның зур-зур залларында, йөзләгән шигырь сөючеләр алдында, Һади Такташ белән ярыша-ярыша, үзенең шигырьләрен укып дан ала ул.

Шул илләрне...ярлы шул илләрне,

Иген чәчкән басу җирләрне,

Сызылып үскән матур урманнарны,

Алчәчәкле матур кырларны

Бирикме соң залим дошманнарга

Кол булыйкмы үзебез аларга?

Богауланып тагын аяк-куллар

Асылыйкмы агач дарларга?

Юк, бирмибез туган илебезне!

Ант итәбез, әнкәй, җиңәргә!

Бер кайтырбыз менә, шау-гөр килеп,

Шатлык яше мөлдерәр күзләрдә,- дип язды ул “Кызылармеец хаты” шигырендә.

1929 нчы елда  Сирин педагогия институтын тәмамлый Казан шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый, әдәбият түгәрәге белән җитәкчелек итә.Намуслы һәм эчкерсез Сирин совет җәмгыятендә урнашкан гаделсезлекләргә борчыла, күңелендә аларга каршы көчле нәфрәт хисләре барлыкка килә. Һәм, әлбәттә, андый фикер-тойгылар иҗатында да чагылыш тапмыйча калмый. Шундый тәнкыйди иҗат нәтиҗәсе буларак, аның шәхесе өстендә кара болытлар куера башлый. Ул, алдан сизенгән кебек:

Хушыгыз, әй, кырларым,

Дус-ишләрем, хуш, мин китәм.

Мәңге кайтмаска, күрешмәскә,

Гомерлеккә китәм.

Хушыгыз, таллар, имәннәр,

Хушыгыз, әй, алмагач!

Кичерегез шагыйрь Сиринне:

Кыш сайрамый сандугач,- дип яза ул.

Һәм аны сайратмыйлар да... 1935 нче елда аны кулга алалар һәм Сиблагка озаталар.

Өстәлемдә бер стакан чәй калды,

Эчелмәде,

Сөю турында бик күп бәхәс калды,

Чишелмәде.

Әллә нигә янды йөрәк , ярсу йөрәк

Басылмады,

Ялгызым эт күк яшәп тә, үлмәдем,

Асылмадым,- ди туган ягыннан аерылучы шагыйрь.

Биредә күргәннәре турында сорашкан кешеләргә дә ул шигырь юллары белән җавап бирә:

“Кайда йөрдең,

Кайда булдың син?”

Мин булдым шунда,

Кайдадыр шунда,

 Сандугачлар оя ясамый.

Мин булдым шунда,

Кайдадыр шунда,

Чыпчыклар да килеп сайрамый.

була.

Шигырьләре ,хезмәте, рухи ныклыгы белән барыбызга да үрнәк булган авылдаш шагыйребезнең иҗаты укыла, өйрәнелә. Рәшит Әхмәтҗановның  Сирингә багышлап язылган “ Әле генә биредә идең...”

Шигыре нәкъ менә шул турыда сөйли:

Әкияттәге- серле урманнардан

Килеп чыгып безнең яннарга,

Таш тутырып тирән казанына,

Шулпа куйган кебек кайнарга

Утыра ул.

Салам эшләпәсе

Йөзен каплап тора кояштан.

Эндәшмәсәң шулай утырачак,

Утырачак өч көн тоташтан

Әкият карты... Умартачы бабай...

Аныә шагыйрь Сирин икәнен

Соңлап белдем,-

Безнең көймәләрнең

Җил киергәч кенә җилкәнен.

Ә калганын инде, калганын

Давылларда йөреп аңладым...

Үкенечкә калды: бер кабат та

Аны куандыра алмадым.

Юлчы булып һаман ишек шакый,

Миңа түгел, узган елларга-

Карлы бураннардан арынып бер,

Бераз гына җылынып чыгарга...

Кояш безгә якынайды  инде,

Җылы ,шагыйрь, хәзер һәр көнең.

Җыры белән галәм киңлегенә

Күтәрелә җаны кешенең.

Җыры китә... җанын нур итә ул,

Шулай яши илне сөйгәннәр.

Ә соң нишли, көлүеңне көлеп,

Өсләренә сине кигәннәр.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар, бик зур эш башкаргансыз. Инде сүзне дүртенче төркем укучыларына бирәбез.

З нче төркем чыгышы.

1 нче укучы.

  2012 нче елда Кәрәкәшле авылының иң өлкән кешесе - 103 яшьтәге ак әбисе  Маһикамал Нигъмәтуллина вафат булды. Авыл халкы аны Финляндиядә гомер иткән милләттәшебез, шагыйрә Гәүһәр Туганайның туганы буларак та хөрмәт итә иде.

Гәүһәр Туганай Кәрәкәшле авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Гаиләләре ишле, тормыш итүләре дә авыр. Әниләре балаларын ашату-киендерү өчен көне-төне эшли. Финляндиядә яшәүче туганнары балаларның берсен бул-са да үз янына җибәрүләрен сорагач,  сыкранып булса да, Гәүһәрен җибәрергә ризалаша. Йөрәк парәсе белән гомерлеккә аерылуын аңлады микән бичара ана?!

Гәүһәр Туганай фин татарына кияүгә чыккан апасы Рәйхана янына 1921 нче

Язмыштыр инде, Гәүһәр Туганайга кабат туган авылына кайтулар, газиз әнисе белән очрашулар насыйп булмый. Бичара ана, сагынуларына түзә алмагач, исемнәре булса да янымда йөрсен дип, авылдагы оныгына Гәүһәр исемен кушуларын сорый. Йөзьяшәр Маһикамал әбинең кызы – Гәүһәр Галимова (Нигъмәтуллина) авылыбызның бик хөрмәтле кешесе, озак еллар  мал врачы булып эшләде. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Милләттәшебез Гәүһәр Туганай турында истәлекләрне  бик теләп һәм күз яшьләре аша сөйли ул..

2 нче укучы. Гәүһәр Туганайның туган ягын сагынып яшәве аның иҗҗатында да ачык чагыла. Минес сезгә аның бер шигырен укып китәсем килә.

Туган авыл хатирәсе.

Мин бик яшьтән аерылдым туган илдән,

Илем дигәч –күңелем нәзек, нечкә кылдан.

Шуның өчен төшерә алмыйм аны телдән.

Иген уңып үсә иде баштан, билдән.

Беркайчан да китмәс идем туган илдән..

Аны мәшһүр итәр идем, килсә кулдан.

Авылыбызның исеме дә Кәрәкәшле,

Тирә-ягыы биек таулар һәм бур ташлы.

Анда үскән кызлар матур, кара кашлы,

Егетләр дә кара мыек, кара чәчле.

Насыйп булса, илкәемә бер кайтырмын,

Мөлдерәп торган күңелемне бушатырмын.

Беркайда да мондый матур җир юклыкны

Кардәшләргә, дус-ишләргә дә әйтермен.

Укытучы.

Укучылар, сез өч ай дәвамында бик зур эш башкардыгыз. Проектны гамәлгә ашырганда авырлыклар да кичергәнсездер. (Төркем җитәкчеләренең фикерләре тыңланыла).

Укытучы.

Укучылар, дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Без әле сезнең белән эзләнү эшләребезне дәвам итәрбез. Бик күп күренекле якташларыбызның тормыш юлларын, авылыбыз топонимнарының килеп чыгышын өйрәнәсе бар әле. Ә инде дәресебезне тагын бер авылдашыбыз, Әнвәр абыегыз Шәрипов сүзләренә Ганс Сәйфуллин иҗат иткән “Кәрәкәшле” җыры белән төгәллисем килә.

Очар канат бирдең, Кәрәкәшлем,

Күңелем еракларга омтыла.

Тауларыңа менеп бер җырласам,

Бөтен сагышларм онытыла.

Кушымта. Машиналар да бит әкрен менә

Кәрәкәшле тавын, үрләрен.

Туган авылым рухландырып тора

Ашкын күңелемнең түрләрен.

Тауларыңнан илһам, суларыңнан

Шифа алып үсә һәр бала.

Синдә үскән батыр егетләрдән

Мәңге югалмаслык дан кала.

Җиде кызың җәйге иртәләрдә

Җидегән чишмәләрдән су ала.

Кызлар йөргән чишмә буйларында

Сулар белән түгелеп моң кала.

Чирәмеңдә аунап үскән кеше

Оныта алмый сине кайда да.

Синең кебек матур, синдәй гүзәл

Башка җир юк бөтен дөньда.

Туган ягыбызга булган мәхәббәт беркайчан да сүрелмәсен, аның җылысы гомер буена җитсен иде. Туган як сүзе “әни” сүзе белән янәшә яши. Ә аның киләчәге, балалар, сезнең кулларда. Әйдәгез, бергәләп, аның матур киләчәге өчен тырышыйк! Барыгызга да рәхмәт, дәрес тәмам.

Файдаланылган әдәбият.

1.”Мирас” журналы, 1996, № 11.

2.Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

3.С.Ш.Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее материал-лары.

4.Султанбеков Б. Сирин: Прерванный взлет. “Республика Татарстан” газетасы, 1995 .

5.Шарафеева С.Ш. Штрихи к истории края. “Ютазинская новь», 2006, №36-96.

6.Шәрәфиева С.Ш. Кәрәкәшледә мәгариф үсеше тарихы. “Ютазы таңы”, 2003.

7.Шәрипов Ә.М.Шагыйрь Сирин: тормыш юлы һәм иҗаты.”Фән һәм мәктәп”, 1997, № 2.

8.Ютазы районы. Ютазы районы төзелүнең 20 еллыгына багышланган информацион чыгарылыш.Казан, 2011.