Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.
классный час по теме

Хабирова Майсара Фаисовна

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

  1. Китаплар күргәзмәсе оештырыла.

Йосыф Хуҗин. “Актаныш – туган ягым”. 2 басмасы да.

                       “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)

Диләрә Хуҗина. “Көзге моң”.Менделеевск.(2008). “Вакыт бар”.Менделеевск.(2010) .һ.б.

  1. Сәхнә бәйрәмчә бизәлә.
  2. Иске Җияштә туып үскән Диләрә Хуҗинаның шигырьләрен эпиграф итеп алу.

1 алып баручы:

Китап – иң якын дус,тугрылыклы юлдаш.Мәдәниятле кеше китапсыз яши алмый. Китап фән-техника казанышлары белән таныштыра,белемнәребезне тирәнәйтә.Яхшы китап бездә иң гүзәл сыйфатлар тәрбияли.Моннан бик күп еллар элек яшәгән чорны,кешеләрне күз алдыбызга кыяфәтләре,гореф-гадәтләре,җыр-моңнары,сөйләмнәре белән җанлы итеп күз алдына китерергә булыша.Китап кеше кулы,кеше зиһене белән тудырылган бөек могҗиза ул!!!

2 алып баручы:

Туган авылыбыз тарихын бөртекләп өйрәнгән авылдашыбыз;күпләребезгә белем серләрен төшендергән укытучы;Хуҗиннар нәселенең хөрмәтле туганы;гомеренең 4 дистә елын иҗатка багышлаган,озак еллар “Актаныш таңнары”газетасының җаваплы сәркатибе;ил-көн яңалыкларын халыкка җиткергән;бүгенге көндә исламга тартылган милләттәшләребезнең көтеп алган “Нур”газетасының баш редакторы;шәхесләр язмышын тирәнтен өйрәнгән Йосыф Хуҗинның күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе буларак басылган“Уртак язмыш кояшыбыз”китабын тәкъдир итү кичәсенә җыйналдык.2003 һәм 20.. елларда чыккан ике басмада “Актаныш –туган җирем”китапларын да җәмәгатьчелек зур кызыксыну белән кабул итте. Ә инде “Уртак язмыш кояшыбыз” май аенда гына басылып чыкты.

1 алып баручы:

Җырлый авылыбызның мәдәният җитәкчесе Илгинә Фәтхиева.

2 алып баручы:

50 дән артык бүлекне үз эченә алган әлеге тарихи хезмәт иске җияшлеләрнең буыннардан буыннарга тапшылырга тиешле кадерле ядкаре булыр дигән теләктә кайбер өлешләренә тукталып үтик.

“Безнең төбәктә бер тирәдән башланган ике Шәбез елгасы бар.Җияш – шуларның көнчыгыштагысы буенда урнашкан тугыз авылның бишенчесе.Җирләре Юкәле кул белән Урдалы кул инешләре арасыннан башлап,урманнарга таба сузылган Торна,Урдалы кул,Күперле сазлары бар,авылның уртасында Хәмис сазлыгы урнашкан.

1 алып баручы:

Этник катламга күз салсак,биредә угыр-фин кабиләләреннән марилар көн күргән.Алардан калган зиярат хәзерге амбар арты басуында.Җир өчен бәхәсләр куерганда ,1910елларда аны сөреп.чәчүлек итәләр.Марилар үзләре,татарлар белән никахлашып, мөселманлашып беткәннәр,әмма билгеләре йөзләребездә,кайбер холык чаткыларыбызда,гамәл-гадәтләребездә сакланып калганнар,”- дип дәлилли китап авторы. “Без Гәрәй тархан варислары” бүлегендә, тарихи материалга нигезләнеп,Иске Җияшнең 17 нче йөз башларында ук яши башлавын һәм Иске дигән атамасы аңа урман артындагы Каратал дигән җирдә ата-бабаларыбыздан аерылып чыккан бер төркем гаилә Яңа Җияшкә нигез салганнан соң өстәлүен раслый.

2 алып баручы:

Нәсел җебе шушы авылга бәйле шагыйребез  Фәнәвис Дәүләтбаевның “Иске Җияшем” шигырен укый Инзилә Фәтхиева.

Синдә узган балачакны

Искә төшереп яшим.

Әнкәемнең туган авылы

Син ул,Иске Җияшем.

Шәҗәрәмә күз төшерсәм,

Затлылар күп нәселдә.

Горурлык хисе кичерәм

Мин Иске Җияшемдә.

Бабаларның туфрагына

Килә башны иясем.

Җаным тыныч,кальбем нурлы,

Синдә,Иске Җияшем.

                                  (Фәнәвис Дәүләтбаев)

Җырлый 9 нчы класс укучысы Сәлмәнов Фидәрис.

                                 

1 алып баручы:

Электән халык арасында тамга киң кулланылышта йөри.Ул имза урынына кулланыла.Әлеге билге кешенең кайсы ыру,кабилә,ягъни нәселдән икәнлеген чагылдыра. Алар кошлар-малларга да,умарталы агачларга да билге буларак сугылган,межалар да тамгаланган.

Шәҗәрә,гарәпчә,агач дигән сүз,нәсел-ыруның кемнән башланып,ничек тармаклануын күрсәткән ир-атлар исемлеген чагылдыра.Татарда 7 буын бабаңны белү мәҗбүри эш саналган.Әмма тарих чуалышларымы,үзебез битарафмы?Күпләребез 2-3 буыннан ары китә алмыйбыз.Йосыф Әхтәм улы шәхесләр турындагы мәгълүматларда мөмкин кадәр шәҗәрәләрне күрсәтә барган.Шәҗәрәләрне тулыландыру,киләчәк буыннарга җиткерү өчен һәммәбезгә дә хәтерләрне яңарту,үткәннәрне барлау кирәк.

Ерак бабайлардан килгән тамга,

Безнең тамга – нәсел тамгабыз.

Әткәемә килеп ирешкән ул.

Нәсел тере!Исән калганбыз.

Сукбай каны түгел – тамырыңда

Борынгыдан килгән кан ага!

Борынгыдан килгән кан ага!

Син дан өстә шушы тамгага.

Җырлый Харрасов Флүс.

                             

2 алып баручы:

Дөньяда һәм татар халкы яшәгән барча төбәкләрдә географик мохитнең табигый ,ясалма объектларын,ягъни авыл исемнәрен,су чыганакларын,җир өсте төзелеше,агач-куак,урман,барча төзелешләрне җанлы сөйләм телендә кулланыла торган терминнар белән атау гадәткә кергән.Бүген барыбызны да үткәннәр кызыксындыра.Җавапсыз калган сораулар да шактый. Безнең авыл атамасы ни сөйли соң?

Электәнге Минзәлә,хәзерге Тукай төбәге Тугаш авылына нигез салган Тугаш бабаның улы Җ и я ш  исемле була,бу монда гомер кичергән Бигәш нәселе шәҗәрәсеннән күренә.Әлеге мисаллар Җияшнең кеше исеме икәнлеген,аның авыл атамасы да булуын дәлилле раслыйлар.

1 алып баручы:

Бездәге татарлар бабасының Җияш атлы булуы бернинди дә шик тудырмый.Ул Яңа Кабан авылының укымышлы мулласы Әүхәди Гыйльметдин улы төзегән Гәрәй кабиләсе шәҗәрәсендә дә чагылыш тапкан,авылга исеме бирелгән бабабыз Гәрәй ханның 16 нчы буыны итеп күрсәтелүе турындагы мәгълъматта игътибардан читтә калмас.

Авылыбызның исеме  җирлегебезгә бәйле булган каләм ияләрен- Фәнәвис Дәүләтбаев,Илсур Тимеров,Диләрә Хуҗина,Дилбәр Фарсыева,Мәүлидә Шәйхенурова,Сәлмангали  Фарсыев,Рөстәм Зәкиев,Мәрьям Фарсиева кебекләрне,илһамландырып,шигырь,җыр текстлары язарга этәргеч биргән.

Илсур Тимеровның шигырь юлларында миләшләрнең үзгә матурлыгы,пар аккошларның туган якка бәйлелеге,халкының уен-көлкегә,җыр биюгә оста икәнлеге,туган нигездә генә бәхетле булу төшенчәләре ассызыклана.

Сәхнәгә  Илсур Тимеровны чакырабыз.Рәхим итегез.

“Җияшем”.Илсур Тимеров сүзләре.Автор үзе укый.

(Кайтмаса, укый: Закирҗанова Рушания).

Яз җиткәндә,гөлбакчада

Чәчәк ата миләшем.

Сине сагынып кайттым мин,

Туган авылым Җияшем.

Кушымта:

Читтән бәхет табармын күк

Чыгып киттем бик яшьли.

Тик юк икән – бәхет минем

Синдә калган, Җияшем.

Җияш диеп сайрый талда

Пар сандугачлар кунып.

Тальян гармун моңнарына

Күңелем китә тулып.

Уен-көлке,җыр-биюгә

Халкың гашыйк,Җияшем.

Моңсыз үсми игенең дә,

Җырсыз - әче миләшең.

Чыныгып үсә кыз-улларың,

Шәбездә су коенып.

Туган яксыз яшәү җирдә

Үлемнән дә кыендыр.

Пар аккошлар кайта иде

Шәбезенә Җияшнең.

Күлдә йөзгән аккошларны

Мин дә сагынып яшим.

Читкә киткәч,искә алам

Газиз әнкәй киңәшен.

Иң кадеолесе җирдә ул-

Туган авыл дип яшим.

Бәхетле булганнар бармы,

Туган нигездән китеп?

Саклыйм туган авылымны

Мәңгелек ядкарь итеп.

Читтән бәхет табармын күк

Чыгып киттем бик яшьли.

Тик юк икән – бәхет минем

Синдә калган,Җияшем.

Жырлый аылдашыбыз Әнүзә апа ...

                                     

2 алып баручы:

Тарихи вакыйгалар бу җирләрдә яшәүче халыкны да читләтеп үтмәгән.Җир өчен көрәшләрнең кырыс булуы;азатлык,ил иминлеген саклап сугышта катнашкан яугирләребез турында;туяр икмәк ашамаган ,”ӘТИ” дигән сүзне бер әйтергә тилмереп үскән буыннар хакында да шактый күләмле,эчтәлекле язмалар урын алган авылыбыз тарихын чагылдыручы әлеге китапта.

Тыныч тормыш шартларындагы яшәеш, игенчеләр, терлекчеләр, колхозның ,җирлекнең җитәкчеләре,мәгариф системасы хезмәткәрләре,район советы депутатлары,сәламәтлек сгында торучы шәфкать ияләре,мәдәният юнәлешендә эшләүчеләр,күренекле шәхесләребез,хуҗалыкта үзенең тырыш хезмәтен куючы белгечләр,аерым шәхесләр турында бирелгән бай, мавыктыргыч, гыйбрәтле язмалар да иске җияшлеләрне битараф калдырмас.

Шушы язмаларда үз фамилиясе,исеме,үзенә кагылышлы материалларны уку күпләрдә канәгатьлек хисе калдыргандыр.

Ә инде төрле сәбәпләр белән китапка кермәгәннәр дә һич хафаланмагыз. Үзебезнең арада тарих язарлык кешеләр тагын да булыр. Ходай насыйп итсә,тулыландырылган икенче басмаларны да укырбыз.

Җырлый Илгинә Гафурова.

                                       

1 алып баручы:

Халык арасында,дөнья күргән оста телле җор кешеләр тирәсендә яшен ташыдай ялтырап китә торган акыллылык,зирәклек,чичәнлек җимешен һәркайсыбыз ишетәбез.Рәхәтләнеп көләбез.Эчкерсез көлкесенә сокланып бетә алмыйбыз.Мәзәкләр бездә нинди дә булса яңа фикерләр уята.Яшәеше белән дә,сөйләме белән дә үзгәрәк як ул безнең авыл!Ниндидер вакыйгалар барышында көтелмәгән гамәл яки сүз ычкындырсаң,Җияш мәзәкләренең төп героена әйләнүеңне сизми дә калырсың!!!Җирлекнең бу ягын да яхшы төшенеп үскән Йосыф абый. “Үзебезнң мәзәкләр” бүлеген,мөгаен,кулына китап алган һәр кеше укыгандыр.Яшь буын мәзәкне кызык өчен укыса,урта һәм өлкән буын кешесе аннан прототипларны эзли,бүген дә әле мәзәк геройларының үз яныбыздагыларын күреп сөенә,гади татар авылының тормыш мизгелләре ташка басылуга тел дә шартлата.Әйдәгез әле,рәхәтләнеп, “Үзебезнең мәзәкләр”не тыңлап үтик.

(Кемгә булса да сөйләтү.)

2 алып баручы:

Рухи байлыкның төп өлешен Ислам дине тәшкил итә. Ислам дине тәгълиматы,Коръән,аның аерым сүрәләре,аятьләре,бай эчтәлеге,бәян ителгән гыйбрәтле язмышлар – болар барысы да кайгылы һәм хәсрәтле вакытларда юатучы,яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче,тән һәм рух сәламәтлеген тәрбияләүче,аң-белемгә юл күрсәтүче. Коръән барлык мөселманнарның яшәү кагыйдәләре җыентыгы ул. Җәмигъ мәчетенең урыны Хуҗин Фаилнең хәзерге милке урынында булуы,1870елда икенче иман йорты да салынуы,мәчетнең  Харисов Гарифҗаннар янында урнашкан булуын,изге урын хакындагы истәлекнең фәкать хәзерге Мәчет тыкрыгы атамасында гына саклануын Йосыф абый Хуҗин “Хак юлга бәйле хәлләр һәм ачы язмышлар”бүлегендә бәян итә.Шул чорның азанчылары,имам-хатыйблары турында да мәгълүматлар бирә.Аллаһыга якынаю юнәлешендә башка төбәкләрдә яшәүче кардәшләребез үрнәгендә, авылыбызда мәчет төзелеше башланды.Иганәчеләр ярдәме белән барлык төзелеш эшләрен изге күңелле бертуган Фәрит һәм Фаил Хуҗиннар башкара.

(Авылдашыбыз Фәрис Гаяз улы Фәтхиевка сүз бирик.)

Җырлый Хуҗин Фәндүс.

 

1 алып баручы:

                       

Оҗмах җылысы булса, шушындадыр:

Туган нигез,туган якларда,

Тәпи эзе калган урамнарда

Яланаяк чапкан чакларда.

Оҗмах бакчалары шушындадыр-

Бәрәңгеләр үскән бакчада.

Ташлап киттегез дип ачуланмас,

Сыендырыр нинди чакта да.

Оҗмах капкалары шушындадыр-

Әткәй койган койма,капкадыр.

Оҗмах йорты бары шушындадыр-

Әткәй салган туган йорттадыр,-дип язды туганым Диләрә Хуҗина. Мәктәп елларында ук шигърияткә тартылган  авылдашыбызның

“Көзге моң”.(2008). “Вакыт бар”.(2010) җыетыклары басылып чыкты.

Аның “Туган нигез” шигырен укый Алия Яхина.

2 алып баручы:

Хисләремне тирән яшерсәм дә,

Вакыт-вакыт чыга калкынып.

Шигырь булып, моңлы җырга кушылып,

Күңелемдә үсә талпынып.

Хисләремне һаман яшерәмен,

Татар кызы, артык сабырмын.

Йөрәгемнән чыккан хисләремә

Шигърияттә урын табармын.

Хисләр тама минем күңелемнән,

Туктатырга җитми көчемнән.

Хисләремне матур көйгә салып,

Яшәү көче алам мин синнән,-

ди шигъри җанлы,җырга-моңга гашыйк авылдашыбыз Дилбәр Фарсиева.

(Үзенең шигырьләрен укый һәм җырлый.)

1 алып баручы:

Авыл тормышы белән яшәүчеләргә бу көннәр икеләтә бәйрәм.Татар халкының яратып,көтеп алган милли бәйрәме Сабантуйлар башланды. Сабантуй ул – дуслык бәйрәме.Авылга тагын да ямь өстәлә: дуслар,туганнар җыела.Кайчандыр,ниндидер сәбәпләр белән туган ягын,туган җирен,туган нигезен  калдырып киткәннәр,туган ңир назына сусап,ерак араларны якын итеп,күңелләрендәге изге теләкләр,хисләр дулкынында кабаттан авылга кайталар.

Җырлый:Резеда Гәрәева.

                                       

2алып баручы:

Сагынмаслыкмыни безнең гүзәл ТУГАН АВЫЛ!!!Җәйләрен,бигрәк тә,оҗмах бакчасына тиң.Ят күзләрдән качарга теләгәндәй,талларга сыенып агучы Шәбезе;безне дә онытмагыз,догаларыгыздан ташламагыз дигән сыман,барлыгы белән уч төбендәгедәй күренгән зияраты;чиксез басулары,бай табигате,барыннан да элек,шул матурлыкны,байлыкны бар итүче зезмәт кешеләре белән,үзенең ягын чын күңелдән яратучы,тыйнак холыклы,киң күңелле,җор телле,юмарт халкы белән матур.

Җырлый Илдар Исмәгыйлев.

 (Алып баручылар бергә чыга)

1 алып баручы:

Читтә йөргән чакта,сагындырып,

Кере өчен төнлә төшенә,

Зәңгәртаңлы,биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап,заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен,

Туган ягы кирәк кешегә.

2 алып баручы:

Йөри-йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,-

Бер сафланып килер өчен,тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле,ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

                                                     (Фәнис Яруллин)

 

Күптән сәхнә бүгенге кичәнең төп героен көтә. Түземлелек, кеше сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлау, җыйналган мәгълүматны фәнни стильдә эшкәртү, авылның ,яшәешнең вакыйгаларын ерак тарихтан бүгенге көнгә тоташтыру, яңадан яңа хезмәтләрне туплау эшләрен башкарып, күпьеллык эшчәнлекнең нәтиҗәсе булган “Уртак язмыш кояшыбыз” китабы барлыкка килде. Ә хәзер буыннардан буыннарга тапшырылырга тиешле кадерле ядкарь авторын-Йосыф Әхтәм улы Хуҗинны сәхнәгә чакырабыз.

   (“Уртак язмыш кояшыбыз” китабы авторы- Хуҗин Йосыф сөйли)

1 алып баручы:

 Хөрмәтле авылдашыбыз, туганыбыз. Сезгә ходай тәгалә гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын бирсен. Сезнең тынгысыз хезмәтегезгә сокланабыз. Авылыбыз тарихын беренчеләрдән язуыгызга горурланабыз. Иҗади эшегезнең тагын да дәвамлы булуын телибез.Рәхмәт сезгә!!!

(Чәчәк бәйләме һәм  чәк-чәк бүләк ителә).

Җырлыйлар:

Флүс Харрасов һәм Динә Фәтхиева.

                                       

(Дуэт башкаручылар кереп китми,алып баручылар чыга)

2 алып баручы:

Аңлавыбызча, яшәүнең һәр көне тарих булып кала. Без дә тарих битләрен тулыландыручылар. Узган ел авылыбызның балаларына белем серләрен төшендергән, 40 еллык педагогик хезмәткә ия булган Фәния Гозәер кызы Исмәгыйловага багышлап  

“Укытучым – олы юл башым

Күзләремне ачкан кояшым”, -дигән кичә уздырдык.

1 алып баручы:

Бүген Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз” китабын тәкъдир итү кичәсен йомгаклыйбыз.Киләчәктә дә шушы сәхнәдә Иске Җияш халкы үзенең фидакарь кешеләрен барласын, аларга карап соклансын, горурлансын дигән теләктә калыйк.

(Катнашканнар барысы бергә Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил” җырын башкаралар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

Җәмәки авылы тарихы.

История села Емикеево...

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Авылым тарихы

Чыты авылы тарихы...