Авылым тарихы (История моей деревни)
статья (11 класс) по теме

Халиуллина Голсирин Ахметовна

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были мои предки, откуда произошла название моей деревни? Оказывается, мы - это пра-правнуки деда Бакира, основателя нашей деревни Бакирово. Конечно же я этим очень горжусь и, собрав по крупицам материалы о нашей деревне, о своих предках, написала данный материал и составила наше семейное древо.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мин - Бәкер нәселеннән.

“Онытма син”

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында,

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

(Равил Фәйзуллин)

        Нәсел тарихы, ягъни шәҗәрәләр белән кызыксынуның да татар халкында күп гасырлык тарихы бар. Урта гасырларда шәҗәрә милеккә һәм хакимияткә хокук документы булып саналган. Якын кардәш-ыру арасында никах мөнәсәбәтләренә керүдән саклануга да шәҗәрәләр ярдәм иткән. Мөселман-ислам дөньясы да үзенең мәдәни-рухи яшәешенә шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабаларының исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога кылырга тиешлеген искәртелеп килә. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителә. Кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан кардәшләребез икәнен беләбез. Димәк, аларның язмышлары, тормышлары да безгә чит түгел, без – бер тамырдан тарала башлаган Адәм балалары.

        Туган җир, туган туфрак , туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Татарстан Республикасының Лениногорский районы да минем өчен әнә шундый төбәкләрнең берсе. Әлеге районның Бәкер авылы - минем әтиемнең, әбиемнең, ерак әбиемнең, аларның әби-бабаларының  туган авылы ул.

        Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан Лениногорск төбәге - искиткеч бай тарихлы як. Бу җирләргә ата-бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук килеп төпләнгәннәр.Үзенең иксез-чиксез Рәсәй империясе биләмәләрендә Шөгер, Сарабиккол, Мордва-Карамалка авыллары барлыгын хәтта Петр I патша да белгән, чөнки Шушма елгасының шушы авыллар тирәсендәге ярыннан өскә җир мае саркыган. Җир куеныннан шушы майны чыгару мөмкинлекләрен ачыклау буенча Петр I бу якларга махсус экспедицияләр җибәргән.

        Татарстан нефтенең ватаны да безнең Шөгер яклары бит. Төбәгебез кара алтынга гына түгел, алтынга тиң шәхесләргә дә бай. Күренекле мәгърифәтче-язучы Габдрәхим-Утыз Имәни гомеренең соңгы елларын Тимәш авылында үткәрә һәм шул авыл зиратында җирләнә. Галим, дин белгече, мәгърифәтче Риза казый Фәхретдинов гомеренең 20 елын шушы төбәкнең Шәлчеле (Түбән Чыршылы) авылы мәдрәсәсенә багышлый. Татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, шушы төбәктән туып үскән шәхесләрдән академик, тарихчы Индус Ризак улы Таһировны (Шөгер авылы), язучы, тарихи романнар авторы Җәмит Рәхимовны (Шөгер авылы), язучы, җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхимне (Федотовка авылы), язучы Роза Хафизованы (Сарабиккол авылы) һәм башка бик күпләрне атап булыр иде. Александр Матросов батырлыгын кабатлаган мәшһүр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин да шушы төбәкнең Сугышлы авылыннан.

        Үз нәселебезнең шәҗәрәсен төзүне мин әтиемнең, апамның туган авылы булган Бәкер авылының килеп чыгу тарихын барлаудан башларга булдым. Дүрт ягыннан биек-биек кала таулар белән уратып алынган, табигатьнең оҗмах почмагы булган Бәкер авылы бик күпләрне үзенең искиткеч матурлыгы белән җәлеп итә. Чыннан да, моннан бик күп бик күп гасырлар элек биредә кодрәтле диңгез шаулагандыр, ләкин ул диңгез корып монда куе урманнар хасил булган, тәнгә сихәт, җанга рәхәт өстәүче салкын чишмәләр бәреп чыккан, катлам-катлам җир асты байлыклары хасил булган. Биек Ташкаланың башларыннан ташларга уелып калган нинди генә кош, хайван сурәтләре тапмассың... Җаннары булса, алар безгә бик күпләрне сөйләрләр иде. Ташкаланың биек кыясына басып ерак бабамнарга аваз саласым килә: без бит сезне онытмыйбыз, хәтерлибез, барлыйбыз, сезнең белән горурланабыз, рухларыгыз тыныч булсын бабакайлар,әбекәйләр, диясе килә.

        Бәкер авылында яшәүче төп халык -  шушы авылга нигез салган, минем ерак бабам Бәкернең оныклары. Чыннан да, алар бер-берсенә шундый тыгыз бәйләнгән. Кайсы гына нәселне алып карама, очы Бәкер бабайга барып тоташа.

        Язучы Җәмит Рәхимов безнең район авылларының тарихын язып чыккан иде. Анда Бәкер авылы турында болай диелә: “Бәкер авылы исеме беренче тапкыр 1785 елда үткәрелгән Дүртенче ревизия документларында телгә алына. Ул елны авылда 29 типтәр-бабул һәм 14 йомышлы татар-җәмгысы 43 ир-ат теркәлгән. Бу исә авылда инде туксанлап кеше яши дигән сүз. Димәк, авыл ревизиягә кадәр ун-унбиш еллар элек нигезләнгән булып чыга. Һәрхәлдә аның Пугачев фетнәсенә кадәр, ягъни 1770 еллар тирәсендә салынуы бәхәссез”.

        XVII гасырга кадәр “Пугачев подвалы” тирәсендә Мөэмин-Каратай тау итәгендә “Иске авыл” дигән урын була. 1552-1560 елларда шунда яшәгән кешеләр, соңрак Шушма елгасының көньягына күчеп урнашалар. 1700 елларда Иске Иштирәк дигән авыл барлыкка килә.

        Авыл халкы телендәге риваятьләргә караганда, 1735 елларда Бәкер исемле кеше умарталыгын хәзерге Бәкер авылының юкәлек урманына урнаштыра. Ул үзе Арча яки Балтач, гомумән Казан ягыннан килгән кеше булырга тиеш. Ул, кайсыбер тарихи мәгълүматларга караганда, урман кисү эшеннән баш тартып килеп урнашкан. Аның артыннан юкәлек янына башка хуҗалыклар да күчкән. Башта бу авылны Бәкер-Иштирәк дип атап йөрткәннәр. Соңрак Бәкер дип кенә атала башлаган. Бәкер белән Иштирәк авылы арасында ул вакытта күпер булмаган, буа аша йөргәннәр.

        Бераздан Чирмешән районы Кара чишмә авылыннан Биктимер исемле кеше килеп урнаша һәм дегет кайнату эше белән шөгыльләнә. Бәкер карт шул урында төпләнеп кала. Бүгенге көндә аның оныгы Сәгыйть абыйның гаиләсе шул ерак бабасы нигезендә көн күрә. Бәкер картның  кабере тау башында, диләр.

        Документларга караганда, Бәкер авылында беренче мәчет 1735 елда салына. Шул мәчетнең мулласы яки имамы булып Бәкерт картның оныгы Зәйнелгабидин (безнең җиденче буын бабабыз) булып торган. Икенче мәчет 1832 елда салына. Зәйнелгабидин үлгәч, оныгы Муса авыл мәчетенең мулласы була (1790-1875 еллар). Зәйнелгабидин имам хөкүмәттән яшерен рәвештә Мәккә шәһәренә җәяүләп хаҗ кылырга китә һәм өч елдан соң хаҗ кылганлыгына документ алып кайта. Аның анда барганын дүртенче, иң  яшь хатыны Бикә-Солтан гына белә. Бикә-Солтанның икенче улы Муса имам була. Аның кызлары Газизә һәм Мөшфика да балалар укыту белән шөгыльләнгәннәр.

        Бәкер озак еллар буена бәләкәй генә тыныч авыл булып яши. Яңа гасыр башында (1900 ел) Бәкердәге йортлар саны 121гә, халкы 680гә (32 ир-ат һәм 358 хатын-кыз) җитә. (Самара губернасының халык яши торган урыннары исемлеге, 1900 ел.)[1] Аннан соңгы ун елда авылда әллә-ни зур үзгәрешләр булмый: йортлар саны 162гә, халкы 812гә (413 ир-ат һәм 399 хатын-кыз) кадәр арта. Революциягә кадәр Бәкер авылы халкының 183 дисәтинә уңайлы һәм 227 дисәтинә уңайсыз җире була. Алар Казан округы, Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Кузай волостена карый.

Бәкер, Иске Иштирәк, Мөэмин Каратай авылларының барлыкка килүе турында тагын бер версия яшәп килә. Иске авыл кешеләре Пугачев фетнәсе вакытында фетнәчеләргә ярдәм күрсәтәләр. Бу авылның Аит Урәзмәтов исемле кешесе Пугачев гаскәрендә старшина була. Пугачев фетнәсе бастырылганнан соң Иске авылны юкка чыгарырга дигән фәрман бирелә. Иске авыл кешеләре дошманның кайсы яктан киләсен белеп, әзерлек белән көтәләр. Кызыл яр тавына менеп, дошманны ташлар ыргытып куып җибәрәләр. Ләкин икенче тапкырында дошман гаскәрләре хәйләкәррәк булып чыга. Алар, 2,5 метрлы чокыр казып, шушы чокырдан баш күтәрүче авыл халкының тылына чыгалар һәм аларны тар-мар итәләр. Шулай итеп авыл халкы юкка чыга, бик күп кешеләр һәлак була. Исән калган кешеләр, Шушма елгасы аша чыгып, яр буйларына яшеренә. Дошман гаскәрләре киткәннән соң, исән калган кешеләр, югарыда телгә алынган авылларга нигез салалар.

        Лениногорский районы халкы телендә еш кына “Монда Пугачев булган”, “Моннан Пугач Казанга юл тоткан ...” дигән сүзләр йөри. Шулай ук кайбер тау, чокыр, тау куышларының исемнәре дә крестьяннар патшасы – Е.Пугачев исеме белән бәйле.

        Тарихи документларга караганда, Пугачев безнең район җирлегендә үзе беркайчан да булмаган. Гомумән, ул Каманың бу як ярына чыкмаган.

        Пугачевның  Оренбургтан Казанга кадәр булган юлы әйләнгеч һәм озак була. Тарихи документлардан Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышының 1773 елның көзендә Бөгелмә воеводалыгында башлануы мәгълүм. Бу сугыш безнең районны берничек тә читләтеп китә алмый.  Безнең төбәк халыкларының Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында актив катнашуы хезмәт халкының феодаль һәм милли изү богауларын өзәргә омтылуын күрсәтә.

        Бөгелмә районындагы татар крестьяннарының баш күтәрүе безнең тарихчылар, мәсәлән, С.Х.Алишев тарафыннан шактый әйбәт өйрәнелгән. Димәк, безнең район ничек итеп шундый тарихи вакыйгадан читтә калсын? Юк, әлбәттә.

        Татариянең көньяк-көнчыгышы тулысы белән баш күтәрүчеләр кулында була. Әлбәттә, Лениногорский районы авыллары крестьяннары да баш күтәрүчеләр сафына басалар. Ул вакытларда бу якларда авыллар әле яшь һәм популяр  булмаганлыктан, безнең авыл исемнәре тарихи документларда телгә алынмый.

        Тарихи әдәбияттан шунысы билгеле: ул вакытта Бөгелмәдән Чирмешәнгә туры юл булмый. Кичүдә хөкүмәт гаскәрләре булганлыктан, Аит Урәзмәтов (Иске Иштирәк авылы кешесе), Черняев һәм Поповлар Чирмешәнгә яңа гына Енгалычев отряды узган юлдан бара алмыйлар, чөнки алар крестьяннар арасында агитация эше алып барырга тиеш булалар. Ә Иске Иштирәк авылы кешесе А.Урәзмәтов бигрәк тә үз авылы кешеләренең ярдәменә ышана. Ул, алда әйтеп кителгәнчә, Пугачев тарафыннан старшина итеп билгеләнгән була.

        Аит Урәзмәтов җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләрнең җыелма отряды хәзерге Шушма елгасының уңъяк яры буйлап (якынча хәзерге Бөгелмә-Чирмешән юлыннан) юл тота. Юл искиткеч авыр була, чөнки бу вакытта инде отрядтагы кешеләрнең саны 900дән артып китә, 5 пушка һәм шуның өстенә олаулар... . Көнбатышкарак киткән саен юл кыенлашканнан-кыенлаша. Алда киселмәгән һәм чистартылмаган куе урман һәм сазлык-баткаклыклар башлана. Юлны үзләренә салырга туры килә: урманны кисәләр, чокырларны тигезлиләр, күперләр төзиләр һәм сазлыкларда ятаклар салалар. Риваятьләргә караганда, хәтта Мөэмин Каратай авылы янында аларга тауны кисеп юл ясарга туры килә. Ә алда иң зур киртә - Шушма елгасы була. Отряд Иске Иштирәк һәм Иске Куак авыллары арасында Шушма елгасы аша икенче ярга чыга. Елганың төбе бик ләмле булганлыктан, алар су төбенә таш җәяләр. Әлбәттә, бу эшләрне башкаруга янәшә авылларның крестьяннары да җәлеп ителә. Шулай итеп, Үтәмештәге Енгалычев отряды белән кушылу өчен юл бик катлаулы һәм урау була. Бер айдан артык отряд Шушма елгасы буендагы урман эчендә (элеккеге Трактор авылы янында) шалашларда торалар. Шуның өчен дә район халкы монда Пугачев землянкасы булган дип саный.

        Мордва Әфәнәе (Мордовское Афонькино) авылы янында отряд хөкүмәт гаскәре тарафыннан тар-мар ителә. Соңгы сугыш хәзерге Ялтау авылы янында була. Крестьяннарның күбесе урманга кача, үтерелә һәм кулга алына.

        Аит Урәзмәтов һәм Йосыф Енгалычевлар 1774 елның  февралендә кулга алынып Казан төрмәсенә ябылалар. 7 февральдә, сорау алу һәм кыйнауларга түзә алмыйча, А.Урәзмәтов төрмәдә үлә.

        Крестьяннар сугышы бастырылганнан соң патшаның милли-колониаль сәясәте тагын да көчәя. Бигрәк тә Урта Идел буенда. Рус милләтеннән булмаган төбәкләрдә яшәүчеләргә өстәмә салымнар салына башлый. Җир, тегермән, печән пакусы өчен, күлдә, елгада балык тоткан өчен дә салым салына. Крестьян хәтта үзенең мунчасы өчен дә елына 1 сум акча түләргә тиеш була. Формаль рәвештә бу 1755 елда бетерелсә дә, җирле чиновиклар халыкны талауларын дәвам итәләр.

        Бу хәлләрдән тәмам гаҗиз булган татар крестьяннары Башкириягә, Уралга качалар, хәтта Кырымга, Төркиягә качучылар да була.

        Күп кенә качкын-татарлар хәзерге Лениногорский районы җирлегендә үзләренә тыныч урын табалар. Бу төбәктә кеше саны шушы качкын-татарлар һәм башка өязләрдән мәҗбүри рәвештә күчереп китерелгән халык хисабына арта.

        Бөгелмәдә һәм яңа Бөгелмә өязендә (1781-1785) халык санын исәпкә алу буенча 1785 елда үткәрелгән IV ревизия документларында Иштирәк, Бәкер, Яңа Иштирәк, Тимәш, Югары Чыршылы, Юлтимер авыллары беренче тапкыр телгә алына.

        Димәк, бу татар авылларына, һичшиксез, Пугачев күтәрелешенә кадәр XVIII гасырның 70 елларында нигез салына. Ни өчен дигәндә, 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышы төбәкне искиткеч бөлгенлеккә төшерә. Пугачев күтәрелешеннән соң биредә бернинди зур вакыйга да булмый һәм яңа авыллар да барлыкка килми.

“Бәкер” шифаханәсенең тарихы

        Бәкер авылының данын анда урнашкан “Бәкер” шифаханәсе еракларга тарата.

Бәкердәге күкертле чишмәләрнең, аларның сулары җыелган болындагы ләмнең шифалы икәнен тирә-як халыкка, шулай ук җирле түрәләргә дә элек-электән билгеле була. Әйтик, 1880 елда земство (казна) хастаханәсе салу мәсьәләсе куелгач, аны Бәкер авылы янәшәсенә салырга булалар. Әмма моны белеп алган Куак урыслары ничек кенә булмасын, хастаханәне үзләренә якынга тартмакчы булалар. Алар авыл халкы арасында коткы тараталар. Хөкүмәт хастаханә түгел, чиркәү сала, янәсе. Әнә шул коткыга бирелеп, халык хастаханә салуга каршы чыга, нәтиҗәдә ул Иске Куак янында төзелә.

Табыгый ләм белән дәвалаучы “Бәкер” шифаханәсенең барлыкка килүе турында бер-берсенә охшаш берничә легенда яшәп килә. Менә шуларның берсе.

Бер татар халкының ат көтүе булган. Көннәрнең берендә хан йончыган һәм картайган атларын сазлыкка куып кертергә әмер бирә. Аларның бик тиз арада хәлләнүен, сихәтләнүен күреп, хезмәтчеләр гаҗәпкә калалар. Атлар яшәреп, көч туплап, матурланып хуҗаларына кайталар һәм ханга озак еллар хезмәт итәләр. Шул вакыттан бирле сазлык табигый шифаханәгә әверелә. Бу сазлык ләме белән җирле халык кына түгел, хәтта чит мәмләкәт кешеләре дә элек-электән сихәт алып китә.

“Бәкер”шифаханәсенә ныклап нигез салына башлау 1933 елдан башлана. Аңа нигез салучыларның берсе – аның беренче баш табибы Игнатьев Максим Игнатьевич. Ул сазлыктан күкерт исен сизеп, Республиканың сәламәтлек саклау, аннары СССР Наркомздравына мөрәҗәгать итә. Бәкергә профессорлар Алексеев, Пономарев, Блюмштейн һәм тау инженеры Соболев җитәкчелегендәге махсус комиссия килә. Сазлыклы җирләрне җентекләп тикшергәннән соң, комиссия аларның дәвалау үзлегенә ия булуын таный. Файдалы ләмнең запасы 100 мең тонна, сероводород чыганакларының тәүлеккә 350 мең литр су бирү мөмкинлеге раслана. Комиссия “Монда ләм белән дәвалаучы курорт була ала” дигән нәтиҗә ясый. 1933 елда булачак курортның баш табибы итеп Игнатьев Максим Игнатьевич билгеләнә. Курорт рәсми рәвештә 1933 елда гына ачыла. Аның беренче ял итүчеләре Казан эшчеләре була. Корпуслар 50 кеше сыйдырышлы итеп төзелә. Курорт елның җылы вакытында гына – 15 майдан 15 сентябрьгә кадәр эшли торган була. Игнатьев курорт белән 1937 елга кадәр җитәкчелек итә.

“Бәкер” шифаханәсе инде сугышка кадәр үк үзендә татар халкының күренекле шәхесләрен кабул итә. Әйтик, сугышка кадәр күренекле татар язучысы Гадел Кутуй ике тапкыр монда сәламәтлеген ныгыта. Бу турыда “Заман сулышы” исемле район газетасының баш мөхәррире Рифат Каюмов “Гадел Кутуй “Бәкер”дә” дигән мәкаләсендә болай яза:

“Сугыш алдыннан Г.Кутуй үзенең өлкән баласы – кызы Гөлшат белән санаторийга радикулитын дәваларга килә. Шул вакытта санаторий тирәсендәге бер тауда вак ташлардан урак һәм чүкеч сурәте ясый.

Сугыш чыккач, Гадел Кутуй, бронь булуга карамастан, үз теләге белән сугышка китә. 1945 елда әле генә 10 сыйныфны тәмамлаган кызы Гөлшатны военкоматка чакырталар, чөнки әнисен, ягъни Гадел Кутуйның хатынын 1945 елда “Бәкер” курортына баш табиб итеп билгеләгән булалар. Аның белән балалары – кызы Эсмиральда һәм улы Рөстәм (хәзер күренекле шагыйрь Рөстәм Кутуй) дә киткән булалар. Военкоматта Гөлшатка әтисенең үлем хәбәрен җиткерәләр. Гөлшат үкси-үкси шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә китә. Әнисен алып кайтырга Бәкергә санитар самолет җибәрәләр. Ул кайта, ә инде Гөлшатны сеңлесен һәм энесен алып кайтырга җибәрәләр.

Апасы тугыз яшьлек Рөстәмне әтиләре ясаган урак һәм чүкеч сурәте төшкән тауга алып менә”. Чыннан да, язучының вак ташлардан ясап калдырган бу сурәте бүгенге көндә дә аның истәлеге булып тау итәгендә саклана бирә.

1963-1970 елларда “Бәкер” курортында берничә ел рәттән Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин үзенең сәламәтлеген ныгыта. Аның әдәби иҗатка беренче адымнары да шушы җирлектә башлана. Ул үзенең “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән автобиографик повестенда “Бәкер” курорты турында болай яза: “Бар яктан да татар авыллары белән чолганып алынган “Күкертле күл” курортын Фәнияр бик ошатты. Табигать, саф һава, яшел чирәм шундый сагындырган. Утырган коляскаңа борылып та карамыйча, яланаяк чирәмнән йөгерәсе килә”. Монда ял иткәндә язучы тирә-як авылларда урнашкан мәктәпләрдән килгән укучылар белән дә очрашулар оештыра. Ветеран укытучы Салиха Хафизовна истәлекләрендә: “Караучысы - әнисе. Без килгәч, аны коляска белән коридорга алып чыктылар. Ул безгә шигырьләрен укыды. Укучылар Фәнис Яруллинга сораулар бирделәр, үзләре әзерләгән концертларын күрсәттеләр”, -диелә

Фәнис Яруллинның курорт эшчесе Мөхсинә апага язган хатыннан өзек: “11 август, 1963 ел. Мөхсинә! Үзем яхшы гына килеп җиттем, тик сездән китү бик авыр булды. Мин анда шундый ияләштем, андагы кешеләр генә түгел, андагы һәрбер сукмак, һәрбер куак якын һәм кадерле. Минем әле күз алдыма тезелешеп үскән матур каеннар күренә, ә шул каеннар арасыннан ниндидер таныш моң ишетеләдер кебек. Мин кайвакыт хыялга бирелеп, бөтен уйларым белән шунда кайтам. Андагы матур булып бөдрәләнеп үскән агачларның башыннан сыйпыйсы, аларны иркәлисе килә. Андагы саф һаваны күкрәк тутырып сулыйсы килә.

Сагындыра, бик сагындыра Бәкер курорты!” Шагыйрь күп кенә шигырьләрен Бәкергә багышлый. Менә шундыйларның берсе.

“Бәкер” курорты.

Тәүге тапкыр килдем, тәүге күрдем

Мин бу матур Бәкер курортын.

Ә шулай да аңа ияләштем,

Әйтерсең лә, туган, үз йортым.

Юлларыннан үтеп киткән чакта

Ак каеннар кала кул сузып.

Арыган чакта монда көч өстәлә,

Килсәң дә бик авыр юл узып.

Иркә таллар бөдрә башын иеп,

Сәламлиләр мине кич-иртә;

Ә шомыртлар әнә чәчәк атып,

Кунакларга җимеш өлгертә.

Табигате матур булгангамы –

Кешеләр дә гүзәл Бәкердә.

Менә шушы матур кешеләрне

Саклармын мин мәңге хәтердә.

Йөрәк җылыларын кызганмыйча,

Бирде алар миңа һәммәсе.

Мин бер сабый булсам бишектәге –

Курорт аның назлы әнкәсе.

Үз баласын көткән әнкә кебек

Каршы алды мине шатланып;

Гаҗәп булмас, әгәр шушы җирләр

Йөрәгемдә калса сакланып.

        Шушы юлларны укыганнан соң, ерак бабаларыбызның искиткеч акыл иясе, зирәк, тәҗрибәле булганлыгына кабат- кабат инанасың. Әнә ничек өч-дүрт гасырга алдан күрә алганнар бит алар. Бәкер бабам сайлаган шушы изге урын инде менә 70 ел буена шушы төбәк кешеләрен генә түгел, ә бөтен Рәсәй халкын сихәтләндерә.

        Бүгенгесе көндә санаторийның дәвалау мөмкинлекләре елдан-ел арта. 1991 елда “Мацеста” тибындагы сульфат-натрий-магний минераль суы табыла һәм дәвалауда кулланыла башлый. Россия территориясендә андый чыганак бары тик Сочида гына бар. Ләкин ул кайбер яклары, ягъни минераллашуы буенча Бәкердәге “Утлы су”дан калыша.

        Бәкерне Татарстанның хәзинәсе дип атарга мөмкин. Кайдадыр ләм, икенче җирдә су бар, ә безгә табигать икесен бергә бүләк иткән. Шуның өстенә экологик яктан чиста, искиткеч матур урыннар.

        2003 елда дәвалау үзлегенә ия булган тагын бер чыганак табыла. Изге “Бакыр” чишмәсеннән чыккан “Бәкер” суы үзенең составы ягыннан “Нафтуся” тибындагы минераль суларга якын тора. Алар Украинадагы “Трусковец” һәм Ундора чыганакларында очрый.

        2003 елның июнендә РНЦВМиК табигый ресурсларны сынау үзәгендә “Бәкер” торфының аскы катлавында дәвалау һәм косметология максатларында кулланырга мөмкин булган зәңгәр ләм табыла. Шулай итеп, санаторийның дәвалау мөмкинлекләре елдан-ел арта бара һәм анда сәламәтлекләрен ныгытучыларның саны күбәйгәннән-күбәя. Ял итүчеләр арасында Татарстанда һәм Россия күләмендә танылган бик күп шәхесләр бар. Шулардан:

Ольга Князева – фехтование буенча олимпия чемпионы;

Мөхәммәтшин Ф.Х. – Татарстан Дәүләт советы рәисе;

Таһиров И.Р. – Казан дәүләт университеты профессоры, академик;

Миннеханов Р.Н – Татарстан Республикасы премьер-министры;

Равил хәзрәт Гайнетдин – Россия мөфтиләр советы рәисе;

Россия Федерациясенең халык артистлары – Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина         һәм башка бик күп артистлар;

Шагыйрь һәм язучылар – Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим, Илдар Юзеев, Шәмсия Җиһангирова;

Галим, академик - Әбрар Кәримуллин һәм башкалар.

        Бүгенге көндә санаторийда 12 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгыта. “Бәкер” санаториясе Россиянең иң яхшы санаторийлары исемлегендә тора. 2008 елда “Здравница” Бөтенроссия форумында ике алтын һәм бер көмеш медальгә лаек була. “Бәкер” курорты төрле өлкәләрдә күрсәткән хезмәтләре өчен ЮНЕСКОның  “Толерантлык” Дипломына лаек була. Санаторийның хәтта үзенә генә хас булган традицион бәйрәмнәре дә бар. “Сорка бәйрәме” әнә шундыйлардан.

        Җир йөзендәге һәр кеше үзенең туган ягы, туган халкы белән горурланырга тиештер, минемчә. Горурлану өчен үз ягыңның тарихын, үткәнен, нәселең шәҗәрәсен белү кирәк. Бүгенгесе генә түгел, үткәне дә вакыйгаларга бай, үзенчәлекле икәнен аңлау һәр кешедә туган төбәге белән горурлану хисләре уята. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә атаклы санаторийга нигез салган авылым белән ничек горурланмаска мөмкин?

        “Син кайдан, кем син? – дип сорасалар, “Минем тамырым Бәкердә, мин ерак  Бәкер бабамның унберенче  буын оныгы”, - дип горурланып әйтә алам.

                                               Гөлсирин Хәлиуллина

24 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


[1] 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

Җәмәки авылы тарихы.

История села Емикеево...

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Презентация "История моей деревни"

Материал предлагается использовать на уроках истории Ттатарстана в 5-6 классах ,и на классных часах,посвященных изучению истории родной деревни  Красный Яр.Работа основана на применении краеведче...