Авылым тарихы
занимательные факты по теме

Ахметзянова Альфия Фаруховна

история родного края

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avylym_tarihy.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – шәһәр кызы. Чал тарихлы Казан шәһәрендә тудым мин.  Ләкин шәһәр балаларының кайберләренә татымаган бер бәхетле ягым-авылым бар. Табигатьнең  бар   матурлыгын, яшәешнең  серлелеген бары тик авылда гына аңлап буладыр дип  беләм мин.

Кайсы район , нинди авыл дип баш ватасызмы ? Әйдәгез , үзем белән әнием туып үскән Арча районы Күпербаш авылына алып кайтам мин сезне. Авылымның  серле почмакларында ял итеп ,  саф сулы чишмә суларын авыз итеп килерсез.

Бөек  шагыйребез Г. Тукайның ,,Туган авыл”шигырендә мондый юллар бар:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Күршедә генә урнашкан Кырлай авылы тау башында булса, минем авылым тау астына урнашкан .  Әйтерсең, җир –анабыз аны үзенең  серле  кочагына алган ! Авылым  уртасыннан Казансу елгасы ага, саф сулы ике чишмәсе дә бар. Ә яшел болынындагы  күлләре ни тора! Ак  шәлле кышы авылымны көмешкә төрә, язлары йөрәк кылларын тибрәтүче кошлар авазы алып килә, җәе яшел хәтфә бүләк итә, көзләре байлык,  муллык өсти.

Минем  сезне  авылым тарихына багышланган берничә берничә кызыклы  вакыйга белән таныштырып китәсем килә. Аларны миңа әбием сөйләде . Ә әбиемә аларны карт әбием сөйләп калдырган.

Беренчесе авылым исеменең килеп чыгышы турында.

Иван Грозный Казанны алгач, татар авылларын көчләп чукындыру башлана. Арча районында андый авыллар бар. Төбәк дигән авылда  чукындыру вакытында бер ир кешегә качып китү бәхете эләгә. Өч  көн буена күпер астында качып утыра ул. Авылларына кайтканда һәр кешенең муенына тәре тагылган була . ,,Син  кайда качып кала алдың ?’’дип сораганнар аннан. ,,Күпербашында,-“ дип җавап биргән һәм үзе качып утырган урынга китеп йорт салган, татар авылы барлыкка килгән.Ә авылның исеме Күпербаш булып калган. Менә шундый хәлләр булган ул вакытта.

Әйтеп үткәнемчә, авылыбыз тау астына урнашкан. Бер  тау битен ни өчендер ерыфкан дип атап йөртәләр. Анда җәен тәмле булып җир җиләкләре пешә. Бу  сүзнең нәрсә аңлатуы турында шундый бер риваять йөри.

Кайчандыр, әлеге урында бик бай кеше яшәгән. Саранлыгы , усаллыгы белән тирә-якта дан тоткан ул. Аксакаллар  аны күп тапкырлар кисәткәннәр:,, Бу әшәкелегеңне җир дә күтәрә алмас , тукта !”- дигәннәр.  Өлкәннәрнең  әйткән сүзләре ходайның ,, Амин”,- дигән сәгатенә туры килгән. Җир  убылып ,бай бөтен байлыгы белән җир астына төшеп юкка чыга. Ерыфкан- җир упкан дигәнне аңлата икән.

Авылым халкы тырыш ,уңган. Тир түгеп эшли дә , матур итеп ял да итә белә. Язгы  кыр эшләре беткәч,  табигатьнең иң матур почмагында , Кислов бакчасында, Сабан туе бәйрәме оештырыла. 2- 3 чакрымга сузылган  бу почмак нигә шулай атала соң? Әбием миңа менә ниләр сөйләде....

,, Бу хәл бик күп еллар элек булган. Син белгән матур бакча булмаган әле ул вакытта. Авылыбызга кайдандыр бер урыс бае кайтып төшә. Бик тырыш, эш сөючән кеше була ул. Тау  битенә күп итеп  агачлар утырта.  Бик матур итеп йорт та салып куя. Авыл халкы башта аны чит  күрсә дә( урыс кешесе бит) ,тора- бара аның яхшы күңелле икәнен аңлый. Иңне –иңгә куеп, матур бакча үстереп җибәрәләр, умарталык та эшләп куялар. Эшләгән кешегә балын да ,маен да җәлләми әлеге бай. Бик гадел бай була ул. Шуңа күрә аңа зурлап Кислов әфәнде дип кенә эндәшә торган булалар. Революция башлангач, эзсез юкка чыга ул. Авыл халкы аны эзләп карый , тик файдасы гына булмый. Ә  йортын замана болганчыклары вата , җимерә. Бакчасы гына бернигә дә бирешмичә үсә, шаулый –шаулый нидер сөйли кебек. ,,Кешеләр! Матурлыкны саклагыз, яхшылыкны онытмагыз!”-ди  алар.

Авылым турында күп сөйли алам мин.  Иң  куандырганы- бүгенге көне. Хәзерге  вакытта авылым үсте, зурайды. Юллары асфальт, йортларның һәрберсенә дә су , газ кергән. Болар барысы да авылым халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әле тагын ямь-өстенә нур өстәп 2009нчы елда мәчет ачылды.  Мәчет ачу тантанасына гаиләебез белән кайттык. Чын бәйрәм булды ул. Мәчетне Рәшидә абыстайның әнисе рухына багышлап ,,Мәрьям”  дип атадылар.

Ял вакытларын сагынып көтеп алам мин.   Ни өчен икәнен үзегез дә аңлагансыздыр инде.  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

Җәмәки авылы тарихы.

История села Емикеево...

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Авылым тарихы

Чыты авылы тарихы...