Туган авылым тарихы
статья по литературе (9 класс) по теме

 Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасыннан башлана.     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_avylym_tarihy_ezlrennn.docx18.53 КБ

Предварительный просмотр:

Туган авылым тарихы       эзләреннән...

Гобәева Тәнзилә   Җәгъфаровна,Чистай муниципаль районы МБГББУ « 2нче гимназия»сенең  югары квалификаөион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы

                                 

   Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы

бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасыннан башлана      

     Туган як - синең деньяга күзең ачылган, тормышның агын-карасын танырга өйрәткән, сиңа гына билгеле булган хатирә-истәлекләрне үзеңдә саклаган, шатлыгы булганда да, кайгысы килгәндә дә һәр кешенең кайтып сыена торган алтын бишегедер ул. Шуңа күрә авылың турында күбрәк белү – ул үткәнен, бүгенгесен аңларга, киләчәкккә дөрес планнар кырырга ярдәм итә. Күңелләрдә горурлык хисләре уята.

    Үткәнен белмәгән милләтнең киләчәге юк, -ди халык. Шуңа күрә дә мин  иң элек  туган авыл  тарихына кайтып, кайбер хатирәләрне иске төшереп үтәргә булдым.

      Минем яраткан туган авылым, Колмакчы авылы, Шешма елгасы буена урнашкан. Колмакчы авылының барлыкка килүе 12 нче гасырлар башына туры килә. Йомышлы татарларын авылның яшел бишеге – урман буйлары, елгалары кызыксындыра.  Колмакчы авылының атамасы да  колмак (хмель) сүзеннән алынган .    Авылыбызның башында сай гына Пульча елгасы ага . Нәкъ менә шушы елга исеме белән 9-10 йорттан гына торган авыл - Колмакчы авлының  тарихына эз сала.

       Авлымның тарихын өйрәнгәндә, авылдашларымның сәнәк сугышында катнашулары, гражданнар сугышы вакытында Колчакка каршы көрәшүләрен дә искә тешереп киттеләр агайлар. Шулай итеп,  авылымның тарихы мине  ерак елларга алып кайтты .        

     Безнең әби-бабаларыбыз эек-электән үк эшчән, тырыш, тыйнак, намуслы, пөхтә һәм бик тә уңган булганнар.  Кайда гына нинди генә эш башкарсалар да, җиренә җиткереп, төгәл итеп эшләгәнннәр.  Буш вакытларында матур итеп ял да итә белгәннәр . Авлыбызда төрле милләт кешеләре яшәгәнлектән төрле милли бәйрәмнәр дә үткәрелгән. Аларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре бар дияр идем мин.

    Онтылып барган бик кызыклы йолаларның берсе күңелемә аеруча нык сеңеп калган - ул яшьләр сабантуе.

   Бу бәйрәмнең үзенә генә хас булган  үзенчәлекләре бар: табынның төп бизәлеше булып катлама торган ( камыр ашы). Бу бәйрәмдә кызлар, егетләр бергәләшеп бииләр,уйныйлар, хатлар язышалар. “Йөзек салыш” уены, җырлы биюләр уйнала. Анан соң әкренләп тыныч уеннарга күчәләр. Уеннарның кайберләрен әйтеп үтәсем килә. Ул “Кашык алыш” уены, “Чегәнчә көрәш”, “Уклау тарту” , чокыр алыш, сукыр тәкә һәм башкалар.

  Бераз уйнаганнан соң  тырышып көлешә-көлешә егетләргә хат язалар , аннан соң алар –кызларга хат юллыйлар. Шулай итеп, уйнап, ашап-эчкәннән соң яшьләр гармун уйнап, авыл көен җырлый-җырлый  мәдәният йортына таба  юл тоталар. Җырлы уен-биюләр анда дәвам итә. Менә шулай безнең авылда элек яшҗләр күңелле итеп ял иткәннәр, гореф-гадәтләргә зур игътибар иткәннәр.

   Хәзерге заманда, кызганычка каршы, бу йолага игътибар бик нык кимегән, чөнки ул онытылып бара торган йолаларның берсе булып тора.  

    Матур  гореф-гадәтләрне тергезү, сабантуйны чын мәгънәсендә кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне,дуслаштыра, берләштерә, рухландыра торган элекке дәрәҗәсенә күтәрү өчен, минемчә, нәкъ менә шул “Сабантуй мәшәкатьләрен” яңарту кирәк иде. Ә инде аны яңарту өчен бик күп нәрсәләрне тамырдан үзгәртергә кирәк,- дип уйлыйм мин.

    Авлыбызның киләчәге юк түгел : хәзерге заманга туры килгән яңа мәктәп салынды, әмма анда укырга бала аз (барлыгы 17 укучы), яңа культура йорты, сәүдә йорты, ФАШ салынды

  Балалар бакчасы районда алдынгы итеп саналган булса да, бүген-иртәгә ябылырга тора - балалар саны җитешми, чөнки авылда эш булмаганлыктан  яшьләр читкә китәргә мәҗбүри. Җомга көннәрендә яңа гына салынган мәчетебез манарасынна азан тавышы ишетелә. Авылыбыз картлары аз булуга карамастан гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышалар. Җомга намазларын, корбан, ураза гаетләрен авыл халкы белән бергәләшеп мәчетебездә уздыралар.

      Шуңа күрә әлеге йолаларны, бәйрәмнәрне төргезү өчен беренче булып, миңа калса, яшьләрне авылга кайтару, ябылган авыл мәктәпләрен ачу өстендә эшләү зарури,  чөнки безнең өметебез яшь буында. Яшьләр, мәктәпләр юк җирдә тормыш та юк дияр идем мин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

Фәнни эш "Туган авылым тарихы"

Фәнни эш"Туган авылым тарихы"...