Фәнни эш "Туган авылым тарихы"
проект по краеведению на тему

Фәнни эш

"Туган авылым тарихы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_avylym_tarihy.doc179 КБ

Предварительный просмотр:

Туган авылым тарихы

                

                             2016 нчы ел

Иске Комазан атамасы каян килеп чыккан?

Хәзер балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт уяту, рухи яктан бай ,физик яктан камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора.

Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез.

Максатым:

Туган ягым – Комазан авылының бай тарихы турында күбрәк белү, башкаларга да җиткерү. Авылыбыздан чыккан күренекле һәм талантлы якташларыбызның күркәм эшләре белән таныштыру.

Минем туган авылым Иске Комазан.  Русча исеме - Старый Кумазан. Авылның исеме үзгәрмәгән, официаль булмаган исеме юк. Хәзерге вакытта Иске Комазан авылы Мамадыш районы Дүсмәт жирле үзидарә составына керә. Элек Казан губернасы, Мамадыш кантонына кергән.

Иске Комазан авылы район үзәге Мамадыштан 15 чакрым ераклыкта, Мамадыш - Кукмара юлы өстендә кала. Авыл чокырда, кечкенә таучыклар арасында урнашкан. Тирә-ягын катнаш урманнар чолгап алган. Нократ елгасына таба 7-8 чакрым ераклыкта Яңа Комазан авылы бар. Шуңа күрә, исемнәреннән чыгып, Иске Комазан авылына беренче нигез салганнар, дип уйларга була. Авылның  нигезләнү вакыты билгеле түгел. Ләкин авылның исеме килеп чыгуы турында ике легенда бар.Мамадыштан Кукмарага баручылар чиста комлы урында Азан әйтеп китәләр. " Комда азан " дигәннән Комазан килеп чыккан. Элек авыл янында ком чыгару урыны булган. Бу урынны "Ком Казаны " дип йөрткәннәр. " Ком казаны " кыскарып, авыл исеме Комазан килеп чыккан.

Авылыбызда чын бай нәселләре юк. Тырыш хезмәт белән мул тормышта: яшәүче нәсел Әгъләмнекеләр. Хәзерге көндә Иске Комазанда аның алтынчы буын  вәкилләре туган.  Әгъләмнекеләр – җирне үз  итүчеләр,  алдынгы механизаторлар.

Иске Комазанда татар һәм керәшен татарлары бүленеше юк. Ләкин, байтак кына татар һәм керәшен кушылган яшь гаиләләр бар.

Иске Комазан авылында истәлекле урыннар да юк түгел. "Кызыл йорт", "Бакыр ширбе", "Крестьян йөрәге", "Биге юлы", "Морза очы" кебек атамалар авылыбызның тарихына бәйле рәвештә килеп чыкканнар.

Авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең терле почмакларында яшәп, Туган илебезгә армый-талмый хезмәт итүче күренекле шәхесләребезне дә атап китү урынлы булыр. Вахит ага Галиев – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, 9 китап авторы, Мамадыш районының Аксакаллар шурасы рәисе, сугыш һәм хезмәт ветераны. Гарәфи ага Әгъләмов - шагыйрь, 2 китап авторы, Алабуга шәһәрендә яшәп ижат  итә. Мингол Галиев - Татарстанның, халык артисты, җырчы, КДПУ доценты, татар моңнарын бөтен дөнья халкына ишеттергән шәхес. Дусил Касыймов - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли, Татарстанның атказанган артисты. Иске Комазан авылы – районда һәм республикада билгеле булган шәхесләрне биргән авыл. Мәдәният өлкәсендә үзләреннән зур өлешфән өлкәсендә үзләреннән зур өлеш керткән, химия фәннәре кандидаты, доцент Мансур Хәсәнов, техник фәннәр кандидаты, доцент Әхмәтгаяз Гыйләҗевларны әйтеп үтәргә мөмкин.

Авылдашларыбыз арасында күренекле сәнгать әһелләре, атказанган төзүчеләр, урманчылар, табиблар, укытучылар, орден-медальләргә лаек булган механизаторларыбыз, терлекчеләребезнең дә булуы белән мин чын күңелдән горурланам.

Төбәктә яшәүче халык татар милләтеннән булып, Комазан башы, Дүсмәт авылларында яшәүче керәшен татарлары православие диненә карый. Сотый һәм Участок авылларында яшәүчеләрне катнаш- керәшен татарлары һәм татарлар тәшкил итә.

Торак пунктлардан Иске Комазан авылы иң зурлардан санала. Хәзерге вакытта152 хуҗалык булып, авылда 525 кеше яши. Авыл Комазан елгасы буйлап 1,5 км га сузылган.

Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, медппункт, 4 кибет, Мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы бар.             Безнең Иске Комазан авылында да чишмәләр бик күп.

Изгеләр чишмәсе текә яр астыннан агып чыга. Чишмә тирәсе табигатьнең гаҗәеп матур урыны: өске өлешендә бик матур урман сузылып киткән, кояш чыгышына агучы "Изгеләр чишмәсе" бу урында кинәт бормалы-бормалы агышы белән дәвам итә. Ерак түгел наратлык әйләндереп алган. Гомумән,  бу чишмә белән безнең авыл кешеләре озак еллар файдаланганнар һәм сокланып туя алмаганнар. Хәзер дә, әби-бабайлар изге чишмәнең суын эчеп, бит-кулларын юып, тәннәренә сафлык, чисталык алалар. Коръән укып хәер-сәдакаларын калдырып китәләр. Чишмә янындагы хәтфәдәй яшел чирәмгә утырып үзләренең матур теләкләрен телиләр. Төрле авырулар белән авырганда, изгеләр чишмәсеннән ераклардан килгән кешеләр саф чишмә суын алып китәләр. Изгеләр чишмәсе күп санлы : чишмәләрдән, суының салкынлыгы һәм тәме белән аерылып тора. Урманнан, яки басудан арып-талып эштән кайтучы авыл халкыбыз, җәйге көннәрдә чишмә янында хәл җыярга тукталалар, суын эчәләр.  Җәйләрен кызарып кояш батканда изгеләр чишмәсе өстенә кып-кызыл булып кояш нурлары төшә, су өстендә үзенә бер сихри дөнья ачыла. Бер карап сокланып торган әби-бабайларның исләренә күп еллар булган тарихи көннәр исләренә төшәдер кебек, чөнки изгеләр чишмәсе ага башлавына күп гасырлар үткән.

" Сәетбабай " чишмәсе

Чишмә авыл башында, су буенда, тау астыннан агып чыга. Сәет бабай матурлыкны, табигатьне яраткандыр, ул анда ике яшь каен утырткан. Бу яшь каеннар шаулап үсеп киткәннәр. Хәзер бу каеннар зур булып үскәннәр. Сәет бабай каеннар турында күршеләренә болай ди: "Менә бу каенның берсе мин, берсе минем хәләл хатыным", дигән дә, мыек астыннан гына елмаеп куйган. Чынлап та, чишмәгә карап торсаң, андагы ике каенның берсе кыз, берсе егет кебек Сәет бабай чишмәсенең татлы суын эчеп үскән Гарафетдинабый да үзенең чишмәгә карата күңелендәге хисләрен ачып салган. Аның бу шигырь юллары күңелгә якын:

Барладым барып юлларын,

Үлән юк сукмагында.

Тыңладым җанып моң-зарын,

Янында туктадым да.

" Куяр җан тапмыйм бу җанны

Янәшәмдә пар каен.         

Сагынам соңгы хуҗамны,

Каен шаулаган саен".

Бу шигырендә Гарәфи абый үзенең табигатькә һәм чишмәләргә карата мәхәббәтен ачып салган. Зур шигъри җанлы кеше ул, шуңардырмы, күңеле канатлы атлардай матурлыкка җилкенә.

" Газизҗамал әби " чишмәсе

Чишмәләр күбесенчә су буйларына урнашып ага. Чишмәләр бик күп, алар төрлесе- төрлечә. Онытылып, аны белгән кешеләр күптәннән дөньяда булмасалар да чишмәләрнең әкияттәй серле тарихы җәелеп ята. Һәр чишмәнең үз исеме, үз тарихы, аны төзегән кешесе була. АвылыбызныңЧаллы очы су буенда бер кечкенә генә тарихлы кое бар. Аны кое дип тә, чишмә дип тә йөртәләр. Чөнки ул казылган. Кое кебекбик тирән дә түгел. Бу чишмәне Газизҗамал чишмәсе дип йөртәләр.

1900 нче елларда бу чишмә янында бер Газизҗамал исемле әби торган, ире белән. Якын тирәдә чишмә булмаганлыктан, алар өйләре янына бер чишмә казып чыгаралар. Бучишмәне Газизҗамал әби үзе казыткан һәм чишмәне гомере өзелгәнче үзе чистартып, карап торган. Аннан соң аның Мөхәлисә, оныгы Шарифуллин Әлфир әбинең эшен дәвам иткәннәр.

Хәзерге көндә дә чишмә сакланып калган.

Бу чишмәдән башлап өскә таба, урманга кадәр 18 чишмә бар. Бу чишмәләр Чаллы очына керәләр. Бу 18 чишмәнең беренче чишмә төзүчесе Сәет бабай,  икенчесе Газизҗамал әби. Юкка чыкканнары да күптер. Шушы 18 чишмәнең барлыкка килгән боргаланып агучы инеш төпләрендә ничәмә-ничә еллар су төбендә шомарып, ялтырап торучы ташлар борынгы болгар татарларының тарихын искә төшерә кебек.

" Мәсер әби " чишмәсе

Мәсер әби чишмәсенең дә килеп чыгышы Газизҗамал әби чишмәсенең тарихы белән туры килә. Мәсер әби чишмәне үзе карый, соңгы көннәренә кадәр чистартып тора. Хәзер чишмә үзгәртелеп яңартылды.

Кайсы милләт төсен алсагыз да,

Булсагыз да кайсы як, илдә,

  Онытмагыз таныш туфрак барын,

 Онытмагыз гүзәл телнең барын –

  Җанга җылы туган Җирнең барын

  Иксез – чиксез сәйярә – Җирдә!

Кулланылган әдәбият:

  1. Мамадышым – язмышым. Р. Газизов 2005г.
  2. Авылдашлар, сугыш һәм тыл ветераннары сөйләвеннән:

- Мөхәммәдиева Зәйтүнә апа истәлекләре

 - Билалова Рәсүлә апа истәлекләре

         - Шәяхмәтова Гөлзәрифә әби истәлекләре                                                                                                                                 -Хаҗиева Мәлиха истәлекләре

Мөбәрәкшина Газизәбикә истәлекләре        

- Хөснетдинов Хаммат истәлекләре

- Сәгыйтов Хатыйп  истәлекләре

   3. Мамадыш – яңарышта И. Әхмәтҗанов 1989г.

   4. “ Иске Комазан мәктәбенең 70 еллыгына багышлана”

        Р.Гобәй 6 август 2005г.

   5. “ Авылым мәктәбенә” В. Галиев 2005г.

   6. “ Авылым аның кешеләре һәм эшләре” А.З.Зиннурова  

        язмаларыннан.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

Җәмәки авылы тарихы.

История села Емикеево...

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...