Урок тат.литературы в 9 классе "Батырлыкта-матурлык"
методическая разработка (9 класс) по теме

Минахметова Гульнур Нуховна

Урок тат.литературы в 9 классе "Батырлыкта-матурлык" для татарской группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9kl_batyrlykta-maturlyk_tat.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Батырлыкта – матурлык.

Максат: Батырлык төшенчәсен аңлап, әсәрләрдән өзекләр, тормыштан мисаллар белән дәлилли белүләренә ирешү, газета – журналлардан, төрле китаплардан мәгълүмат табарга, эзләнергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көче, миһербанлык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы:  дәрес-проект (проект яклау)

Метод: укытучы сүзе, акыл штурмы, төркемнәрдә эш, җыр тыңлау, җырлау 

Җиһазлау: тактада Ф.Яруллин, М.Җәлил, Н.Островский, А.Алиш портретлары һәм аларның әсәрләреннән алынган батырлык турында өзекләр; йөрәк рәсеме, слайдлар, ДVД-плеер, дискалар,фломастер, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы

1.Оештыру

- Исәнмесез, укучылар,

  Хәерле көннәр сезгә!

- Исәнмесез, укытучы апа. Хәерле көн сезгә дә.

- Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

- Укучылар , әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүген дәресебезнең темасын шигырь юлларын тыңлап үткәннән соң белерсез. ( слайд)

“Батыр үлә үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.”

- дип язган бөек шагыйрь Муса Җәлил.

Җәлил күтәргән теманы дәвам итеп без бүген батырлык турында сөйләшербез. Безнең арада да батырлык кылучылар, үз иле, халкы өчен җанын да бирергә әзер булучылар күбрәк булсын өчен сезне шушы темага сөйләшергә чакырам.

2. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

- Батыр, батырлык сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Кемнәрне батырлар дип атап була? (укучыларның җавапларын тыңлау )

- Ә менә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә батыр сүзенең мәгънәсе болай диеп бирелгән: (слайд)

Батыр – курыкмаучанлык, кыюлык, көчлелек, уңганлык сыйфатлары белән танылган шәхес.

- Әйе, укучылар,сезнең фикерләрегез белән мондагы фикерләр туры килә.

- Сезнең белән үткән дәрестә нинди әсәр белән таныштык?

- Тылдагы халык дошманга каршы ничек көрәшә? Нинди батырлык үрнәкләре белән таныштыгыз? Әсәрдәге мисаллар белән исбатлагыз.

(Укучылар әсәрдән табып укыйлар)

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, тыныч көннәрдә дә батырлык эшләп буламы? (укучыларның җаваплары)

- Әйе, балалар. Батырлык төшенчәсе бик тирән мәгънәле икән. Сугышта да, тыныч көннәрдә дә үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр бик күп. Моның шулай икәнлеген сез бүгенге дәрестә үзегезнең проектларыгыз белән исбатларсыз.

3. Төп өлеш.

Бүгенге дәресебезнең планы: (слайд)  

1. Минем яраткан әсәремдә батырлык.

2. Әдәбиятта тыныч тормыштагы батырлык үрнәге.

3. Газета – журналлардан батырлык турында мәгълүматлар  эзләү.

Беренче тема буенча Гүзәл белән Фирүз әзерләделәр.

- Без М.Җәлилнең шигырьләрен укырга яратабыз. Аның шигырьләрендә күтәрелгән темалар - Ватан, халык алдында җаваплылык хисе, көрәш рухы, дошманны җиңүгә ышаныч – чын мәгънәсендә шагыйрьнең зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтәләр. Аның тормышы да, иҗаты да батырлыкка тиң.

Проектабызны “Муса Җәлил – каһарман язучы” дип атадык (слайдлар ярдәмендә сөйлиләр).

Укытучы: М. Җәлил белән бергә тоткынлыкта шушы районның Көек авылыннан язучы А.Алиш та була. Аны Мусаның “уң кулы” дип тә йөртәләр. Сезнең аның музеенда булганыгыз бар. Бер үк төрле хисләр белән яну, туган ил, газиз якыннар турында уйлау, әлбәттә патриотизм алар шигъриятен якынлаштырган.

(М. Җәлилнең “Җырларым” җырын тыңлау.)

Укытучы: Батырлыкны сугыш вакытында гына түгел, тыныч тормышта да эшләп була. Моны безгә Василий һәм Динар үзләренең проекты белән исбатлап күрсәтерләр.

Укучылар: Проектабызны язучы Ф.Яруллинга багышладык. Чөнки татар әдәияты үзенең тормышы һәм иҗаты белән корыч ихтыярның үрнәге булган Ф.Яруллин белән горурлана(слайдлар ярдәмендә сөйлиләр).

   Укытучы: Ф.Яруллинга багышлап 90 нчы мәктәп – гимназия укытучылары “Хөрмәтле Ф.Яруллинга” шигырен язалар. Сезгә шигырьдән өзек укыйм.

Чишмә кебек Синең иҗат юлың,

Диңгез кадәр Синдә сабырлык.

Үзеңнән соң үлмәс исемең калса,

Шул түгелме иң зур батырлык?

Олы җанлы, матур, батыр булып,

Йөрәгенә кердең һәркемнең.

Сокландыргыч изге исемең белән

Горурлыгы булдың халкымның.

Ф.Яруллин укытучыларга үзенең рәхмәтен белдереп, аларга багышлап җыр яза. (“Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын бергә җырлау)

Укытучы: Шундый батыр йөрәкле булу өчен үзеңдә ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәк. Ә ничек тәрбияләп була?

(укучыларның җавапларын тыңлау)

Дөрес балалар. Беренче тапкыр галәм киңлекләренә чыккан Ю.Гагарин болай дигән: (слайд)

- Ихтыяр көченме? Сиңа нидер эшләргә кирәк, ә син теләмисең. Ул яхшы эшкә үзеңне мәҗбүр ит. Ихтыяр көче үз – үзең белән идарә итә белү, кыланышларыңны контрольдә тоту һәм теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле булу дигән сүз бит ул. (Ю.Гагарин “Есть пламя”)

Укучылар, бәлки безнең тирә-ягыбызда да бардыр ул физик газапларны җиңеп, һәр туган таңга сөенеп иҗат итүчеләр, яки инвалид булып та спортта, хезмәттә җиңү яклаучылар. Бу турыда безгә Илфат сөйләр. (слайд)

Илфат: Мин шушы районның Өчкүл авылында яшәүче В.А.Петряев турында сөйлим. Аның тормышы да батырлыкка тиң.

Укытучы: Укучылар, батырлыкның яше бар микән? Бәлки сезнең арагызда да кыюлык күрсәтүчеләр  бардыр? (Илфат үзе белән булган хәлне сөйли).

Татар халкының батырлык турында бик күп мәкальләре бар. Сез аларны беләсез микән? Дәвам итегез.

Батырлыкта - ... (матурлык).

Батырга - ... (үлем юк).

Батыр - ... (яуда беленер)

Батыр үлсә дә, - ... (даны үлми)

4. Йомгаклау.

Укытучы: Сөйләгәннәрдән чыгып, балалар, әйтегез инде, нәрсә соң ул батырлык? Батырлык дигән сүз үз эченә нинди сыйфатларны сыйдыра?

Дәвам итегез

Батыр кеше ... (акыл штурмы)

(Тактадагы йөрәк рәсеменә үзе уйлаган сүзне язып беркетә).

- Фирүз безгә “Сабантуй” газетасыннан тапкан Галия Гайнетдинованың  “Кеше булыйм  дисәң” шигырен укыр.

 Кыл яхшылык кешеләргә -

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны,

Кулың суз да коткар сагыш-

Моңга таручыны.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

5.Нәтиҗә.

- Укучылар, нинди нәтиҗәгә килдек?

- Батырлык кешелек белән янәшә атлый. Ул яшәгән, яши, яшәр. Көчле рухлы, нык ихтыярлы, кешеләргә карата кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә.

6. Билгеләр кую.

- Укучылар, минемчә, без алга куелган максатыбызга ирештек. Куелган сорауларга тулысынча җавап бирә алдык, тема тулысынча ачылды. Һәр укучы дәрестә актив катнашты, белемнәрегезне дәлилләп күрсәтә белдегез. Әдәпле булыгыз!

7. Өй эше.

“Батырлыкта – матурлык”  темасына сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок по литературе и истории "Общая характеристика истории и литературы 20-го века"

План - конспект интегрированного урока по литературе и истории в 11 классе...

урок по литературе для 11 класса "Связь зарубежной литературы с русской"

Цель: доказать, что русская литература является частью мирового процесса развития искусства.Задачи:1) рассмотреть произведение "Превращение" с точки зрения жанра, художественных особенностей2) сравнит...

Цикл конспектов уроков по литературе для 11 классов. Литература конца XIX - начала XX века.

Конспекты уроков созданы мною в свободной форме. Представляет собой ход урока, слова учителя и т. д.Буду рада, если подготовленные материалы кому-то помогут! Урок №1. Литературный процесс рубежа ...

План-конспект урока по литературе в 9 классе по теме "Древнерусская литература и литература XVIII века"

План-конспект итогового урока по литературе в 9 классе по теме "Древнерусская литература и литература XVIII века" в форме литературной игры...

Открытый урок по литературе . Образ "странного" героя в творчестве В.М.Шукшина. Рассказ "Критики"( Подготовка к ВПР на уроке литературы, работа с текстом)

Урок направлен на развитие навыков анализа текста, монологической и диалогической  речи, читательской грамотности учащихся. Задания связаны с материалами ВПР по русскому языку в 6 классе (2 часть...