Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."
методическая разработка (9 класс) по теме

Минахметова Гульнур Нуховна

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_klass_urman_bay_ul.docx19.62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

“Болгар санатория интернат – мәктәбе”

дәүләт исәнләндерү гомуми белем бирү учреждениесе

“Урман бай ул...”

(9 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен татар әдәбияты дәресе)

                                           

                                       

                                                    

 

                                                 Төзеде:

                                      1 нче  категорияле татар теле һәм әдәбияты                                                                

                                                 укытучысы Минәхмәтова Г.Н.

2011 ел

Максат: 

               1) укучыларның сүзлек запасын баету;

               2) тәрҗемә итү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

               3) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату.

Методлар: энергизатор, акыл штурмы, кооператив белем бирү, сүзлек һәм китап белән эш.

 Җиһазлау: слайдлар, аудиокассета, дәреслек, ватман, маркерлар.

Дәрес барышы

1.Оештыру

- Хәерле көн укучылар!

- Хәерле көн укытучы апа!

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы. Утырыгыз.

- Хәзер нинди дәрес?

- Татар әдәбияты дәресе.

- Ничәнче кабинетта?

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның нинди көне?

- Бүген сыйныфта кем дежур укучы?

II. Энергизатор «Иртәнге комплимент”

III. Белемнәрне актуальләштерү.

- Нинди зур теманы өйрәнәбез?

- Кеше һәм мохит. (1 слайд)

- Тема буенча дәресләрдә нәрсә турында укыйбыз?

- Табигать турында.

- Ә табигать нәрсә ул?

- Урманнар, елгалар, чишмәләр, хайваннар, кошлар, чәчәкләр, кояш, болыт,су һ.б.

- Әйе, балалар. Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә нәрсә бирә?

- Азык, кием, торыр урын бирә; сәламәтлегебезне ныгыта, шифалы үләннәр, җиләк – җимешләр белән дәвалый, тормышыбызны бизи.

- Табигатькә ике төрле караш бар дип укыдык. Ниндиләр?

- Табигатьне буйсындырырга, аннан теләгәнчә файдаланырга; табигатьне сакларга, аңа тимәскә. (2 слайд)

- Ә сезнең белән нинди нәтиҗә ясадык?

-  Табигатьне сакларга, аннан рациональ  файдаланырга кирәк. (3 слайд)

- Табигать бит әле ул байлык кына түгел, матурлык, гүзәллек дөньясы да. Безнең яктагы урманнарда нинди агачлар үсә?

- Имән, чыршы, нарат, каен, усак, юкә, өрәңге.

- Елның төрле фасылларына карап, урманнарны нинди төрләргә бүлергә мөмкин?

- Кышкы, язгы, җәйге, көзге. (4,5,6,7 слайдлар)

- Катя, Танядан сора әле, аңа нинди урман ошый? (берничә бала бер - берсеннән сорый)

- Таня, сиңа нинди урман ошый?

- Кышкы.

- Ни өчен?

- Бөтен җир ап-ак. Урманда тып-тын. Куян, төлке эзләре генә күренә. Ә сиңа нинди урман ошый?

- Җәйге. Чөнки урманда рәхәт. Кошлар сайрый. Җиләкләр пешә. Матур күбәләкләр оча.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы: Урманнар турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Дәреслекләрегезнең 182 нче битен ачыгыз.  “Урман бай ул...” текстын укырбыз. Укыганнан соң сезгә җөмләне дәвам итәргә кирәк, урман нәрсәгә бай икән ул?

1. Яңа сүзләр белән танышу. (8 слайд)

мичкә - бочка

тигез – равномерно

кабартма – лепешка

кыштыр – кыштыр – здесь:с тихим шепотом

тупланган – накоплен

[къ], [гъ] авазлары кергән сүзләрне табып укыгыз.

( сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу)

2. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез: (9 слайд)

  Һәр почмак, ел вакыты, көн вакыты, һава хәле, коелган өрәңге яфраклары, тигез түшәлә, имән мичкә, тозланган ак гөмбә исе, чыршылык, юкәлек.

3. Текстны игътибар белән тыңлагыз, сүз нәрсә турында бара? (Текстны укытучы укый, җаваплары тыңлана).

4. Чылбыр аша уку, тәрҗемә итү.

      5. Димәк, текстта урман нәрсәгә бай? (балаларның җаваплары тыңлана)

6. Сорауларга җавап бирегез. (10 слайд)

1) Урманның һәр помагында нәрсә бар?

2) Бу исләр нәрсәгә карап, үзгәреп тора?

3) Урманда нинди исләр тупланган?

4) Көз көне борынга нинди ис бәрелә?

5) Җәй көне чыршылыкта нинди ис килә?

6) Юкәлектә нинди ис килә?  

V.  Ял итү.

Уен-энергизатор “Ел фасыллары”.

   Ә хәзер 4 төркемгә бүленәбез ( кыш, яз, җәй, көз). Мин “кыш” дигәч – кышлар, “яз” дигәч – язлар, “җәй” дигәч - җәйләр, “көз” дигәч – көзләр урыннарын алмаштыралар. Икесен әйтсәм, икесе дә алышалар. Ә “ел фасыллары” дигәч, бөтенебез дә бергә урыннарны алыштырабыз.

   - Күзләрегезне йомыгыз, күз алдына китерегез, сез җәйге урманда.(Матур көй уйный, текст яңгырый).

   Җәйге урман. Кояшлы матур көн. Тирә - юнь чәчәкләргә күмелгән. Бал кортлары безелди... Пешкән кып – кызыл җир җиләге исе килә. Син зәңгәр күккә карап ятасың.

Син бәхетле.

- Ә бу урманда нинди ис килә?

- Җир җиләге исе килә.

VI.  Аудирование. Ткстны игътибар белән тыңлагыз. Урманны нәрсәдән сакларга кирәк? (аудиокассета)

   Республикабыз урманнарга бай. Анда ылыслы агачлар да, яфраклы агачлар да үсә. Нинди генә үсемлекләр юк безнең урманнарда! Урманнар – безнең байлыгыбыз. Аларны янгыннан сакларга кирәк. (Сорауга җавап бирәләр)

Укытучы:

- Урман йөз ел үсә. Янгын чыкса, ул берничә көндә янып бетә. Димәк, табигатьне кемнәр сакларга тиеш?

- Без, барлык кешеләр, экологлар. Казан дәүләт университетының экология факультетында махсус экологлар әзерләнә. “ Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш” дигән халык әйтеменә ничек карыйсыз? Килешәсезме? Агач утыртканыгыз бармы? (11 слайд)

 ( балаларның җаваплары тыңланыла)

Укытучы:

- Хәзер, укучылар, каен, имән, нарат агачларын әйтеп 3 төркемгә бүленәбез.

Төркемнәрдә эш.

   Төркемнәрнең кооператив укыту өчен оештырылуы әйтелә. Уен кагыйдәләре искә төшерелә.Төркемнәргә гомуми сорау бирелә:

- Әйдәгез, урман моңаймасын өчен, урманга баручы кешеләргә үзебезнең киңәшләребезне бирик. Сезгә күмәкләшеп листовка чыгарырга кирәк. Кешеләр бу листовкаларны укып, табигатьне сакларга омтылсыннар. (Маркер, ватман кебек кирәкле материаллар өләшенә, тиешле вакыт билгеләнә).

   Бирелгән вакыт беткәч, һәр төркемнән 1 докладчы үз эшен яклый.

Укытучы:  Ә бу малайга нинди киңәш бирер идегез? (13 слайд)

- Агачларны сындырырга ярамый.

.

  IV. Йомгаклау.

Укытучы: Табигатьне саклау өчен нәрсәләр эшли алабыз?

- Урманнарны сакларга, агачлар утыртырга, елгаларны,чишмәләрне карарга тиешбез.  

   Акыл штурмы:

  - Урман бай ул... җөмләсен дәвам итегез. (Һәр укучы үз фикерен әйтә)

  Укытучы: Без урманнарны сакларга тиеш. Аны саклауда барлык кеше катнашырга тиеш.

V. Өй эше. “Урманнарны саклыйк” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.

Белемнәрне бәяләү, билгеләр кую, саубуллашу.

                     

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по литературе в 9 классе по теме "Древнерусская литература и литература XVIII века"

План-конспект итогового урока по литературе в 9 классе по теме "Древнерусская литература и литература XVIII века" в форме литературной игры...

Открытый урок по литературе . Образ "странного" героя в творчестве В.М.Шукшина. Рассказ "Критики"( Подготовка к ВПР на уроке литературы, работа с текстом)

Урок направлен на развитие навыков анализа текста, монологической и диалогической  речи, читательской грамотности учащихся. Задания связаны с материалами ВПР по русскому языку в 6 классе (2 часть...

Технологическая карта урока по литературе в 10 классе на тему «Отцы и дети» в романе «Отцы и дети» И.С. Тургенева. Предмет: литература Класс: 10 Используемый учебно-методический комплекс: ЛИТЕРАТУРА 10 класс Учебник для общеобразовательных учреждений Баз

Технологическая карта урока по литературе в 10 классе на тему «Отцы и дети» в романе «Отцы и дети» И.С. Тургенева. Предмет: литератураКласс: 10Используемый учебно-методиче...

8 февраля 2022 года. Интегрированный открытый урок по литературе и химии «Два великих имени: Д.И. Менделеев и А. А. Блок». Отделение "Автозаводская" ГБПОУ МТК. Провела открытый урок преподаватель русского языка и литературы Моисеева Т.А.

8 февраля 1834 года родился великий русский ученый Д. И. Менделеев. Казалось бы, этот урок  должен был быть посвящен ему и его научной деятельности, но у нас необычное занятие, из которого ...

8 февраля 2024 года. Интегрированный открытый урок по литературе и химии «Две судьбы: Д.И. Менделеев и А. А. Блок». Отделение "Автозаводская" ГБПОУ МТК. Провела открытый урок преподаватель русского языка и литературы Моисеева Т.А.

Ежегодно в Московском технологическом колледже учащимся рассказывают интересную историю о двух великих людях начала 20 века: Д.И. Менделееве и А.А. Блоке, о том, что пересеклись их пути, что их связыв...