Флера Гыйззәтуллина иҗатына күзәтү
статья (11 класс) на тему

Хайруллина Рамзия Лотфулловна

Флера Гыйззәтуллина

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Азнакай муниципаль районыЧалпы авылы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе « Чалпы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Доклад:

“Флера Гыйззәтуллина-Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаеклы шагыйрә”

Язды:Хәйруллина Рәмзия Лотфулла кызы-Азнакай районы Чалпы урта мәктәбенең  1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Азнакай. Чалпы.2013 нче ел.

1

2012 нче елда Флера Гыйззәтуллина иҗаты Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителеп тә,ул  бирелмәде.Күп санлы укучыларда бу исә ризасызлык тудырды.

2005 нче елның 18 нче октябрендә Азнакай районының үзәк китапханәсендә шагыйрә белән очрашу уздырылган иде.Бу очрашуда шагыйрә иҗатына зур  бәя бирелеп, Г.Тукай премиясенә түкъдим итеп ,миңа да чыгыш ясарга туры килде. “Ватаным Татарстан”газетасының  2011 нче ел,28 нче октябрь(№213-214)санында Ф.Гыйззәтуллинаның “Туган ягымның мөнәсәбәте чарасыз калдырды”исемле мәкаләсе  мине бик дулкынландырды.Элек тә шагыйрә белән якыннан таныш булу хисе чыгышымны, яңартып, матбугатка  бирергә этәрде.Чыгышым түбәндәге эчтәлектән гыйбарәт.

Кадерле Флера апа!Сезгә ерак араларны якын итеп,туган якка кайтып,шушы иҗади очрашуда катнашуыгыз өчен рәхмәт хисләрен җиткерәсебез килә.Сез безнең Чалпы авылы Мәдәният йортында,шагыйрь Илдус Гыйләҗев колхоз рәисе булып эшләгән вакытта , авыл халкы һәм мәктәп укучылары белән дустанә очрашып,моннан нәкъ 22 ел үз шигырьләрегезне укыган идегез.Сезнең туган як,аналарга булган мәхәббәт,эчкерсез сөю турындагы шигырьләрегезне укыганыгызны зал яратып тыңлаган иде.Бүген укыган шигырьләрегездә каләмегезнең тагын да шомара төшкәнлеге күренә. Иҗатыгызда ил һәм халык язмышы,бигрәк тә сугыш чорының авылда да,шәһәрдә дә булган авырлыкларын үз җилкәгездә татуны көчле лиризм белән сугаруыгызны бәяләп үтәсе килә.”Уф алла арбасы тарта кыз бала” шигырендә шахталарда эшләп,үзегезгә үзегез юл яруыгыз,югалып калмавыгыз безне сокландыра.” Азнакайга таба  әйләнә җир”әсәрендә Сез туган якны үз итүегезне дәлилләп,якташыбыз буларак,безнең белән бик теләп очрашу хисләрегезне бик тирән эмоциональлек белән  чагылдырасыз.Бу ике шигъри әсәрне мин, Флера Гыйззәтуллина дигән олуг шагыйрәбез булуына сөенеп,сезнең иҗатыгызның иң югары ноктасы- кульминациясе дип атар идем.Сезнең иҗатыгыз татар хатын-кызларының шахталарда эшләп тә,тегү тегеп тә,гаиләсендә балаларына наз биреп тә,иренә ,дусларына,туганнарына таяныч та булып яши алуына сөенү хисләре уята.Без,Азнакай районы халкы,сезнең иҗатыгыз,һичшиксез,Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе кебек зур бүләккә лаек дип уйлыйбыз.”Чишмә юлы”(1974),”Сәлам хаты”(1981)”, “Акчарлагым-асыл кошым”(1983),”Сер ачкычым-сердәштә”(1990),”Йөрәгемдә шаулый карурман”(2001)кебек шигырь җыентыклары булган,”Сабантуй”газетасында(№72,1.09,2001)балалар өчен язылган”Бушлай ал”,”кебек шигырьләре,”Маяк”(№105,4.09-2001)санында

2

 дөнья күргән әсәрләре дә-Флера Гыйззәтуллинаның бик күп укылган шагыйрә булуының дәлиле.Бүген сез язган китапларның,язмаларның да  саны бихисап.Без Сезнең иҗатыгыз белән горурланабыз.Ятимлектә үткән балачак һәм шахталарда кул хезмәте авырлыкларын җиңеп,шушы иҗади биеклеккә ирешүегез безгә,очрашу кичәсенә килгән яшь каләмчеләргә, үрнәк булып тора.Алар да сезнең биеклеккә күтәрелсеннәр иде дигән теләктә калабыз.Ирексездән,якташларыбыз иҗаты белән горурлану хисләре шигъри юллар булып күңелгә килә.

-Сез кайдан?-дип сорасагыз,

-Без Азнакай ягыннан!

Чатыртаулы Азнакайның

Безгә даны салынган!

-Сез кайдан?-дип сорасагыз,

-Без Азнакай ягыннан!

Нурлы,Марсель,Флералы

Шигъри офык ягыннан!

“Чатыртау ятимәсе мин,хатирә хәкимәсе”,-дип ачыргаланып язган якташыбыз Флера Гыйззәтуллина иҗатына исән чагында тиешле бәяне бирик дигән теләктә калам.”Бүгенге көндә алтмыш табаклап поэзиям бар.Шул ук исәптә утыздан артык поэма,баллада,бәетләр,эссе-хикәяләр төрле матбугат битләрендә,китапларда дөнья күрде”.-дип санап киткән әсәрләренең саны артканнан-арта бара.Хөрмәтле Флера ханым!Иҗат чишмәгез саекмасын иде,сезгә тагын да зуррак иҗади уңышлар теләп каласы килә.

Якташлар исеменнән Рәмзия Хәйруллина Лотфулла кызы-Азнакай районы Чалпы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

6.02.2013 нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме

Урок башкирского языка в русской школе по теме "Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме" в 11 классе....

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...

Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"

Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"...