Тел - күңел көзгесе
материал (7 класс) на тему

Султанова Гузель Марсовна

КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel.docx22.45 КБ

Предварительный просмотр:

Тел - күңел көзгесе

Максат: Туган тел , Туган ил турында  күзаллауларын үстерү; сөйләм телләрен , фикерләү  сәләтләрен камилләштерү;  укучыларда туган телебезгә, Туган илгә , үз халкыңа мәхәббәт, хөрмәт , горурлык хисләре уяту.

Материал һәм җиһазлау:

      Укытучы. Хәерле көн, кадерле дуслар. Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган КВНга җыелдык.Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Безнең татар телебез табышмакларга, мәкаль - әйтемнәргә бик бай. Бүген без туган ягыбыз, туган телебез турында белгәннәребез буенча ярышырбыз. Командалар әзерме? Я, алайса башладык!

  1. Командалар белән танышу, сәламләү.

Әлеге бәйгедә һәр команда исеме, девизы белән таныштырырга тиеш булачак.

2. Безнең татар телебезнең  байлыгы – мәкальләр. Хәзер шуларның кайберләре белән танышып үтәрбез. Әлеге бәйгедә сез сул баганада бирелгән мәкальләрнең ахырын уң баганадан табарга тиеш булачаксыз.

  1. Яхшы сүз – җанга рәхәт,
  2. Аз сөйләсәң,
  3. Әдәп башы –
  4. Иң татлы тел – туган тел,
  5. Туган телне кадерләгән
  6. Теле барлар халык булган
  7. Телләр белгән –
  8. Сөйдергән дә тел,
  9. Берәүнең кулы эшли,
  10.  Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел,

А. биздергән дә тел

Ә. яман сүз – җанга җәрәхәт

Б. илләр белгән

В. анам сөйләп торган тел

Г. тел

Д. иң ачы нәрсә дә тел

Е. күп ишетерсең

Ё. икенченең теле эшли

Ж. теле юклар балык булган

Җ. халык кадерле булыр

Җаваплар:

1

ә

2

е

3

г

4

в

5

җ

6

ж

7

б

8

а

9

ё

10

д

3. Алдагы бәйгегә күчәбез. Бу бәйгедә без сезнең татар алфавитын ни дәрәҗәдә белүегезне дә күрә алачакбыз.  Сезнең алдыгызда  саннар язылган таблица. Һәрбер сан алфавиттагы хәрефкә туры килә. Һәрбер сан астында нинди хәреф яшерелгәнен белә алсагыз, мәкаль килеп чыга.

24   7  15  7  18                     3  7  15  2  17             2  13  24  14  2  17  17  7          

14  25  15  35  18            3  7  15  2  17       37  32  15  2  21          14   26  22  23  2  24  

Җавап:   Телең  белән  әйткәнне  кулың  белән  эшләп  күрсәт

4.Туган телебез турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Шулар арасында иң танылганы, әлбәттә, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре. Сезгә әлеге шигырь тәкъдим ителә. Әмма анда кайбер сүзләр төшеп калган. Сезнең бурыч- шул сүзләрне язу.

И туган тел, и ………………… тел,
…………………………………….. теле!
……………………  күп нәрсә белдем
Син ……………………… тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
әнкәм ………………….. көйләгән,
Аннары ………………….. буе
әбкәм хикәят сөйләгән.
И …………………………….! Һәрвакытта
Ярдәмең белән синең
……………………………. аңлашылган
Шатлыгым, …………………. минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кылган ………………………..:
Ярлыкагыл, дип, үзем Һәм
әткәм-әнкәмне, Ходам!

5.Ә хәзер, әйдәгез, башваткычлар чишеп алыйк.

Без ничәү?

Әтием бар, әнием бар, ике апам.

Әниемнең әнисен дә бик яратам.

Ә без, аның оныклары, өчәү инде.

Шулай булгач, без барыбыз ничәү инде? (6 кеше)

Ничә чыпчык булган?

“Хәерле көн, ун чыпчык!”-

Дигән икән бер чыпчык,

Тегеләре көлгәннәр, чырык-чырык килгәннәр:

-Безне өчкә тапкырлап, кушсаң гына үзеңне,

Ун булабыз дигәннәр. (3 чыпчык)

Көлүен көлгәннәр

Борын заманда булган, диләр,  ике кеше,

Һәркайсының булган, диләр, ике теше.

Җиде бабай көлә икән:

-И мескеннәр! Өч тешебез артык безнең сезнекеннән!

Шуңа күрәбезнең әле көчебез бар.

  1. Ә ничәшәр тешебез бар? (1)

6.Соңгы бәйгегә күчәбез. Сез тиз арада мин биргән сорауларга җавап бирергә тиеш булачаксыз.

Татарстанның башкаласы.

                    Татар телендә ничә сузык аваз бар?

               Бер атнада ничә көн?

 “Шүрәле” әкиятенең авторы?

 Ничә сан төркемчәсе бар?

 Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме.

 Татарстан дәүләт гербындагы җәнлек.

 Татар телендә ничә тартык аваз бар?

 Кышның соңгы ае.

 Ничә зат алмашлыгы бар?

 Елның  тугызынчы ае.

               Татар телендә ничә килеш бар?

                Бер гасырда ничә ел?

 Йомгак ясау. Очколарны санау, җиңүче команданы билгеләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фронтальное занятие"Тел-күңел көзгесе"

Это итоговое логопедическое занятие с участием родителей. Все речевые материалы подобраны по теме  " Мой родной татарский язык"....

Аклы татар сөлгесе-керсез җанның көзгесе.

Бу  кичәбез халкыбызның күңел җәүһәрләре – сөлге-тастымаллар турында.Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия .Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә,аны баета.Күпь...

Тел - рухи дөнья көзгесе

Внеклассное мероприятие...

Тел - күңел көзгесе

Тел турында шигырьләр...

“Җирлегебез көзгесе”

Җирлегебезнең күренекле кешеләренә багышланганәдәби – музыкаль кичә....

Тел-күңел көзгесе

Укучыларның туган тел турында  күзаллауларын, иҗади фикер йөртү сәләтен,  эстетик зәвыгын, фантазияләрен үстерү; туган телебезгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү, Халыкара туган тел көне т...

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...