Ответы на билеты по татарскому языку по учебнику Р.З.Хайдаровой.
методическая разработка (9 класс) по теме

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән имтихан билетларына җаваплар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 нче билет

Биремнәр

Җаваплар

1.Әйтик, сезнең шәхси китапханәгез бар. Сораулар ярдәмендә китапханәгез турында сөйләгез.

  1. Шәхси китапханәгә синең карашың нинди? Шәхси китапханәгез бармы?
  2. Китапханәгездә  нинди китаплар бар?

3) Укыган китаплар турында сез кемнәр белән сөйләшәсез?

4) Интернет-китапханә белән сез дусмы?

1. Допустим, у вас есть личная библиотека. Пользуясь вопросами, расскажите о своей библиотеке. 

Шәхси китапханәң булса, яхшы. Минем шәхси китапханәм бар. Китапханәмдә маҗаралы китаплар, сугыш турында китаплар, әкиятләр, шигырь китаплары бар. Укыган китапларым турында мин дусларым белән сөйләшәм. Мин интернет-китапханә белән дә дус. Анда китапханәдә булмаган китапларны табарга мөмкин.

  1. Тәрҗемә  ит.

Библиотека закрыта, библиотека открыта, можно записаться, находится далеко, приключенческие книги, книги о войне; писатель пишет рассказы, повести, романы; поэт сочиняет стихотворения, поэмы.

2. Переведи.

Библиотека закрыта – китапханә ябык, библиотека открыта - китапханә ачык, можно записаться – язылырга мөмкин, находится далеко – ерак урнашкан, приключенческие книги – маҗаралы китаплар, книги о войне – сугыш турынла китаплар; писатель пишет рассказы, повести, романы – язучы хикәяләр, повестьлар, романнар  яза; поэт сочиняет стихотворения, поэмы – шагыйрь шигырьләр, поэмалар иҗат итә.

  1. Җөмләгә тыныш билгесен куегыз, җөмлә кисәкләрен билгеләгез. Мәкальнең эчтәлеген аңлатыгыз, русча эквивалентын әйтегез.

Китап белем чишмәсе.

3.Поставьте знаки препинания в предложении, подчеркните члены предложения. Объясните смысел пословицы, найдите русский эквивалент.

      Китап -  белем чишмәсе. (Книга – источник знаний).

Китап укып, без белем алабыз һәм белемле кеше булабыз. Чишмәдән башка су булмаган кебек, китаптан башка белем була алмый.                      

                               

  1. Шигырьне сәнгатьле укыгыз. Исемнәрнең тартым кушымчаларын билгеләгез.

Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән

Беркайчан да тотма син.

X. Шабанов

4. Прочитайте выразительно стихотворение. Определите окончания принадлежности существительных.

Киңәшчең,  дустың, ярдәмчең - 2 зат, берлек сан;  почмакларын,   битләрен – 3 зат,   берлек сан. 

  1. Сообщите другу о том, что:
  1. вы сегодня идете в библиотеку;
  2. вам нужна книга об истории Казани для написания реферата;
  3. вы любите читать книги об истории.

5.

- Дустым, мин бүген китапханәгә барам.

-  Дустым, миңа реферат язу өчен Казан тарихы турында китап кирәк.

-  Дустым, мин тарих турында китаплар укырга яратам.



Предварительный просмотр:

2 нче билет

Биремнәр

Җаваплар

  1. Тәрҗемә итегез.

Старательно учиться, своевременно выполнять, решать задачу, быть внимательным, ленивый, старательный, забывчивый, любимые предметы, некоторые предметы, списывать у соседа, сила воли.

1.  Переведите.

Старательно учиться - тырышып укырга, своевременно выполнять – үз вакытында үтәргә, решать задачу – мәсьәлә чишәргә, быть внимательным - игътибарлы булырга, ленивый - ялкау, старательный - тырыш, забывчивый - онытучан, любимые предметы – яраткан фәннәр, некоторые предметы – кайбер фәннәр, списывать у соседа – күршеңнән күчереп язу, сила воли – ихтыяр көче.

  1. Сез бүгенге көндә нинди китаплар, газета-журналлар укуны кирәк, ә кайсылары гомерне әрәм итү генә дип саныйсыз? Фикерләрегезне языгыз.(10-12 фраза)

2. Как вы считаете, какие книги,  газеты-журналы сегодня нужно читать, а чтение каких пустая трата времени? Напишите свои мысли. (10-12 фраз)

Бүгенге көндә кирәкле китапларны, газета-журналларны уку кирәк. Ә сары газета- журналларны уку  - гомерне әрәм итү. Аларда  файдалы,  дөрес мәгълумат булмый. Без газета-журналлар укып яңалыкны беләбез. Анда төрле кызыклы  рубрикалар, конкурслар була. Газета-журналлар халык тарихы, гореф-гадәтләре белән дә таныштыралар.  

Китаплар кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Үткән тарихны без тарихи китаплар, классик әсәрләр аша беләбез. Тарихны белмәсәң, гореф-гадәтләребезне дә аңламыйсың.  Бүгенге язучыларны да белергә кирәк. Популяр әсәрләрне укыйсы килә. Эстетик кыйммәте һәм тәрбияви әһәмияте булмаган китапларны уку кирәк түгел.

  1. Диалогка төшеп калган репликаларны өстәгез.

_  ...

  1. Әйе, минем өйдә китапханә бар.
  2. ...
  3. Минем маҗаралы китапларым күп.
  4. ...
  5. Безнең өйдә әти дә, әни дә, мин дә китап укырга яратабыз.
  6. ...
  7. Мин быел 4 китап укыдым.
  8. ...
  9. Әлбәттә, мин еш кына шәһәр китапханәсенә йөрим.

3. Добавьте в диалог пропущенные реплики.

-   Синең өйдә китапханә бармы?

  1. Әйе, минем өйдә китапханә бар.
  2. Синең нинди китапларың бар?
  3. Минем маҗаралы китапларым күп.
  4. Сезнең өйдә кемнәр китап укырга яраталар?
  5. Безнең өйдә әти дә, әни дә, мин дә китап укырга яратабыз.
  6.   Син быел ничә китап укыдың?
  7. Мин быел 4 китап укыдым.
  8. Син шәһәр китапханәсенә йөрисеңме?
  9. Әлбәттә, мин еш кына шәһәр китапханәсенә йөрим.
  1. Спросите у друга:
  1. каким уроком будет английский язык;
  2. в каком кабинете будет проходить урок татарского языка;
  3. сколько уроков будет завтра;
  4. будет ли у вас сегодня урок математики;

4.

-  Дустым, инглиз теле ничәнче дәрес булачак?

-  Дустым, татар теле дәресе  кайсы кабинетта узачак?

-  Дустым, иртәгә ничә дәрес  булачак?

-  Дустым, безнең бүген математика дәресе булачакмы?

5. Яхшы уку өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк? Фикерләрегезне языгыз.(10-12 фраза)

5. Какие правила нужно выполнять, чтобы хорошо учиться? Напишите свои мысли (10-12 фраз).

-   Яхшы уку өчен, дәфтәр, китапларны өйдә онытмаска кирәк.

-   Яхшы уку өчен, дәрес калдырмаска кирәк.

-   Яхшы уку өчен, өй эшләрен көндәлеккә язарга кирәк.

-   Яхшы уку өчен, көн дә дәрес әзерләргә кирәк.

-   Яхшы уку өчен, кагыйдәләрне өйрәнергә кирәк.

-   Яхшы уку өчен, тырышып укырга кирәк.

-   Яхшы уку өчен, дәрестә игътибарлы булырга кирәк.

-   Яхшы уку өчен, кат-кат уйларга кирәк.

-   Яхшы уку өчен, уку әсбапларын саклап тотарга кирәк.

-   Яхшы уку өчен, ашыгып язмаска кирәк.



Предварительный просмотр:

3 нче билет

Биремнәр

Җаваплар

  1. Тәрҗемә итегез.

Искусство, творчество, художник, танцор, певец, зритель, аплодисменты, татарский балет, музыкальное произведение, известный певец, государственная премия, театр оперы и балета, музыкальное искусство, изобразительное искусство.

1.  Переведите.

Искусство - сәнгать, творчество - иҗат, художник - рәссам, танцор - биюче, певец - җырчы, зритель - тамашачы, аплодисменты - алкышлар, татарский балет – татар балеты, музыкальное произведение – музыка әсәре, известный певец – танылган җырчы, государственная премия – дәүләт премиясе, театр оперы и балета – опера һәм балет театры, музыкальное искусство – музыка сәнгате, изобразительное искусство – рәсем сәнгате.

     2. Как скажете о том, что:

  1. автором первого татарского балета «Шурале» является Фарид Яруллин;
  2. автором балета «Су анасы» является Анвар Бакиров;
  3. в Казани проводится фестиваль балета имени Рудольфа Нуриева;
  4. в 1939 году был открыт Татарский театр оперы и балета.

2.

- Беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы – Фәрит Яруллин.

- «Су анасы» балетының авторы – Әнвәр Бакиров.

- Казанда  Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале үткәрелә.

- 1939 нчы елда Татар опера һәм балет театры ачылган.

3. Бирелгән сүзтезмәләрдән сыйфат фигыльләрне аерып, таблицага урнаштырыгыз.

Җырлаучы кыз, бии торган егет, яраткан музыка, кул чабучы апа, сөйләүче шагыйрь, киткән кеше, барачак юл, әйтер сүз, сатылачак билет, карыйсы фильм, эшлисе эш, көлә  торган бала, җырлаячак романс, ятлыйсы шигырь.

Хәзерге заман сыйфат фигыль

Үткән заман сыйфат фигыль

Киләчәк  заман сыйфат фигыль

3. Заполните данную таблицу, выбрав из данных словосочетаний причастия (сыйфат фигыльләр)

Җырлаучы кыз, бии торган егет, яраткан музыка, кул чабучы апа, сөйләүче шагыйрь, киткән кеше, барачак юл, әйтер сүз, сатылачак билет, карыйсы фильм, эшлисе эш, көлә  торган бала, җырлаячак романс, ятлыйсы шигырь.

Хәзерге заман сыйфат фигыль

Үткән заман сыйфат фигыль

Киләчәк  заман сыйфат фигыль

җырлаучы, бии торган, кул чабучы,

сөйләүче, көлә  торган

яраткан, киткән

барачак, әйтер,

сатылачак, карыйсы,

эшлисе, җырлаячак,

ятлыйсы

  1. Спросите у друга:
  1. какую музуку он любит слушать;
  2. какие песни он любит слушать;
  3. какую музыкальную группу он часто слушает;
  4. какую музыку любят его родители.

4.

-  Дустым, син нинди музыка тыңларга яратасың?

-  Дустым,  син нинди җырлар тыңларга яратасың?

-  Дустым,  син нинди музыкаль төркемне еш тыңлыйсың?

-  Дустым,  синең әти-әниең нинди музыканы ярата?

5.Текстның эчтәлеген сөйләгез.

                                  Зилә Сөнгатуллина-бөек шәхес.

Зилә Сөнгатуллина — татар халкының бөек талантлы шәхесе. Ул — опера җырчысы, ул — эстрада җырчысы, ул — җыр профессоры. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, башка илләрдә дә тамашачы ихтирамын казанды.

Зилә Сөнгатуллина Европа илләрендә, Америка Кушма Штатларында классик опера арияләрен башкара. Гастрольләрдә Зилә Сөнгатуллина татар операсын, татар халык җырларын онытмый. Швейцариядә ул алты телдә җырлый. Төп җырлар, әлбәттә, татарныкы.

5. Перскажите содержание текста.

Зилә Сөнгатуллина — татар халкының бөек талантлы шәхесе. Ул — опера һәм эстрада җырчысы, җыр профессоры. Аны башка илләрдә дә тамашачылар ихтирам итәләр.

Зилә Сөнгатуллина Европа илләрендә, Америка Кушма Штатларында классик опера арияләрен башкара. Гастрольләрдә Зилә Сөнгатуллина татар операсын, татар халык җырларын да җырлый. Швейцариядә ул алты телдә җырлый. Төп җырлар, әлбәттә, татар җырлары.



Предварительный просмотр:

4 нче билет

Биремнәр

Җаваплар

1. Сәнгать кешеләрен искә төшерегез, таблицаны тутырыгыз.

Александр Ключарев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Харис Якупов, Шәүкәт Биктимеров, Салих Сәйдәшев, Нәҗибә Ихсанова, Җәүдәт Фәйзи, Ренат Ибраһимов, Сара Садыйкова, Бакый Урманче, Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев, Мансур Мозаффаров, Алсу Гайнуллина, Илдар Зарипов, Лотфулла Фәттахов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Гөлнара Тимерҗанова, Луиза Батыр-Болгари, Салават Фәтхетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Рәвил Шәрәфиев.

Язучылар

Шагыйрьләр

Композиторлар

Җырчылар

Рәссамнар

1.  Заполните таблицу.

Артистлар

Композиторлар

Җырчылар

Рәссамнар

Шәүкәт Биктимеров,

Нәҗибә Ихсанова, Хәйдәр Бигичев,  Алсу Гайнуллина, Рәвил Шәрәфиев

Александр Ключарев,

Салих Сәйдәшев,

Җәүдәт Фәйзи,

Сара Садыйкова,

Рөстәм Яхин,

Мансур Мозаффаров,

Луиза Батыр-Болгари

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Ренат Ибраһимов, Зәйнәп Фәрхетдинова

Салават Фәтхетдинов,

Зөфәр Билалов, Гөлнара Тимерҗанова, Зилә Сөнгатуллина

Харис Якупов,

Бакый Урманче,

Лотфулла Фәттахов, Илдар Зарипов

2.Диалогка кирәкле җөмләләрне куегыз.

      _   ...

  1. Ә нинди театрга барабыз?
  2. ...
  3. Минем Камал театрына да, Тинчурин театрына да барасым килә.
  4. ....
  5. Ә синең нинди спектакль карыйсың килә?
  6. ...
  7. Минем аны караганым бар.
  8. ...
  9. Искиткеч. Ләкин, әйдә бүген башка театрга барыйк.

2. Вставьте в диалог пропущенные реплики

      -  Әйдә театрга барабыз.

-  Ә нинди театрга барабыз?

-   Камал театрына яки Тинчурин театрына.

  1. Минем Камал театрына да, Тинчурин театрына да барасым килә.
  2. Әйдә Камал театрына барыйк.
  3. Ә синең нинди спектакль карыйсың килә?
  4. “Зәңгәр шәл”не.
  5. Минем аны караганым бар.
  6. Алайса  “Галиябану”ны карыйбыз.
  7. Искиткеч. Ләкин, әйдә бүген башка театрга барыйк.

 3. а) Позвоните в справочное бюро театра и спросите:

  1. какое представление идет в театре;
  2. во сколько начинается представление;
  3. есть ли билеты.

б) Попросите оставить вам билеты, сообщите, сколько вас человек и когда вы пойдете.

3. а) - Алло,исәнмесез. Әйтегез әле, театарда нинди тамаша бара?

        - Тамаша сәгать ничәдә башлана?

        - Билетлар бармы?

б) - Зинһар өчен, безгә билетлар калдырыгыз әле!

     - Без 3 кеше һәм бер сәгатьтән килеп җитәбез.

4.Фигыльләрне  таблицага урнаштырыгыз, кушымчаларын билгеләгез.

Фигыльләр: җырлый, укыды, чакырыр, сөйләячәк, кайткан, керәчәк, сокланам, башланган, катнашырмын, әйткән, бии, китә, әйтер, катнашты, сөйләде, язар, эзләр, килгән, төште, бара, китә, биегән, барачак, җырлаячак.

Хикәя фигыль

(Глаголы изъявительного наклонения)

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

билгеле

билгесез

билгеле

билгесез

4. Заполните таблицу и выделите окончания глаголов.

Хикәя фигыль

(Глаголы изъявительного наклонения)

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

билгеле

билгесез

билгеле

билгесез

җырлый, сокланам,  бии, китә, бара, китә

укыды,  сөйләде, катнашты, төште  

кайткан, башланган,

әйткән, килгән, биегән

сөйләячәк, керәчәк,   барачак, җырлаячак

чакырыр, язар,  әйтер, катнашырмын,

эзләр

5. Әйтик, курчак театрында Шарль Перроның "Кызыл калфак" әкияте була. Афиша языгыз.

5. Допустим, в кукольном театре будет представление сказки  Шарля Перро “Красная шапочка”. Напишите афишу.

       Игътибар!

7 нче июньдә курчак театрында  Шарль Перроның "Кызыл калфак" әкияте була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Билетлар кассада  сатыла. Рәхим итегез!



Предварительный просмотр:

5 нче билет

Биремнәр

Җаваплар

  1. Тәрҗемә итегез.

Выбор профессии, желание, возможность, нужный, полезный, популярный, одарённый, работает продавцом, он — врач, аптека, специалист, историк, научный работник, ответственная работа, нефтяник, кем ты хочешь быть, окончил школу.

1.  Переведите.

Выбор профессии – һөнәр сайлау, желание - теләк, возможность - мөмкинлек, нужный - кирәкле, полезный - файдалы, популярный - танылган, популяр, одарённый - сәләтле, талантлы, работает продавцом – сатучы булып эшли, он -  врач — ул - табиб, аптека - даруханә, специалист - белгеч, историк - тарихчы, научный работник – фәнни хезмәткәр, ответственная работа – җаваплы эш, нефтяник - нефтьче, кем ты хочешь быть – синең кем буласың килә, окончил школу – мәктәпне тәмамлады.

  1. Как скажешь о том, что:
  1. Анатолий Петрович — очень хороший педагог;
  2. Коля — ответственный ученик;
  3. Коля закончил школу на золотую медаль;
  4. Ты думаешь поступать в профессионально-техническое училище;
  5. Ты не собираешься поступать в профессионально-техническое училище?

2.

  1.  Анатолий Петрович — бик яхшы педагог;
  2. Коля — җаваплы укучы;
  3. Коля мәктәпне алтын медальгә тәмамлады;
  4. Мин һөнәри-техник училищега керергә уйлыйм.
  5. Мин һөнәри-техник училищега керергә уйламыйм.
  1. Спросите у друга:
  1. какой предмет ему трудно дается;
  2. ходит ли он к репетитору;
  3. куда он собирается после окончания 9-го класса;
  4. какие рабочие профессии ему нравятся;
  5. есть ли у него дома компьютер;

3.

-  Дустым, сиңа нинди фән авыр бирелә?

-  Дустым,  син репетиторга йөрисеңме?

-  Дустым,  син 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, кая җыенасың?

-  Дустым,  сиңа  нинди  эшче профессияләре ошый?

-  Дустым,  синең өйдә компьютерың бармы?

4. Астына сызылган фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез, кушымчаларын аерыгыз.

1) Оля эштән караңгы төшкәч кайтты. 2) Оля эштән арып, туңып кайтты. 3) Алар сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. 4) Оля эштән кайтканчы, апасы аны көтеп торды.

4. Определите тип подчеркнутых глаголов, выделите окончания.

Хәл фигыльләр: төш-кәч,  ары-п, туң-ып,  сөйләш-ә-сөйләш-ә,  кайт-канчы.

        

5. Диалогка төшеп калган репликаларны өстәгез.

— ....?

—  Әйе, миңа күбрәк эшче профессияләре ошый.

— ...?

— Әлбәттә, укырга телим.

——  .....?

— Кичке мәктәптә дәвам итәм.                             

5. Вставьте в диалог пропущенные реплики.

— Сиңа эшче профессияләре ошыймы?

—  Әйе, миңа күбрәк эшче профессияләре ошый.

— Эшче профессиясенә укырга телисеңме?

— Әлбәттә, укырга телим.

— Укуыңны ничек дәвам итәсең?

— Кичке мәктәптә дәвам итәм.



Предварительный просмотр:

6 нчы билет

Биремнәр

Җаваплар

  1. Текстны укыгыз,  эчтәлеген сөйләгез.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Хәзер яңа һөнәрләр барлыкка килде: брокер, эшмәкәр, маркетолог, менеджер. Кирәкле һөнәрне генә сайлый белергә кирәк.

1.   Прочитайте  текст,  перскажите содержание.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Хәзер яңа һөнәрләр барлыкка килде: брокер, эшмәкәр, маркетолог, менеджер. Кирәкле һөнәрне  сайлый белергә кирәк.

 2.  Схема буенча диалог төзегез:

  1. сорау;
  2. каршы сорау;
  3. аңлату;
  4. килешү.

Тема: табиб һөнәрен сайлау.

  1. Составьте диалог по схеме:
  1. вопрос;
  2. встречный  вопрос;
  3. объяснение;
  4. согласие.

Тема: выбор професии врача.

  1. Син табиб һөнәрен сайларга телисеңме?
  2. Ә син?
  3. Авыруларны дәвалау – кирәкле эш.
  4. Мин риза.

3.  Тәрҗемә итегез.

1) Я хочу купить ноутбук. 2) Он не хочет учиться, а хочет работать.

3) Мы хотим идти в лес. 4) А вы хотите с нами идти? 5) Они тоже хотят идти в лес.

  1. Переведите.
  1. Мин ноутбук сатып алырга телим. 2) Ул укырга теләми, ә эшләргә тели.

3) Без урманга барырга телибез. 4) Ә сез безнең белән барырга телисезме?

5) Алар да урманга барырга телиләр.

4.  Һәрбер һөнәрнең авыр яклары бар. Бу һөнәрләр турында нәрсә әйтә аласыз?

  1. Эшче һөнәре.
  2. Машина йөртүче һөнәре.
  3. Очучы һөнәре.
  4. Төзүче һөнәре.

4. У каждой професии есть свои трудности. Что ты можешь сказать о данных профессиях?

  1. Эшче һөнәре (рабочий). Завод шаулый, гөжләп тора, цех тулы халык. Станоклар көн-төн гүли. Ул тавышка башың авыртыр. Авыр бу эш.
  2. Машина йөртүче һөнәре (водитель автомашины).  Гел юлны күзәтәсе. Машина ватылса, төзәтәсе була. Авыр бу эш.
  3. Очучы һөнәре (летчик). Самолет ватылса, җилдә канатлары сынса, биектән егылып төшсәң, куркыныч бу эш тә.
  4. Төзүче һөнәре (строитель).  Җил чыкса, яңгыр яуса, рәхәт булмый. Яки төзеп бетергәч, йортың ауса, өстеңә ишелеп төшсә, куркыныч бу эш тә.

5. Допустим, ты навещаешь больного. Спроси, какая у него температура, позвонил ли он в больницу, узнал ли он время работы участкового врача, пил ли он лекарство. Посоветуй ему не выходить на улицу, выпить горячий чай с мёдом, с малиновым вареньем.

5. - Синең температураң нинди? Син авыруханәгә шалтыраттыңмы? Син участок табибының эш вакытың белдеңме? Син дару эчтеңме? Урамга чыкма, бал белән, кура җиләге кайнатмасы белән кайнар чәй эч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

Конспект урока по методике В.Д.Шадрикова по татарскому языку на тему "Прошедшее неопределенное время глагола" для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой

Тема:  "Билгесез  үткән заман хикәя фигыль"Максат:  1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;       билгеле үткән заман хикәя фигыльлә...

Билеты по татарскому языку для 9 класса по учебнику Нигъматуллиной Р.Р.

В помощь учителям татарского языка и литературы. Готовые экзаменационные билеты для учащихся 9 класса....

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Тематическое планирование по татарскому языку в 3 классе по Хайдаровой

Учитывая, что с нового учебного года на изучение татарского языка в 3классе выделилось 4 урока в неделю, я преобразовала тематическое планирование, акцентрируя внимание на сложности усвоения русскоязы...

Тематическое планирование по татарскому языку в 3 классе по Хайдаровой

Учитывая, что с нового учебного года на изучение татарского языка в 3классе выделилось 4 урока в неделю, я преобразовала тематическое планирование, акцентрируя внимание на сложности усвоения русскоязы...