Туган ягым әдибе
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Хаматшина Гульнур Гарафутдинова

Публицист язучы Зариф Бәшири 1888  нче елның 5 нче маенда Кайбыч районы Чүти авылында дөньга килә.1906 нчы елда беренче шигырьләрен яза."Чуаш кызы Әнисә "  повестеның да авторы.Тиздән авылдашыбыз язучы Зариф Бәширинең тууына 125 ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zarif_bshiri.doc100 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

  1. Кереш ..............................................................4-5    битләр                                                                                      
  2. Төп өлеш........................................................... 6-17 битләр

1.Зариф Бәширинең  тормышы  һәм  иҗаты................ 6-7                        

      2.Зариф Бәширинең  мәгариф  өлкәсендә

 эшчәнлеге............................................................................... 8-10      

          3.Зариф Бәшири әсәрләрендә халыклар

     дуслыгы темасының чагылышы........................................... 11-14

          4.Зариф Бәшири Тукайның замандашы......................... 15

          5.Зариф ага турында истәлекләр.....................................16-17  

       III. Йомгаклау..............................................................   18 бит                                                      

  1. Кулланылган  әдәбият........................................... 19 бит                                                            

     

План

  1.  Кереш өлеш.

  1. Төп өлеш.
  1. Авылдашым публицист язучы Зариф Бәширинең тормыш һәм  иҗат юлы
  2. Зариф Бәширинең  мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге
  3. Зариф Бәшири әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасының чагылышы

4.Зариф Бәшири Габдулла Тукайның замандашы

5.

Йомгаклау.

  1. Туган ягым алар белән горурлана.

  1. Фәнни- эзләнү эшендә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:
    1)Кайбыч районы Чүти авылында туып үскән күренекле шәхес ,Г.Тукай замандашы Зариф Бәшири турында   өстәмә мәгълүматлар бирү;
    2)Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү;
    3) Зариф Бәшири әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасының  яктыртылуын  дәлилләү,  

4)Зариф Бәширинең туганнары, улы Сизгернең  истәлекләре белән танышу, вакытлы матбугатта бастырылган материалларны Туган як музеенда  туплауны  дәвам итү;
3.Фәнни- эзләнү эше барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:
— күренекле шәхес публицист язучы Зариф Бәширинең иҗатын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү өчен  материаллар туплау;
— Г.Тукай иҗатын өйрәнгәндә дә материалны файдалану, тарихи чыганаклар белән эшләү;
—  авылымның  күренекле  шәхесе  Зариф Бәширинең оныклар ы һәм туганнары  белән тыгыз элемтәдә тору,Туган як музеен  өстәмә материаллар белән тулыландыру;
— үземнең фәнни хезмәтем белән әти — әниләр, укучылар алдында чыгышлар ясау.


4.Бу фәнни эзләнүләрем татар теле һәм әдәбияты укытучыларына дәрестән тыш  чараларны үткәргәндә кулланма  була алса, әгәр дә инде аның кайбер шигырьләре әдәбият дәреслегенә дә кертелсә, Туган як тарихын өйрәтүче галимнәр, укытучылар, укучылар куллана  алсалар,   мин үз эшемнең нәтиҗәсен күреп, бик сөенер идем.

Кереш

    Татарлар күпләп һәм борын-борыннан яшәп яткан урыннар арасында Казан арты, Пенза, Нижгар, Башкортстан, Урал яклары гына түгел, Казанның борын төбендәге Тау ягы да XX гасыр башында әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, сәнгатебезгә затлы, зыялы шәхесләр биргән төбәк буларак тәкъдир ителергә тиешле. Бу урында кайберләренең исемнәрен дә атап китү гаеп булмастыр. Бу - күренекле әдәбиятчы Җамал Вәлиди, язучы Садри Җәлал, Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм аның балалары, шагыйрә һәм дә педагог Маһруй Мозаффария, матбугатчы Шәрәфләр, шагыйрь Габдулла Харис, журналист Кәлимулла Сәгъди (1911 елда Америкада булып, аннан очерклар җибәреп торган), әдип Әхмәтҗан Биктимеров һәм башкалар.

   20 нче гасыр башында      халкыбызның рухи яңарыш хәрәкәтенә кушылып,берничә тармакта алтмыш ел буе хезмәт иткән, халык мәгарифе, матбугат һәм әдәбиятыбыз тарихында үзенчәлекле эз калдырган Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири шуларның берсе. Аның тормыш һәм иҗат юлы көтелмәгән күчешләре,кызыклы борылышлары ,төрле өлкәдәге җитди казанышлары белән бүген дә игътибарны үзенә җәлеп итә.

   Зариф Бәшири эшчәнлегенең кайсы гына тармагына күз салсаң да ,үз халкын чын мәгънәсендә аң –белемле,ирекле ,мәдәниятле итәргә янып –көеп йөргән ,бу юлда күп кыенлыклар кичергән ,әмма сайлаган юлыннан чигенмәгән мәгърифәтчене,  кайнар йөрәкле көрәшчене күрәсең.Бер карыйсың, ул туган ягындагы Акъегет,Чүти авылларында балалар укыта; икенче карыйсың , Пенза,Тамбовгуберналарының Яңа Аллагол ,Вәрәки һәм Күршә авылы шәкертләренә сабак бирә,ул гына да түгел,Казахстанның Капал,Үзбәкстанның Ташкент шәһәрләре яшьләрен татар ,үзбәк,уйгыр теле һәм әдәбиятыбелән таныштыра, әдәбият мәйданында башлыча шагыйрьбуларак таныла .Ул үзенең әсәрләрендә  укучыларны мәгърифәткә өнди,тормышта очрый торган тискәре якларны камчылый, гади кешеләрнең бәхетсез тормышын сурәтли,табигать күренешләрендәтуган якка булган мәхәббәт хисләрен чагылдыра.Автор үзенең әсәрләрендә халыклар дуслыгына зур әһәмият бирә.

Төп өлеш

Авылдашым публицист язучы Зариф Бәширинең тормышы һәм иҗаты

      Адәм баласы бу якты дөньяда үзеннән соң күп нәрсә калдыра. Ядкарь- истәлек итеп сөйләрлек исемеңне калдыра алу зур бәхет ул.

    Зариф Бәшири- Тау ягында туган олы шәхес. Шушы якның уңдырышлы туфрагында 1888 нче елның 5 нче маенда хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Чүти авылында Шәрәфетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. .Чүти – тау ягының Гөбенә елгасы буена урнашкан һәм Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле зур авыл булып, тирә-ягында чуваш авыллары да күп булганлыктан, төбәк халкы милли яктан бер-берсе белән якыннан аралашып, “тел-лөгать алмашып” яшәгән. Шуңа күрә булачак язучы балачактан ук чуваш телен һм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп үсә, һәм аның әдәби иҗатында да чуваш темасы аерым бер урынны били.

. (Атаклы Шәкүр «карак» исә - Зариф Бәширинең авылдашы, хәтта туган тиешле кешесе: әтисенең атасы Таҗи белән Шәкүрнең анасы - бертуганнар). “Авылда  мәчет салу, мәктәп ачу, мулла – мәзин кую, староста сайлау, җир бүлә, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә Шәкүр Карак һәм шәкүрчеләр теләгән тәртип буенча йөртелә иде”, - дип искә ала З. Бәшири үзенең “Замандашларым белән очрашулар”  исемле истәлек китабында.

 Зарифның әтисе Шәрәфетдин хәзрәт, авылда рухани вазифаларын алып барудан һәм мәдрәсә мөддәрисе булудан тыш, ул заманның барлык авыл имамнары кебек, крәстиян хезмәте белән дә шөгельләнгән – җан башына тигән имана җирен сукалап иген чәчкән, урган, урман кискән, ат, терлек асраган. Зариф та абый –энеләре белән бергә кече яшьтән шушы мәшәкатьле авыл тормышында чыныгу ала.

Зариф ага башлангыч белемне үз әнисеннән ала. Зарифның укуга сәләте, әдәбиятка омтылышы да бик иртә уяна. “Мин җиде яшемдә чагымда укырга – язарга өйрәнгән идем. Минем бөтен бирелеп укыганнарым “Таһир-Зөһрә”, “Бүз егет”, “Мәгъшукнамә”, “Кәҗә бәете”, “Килен бәете” кебек нәрсәләр була торган иде”, - дип яза ул истәлекләр китабында. Аеруча аңа “Йосыф китабы” (“Кыйссаи Йосыф”) һәм “Ярым алма” шикелле әсәрләр сөйкемле күренешләре белән җанланалар; аларның һәрбер юлы мине яктылыкка алып барган юл булып, һәрбер битләре аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән бакча мәйданнарына охшап торалар иде”, - дип яза ул.

       Егерменче гасыр башларында кулларына каләм алган күпләгән татар язучыларры кебек, 3.Бәшири дә 1905 еллардагы инкыйлаби хәрәкәтләрнең йогынтысыннан читтә торып калмаган, билгеле. Ул яңа гына чыга башлаган милли газеталарыбызны, бигрәк тә, «Казан мөхбире»н, зарыгып көтеп ала. Һәр санын йотлыгып укый. Элегрәк тә туган авылы тормышыннан җырлар, бәетләр чыгарган Зариф шәкерт, газеталарда М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, яшьТукайларның шигырьләре күрендеме, берсендә кат-кат укымыйча үтми, тиздән, алар үрнәгендә, үзе дә кулына каләм ала.Беренче иҗат тәжрибәсе «Яшә, хөррият, яшә!...», дип башланып китүеннән үк («Казан мөхбире», 1906, 4 гыйнвар) унҗиде яшьләрендәге авыл мәдрәсәсе шәкертенең ниндирәк уй-хисләр кичерүен шактый ачык тоясың .

Яшә, хөррият, яшә,

Хисапсыз гомер аша.

Хөррият яшәве белән
Милләт һавага аша.

И хөррият,хөррият,

Күп гасыр үтте милләт,
Бераз вакыт соңында

Көтә яшьләрдән хезмәт

Зариф Бәширинең мәгариф өлкәсендә эшчәнлеге

    Буа, Акъегет (хәзер Яшел Үзән районы авылы) мәдрәсәләрендә укып дөнья хәлләренә беркадәр күзе ачылган Зариф бер кыш туган авылында сабак биргәннең соңында, «Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастыру өчен, әлбәттә, Казанга «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»гә укырга барырга кирәк дип саный. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич» дип уйлап, Казанга юл тота һәм исеме аталган мәдрәсәдә  укый. 1908 елда ул, Галиәсгар Камал, Борһан Шәрәфләр димләве белән Оренбургка китеп, Кәримов-Хөсәеновлар матбугатында корректор (үз сүзе белән әйтсәк, баш редактор), «Чүкеч» журналы редакциясендә сәркәтип (мөхәррир) булып эшли, журналистлык тәҗрибәсе туплый.
      Бервакыт Оренбургка венгр галиме Ю.Мессарош килеп чыга. Татар, башкорт һәм чувашлар арасында аларның тормыш, тарих, гадәтләрен, тел-әдәбиятларын өйрәнеп йөргән бу кеше белән 3.Бәшири дә таныша, сөйләшеп утыра. Шушы вакыйга аның уенда берәр мишәр авылында мөгаллимлек итү теләге уянуга сәбәп була. Бер елдан ул Пенза губернасына - мишәрләр ягына юнәлә һәм Яңа Аллагол авылында, аннары Тамбов губернасының Вәрәки авылында сабак бирә. 1913 елдан соң язмыш аны ерак Җидесу өлкәсенең Капал шәһәренә алып килә. Монда да укыту эшен дәвам иттерә 3.Бәшири. 1917 елгы вакыйгалардан соң да аңа шактый гомер Казакъстанда һәм Урта Азиядә яшәргә, Алма—Ата, Жаркент, Ташкент кебек шәһәрләрдәге мәгариф учреждениеләрендә, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләргә, берара рабфакта үзбәк һәм уйгур телләрен, әдәбиятларын укытырга туры килгән. 1933 елда ул Уфа шәһәренә күчеп кайта...
    Ярты гасырдан ашкан иҗат гомерендә 3.Бәширинең кырыктан артык китабы басылып чыкканлыгы мәгълүм. Төрле елларда, төрле жанрларда язылган, нәшер ителгән алар.  Аның аерата күп язган, 7 шигырь китабы укучыларга барып ирешкән чоры - 1907-1913 еллар. Тарихтан яхшы билгеле: татар әдәбиятында гасыр башы инкыйлаби хәрәкәтләр тәэсирендә иҗтимагый-сәяси яңгыраш күзгә күренеп көчәя, әсәрләр заман сулышы белән, милләтебезнең азат киләчәге өчен көрәш мотивлары белән сугарыла. Татар тормышындагы торгынлык күренешләренннән, анда тәрәкъкыятьнең акрын баруыннан ризасызлык 3.Бәширинең «Фикер», «Бәянелхак», «Казан мөхбире», «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында, «Шура» журналында еш басылып торган шигырьләрендә, «Милләт кайгысы» (1907; 1913), «Язгы кояш» (1908), «Ядкяр» (1909), «Җуаныч, яки Уяткыч» (1909), «Яз тамчылары» (1909), «Хиссият баскычлар» (1913) исемле шигырь китапларында чагылмый калмаган. «Акча», «Туй», «Теләнче» шигырьләре авторның гади халык язмышына теләктәшлеген ачык күрсәтә.

Тәрбияче кешесе юк бер тол карчык
Капчык тотып өйдән өйгә йөри алҗып.
Кайбер шаян бала-чага ул үткәндә
Уен санап ыргыталар таш һәм балчык.
Шул көенчә йөреп һаман капка кага,
Бер сынык икмәк тә аның күңелен таба;
Капкачыдан авыр, каты сүз ишетсә,
Күзләреннән мөлдерәп яшьләр тама, -

дип башлый ул «Кызганыгыз бу карчыкны!»шигырен .

     З.Бәшири иҗаты турында сүз барганда, аның «Вөҗдан», «Нидән бу хөрмәт?», «Мәче, яхуд Тычканнар», «Туган», «Сакла гыйффәтеңне, гүзәл кыз!» кебек әсәрләрен дә телгә алырга тиеш булабыз. Мәгърифәтчелек карашларын алга сөргән шагыйребез күңелен шул чор җәмгыятендәге әхлакый бозыклык күренешләре, ямьсез хәлләр рәнҗетә, ул ихласлылыкка нигезләнгән матур, саф, кешелекле, дустанә мөнәсәбәтләрне яклап сөйли, зарланып яшәмәскә дә чакыра.

Кыскасы ,шагыйрьнең  төп тематикалары мәгърифәткә-яктылыкка өндәү,тормышта,көнкүрештә очрый торган тискәре якларны тәнкыйть итү,гади кешеләрнең бәхетсез язмышына офтану,табигать күренешләре,мәхәббәт.

“Болыт һәм балалар теләге”(1908) табигать фонында балаларның  күңелле хисләрен гәүдәләндерә.Бу шигырьнең Тукай тарафыннан төзелгән “Мәктәптә милли әдәбият”дәресләре китабына кертелүе дә аның уңышлы әдәби әсәр булуына ачык дәлил.

Болыт үткәч,җылы нурлар чәчеп,

Килеп чыкты кояш ялтырап.

Сыйпап сөйде җирне,барлык илне,

Читтән кайткандустай хәл сорап.

Язучы туган ягын чиксез ярата,сагыну хисе күп әсәрләрендә чагыла.”Гөбенә”шигырендә бигрәк тә инде.

Тирән безнең Гөбенә

Вак таш җәйгән төбенә.

Суы йомшак,саф ,тонык

Энә төшсә күренә.

Шагыйрь гомер буе үзенең туган ягына мәдхия җырлады.Аның  сагыну ,сагыш тулы шигырьләре  бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган.

Тарта күңелемне Туган ил,

Тарта Гөбенә буйлары ,

Гөбенә буе куш капкасы

Юа сабан туйлары.

Зариф Бәшири әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасының чагылышы

     Зариф Бәшири бу елларда проза әсәрләре дә язып бастыра. Алар арасында “Шаян Фәһим” исемле балалар хикәясе (1910) һәм “Чуаш кызы Әнисә” повесте (1910) әдипнең иҗатында күренекле урын тота. Чуаш кызы белән татар егетенең фаҗигале мәхәббәтен романтика катыш реалистик буяулар белән сурәтләгән әлеге повесть, кат-кат басылып, соңыннан 1960 нчы елда чуаш теленә тәрҗемә ителә.

     Зариф Бәшири беренчеләрдән булып татар халкын күрше милләт халыклары мәдәнияте белән таныштыра башлаган кеше. Зариф Бәширинең туган авылы һәр яктан чуаш авыллары белән чорналган була, шунлыктан Зариф әфәндегә чуашлар белән еш аралашырга туры килә. Яшь чагында әдип Гөбенә суы буенда әтисенең яшелчә бакчасын каравыллаган. Шунда күрше чуаш авылы болыны каравылчысының улы Симук исемле малай белән бик каты дуслашып китә. Балачагында булачак әдип чуаш халкын белеп-күреп үсә, үз истәлекләрендә ул чуаш малайлары һәм кызлары белән уйнап йөрүләрен әйтеп уза.

        Зариф Бәширинең “Чуаш кызы Әнисә” повесте Сәгыйть Рәмиев киңәше буенча языла һәм 1910 нчы елда басылып чыга, ләкин әсәр дөнья күргәч, авторга күп кенә үтенеч хатлары килә, укучылар бу әсәрне яңадан тулырак язуын үтенеп сорыйлар.  “Бигрәк тә чуашларның үзләренә генә хас тормыш гадәтләрен киңрәк итеп күрсәтүемне үтенәләр”, - ди әдип, үзенең истәлек китабында. Бу хатларны алганнан соң Зариф Бәшири әсәрен тулыландыра. Сюжет араларында чуашларның гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышларын, татар һәм чуаш халыклары арасында үзара җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Бу әсәр күршедә яшәүче халыклар арасындагы көчле дуслыкны күрсәтүе белән кыйммәтле. Чуаш кызы образында хезмәт сөючән, яхшы күңелле, шаян табигатьле авыл кызы мәхәббәтенең капитализм чорындагы вакыйгасы сурәтләнә.

        Зариф ага үзенең тормышындагы мизгелләрне әсәрендә дә оста итеп гәүдәләндерә. Шундый бер вакыйганы искә ала:

  1. Зарифның әтисе үзенең Энәледәге дусты Васек дәдәйгә бара.

Үзе белән улы Зарифны да ала. Өйгә керәләр. Өй уртасында мич янып тора. Аның морҗасы юк. Шуңа күрә төтен яртылаш ачып куелган ишектән чыга. Чүтидә күптән инде мондый мичләр булмаганлыктан кечкенә Зариф моңа аптырап кала. Шунысы кызык: бу өйләрне “кара” өйләр ди түгел, ә “кар” өйләр дип атаганнар. Васек дәдәй гаиләсендә аның сеңлесе ятимә кыз Унисса тәрбияләнә икән. Бу кыз Зарифтан өч-дүрт яшькә кечкенәрәк, чем кара күзле, бик матур кыз була. Ләкин өсте-башы бик сәләмә. Зариф аны бик кызгана. Үзләренең өйләрендәге тормышны күз алдына китерә дә: “Әти, бу кызны алып китик әле?” – ди. Ләкин әтисе – Шәрәфетдин мулла – бу эшнең мөмкин түгеллеген, җитмәсә, әле бу кызның икенче диндә булуын аңлата. Зариф өйләренә кайткач та озак еллар буена бу кызчыкны оныта алмый. Кечкенә чакта ук ул аны сеңлесе дип күз алдына китерә, үсә барган саен ул аңа хыялында гашыйк була. Аны сөеклесе итеп күз алдына китерә.

        Соңыннан “Чуаш кызы Әнисә” повестен язганда менә шушы хыялларын эшкә җиккән дә инде ул. (Зариф Бәширинең “Замандашларым белән очрашулар” китабыннан). Әнисә образы аша Энәле һәм Чүти халкының тормышын, гореф-гадәтләрен тасвирлый. Чуаш хатын-кызларының тырышлыгын, теләсә нинди авыр эш башкаруларын күрсәтә. Әсәрдә шулай ук тәрбия, әхлак, намуслык темасына да шактый урын бирелгән.

        Зариф Бәшири чуашлар турында әсәрләр генә түгел, этнографик очерклар да яза, аларны китап итеп бастыра. Аның “Чуашлар” исемле хезмәте – егерменче йөз башы татар мәдәниятендә уникаль күренеш. Чөнки бу әдип беренчеләрдән булып чуашларны уңай яктан күрсәтә, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, борынгы ышануларын, әйтемнәрен язып чыга һәм татар теленә тәрҗемә итә. Зариф Бәширинең күрше халык әдәбиятын өйрәнүдә “Чуаш әдәбияты” дип исемләнгән беренче җыентыгы 1928 нче елда Казанда басылып чыга. Ул җыентыкта чуаш язма әдәбияты турында кыска очерк, чуаш әдипләренең шигырьләре һәм хикәяләре беренче тапкыр татарча дөнья күрә.

         1930 нче елга кадәр Ташкент шәһәренең мәгариф оешмаларында газета-журнал идарәләрендә төрле җаваплы вазыйфалар башкара, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта үзбәк, уйгыр телләре һәм әдәбиятлары буенча дәресләр алып бара.

1929 нчы елда “Үзбәк әдәбияты”, 1930 нчы елда “Уйгыр әдәбияты” исемле җыентык хрестоматияләре бай фактик материалы һәм халыклар дуслыгы рухында язылган кереш мәкаләләре белән әһәмиятле. Җыентыкларга урнаштырылган материалларның үзе тарафыннан тәрҗемә ителгән булуы да аерым игътибарга лаек.

        Язучының Урта Азиядә яшәгән чорда иҗат иткән проза әсәрләреннән тагын үзбәк балалары тормышына багышланган “Ефәк күлмәк” исемле повестен телгә алып үтәргә мөмкин. Повесть әүвәл үзбәк телендә 1927 нче елда, татар телендә 1928 нче елда басылып чыга.

Шәхес культы заманында Зариф Бәширигә дә яшәү һәм иҗат итү өчен шартлар авырлаша. Башкортстан АССРның партия органнары тәкъдиме буенча (социаль заказ) сәнәкчеләр хәрәкәте турында материаллар җыйнап, «Каракош явы» исемле повесть язып төгәлләгән әдипне 1938 елның  29 апрелендә кинәт кулга алалар.

“ Фаҗигале язмышлы бабам “халык дошманы” исеме белән Сталин лагерьлары тәмугын үткән. 50нче статья буенча гаепсезгә хөкем ителеп, биш ел — Колымада, биш ел Бәләбәй районында сөргендә булган. Бәлки, гәзит укучылар арасында бабам ул якларда яшәгән чорда аны белүчеләр бардыр. Ул 1956 елда гына реабилитацияләнгән»- дип язаБашкортстанда яшәүче оныгы Энрики.

    1962 нче елның 21 нче октябрендә74 яшендә Уфа шәһәрендәүлә һәм шунда күмелә.

Гомеренең соңгы елларында Зариф Бәшири үз башыннан кичергәннәре, күренекле замандашлары турында истәлекләр язу белән шөгыльләнде.Аның бу хатирәләре”  Замандашларым белән очрашулар”исеме белән 1968 нче елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Зариф Бәшири Тукайның   замандашы

      Зариф  Бәшири халкыбызның йөзек кашы булган Габдулла Тукайның шигъри талантын таный. Тукай   шигырьләрен беренче тапкыр укыганда нык тәэсирләнүен әйтә: «Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!»
Г. Тукай тәэсире З. Бәшири иҗатында да сизелә. Замандашы Хәйретдин Вәли аның шигъриятендә Г. Тукай мәктәбенең зур урын алып торуын ассызыклый. «Бу хәл аның техникасындагына түгел, шигырьләренең рухында да ачык сизелә», -ди ул З. Бәширинең шигырьләр җыентыгы чыгу уңаеннан язылган мәкаләсендә.
     З.Бәшири күңелендә Г.Тукайга карата ачу да, нәфрәт тә сакламаган дияргә нигез бар. З. Бәширинең Г. Тукай үлгәч язган шигырьләре шул турыда сөйли. Тукайга ул «дустым, кордашым, җырдашым» дип эндәшә, аның халкыбыз киләчәге өчен борчылып яшәвен күрсәтә, шагыйрьнең бөеклеген танып, аны гөлләр бакчасындагы кошка тиңли. Бу шигыреннән Г. Тукайның үлеме З. Бәшири өчен зур югалту булуы да сизелә:
          Ул юк хәзер,
        Безнең арабызда,
         Күп дустлардан өстен кордашым,
         Авыр еллар басып, култыклашып,
          Алга үрләгән якын җырдашым...
    З. Бәшири Г. Тукайның үлеме аерым бер кешеләр өчен генә түгел, ә бәлки халык һәм татар әдәбияты өчен дә зур югалту икәнлеген аңлый. Тукайны ул «Мин шатланам шуңа» шигырендә дә сандугачка, былбылга тиңли

Зариф ага турында истәлекләр

     Гомерен читтә үткәрсә дә,  ул үзенең туган авылы белән элемтәсен беркайчан да эзмәгән.Аның якын кардәшләре пенсионер укытучы Наҗия апа Хәйруллина безнең мәктәптә күп еллар рус теле укыта,Вәгыйз абый Бәширов математикадан белем бирә, Мутыков Гиният абыйлар шулай ук укытучы булалар. Әдәбиятыбызда .күренекле урын тоткан, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың  да нәсел җебе Зариф Бәширигә килеп тоташа.  Буыннар чылбыры өзелмичә дәвам итүенә тагын бер кат инанасың.Димәк,Зариф аганың кардәшләре белемгә омтылучан алдынгы карашлы булганнар.Зариф  турында Наҗия апа Хәйруллина болай дип искә ала:”Зарифабый туры сүзле,гади кеше иде.”Ни кызганыч ,әдәбият, халык хәтерендә үзенә лаек урынны алмыйча, дөньядан киткән. Озак еллар типкедә, мөһаҗирлектә көн күргән бу фаҗигале язмыш иясенең иҗаты да, тормыш юлы да тиешенчә өйрәнелмәгән, бәяләнмәгән  әле.

        Зариф Бәширинең иҗаты лаеклы бәяләнмәсә дә, аны туган ягында онытмыйлар. Кайбыч районы үзәгендә Чүти авылында әдипнең 100, 110, 120 еллык юбилейлары зурлап билгеләп үтелде. Мәктәбебез бинасында әдипкә истәлек тактасы (авторы – сынчы Фәһим Фәсхетдин) куелды. Чүтидә үткәрелгән юбилей тантанасында улы Сизгернең һәм оныгы Эдуардның әйткән сүзләре дә күңелгә уелды.  Эдуард бабасының эшен дәвам иттерүе, эзләнү эшләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Бәширинең 100 еллык юбилеенда Сеспель, К. Иванов        исемендәге премияләр лауреаты, бүгенге көндә Чувашстан язучылар Союзын җитәкләүче чуаш шагыйре Валерий Тургай белән танышу безнең өчен аеруча зур шатлык булды.

            Чуваш дәүләт университетының 20 яшьлек студенты үзенең диплом эше итеп Зариф Бәширинең”Чуваш  кызы” повестен ала. Татарстан язучылары да якташ язучыбыз иҗатына битарафлык күрсәткән еллар икәнлеген, курс җитәкчесенең дә бу гамәлгә каршы булуын истә тотсак, чуваш егетенең татар язучысы иҗатын өйрәнергә алынуын, үзенең диплом эшен “5” легә яклавын батырлык дими, ни дисең?

        “Кайдан килгән соң ул чуаш егетенә Зариф Бәшири иҗатына карата мондый тирән хөрмәт?” диярсез. Сере бик гади: Валерий безнең Чүтидән ерак булмаган Энәле (Починок-Инель) туып үскән, “Чуаш кызы Әнисә”не үз телендә укып, гомергә онтылмаслык тәэсирләр алган.2008 нче елда аның җитәкчелегендә бу повестьнең яңа басмасы дөнья күрде. Мондый олы җанлы, язучы истәлеген хөрмәт итеп яшәүче тугрылыклы фидакарьләр барында Зариф Бәшири иҗаты гасырлар тузанында күмелеп калмас.         

           Шөкер, бүген безнең мәктәп укучылары гына түгел, районыбыз мәктәбендәге күп укучылар да Зариф Бәшири иҗаты белән таныш. Илле ел инде Чувашстан Республикасының Яльчик районы Кушъелга, Комсомол районының Энәле мәктәпләрендә укучы балалар шатлык көнендә дуслык аланына җыйналалар. Бу бәйрәмнең буыннан буынга күчә баруы бик куанычлы. Дуслык аланчыгындагы укучылар бәхет, тынычлык хакында чуваш, татар, рус телләрендә гәп кора.         Зариф Бәшириләр иҗаты белән корылган дуслык күперен ут күршеләребез – чувашлар белән дуслыгыбызны елдан-ел ныгытабыз.

          Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бу фәнни конференциядә катнашуымның җитди сәбәбе бар,чөнки авылдашым публицист язучы –Тукайның замандашы-Зариф Бәширинең дә туган көне.

          Әйе,тиздән Зариф ага Бәширинең тууына 2013 нче елның 5нче маенда 125 ел тула. Без бу олуг бәйрәмне зурлап, Республика күләмендә билгеләп үтәргә җыенабыз. Хөкүмәтебез тырышлыгы белән Зариф аганың дөнья күрмәгән шактый бай мирасы халкыбызга килеп ирешер дигән теләктә калабыз.

Йомгак

       Халкыбызның ифрат бай әдәби мирасында XX гасыр баш шагыйрьләренең иҗат җимешләре зур урын биләп тора. Габдулла Тукай, СәгыйтьРәмиев, Дәрдемәнд,Мәҗит  Гафури, Шәехзадә Бабичларның шигъри әсәрләре бүген дә эстетик кыйммәтләрен югалтмаган хәлдә күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Тормышчан эчтәлеге һәм дә сәнгати эшләнешләре белән әлеге классик әдипләребез әсәрләренә тиңләшерлек шигъри җәүһәрләрен язып калдырган шагыйрьләребез дә булган безнең. Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Миргазиз Укмасый, Зыя Ярмәки, Габдерахман Сәнгати, Габдулла Харис - әнә шундый каләм ияләреннән. Зариф Бәшири исеме дә бик хаклы рәвештә шушы күренекле шагыйрьләребез арасында йөртелә. XX гасыр әдәбиятыннан хәбәрдар затлар, әдәбият тарихчылары күзаллавында барыннан да бигрәк шагыйрь, шулай ук прозаик, очеркист, балалар язучысы, журналист-публицист сыйфатында гәүдәләнә .

   Күргәнебезчә, XX гасыр башы татар әдәбияты классиклары белән бер чорларда, 1905-1907 еллар иҗтимагый күтәрелеше тәэсирендә З.Бәшири кулына каләм ала һәм ярты гасырдан артык вакыт эчендә берничә йөз шигырь, дистәләрчә поэма, шигъри хикәя, проза әсәре, күп санлы мәкаләләр иҗат итә. XX гасыр татар әдәбияты тарихын хакыйкатькә хилафлык китермәскә тырышып, уңга-сулга тайпылмыйча күзалларга омтылабыз икән, аларны да игътибарлы караш белән өйрәнергә кирәк..
Зариф Бәшири калдырган зур мирасның аз өлеше генә бүгенге укучыга
тәкъдим ителгән. Шунлыктанүткән әдәби һәм культура мирасыбызны барлау һәм халкыбызга җиткерү эше дәвам итәргә тиеш.

Кулланылган әдәбият

  1. ЗарифБәшири // Совет Татарстаныязучылары: Библиографикбелешмә. — Казан: Таткитнәшр., 1986. — Б. 61-63
  2. Сайланмаәсәрләр. [М. Гайнуллинныңкерешсүзе]. — Казан: Таткитнәшр., 1958. — 196 б., портр. 6500.
  3. Хаков В. ЗарифБәшириәсәрләре. — Сов. Литература, 1959, № 6, 113—115.
  4. Сәгъди Г. Татар әдәбиятытарихы. — Казан Татар, дәүләтнәшр., 1926.
  5. Бәшири З. Замандашларымбеләночрашулар: (Язучыистәлекләре). — Казан: Таткитнәшр., 1968. — 292 б.
  6. Гайнуллин М. ЗарифБәшири // Татар әдипләре: (Иҗатпортретлары). — Казан: Таткитнәшр., 1978. — Б. 183—187.
  7. Кайбычым куанычым.Шигырьләр-160.
  8. Кайбыч таңнары (Исеме күңел түрендә) №49, 21 июнь 2003 нче ел.
  9. Кайбыч таңнары.(Тормыш юлы кызыклы һәм гыйбрәтле) № 33, 25 апрель  2008нче ел
  10. Кайбыч таңнары (Зариф Бәшири-безнең горурлыгыбыз) № 60,30 июль 2003 нче ел

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта мәктәбе

ТУГАН ЯГЫМ ӘДИБЕ (Г.Тукайның замандашы Зариф Бәшири)

Эшне башкарды: 8нче сыйныф укучысы Ахметшина Динара Фингиз кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...

Туган ягым әдибе

Татарлар күпләп һәм борын-борыннан яшәп яткан урыннар арасында Казан арты, Пенза, Нижгар, Башкортстан, Урал яклары гына түгел, Казанның борын төбендәге Тау ягы да XX гасыр баш...