Роберт Миңнуллин олы шәхес
статья по теме

Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны булган, күпкырлы талант иясе.     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fenni_esh_r.minnullin.docx23.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     

Хезмәтемдә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы  кеше , олы шәхес Роберт Миңнуллин турында барачак.

Минем максатым - Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны булуы, аның күпкырлы талант иясе булуын ачыклау.     

     Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Робертның балачагы, үсмер еллары Сөн елгасы буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган гүзәл табигатьле авылда уза. Шуңадыр, булачак шагыйрьнең куңеле гел Актаныш, Казан ягына тартылып торган.

    Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып  йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен халык яратып кабул итә.

    Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм шаян гыйбарәләр белән сугарылган. Аның шигырьләре үтә шәхси, үтә хис-тойгылы, лирик поэзиясе тышкы яктан, ягъни шигъри форма ягыннан, татар халкының җыр-шигърият традицияләрендә.

Р.Миңнуллин – төгəл рифмаларны кулану остасы. Аның шигырьлəренең барысы диярлек төгəл рифмаларга гына корылган. Мисал өчен, "Əкияттəге үги кызга" шигырендə керəсең – күрəсең, түзəсең – өзəсең, китəрмен – итəрмен, каратыйм əле –яратыйм əле, үлмəсеннəр – белмəсеннəр кебек төгəл рифмалар бар. Рифмаларны урынлы куллану  нәтиҗәсендә Миңнуллин кызыклы,тәэсирле картиналар тудыруга ирешә. Гади, аңлаешлы, кыска гына әйтелгән фикерләр тупланган шигырьләре киң яңгыраш алды.

            Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора,

аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән

инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова,

Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Шагыйрьнең балалар өчен язган җырларын санап чыгу да күп

нәрсәләр хакында сөйли. Мәсәлән, «Күңелле тәнәфес»( Р.Яхин муз.), «Әйлән-бәйлән», «Яңгыр җыры»( Ф.Әбүбәкиров муз.),  «Әни кирәк», «Кызыл тавык»   ( М. Шәмсетдинова муз.), «Әйдәгез, дуслашабыз» (Р.Абдуллин муз.), «Сандугач»(И.Якупов муз.), «Зоопаркта» (Л.Хәйретдинова муз.).

        Әйе, юкка гына Ләбиб Лерон шагыйрьне «Моңнуллин» димәгән шул! Аның җырларын балалар да, зурлар да , башка милләт вәкилләре дә бик яратып

тыңлыйлар, җырлыйлар. Моның өчен зур рәхмәт аңа!

Шулай ук аның шигырьләре арасында нәниләрне укырга өйрәткән яки мавыктыру максатыннан чыгып иҗат ителгән « шигъри әлифба» һәм төрле  «уен-шигырьләр», табышмаклар, аптыраткычлар, табышмаклар, сүз уйнатулар да бар. Аларның берничәсен атап үтәм: « Хәрефләр бәйрәме» циклы, «Өчпочмак», «Читлек»,« Борма-борма шигырь» ләр һ.б.  Роберт Миңнуллин үзенең иҗат жанрларын киңәйтүгә дә зур игътибар бирә. Аның шигъри  « кечкенәкият» ләре әнә шул хакта сөйли. «Шүрәлеләр турында, тылсымчы  бабай турында һәм малайлар турында,тагын шүрәлеләр турында кечкенәкият»е,«Җәяү йөрүче машина турында кечкенәкият»е, «Батыр куянның ничек куркаккуянга әйләнүе турында кечкенәкият»ләре аның җитлеккән балалар әдибе булуы хакында сөйли. Шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре балаларның иң яраткан китапларына әйләнделәр. Татар балалары Роберт абыйларын яратып « алма абый» дип йөртәләр хәзер. Бүгенге көндә аның шигырьләре рус, башкорт, чуаш, төрек, украин, белорус, эстон, казах, удмурт, мари, каракалпак телләренә тәрҗемә ителгән.

          Роберт Миңнуллин — эзлекле һәм даими эзләнүләр нәтиҗәсендә татар балалар әдәбиятын өр-яңа образлар, шигъри табышлар, ачышлар, өр-яңа шигъри алымнар белән баеткан талант иясе. Балалар шигъриятендә ул, беренчеләрдән булып, өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы проблемаларны калку итеп чагылдыруга ирешә. Моңарчы балаларныкы саналмаган темаларны да кыю рәвештә нәниләр поэзиясенә кертә. Аның балалар поэзиясендә үз шигъри балалар дөньясы бар, үзенә генә хас интонацияле, язу-сөйләү манерасы, үз поэтик алымнары булган үз шигъри мәктәбе бар. Иҗаты белән дә, кешелеклелеге белән дә җанга якын ул.  Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп, яктырып кала.

 « Миңа калса, Роберт Миңнуллинның төп максаты әдәбият,сәнгать, каләмдәш-

ләр,балалар дөньясы, милли тел, дин, туган тел, туган төбәк, туган ил һәм

туган халык турында шагыйрь акылында, шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, фикерләр, икеләнүләр, борчылулар, сөенүләр, кирәк урында чүт кенә күкрәк кагып алулар аша замандашлар белән ачыктан-ачык, бернинди рыясыз рәвештә күзгә-күз карап сөйләшү», ди шагыйрь иҗаты турында Гәрәй Рәхим.  "Хәзерге заман татар әдәбияты һәм Роберт Миңнуллин" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә шагыйрь үзе болай диде: "Галимнәр минем иҗатыма төрле яклап якын килделәр. Мине балалар шагыйре диделәр. Килешәм. Җырчы шагыйрь дип тә атадылар.  Монысына да ризамын. Лирик та диделәр. Публицист та диделәр. Чыннан да, шулайдыр. Кем генә дип атасалар да, мин иң элек, әлбәттә, Роберт Миңнуллин". Дөрес сүзгә җавап юк.

Кулланылган әдәбият.

1.  Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр.// Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004.

2. Урманче Ф. Роберт Миңнуллин. Шигъри осталык серләре. //Казан: Мәгариф нәшрияты,  2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗаты. Әдәби анализ.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗаты. Балаларга багышланган шигырьләренә күзәтү. Шигырьләрдә шук һәм шаян малай образы, аның холкына хас сыйфатлар бирелеше....