Шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗаты. Әдәби анализ.
учебно-методический материал (6 класс) по теме

Гареева Зила Салиховна

Шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗаты. Балаларга багышланган шигырьләренә күзәтү. Шигырьләрдә шук һәм шаян малай образы, аның холкына хас сыйфатлар бирелеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shagyyr_r.minnullin_izhaty.dbi_analiz.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

 Шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырьләрендә Татар малае образы.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырьләрен укыганда, безне һәрчак ихлас күңелле, шаян, кызыксынучан, уйнарга бик яратучы, үзенең әти-әнисен, туганнарын, туган ягын өзелеп сөюче кечкенә Татар малае озатып бара. Бу Малай – табигать баласы.Аны туган як  табигатеннән башка күз алдына китереп булмый, чөнки ул “Сөн малае”,  әнисе аны “Сөннән алып кайткан”.

              ...Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек...

                                                    (“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” шигыре)

Малайга туган якның һәр почмагы, андагы һәр җан иясе таныш.Ул аларның хәтта  моңнарын да аера. Урманның, сазлыкның, абзарның, умарталыкның, кетәклекнең  моңнарын хәйран калып тыңлый. Аларның бит “һәркайсының үз моңы икән”

Һәрберсенең үз җыры бар,

Һәркайсының үз моңы –

Үзегез дә һәр көн саен

 Ишетәсез сез моны!

                                                      (”Һәркайсының үз моңы” шигыре)

Кечкенә Малай һәр нәрсәгә сокланып карый, күп нәрсәләр аны гаҗәпләндерә.Аның  хисләре “Аптыраш” шигырендә бик оста күрсәтелә.

... Чәчәкләрнең хуш исе,

Чыксам әгәр болынга,

Кереп кача борынга!

Ә кич белән яктылык

Кереп кача күземә! –

Аптырыйм мин үзем дә!

Һәр кечкенә кешегә хас булганча, бу Малай өчен дә әле иң кызыклысы – уен.                              

Ятабыз Сөн буенда

Барыбыз да- уенда

Коену да кызыну

Барыбызның уенда.

                                       (“Сөн буенда” шигыре)

Кайларда гына булмый, нинди генә уеннар уйнамый ул! Кышкы урамда уйный-уйный ак аюга охшап калган Алмаз да ул. Хәтта дусты “Акбай да Алмазны   танымый тора”.

... Ә мин аның Алмазга

Нигә    өргәнен беләм:

Бутаган ул Алмазны

Аю баласы белән!..

                                      (“Бутаган” шигыре)

Көне буе урамда тырай тибеп, көнен югалткан Фәһим дә ул.

Тырай типкән кичә Фәһим

Һәм бер көнен югалткан.

Ярар, табармын әле дип,

Фәһим үзен юаткан...

                                             (“Югалган көн” шигыре)

 Урамда тузан туздырып йөреп, үзе дә тузаннан гына  торган Малай да ул. Әле әтисе паласның гына түгел, малайның да “тузанын кагарга мөмкин”

Әтием палас кага,

Миңа да күз салгалый.
Бер паласка, бер миңа

Карап-карап алгалый.

Ахры, минем тузанны да

Каккаларга чамалый!

                                                         (“Әтием палас кага” шигыре)

Кечкенә Малай “кояш белән узыша-узыша”үсә. Иртән иртүк торып, ул барысын уятырга да өлгерә. “Көннәрнең якты, татлы, җылы, җырлы, ямьле булуын, гомумән, Җир шарының гөрләп торуын” тели бу кечкенә Малай. Билгеле, аның характерында кимчелекләр дә юк түгел.Ул үзе “мактанырга яратмыйм”дип белдерә, ләкин

...Мактанырга була, ләкин

 Кирәк түгел ваклану.

Минем кебек шәп малайга

Килешми ул мактану...-

 ди “Мактанырга яратмыйм” шигырендәге Марат.

Әнисе өйдә юк чакта өй туздыручы да, тәлинкә ватып куючы Малай да  әле ул. Кәнфит күп ашап тешсез калган Әлфит тә ул.

...Шулай итеп, тешләрен

Алыштырган...кәнфиткә

Әллә малай...

Әллә бабай...

Кем дип дәшик Әлфиткә?!

                                                        (“Кәнфиткә алыштырган” шигыре)

Барлык башка малайлар кебек, бу Малай да велосипедта йөрергә ярата. Тик нигәдер ул саксызрак йөри, шуңа күрә “коймага да барып орыла”.

...Тәгәрмәчләре дә

Кыйшайган, тишелгән.

Алмазның аягы

Калайга киселгән... –

дип яза шагыйрь “Алмаш- тилмәш” шигырендә Алмаз исемле малай турында. Күп йөри торгач,Алмаз белән велосипед урыннарын алышканнар.

...Велосипед килә

Алмазга атланып!

Бик шаян, шук, тиктормас булуына карамастан, Малай үтә дә нечкә күңелле һәм мәрхәмәтле.Урамда ул кечкенә көчек күрә. Көчек яңгырда чыланган, “өшегән, ачыккан, дерелди, тышта терелми инде...”Малай көчекне чын күңеленнән кызгана, өйгә алып керергә тели.

...Нишләр инде ул анда,

Берьялгызы урамда? –

дип фикер йөртә Малай “Әни, мин көчек күрдем!” шигырендә.

“Песнәк белән сөйләшү” шигырендә дә  Малай песнәкне өйгә чакыра, җырлар өчен аңа җылы урын тәкъдим итә.

...Йоннарыңны кабарткансың

Калтырыйсың – күр инде.

Җылыда җырлавы рәхәт –

Әйдә, безгә кер инде!

Югыйсә елап җибәрәм,

Торма инде салкында.

Кермәсәң безгә хәзер үк,

Үзем чыгам балконга, -

дип дәшә ул кошчыкка.

Тирә-якка, табигатькә соклана-соклана, аптырый-аптырый, кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр белән сөйләшә-сөйләшә үсә, мәктәп юллары буйлап атлый башлый бу Малай. Хәзер инде ул дәрестә хаталар төзәтә.

...Инде менә хаталарны,

Инде ничә кат аларны

Төзәтәбез янып-пешеп,

Ялгыш язган сүзләрне без

Үзгәртәбез тиргә төшеп...

Иншаны да, диктантны да

Язулары уен икән.

Хаталарны төзәтүе

Язганнан да кыен икән!

                                                              (“Хаталар өстендә эшләү” шигыре)

Малай  хәзер һөнәр өйрәнергә дә тырыша, аның да Муса кебек җырчы буласы килә.

Их, мин дә җырлар идем

Маликов Муса төсле!..

                                                (Муса Маликов булсам” шигыре)–

ди Малай , кечкенә Мусаның җырлавына сокланып. Аның курайда да бик уйныйсы килә.

Күпме тырышам инде,

Күпме булышам инде,

Уйнавым әй пүчтәк лә.

      Чыкмый бит бер песнәк тә,

  Чыкмый бит бер тургай  да.

Үзем моңсыз бугай ла... –

дип күңелсезләнеп тә ала Малай кайчакта.(“Хикмәтле курай” шигыре)

Әкренләп Малай күңелен тагын да җитдирәк хисләр били бара. Ул инде үзенең татар баласы булуы белән горурлана, үз  халкының тарихын киләчәк буыннарга җиткерергә омтыла.

Бабайларның йөрәгендә

Әрнидер яралары.

Онытмыйк тарихыбызны,

Без – татар балалары!

                                                       (“Без – татар балалары” шигыре)

Горурлык хисләре “Татарстан – үз илебез” шигырендә тагын да куәтлерәк яңгырый.

Татарстан  - үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

                                                         (“Татарстан – үз илебез” шигыре)

Үзенең Туган иле белән дә, туган халкының батыр уллары белән дә горурлана бу Малай. Ул башкаларны да батырлардан үрнәк алырга, аларга лаеклы булып үсәргә чакыра.

...Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әтиеңне-әниеңне,

Туган илеңне!

                                           (“Батыр булыгыз” шигыре)

Татар малаеның тагын бер якты хыялы – дөньядагы бөтен балаларны берләштерү. «Дуслар булыйк,Без – кешеләр!» дип дәшә ул кешелеккә.Аның күңелендә иң изге теләкләр.

… Һәммәбез дә күгәрчендәй гөрләшербез!

Бөтендөнья балалары ,берләшегез!

                                       (“ Бөтендөнья балалары, берләшегез!” шигыре)

Шулай итеп, табигать баласы, туган як баласы булган бу Малай акрынлап үсә. Аның күңелендә туган җиренә, туган халкына мәхәббәт, хөрмәт хисләре  үзе үскән саен күбрәк урын ала бара. Туган илнең  батырлары белән горурлану, туган җирне сакларга, Тыныч тормышның кадерен белергә чакыру -  Малай күңелен биләгән иң якты хисләр.

 Балачак дөньясының иң матур мизгелләре  Шагыйрь шигырьләрендә урын ала, нәкъ менә Татар малаена гына хас булган яшәү рәвеше, Табигать белән татулык, шаянлык, шуклык, үҗәтлек, тырышлык, өлкәннәргә хөрмәт, яхшы гамәлләргә омтылыш кебек сыйфатларны үзенә туплаган Малай киләчәккә атлый.Без аңа бәхетле озын юл, үзенә тиң юлдашлар телибез!


 Йомгак. “Балачак иле” мизгелләре гомер буе озатып барачак...

“ Адәм баласы гомере буе балачак тойгы-тәэсирләре белән “туенып” яши. Әйтик, безгә әнис орлыгының тәме рәхәт болыннарны, печән өсте бәйрәмнәрен хәтерләтә. Нәни бөртеккә болын сыйган, болында – балачак! Шул истәлек күңелне имин матурлыкка,көйләп, иркәләп тора... Шәһәрдә үскән берәүгә орлыкны бирәм, тәмләп карый да сәерсенеп йөзен чыта...Балачак хәтерендә юк ул тәм аның, болын тулы ямь юк, сагынырлык хатирәләр юк…

Балачакта укылган шигырьләр дә нурланып күңел төбендә ята. Өлкәнәйгәч тә тормышны “тәмләткеч”буларак кирәк алар, әйбәт күңелле булу өчен кирәк. Р. Миңнуллинның шигьри  болынында андый хис-әнисләр күп. Халык иҗатының шифалы чәчәкләренә, сүз-хәзинәләренә, күркәм гореф-гадәтләр, сабан туйларына тоташкан әсәрләр алар.Авылдамы, шәһәрдәме, шул тәмнәрне татып үскәннәрнең балачак бәйрәмнәре гомергә истә калыр», - дип яза халкыбызның күренекле шагыйре Шәүкәт Галиев шагыйрьнең 1995 нче елда басылып чыккан “Күчтәнәч” китабына язылган кереш мәкаләсендә.

Чынлап та, гомер үткән саен, еракта калган балачак иң кадерле бәйрәм булып искә төшә.

… Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.

Үзе бәйрәм – балачак!

Балачакның шат җырлары,

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

                                            («Балачак бәйрәмнәре» шигыре)

Шагыйрьнең бу юллары безне, ягъни укытучыларны, төптәнрәк  фикер йөртергә  мәҗбүр итә. Чынлап та, бүген балачак  - бәйрәмме? Ул бәйрәм булсын өчен, өлкәннәрдән нәрсә таләп ителә? “Балачак иле”мизгелләре якты булып күңелдә калсын өчен, барысын да эшлибезме? Әйдәгез, уйланыйк әле, өлкәннәр! Бәлки, “Балачак иле”, “Балачак бәйрәмнәре” сүзләрен киңрәк кулланыргадыр, бәлки, бу исемнәр астында балалар өчен тапшырулар әзерләргәдер? Ә бәлки, бу исемнәр астында саф татарча тәрбияви программалар төзергәдер?..




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин олы шәхес

Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны булган, күпкырлы талант иясе.    ...