Нәҗип Думави иҗатында яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре
статья по теме

Шакирова Марьям Ваккасовна

 

Беренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән шагыйрьләр арасында Нәҗип Думави исеме күренекле урын биләп тора. Габдрахман Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, “Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиевлардан кала бу дәвернең көчле шагыйрьләреннән берсе шул иде.” Әдәбиятның күп төрле жанрында эшләп, Думави бай иҗат мирасы калдырды. Аларның күбесе шигырь, проза, публицистика, балалар әдәбияты һәм тәнкыйть өлкәсенә карый.

Балалар матбугаты 1905нче ел революциясе тәэсирендә аеруча үсеш ала. Әдипнең балалар, яшьләр өчен язылган әсәрләренең темалары күпкырлы. Н.Думави яшьләрдә азатлыкка һәм бәхеткә өмет тәрбияләү максатын куя.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нәҗип Думави иҗатында яшьләрне тәрбияләү  мәсьәләләре

Беренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән шагыйрьләр арасында Нәҗип Думави исеме күренекле урын биләп тора. Габдрахман Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, “Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиевлардан кала бу дәвернең көчле шагыйрьләреннән берсе шул иде.” Әдәбиятның күп төрле жанрында эшләп, Думави бай иҗат мирасы калдырды. Аларның күбесе шигырь, проза, публицистика, балалар әдәбияты һәм тәнкыйть өлкәсенә карый.

Балалар матбугаты 1905нче ел революциясе тәэсирендә аеруча үсеш ала. Әдипнең балалар, яшьләр өчен язылган әсәрләренең темалары күпкырлы. Н.Думави яшьләрдә азатлыкка һәм бәхеткә өмет тәрбияләү максатын куя. Аныңча, киләчәкнең бәхетле кешесе рухи яктан матур булырга һәм бертуктаусыз камилләшергә тиеш. “Иҗтиһат” (1906) шигырендә әлеге мотив тирәнәя төшә. Әсәрнең исеменнән күренгәнчә (иҗтиһат-тырышу), шагыйрь яшьләрне белем алырга, һөнәр өйрәнергә өнди. Тырышлык белән бик күп мөмкинлекләр ачыла, күпме ачышлар ясала, ди автор. Аныңча, дөньядагы эшләнгән һәрбер гамәл юкка түгел, ул нинди дә булса максат үти, вазифа башкара. Шуңа күрә кылган эшләреңне уйлап башкарырга кирәк, дигән фикерне алга сөрә.

Н.Думави мәктәп, уку темасын поэтик югарылыкка күтәреп сурәтли. “Карлыгачның балаларга әйткән сүзләре” шигыре моның ачык мисалы. Поэтик образ Карлыгач аша шагыйрь яшьләргә үзенең әйтәсе фикерләрен җиткерә:

                     Яшьлектә яхшы укың сабакларны,

Зурайгач тырышып та белалмассыз,

Яшьлекне уйнап –көлеп уздырсаңыз,

Дөньяда рәхәт көнне күралмассыз.

“Балалар тавышы”(1907) шигырендә әлеге тема искелек белән яңалык каршылыгы аша ачыла. Шагыйрь үз укучыларын иске карашларны  җимереп, яңача  яшәргә, гыйлемгә омтылырга өнди. Н.Думави милләтнең киләчәген белем-мәгрифәттә күрә.

Нәҗип Думави поэзиядә күтәргән, чор өчен актуаль булган темаларны прозада дәвам иттерә. Язучы хәерчелектән чыгу юлын бары тик мәгърифәттә, белем алуда күрә. “Зәки”(1910), “Мортый илә Мукай”(1910) хикәяләрендә бу фикерләр ачык күренә. “Зәки” хикәясенең герое – ун яшеннән чыккан Зәки исемле  бала. Ул ике елдан бирле авыл мәктәбендә укый. Быел мәктәп ачылып укулар башланса да, әти-әнисеннән мәктәптә укырга рөхсәт юк. Ярлы гаиләнең  эшкә ярарлык бер кешесе дә булмаганлыктан, аны  кап сугарга бирергә уйлыйлар. Зәки әткәләренең үзен кап сугарга бирәчәкләрен аңлагач, үткән ел имтиханда хәлфәсе сөйләгән сүзләрне искә төшерә. Хәлфәсе кап сугуның һөнәр түгел икәнлеген, һөнәр булса да, бик начар, һәр яктан файдасы аз булганлыгын сөйләгән иде. Зәки үзенең мәктәптә укуларын, уку буенча бар шәкерттән өстен булуын сагынып исенә төшерә, кап сугарга китсә, башка укырга мөмкинлек булмаячагын аңлый. Уку, белем алу теләге бик көчле булганга, Зәки әти –әнисеннән Казанга качып китә дә, мәктәпкә укырга алуларын сорап йөри. Бер хәлфә кызганып укырга ала, ә бераздан бик яхшы укыганга, Зәки бай балаларына сабакларын өйрәтә башлый. Бер бай аны үзенә тәрбиягә ала, аның  балалары белән Зәки рус мәктәбендә дә укый, сәүдә мәктәбен дә тәмамлый. Зәки бай егет булып, авыл халкын шаккатырып туган авылына кайта. Бу хәлләрдән соң Зәкинең әтисе шул чорда гына түгел, хәзер дә иң актуаль булган фикерне әйтә:”Ай Аллаһы, гыйлем дигән нәрсә кешене нинди дә дәрәҗәләргә мендерми, мал- байлык түгел, гыйлем, уку- байлык”,- ди. Шул ук вакытта әсәрдә хезмәт иясе баласы  бәхетле булырга тиеш, моның өчен ул көрәшергә, максатчан булырга тиеш дигән фикер дә уздырыла.

“Мортый илә Мукай” хикәясе әлеге әсәргә аваздаш.Тормыш хәерчелеге Мукайны усал, әшәке, кансыз булырга өйрәтә. “Кем көчле, шул хаклы” тәгълиматы аның карашларында урнашкан. Мукайда ярдәмлелек, иптәшлек сыйфатлары күптән юк. Исән калыр өчен ул караклык юлын сайлый. Караклык өчен ул берничә тапкыр төрмәгә эләгә, бу җиңел кәсеп  яхшылыкка алып бармавын автор ассызыклый. Хикәядә әлеге образга капма-каршы рәвештә ятим Мортый образы куела. Ул авторга яхшылык һәм яманлык кебек сыйфатларны калкурак күрсәтү өчен кирәк. Мортый –Мортаза яхшылык сыйфатларын әти- әнисе тәрбиясеннән алып калган. Ятим калып, Мукай белән хәер соранып йөргәндә дә, Мортаза сабакка баручы балаларга кызыгып карый, аның да шәкерт булып белем аласы, хәерчелектән котыласы килә. Бәхетенә, яхшы кешеләр очрап, белем алу мөмкинлеге туа, яхшы хезмәт табып хәерчелектән котыла. Ике ятим бала язмышын сурәтләп, автор яхшы бул, яхшылыкка омтыл, начар булма дигән мәгърифәтчелек кануннарына нигезләнгән гуманистик идеяне уздыра.

Кешелеклек, гаделлек хисләрен тәрбияләү максаты белән Н.Думави “Габдулла” хикәясен иҗат итә. Язучы, мәктәп балада укуга омтылышны уятырга тиеш, дигән фикер үткәрә. Хикәянең төп персонажы Габдулланы белемгә омтылучан, тырыш булуы өчен хәлфә бик ярата. Дәресләрдән соң чәй эчәргә калдыра. Ә инде чәйдән соң калган шикәр яки ипи  кисәген Габдулла сеңелесенә алып кайта. Шулай итеп, әдип мәгърифәт таләпләренә нигезләнеп, гуманистик идеяләрне, якыннарыңны ярат һәм кайгырт кебек кешелеклелек сыйфатларын алга сөрә. Белем һәм тәрбия бирүнең берлеген һәм дәвамчанлыгын, әхлакый һәм гумманистик тәрбиянең мөһимлеген күрсәтә.

Н.Думави фикеренчә, милләтне үстерү өчен, яшьләрнең белемле, максатчан, һөнәрле, әхлаклы һәм шәфкатьле булуы шарт. Аның бу фикерләре  бүгенге көнебез өчен дә аваздаш яңгырый.

Кулланылган әдәбият: Н.Думави. Агач аяк. Хикәяләр һәм шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2003.-128-бит.     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары...

Тюремные мотивы в творчестве Назипа Думави Г. И. Сафина

выступление на Республиканском НПК...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эше

Фәнни-тикшеренү эшендә туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең  Г.Афзал шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын  чагылышы  анализлана....

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасы

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасына ясалган презентациядә шул чорга хас булган үзенчәлекләр күрсәтелә...