"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку (6 класс русская группа)
презентация к уроку (6 класс) по теме

"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку по татарскому языку (6 класс русская группа). 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект урока29.18 КБ
Файл презентация к уроку995.79 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Идел буе районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

«52 нче номерлы гимназия»

Тема:


«Казан- Татарстанның башкаласы»

(татар теленнән  рус төркемендә уздырылган ачык дәрес)

Укытучы: Хәбибуллина  Рушания  Рәгыйп  кызы

                  Сыйныф: 6А сыйныфы

Тема: БСҮ   ,,Казан –Татарстанның башкаласы”

Максатлар:

  1. Татарстан  республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү, текст белән танышу.
  2. Укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен  үстерү.
  3.    Фән һәм мәдәният үзәге булган башкалабыз белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: А.Әсәдуллин, К.Фәтхуллова “Татар теле” 6 нчы  сыйныф өчен дәреслек, компьютер,  тема буенча презентация материалы,  Казан  турында текст белән карточкалар (слайдларга язылган  текст)

Дәрес тибы: катнаш

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше. (слайд)

1)Укытучы белән укучылар   арасында  уңай халәт тудыру.

-Денис,  син  бүген  бик  шат, һәрвакыт  акыллы  малай  бул!...

                                                                         (укучылар  дәвам  итәләр)

2)Дежур укучы сораулар  бирә  ( Бүген ничәсе?  Хәзер  кайсы  ел  фасылы?  Һ.б.)        (слайд)

3) Сорауларга  җавап  бирегез. (слайд)

* Без  кайда яшибез?  (Татарстанда)

*Татарстанның  табигате  нинди?  ( бай,  төрле)

*Татарстанда  нинди милләт  кешеләре  яши? (руслар, татарлар, чувашлар, украиннар, мордвалар, марилар, башкортлар).

II     Өй эшен тикшерү.

  1. Татарстан  турында  сөйләү.

  1. ДСҮ  (1 күн 147 бит)        (      Дустыгыз  белән  ризалашыгыз) (слайд)

-Татарстан  бай  республика.

- ....(Әйе, мин  килешәм)

- Татарстанда  кешеләр дус  яшиләр.

-  ... (Әйе,  бик   дус яшиләр.)

-Татарстанның  иң  зур  байлыгы- аның  

  халкы.

  1. Әйе,    
  1. Җөмләләрне дәвам  итегез   (слайд)

Мин  Татарстанны  яратам, чөнки...

Татарстан  бай  республика, чөнки...

Без  татар  телен  өйрәнәбез, чөнки..  (Татарстанда    татар  теле – дәүләт  теле)  

III  Яңа  дәрес

  1. Шигырьне сәнгатьле   укыгыз.   (10 күн 150 бит) (слайд)

 Синнән дә ягымлы          Әниләр  җылысы                

 Як җирдә юк икән ,         Ят җирдә  юк  икән,

 Казаным, Казаным!         Казаным, Казанын!      

                                                                                  И.Юзеев

Сорауларга җавап  бирегез.

  1. Укучылар, бу шигырь нәрсә турында?   (Казан шәһәре турында.)

  1. Шагыйрь Казан турында нәрсәләр дигән? (Казан- ягымлы  як.

Ят  җирдә   салкын),  

  1. Ә сез Казан турында нәрсә беләсез?
  2. Казан  - борынгы  шәһәр
  3. Казан- Татарстанның башкаласы.
  4. Казанга  ничә  ел?
  5. Казанга 1000 ел.
  6. Казанда  күпме  кеше   яши?     Казанда 1 миллионнан артык кеше яши.
  7. Балалар, ә бүгенге   дәрестә без Казан шәһәре турында тагын да тулырак белербез. Бүген  Казан шәһәренә сәяхәт итәрбез.
  8. Нәрсә соң ул сәяхәт?
  9. Сәяхәт - кая да булса бару.   Киттек!

Сүзләрне  кабатлау (искә  төшерү, дөрес  әйтү)  .(слайд)

Татарстанның  башкаласы –столица  Татарстана

Шәһәр  үзәге- центр города

Борынгы  шәһәр-  Тарихи  һәйкәл  

Сөембикә манарасы-Башня Сююмбеки

Сынлы сәнгать музее-Музей изобразительных искусств

Милли музей- Национальный  музей

Ачышлар-  открытия

Горурланам- горжусь

  1. ,,Казан - тарихи шәһәр”  тукталышы (слайд)

  Казан  шәһәренең  горурлыгы – Кремль. Шуңа күрә сәяхәтебезне шуннан башларбыз.(Экранга  текст  чыга.Укучылар укыйлар.)

    Казан-  Татарстанның  башкаласы.  Ул – борынгы  шәһәр. Казан  Иделнең  сул  ярында  урнашкан.

   Шәһәрнең  үзәгендә тарихи  һәйкәл -  Кремль балкып  тора.  Ул Казансу ярында урнашкан.

Биредә Презедент  Сарае, Сөембикә  манарасы, Кол  Шәриф  мәчете, Благовещение  соборы урнашкан.

Сөембикә  манарасы җиде  катлы.Ул  кызыл  кирпечтән  төзелгән, башына  ай  куелган.

Бирем  Ничек  аңладыгыз? Сорауларга  җавап  бирегез.(слайд)

2.,,Уку йортлары” тукталышы  (слайд)

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Казан студентлар шәһәре. Башкалада бик күп уку йортлары бар. Аларның иң борынгысы һәм зурысы- КФУ.

Слайд

- Казан Федераль  университеты – борынгы уку йорты. Ул 1804 елда ачылган. Биредә Николай Лобачевский, А. Бутлеров, В. Бехтерев  кебек атаклы  галимнәр эшләгән, бөек  ачышлар   ясалган.

Бирем.  Сорауларга җавап  бирегез  (слайд)

3. ,,Музейлар ”  тукталышы.  (слайд)

 

- Әйе, хәзер без музейлар турында сөйләшербез.

Слайд

 Казанда иң зур музейлар- Милли музей һәм Сынлы Сәнгать музее. Тагын  Максим  Горький, Салих  Сәйдәшев, Муса  Җәлил музейлары бар. Тукай  музее  ике  катлы  борынгы  бинада урнашкан.

Бирем.   Сез кайсы  музейларда  булдыгыз? Сөйләгез .  (Слайд)

4.,,Казан- театрлар шәһәре”  тукталашы  (слайд)

  1. Казан буйлап сәяхәт булгач, башкала кунаклары буларак аралаша белергә дә кирәк бит.

(Диалоглар төзү.  “Сколько и какие  театры  есть  в Казани?”, “Есть ли в Казани цирк ? Где  он  находится?”)

  1. ,,Казан-  спорт  башкаласы”  (слайд)

Аудирование

        Нәрсә соң ул Универсиада?   Универсиада- ул   университет + Олимпиада дигән сүз.

 Иң беренче тапкыр Универсиада Париж шәһәрендә уздырылган.

     Бөтендөнья җәйге Универсиада Казанда 2013нче  елда   6нчы июльдән   17нче    июльгә  кадәр дәвам итәчәк.

 Универсиада- 2013 тә  26-28 спорт төре буенча ярышлар оештырылачак. 10 меңләп спортсмен катнашачак, җиңүчеләргә медальләр биреләчәк.

     Казан Универсиадасының талисманы- Юни, ак барсның баласы. Ә канатлы ак барс Татарстан Республикасының символы. Ул Татарстан гербында сурәтләнгән.

Бирем.  Аңлаганыгызны  әйтегез.  

Йомгаклау.

Укытучы    Сәяхәтебез ахырына якынлаша.

Укучылар, менә без сезнең белән кире дәрескә әйләнеп кайттык.

Сезгә бу сәяхәт ошадымы?

Слайд

Димәк, Казан  нинди шәһәр?  Сез  Казанны  яратасызмы? Казан  белән  горурланасызмы? Ничек уйлыйсыз, киләчәктә  Казан  нинди  шәһәр булачак?

Билгеләр  кую.

Өй  эше.     Казан турында  сөйләргә ( дәреслектә 149 биттә текст  бар)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Казан шәһәре Идел буе районы муни ципаль бюджет белем бир ү учреждениясе «52 нче номерлы гимназия» Тема: «Казан- Татарстанны ң башкаласы » 6 нчы сыйныфның рус төркемендә уздырылган дәрес Укытучы : Хәбибуллина Рушания Рәгыйп кызы

Слайд 2

Казан- Татарстанны ң башкаласы Дәрескә рәхим итегез!

Слайд 3

Хәзер кайсы ел фасылы?

Слайд 4

Без кайда яшибез ?

Слайд 5

Дустыгыз белән ризалашыгыз (1 күн. 147 бит) а) - Татарстан- бай республика. - ... . ә) - Татарстанда кешеләр дус яшиләр. - ... . б) – Татарстанның иң зур байлыгы- аның халкы. - ... .

Слайд 6

Җөмләләрне дәвам итегез Мин Татарстанны яратам, чөнки ... Татарстан бай республика, чөнки ... Без татар телен өйрәнәбез, чөнки ...

Слайд 7

Синнән дә ягымлы Як җирдә юк икән, Казаным, Казаным! Әниләр җылысы Ят җирдә юк икән, Казаным, Казаным! Илдар Юзеев

Слайд 8

Сез Казан турында нәрсә бел ә сез ?

Слайд 9

Искә төшерегез Татарстанның башкаласы- Борынгы шәһәр- Шәһәр үзәге- Тарихи һәйкәл- Сөембикә манарасы- Сынлы сәнгат ь музее- Милли музей- Ачышлар- Горурланам-

Слайд 10

,,Казан- тарихи шәһәр “ тукталышы Казан- Татарстанның башкаласы. Ул – борынгы шәһәр. Казан Иделнең сул ярында урнашкан. Шәһәр үзәгендә, Казансу елгасы ярында тарихи һәйкәл - Кремл ь балкып тора.Биредә Презедент Сарае, Сөембикә манарасы , Кол Шәриф мәчете , Благове щение соборы урнашкан . Сөембикә манарасы җиде катлы. Ул кызыл кирпечтән төзелгән, башына ай куелган.

Слайд 11

Казан нинди шәһәр? Казанда нинди тарихи һәйкәлләр бар?

Слайд 12

,,Университет “ тукталышы Казан Федерал ь университеты- борынгы уку йорты. Ул 1804 нче елда ачылган. Биредә Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Владимир Бехтерев кебек атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган.

Слайд 13

Казан Федерал ь университеты кайчан ачылган? Анда нинди атаклы галимнәр эшләгән?

Слайд 14

,,Казан- музейлар шәһәре ” тукталышы Казанда иң зур музейлар- Милли музей һәм Сынлы сәнгат ь музее. Тагын Габдулла Тукай, Максим Гор ь кий, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил музейлары бар.

Слайд 15

Сез кайсы музейларда булдыгыз?

Слайд 16

,, Казан - театрлар шәһәре ” тукталышы Спроси, какие театры есть в Казани? Спроси, в Казани есть цирк? Где он находится?

Слайд 17

,,Казан – Универсиада башкаласы ” тукталышы Универсиада талисманы Юни

Слайд 18

Как ска жешь Я горжусь Казанью, потому что… Казань- красивый древний город, Казань - столица Татарстана , в Казани будет Универсиада- 2013 года.

Слайд 19

Өй эше Казан турында сөйләргә өйрәнегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку "Молодежь как социальная группа"

материалы к уроку "Молодежь как социальная группа"...

Тематическое планирование по татарской литературе для 9 класса(русская группа)

Предлагаю рабочую программу по татарской литературе для 9 класса(русская группа),учебник Сафиуллиной Ф.С....

рабочая программа по литературному чтению 10 класс.(Русская группа)

Рабочая программа по литературному чтению.(10 класс .По Хайдаровой Р.З.)...

Тест по татарскому языку на тему "Көзге табигать"для 4 класса (русская группа)

Тест по татарскому языку по теме "Көзге табигать"  дается для закрепления и проверки знаний учащихся 4 класса (русская группа) в конце  I четверти....

Тест по татарскому языку по теме "Көзге табигать" (4 класс, русская группа)

Тест по татарскому языку по теме "Көзге табигать"дается для закрепления и проверки знаний учащихся 4 класса (русская группа) в конце I четверти....

Презентация к уроку "Семья как малая группа".

Презентация для учащихся 5-7-х классов....