“Алынма сүзләр: Гарәп илләренә сәяхәт” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 5 нче сыйныф)
методическая разработка (5 класс) по теме

Нуриева Эльвира Азатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alynmalar.dres_.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

“Алынма сүзләр: Гарәп илләренә сәяхәт”

дигән темага дәрес эшкәртмәсе

( 5 нче сыйныф)

I. Дәреснең максатлары:

1)Коммуникатив максат: алынма сүзләр кулланып “Театрда” темасына диалог төзү;            

2)Фәнни максат: алынма сүзләр турында төшенчә, аларның килеп чыгышы, кулланыш даирәсе, дөрес язылышы;

 3)Тәрбияви максат: тетрда үзеңне тоту кагыйдәләре.

II. Дәреснең бурычлары: 

1) Алынма сүзләр ярдәмендә укучының сүз байлыгын арттыруга юнәлеш бирү;

III. Дәреснең принциплары:

1) Дидактик принцип: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укытуның тормыш белән бәйләнеше, тарихилык;

 2) Лингвистик принцип: бүлекара бәйләнеш (лексикология + фонетика);

 3) Гомумметодик  принцип: коммуникатив, ситуатив-тематик (“Гарәп илләрендә”дигән тема белән бәйле характерда);

 4) Хосусый принцип: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы, чагыштырма принцип.

IV. Укыту ысуллары: репродуктив, аңлату-күрсәтү.

 V. Укыту алымнары:  таблица белән эшләү, грамматик биремнәр, язма эш эшләтү, уен уйнату.

V.  Дәреснең төре: катнаш.

VI. Җиһазлау: такта, акбур, “Гарәп һәм фарсы алынмалары” дигән таблица,    гарәп илләре фотолары, музыка, слайд.

                                     Дәрес планы

I . Башлам өлеше (1 мин.)

II. Актуальләштерү этабы   (4 мин.)

     1. Өй эшен тикшерү:

III. Яңа материалны аңлату (17 мин.)

1.Теоретик материалны аңлату;

2. Гарәп илләренә сәяхәт.

3. Таблица белән эшләү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы (20 мин.)

1. “Сандык” уены.

 2. Карточкалар белән эш.

V. Дәрескә йомгак: ( 2 мин.)

      1) сорау-җавап формасы.

VI. Өйгә эш: (1 мин.)

       Үзегезгә ошаган китаптан гарәп-фарсы алынмалары кергән җидешәр җөмлә язып килергә, алынмаларның асларына сызарга.

                                         Дәрес барышы

I. Укытучы: Исәнмесез, балалар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Класста кем дежур? Сыйныфта барыгыз да, бармы? Кемнәр юк?

- Укучы: Барыбыз да бар.

- Укытучы: Яхшы. Димәк, дәрес башланганчы укытучы килеп керүгә чүпрәк юылган, такта чиста, акбур үз урынында әзер булып торырга тиеш. Монысы аңлашылды. Ә хәзер дәресне башлап җибәрик. Узган дәрестә без  лексикология фәненә керештек. Димәк, Йолдыз,  әлеге фән нәрсәне өйрәнә булып чыкты?

 - Укучы:  Лексикология – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

- Укытучы: Яхшы, ә узган дәрестә нинди мәгънәле сүзләр була дидек әле?

- Укучы: Төп һәм күчерелмә.

- Укытучы: Төп мәгънәне икенче төрле нәрсә дидек?

- Укучы: Лексик мәгънә.

- Укытучы: Ә күчерелмә мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүен нәрсә дип атыйбыз?

- Укучы: Күп мәгънәле сүзләр дип.

 - Укытучы: Бик дөрес, Диляра.

III. Укытучы: Бүген без сезнең белән нәкъ шул сүзлек составының чыгышын тикшерербез, башка телләр аша кергән алынмаларны карарбыз. Укучылар, без татар телендә сөйләшсәк тә, сүзләрнең һәрберсе үзебезнеке микән? Кем ничек уйлый?

- Укучы: Әйе, татар теле сүзләрен кулланып сөйләшәбез.

- Укучы: Рус теле сүзләрен дә сөйләмебезгә кертеп җибәрәбез.

- Укытучы: Дөрес, без татар сүзләрен генә кулланып сөйләшмибез, башка телдән кергән сүзләр дә лексикабызда чагыла. Укучылар, алынма сүзләр ул - чит телдән кергән сүзләр. Татар халкы борынгы заманнардан ук башка халыклар һәм дәүләтләр белән  аралашу нәтиҗәсендә, безнең нигез телебезгә күп кенә чит сүзләр килеп кергән, гасырлар дәвамында алар кулланылышта йөреп, үзебезнең телгә дә кереп киткән. Телнең күпчелеген гарәп-фарсы алынмалары тәшкил итә, соңрак дәверләрдә рус һәм рус теле аша кергән сүзләр дә үзебезнең телдә кулланыла башлый. Алар арасында инглиз, француз, испан, немец һ.б. телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Ләкин иң беренче чиратта татар телендә борынгы грек һәм латин тамырларына барып тоташа торган сүзләр кулланышта йөри. Шулай итеп телнең сүзлек составы, үсә, камилләшә, байый бара. Лексикабызның иң күпчелеген гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итә. Бу алынмалар, Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң, сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.      

- Укытучы: Гарәпләрнең кайларда яшәгәнен беләсезме, укучылар?

- Укучы:  Африкада.

- Укытучы: Согуд Гарәпстанында.

- Укучы:  Мароккода.

- Укытучы: Дөрес, укучылар, молодцы, укучылар. Әйдәгез әле, гарәпләрнең кайларда яшәгәнен картадан карап узыйк әле.

 Слайд ярдәмендә карта күрсәтелә.

- Укытучы: Гарәпләр күбесенчә Азия һәм Африкада яшиләр. Африканың Мавритания, Марокко, Алжир, Тунис, Ливия, Египет, Судан илләрендә, Азиянең Согуд Гарәбстаны, Йемен, Оман, Ирак, Иран, Сирия, Ливан, Палестина, Иордания илләрендә яшиләр. Болардан кала Төркия, Үзбәкстан, Әфганстан, Индия, Пакистанда да көн итәләр.

- Укытучы: Укучылар, ә сезнең чит илләрдә булганыгыз бармы?

- Укучы: Төркиядә.

- Укучы: Ә минем булганым юк.

- Укучы: Безнең Кытайда туганнарыбыз яши.

- Укытучы: Ә берәрегезнең гарәп илләренә барганы юкмы?

- Укучы: Минем Египетта булганым бар.

- Укытучы: Димәк, синең гарәпләрне күргәнең бар?

- Укучы: Әйе, бар.

- Укытучы: Алайса гарәп телен дә ишеткәнең бар инде?

- Укучы: Бар.

- Укытучы: Әйдәгез әле, гарәп илләренә сәяхәткә чыгыйк.

- Укытучы: Алдагы видеоматериалны карап үтик әле.

Музыка астына әлеге илләрнең истәлекле урыннары күрсәтелә.

- Укытучы: Шулай итеп, без сезнең белән гарәп илләрен, биналарын, кешеләрен күреп кайттык, ә хәзер аларның сөйләменнәрендә кулланылган  сүзләрнең кайсылары безнең телебездә яшәвен карап узыйк әле.

Тактада “Гарәп теленнән килеп кергән сүзләр” һәм “ Фарсы теленнән килеп кергән сүзләр” дип кәгазьгә язылып куелган, мисаллар китерелгән була. Шулар укучылардан укытыла.

Гарәп теленнән кергән сүзләр: тәртип, хат, рәсем, сәгать, каләм, алгебра, мисал, фикер, гади, гадәт, хәрам, рәхмәт, кадер, галәм, мәгълүм, галим, китап, җәмгыять,мәктәп.

Фарсы теленнән кергән сүзләр: сәүдә, шәһәр, каһарман, гәүһәр, һөнәр, арба, әсәр, әсир, афәнде, бәхет, бәлки, әфлисун, байрак, бәет, бакча, былбыл,фән, пәрдә, намаз, хуҗа, хөрмә, хата,шифа.

- Укытучы: Әлеге сүзләр нәрсәсе белән татар сүзләреннән аерылып тора икән? Шуны да белеп китик әле. Сезнең игътибарыгызны әлеге таблицага юнәлдерәсем килә. Әйдәгез карап үтик. Әйдә, Булат, беренче багананы укы әле. Марат, син икенчесен укы.

                          Гарәп һәм фарсы алынмалары

     Кайбер фонетик билгеләре          

    Кайбер грамматик билгеләре

1. Сингармонизм законы һәр очракта    да сакланмый

2. [ һ ],  [ х ], [ ’] (һәмзә),  

[ғ ], [ д ],  [ з ] тартыклыры кулланыла.

3. Сүз басымы соңгы иҗеккә төшми.


1. Сүзләрдә җенес төрләнеше күрсәтелә.

2. Сүз ахырында исемнәрдә -әт/-ат, -ят рәвешендә -ан/-ән кушымчалары килә.

3. Фарсы сүзләрендә сүз башында би-/ би-, на-/нә- килә. (бихисап, намаз һ.б.)

4. Тамырда куш тартыклар була (әмма, кыйммәт).

       

IV. Укытучы:  Әйдәгез әле, әлеге темабыз белән бәйле булган “Сандык” уенын уйнап алыйк. Өч командага бүленәбез. Һәр командага бирем өләшелә: монда гарәп һәм татар сүзләре бер-берсе белән буталып беткәннәр. Сезгә бер сандыкка татар теленең үз сүзләрен, икенчесенә гарәп-фарсы алынмаларын аерырга кирәк булыр. Аннан соң бөтенебез бергәләп тикшерәбез. Кайсы команда күбрәк сүзне дөрес аера, шул җиңүче булып чыга.

- Укытучы: Ә хәзер һәр команда  үзенә исем уйлап тапсын.

- Укытучы: Шулай итеп, беренче команда ничек атала?

- Укучы: ...

- Укытучы: Икенче команда үзе белән таныштырып үтсен әле.

- Укучы: ...

- Укытучы: Өченче командага сүз бирик.

- Укучы: ...

- Укытучы: Шулай итеп, өч команда да уенга әзер. Уңышлар сезгә! Керештек!

Уен уйнала.

- Укытучы: Молодцы, укучылар! Күп сүзләрне дөрес аергансыз! Хаталарыгыз өчен борчылмагыз, алынма сүзләрне аерырга өйрәнәбез генә әле.

- Укытучы: Ә хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, сез анда китерелгән гарәп-фарсы сүзләрен кертеп, бишәр җөмлә төзергә тиеш буласыз.

Биремне үтиләр.

                                      I вариант

Бирелгән гарәп-фарсы алынмаларын кертеп биш җөмлә төзергә:

Алла, сәлам, хөрмәт, хат, сәгать, бәхет, кыяфәт, җомга, газап, кәгазь.

                                       II вариант

       Бирелгән гарәп-фарсы алынмаларын кертеп биш җөмлә төзергә:

Җәннәт, якшәмбе, такта, мәктәп, базар, ятим, фән, әдәби, кәеф, мәхәббәт.

- Укытучы: Әйдәгез әле, биремне ничек үтәдегез икән, тикшереп алыйк.

Берничә укучы төзегән җөмләләрен укый, аның алынмаларның мәгънәләрен аңлау дәрәҗәсе тикшерелә.

V.  Укытучы: Шулай итеп, без сезнең белән татар телебезгә үтеп кергән алынмалар белән таныша башладык. Гарәп илләренә сәяхәт тә кылып кайттык, биремнәр дә башкардык. Үзегез өчен яңа мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калам.

- Укытучы: Шулай итеп, бүгенге дәрестә нинди алынмаларны карадык инде?

- Укучы: Гарәп-фарсы алынмаларын.

- Укытучы: Әйе, киләсе дәрестә әлеге теманы дәвам итеп, үзләштергән материалны күнегүләр белән ныгытырбыз. Ә хәзер өй эшен язып куйик. Көндәлекләрне  ачтык. Өй эше: үзегезгә ошаган китаптан гарәп-фарсы алынмалары кергән җидешәр җөмлә язып килергә, алынмаларның асларына сызарга. Дәрестә актив катнашып утырдыгыз, молодцы. Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....

“-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү”

Тема: “-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү” (6нчы сыйныф)Максат. Белем бирү максаты : Алынма исемнәрнең  төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ныгыту;-ск,-й,-ь хәрефләренә...

Алынма сүзләр

         Тема:  Алынма сүзләр.10-сыйныф,татар төркеме...

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнү.(Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә; [й]авазына беткән алынмаларга; ь билгесе хәрефенә беткән алынмаларга кушымчалар ...