КВН по татарскому языку.
материал (7 класс) по теме

Афзалова Сария Муллануровна

КВН по татарскому языку для учащихся 7-8 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rodnoy_yazyk-svyatoy_yazyk.kvn_na_tatarskom_yazyke.docx20.8 КБ

Предварительный просмотр:

        Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

                (7-8 сыйныфта укучы татар балалары өчен тел бәйгесе).

        Бәйге (КВН)  ике сыйныф арасында яки төркемнәр арасында үткәрелә, командалар билгеләнә, исем кушыла.

Максат: Укучыларда фәнгә карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү; фән  буенча алган белемнәрне тирәнәйтү һәм дөньяга караш формалаштыру; укучыларның иҗади сәләтләрен  үстерү.

Музыка яңгырый

Алып баручы: Исәнмесез кадерле дуслар! Хөрмәтле жюри, укытучылар, укучылар. Без бүген сезнең белән “Тел бәгесе”нә җыелдек. Безнең телебез- матур, бөек тел. Аның ничәмә ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.

Кичәбезнең максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Без туган телебезне, әдәбиятыбызны беләбезме,мәдәниятебез белән кызыксынабызмы? Безнең максат менә шундый сорауларга җавап бирү. Бу кичәдә сез нинди дә булса яңа,өстәмә мәгълүмат алсагыз,ул сезнең фикерләү сәләтегезне үстерергә ярдәм итсә, без бурычыбызны үтәдек дип санарбыз.

Инде кичәне башлап җибәрик.

Безнең бүгенге бәйгедә 2 команда катнаша.

     (командалар белән таныштыру).

Жюри белән танышып үтик.

(исем фамилиляләре әйтелә).

I. Сәламләү өлеше: (Һәр команда үзенең йөзен ачып бирә, тылсымлы эмблемалар турында әйтелә, жюрига символик бүләкләр бирелә).

II. Сорау – җавап: (командалар чиратлап килеп, өстәлдән  бирем ала. Анда 10сорау. Һәр сорауга бер генә сүз белән  жавап бирергә кирәк. Уйлау өчен вакыт бирелми. Дөрес җавап 0,5 очко белән бәяләнә).  

                                  1нче команда өчен:

1. “Су анасы” әкиятен кем язган?

2. Татарларның җәйге бәйрәме?

3. Татарстан флагында нинди төсләр бар?                  

4. Яңа сүзенең антонимы?

5. Кушлавыч авылында туган  шагыйрь            

6. Сөембиекә манарасы ничә катлы?

7. Яфрак сүзендә ничә хәреф?

8. Татар алфавитында ничә хәреф?

9. Татар хатын- кызларының милли баш киеме?

10. Капма – каршы мәгънәле сүзләр?

11. Әбүгалисинаның игезәк сыңары?

12. Татар халкының музыкаль уен коралы?

   

2 нче  команда өчен:

1.Кама елгасының татарча исеме?

2. Бабай сзенең синонимы?

3. Гербта нәрсә сурәтләнгән?

4.Җиде белән тугыз арасында нинди сан?

5.Унҗиде сүзе бергә языламы, аерыммы?

6.Татар халык ашы?

7.Салих Сәйдәшев кем ул?

8.Елның ничә фасылы бар?

9.Татар телендә ничә тартык аваз бар?

10.Татар халыкның милли аяк киеме?

11.Мәгънә төсмерләре белән аерыла торган  сүзләр?

12.Чит телдән кергән сүзләр?

13.Бу сүзләрне кайсы татар шагыйре әйткән?

     - “Әйдә иртәнге намазга бик матур моңлы азан,

          И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан. ”

III. Һәр командага берәр доминанта сүз бирелә, шул сүзнең синонимик рәтен төзергә.

Күбрәк сүз тапкан  командага -2, әзрәк сүз тапкан командага – 1 очко.

1) азык – ( ашамлык, ризык, аш-су,нигъмәт)

2) ару – (талу, хәлсезләнү,хәлдән таю, талчыгу)

   IV. Иң грамоталы кешене билгеләү.

(Һәр командадан берәр кеше такта янына чыга. Аларга вакытлы матбугатта еш очрый торган  гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләрне язарга кушыла)

1нче командага сүзләр:        1нче командага сүзләр:

Мөстәкыйльлек                                         микъдар

Гомүмән                                                     җәмгыять

Мөһим                                                        зәгыйфь

Сурәт                                                          нигъмәт

Тәвәккәл                                                     игълан

Канәгать                                                      куәт

Шигырь                                                       һәлак

Сәгать                                                          дөнья

Шәфкать                                                      шагыйрь

 V. Реклама. Татар телевидениесеннән һәм радиосыннан рекламалар бирелә.

Нәрсә сон ул реклама?

Әйдәгез, без дә “Көмеш кыңгырау” газетасы турында реклама язып карыйк.

(Командалар әзерләнгән арада тамашачылар белән уйнап алабыз. Очколар үз командаларына биреләчәк)

  • Татар халык ашларын кем күбрәк белә. Очко соңгы сүзне әйтүчегә биреләчәк(1 очко) өчпочмак, гөбәдия һ.б.
  • Татар телендә чыга торган газета – журнал исемнәре.

(“Көмеш кыңгырау”, ”Сабантуй”, “Ялкын” журналы, “Юлдаш” газетасы,  “Шәһри Чаллы” газетасы ;”Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”,Акчарлак”, газетасы,”Казан утлары”,”Салават күпере”,”Сөембикә”журналлары .һ.б.)

Инде командаларга сүз бирик. Уңышлы дип табылган рекламага – 2 очко.

VI.  Полиндром уены: ( тактада “к” авазына башланган һәм алдан да арттан да бердәй укыла торган сүзләр уйлап язарга).

VII. Төркемнәрдә эшләү:

(Хикәя төзү. Хикәя төзегән арада музыкаль пауза, я рус төркемендә укучылар шигырьләр сөйлиләр).

VII. Бер сүз белән җавабын табарга.

I. – Истән чыгу.   ( Оныту)

  •  Ике куллап. ( Ризалык,риза булу)
  •  Инә күзеннән үткәрү . (Җентекләп)
  •  Борыны гына утырып калу.  ( Ябыгу)

II. -Түбәсе күккә тию. ( Шатлану)

  -Табан ялтырату. ( Бик тиз юкка чыгу)

  -Җиде кат җир астында. ( Бик еракта)

   -Борын төбендә генә.(бик якын)

XI. Мәкальләрнең  ахырын әйт.

1 нче командага: Күршең үзеңнән  ( яхшырак булсын).

Киеменә карап каршы алалар  ( акылына карап озаталар).

100 сум акчаң булганчы  (100 дустың булсын).

 2 нче команда өчен: Язның бер көне (ел туйдыра).

Һөнәрле үлмәс  (һөнәрсез көн күрмәс).

Эш беткәч (уйнарга ярый).

Балыкка – су, кояшка – һава, кешегә (туган ил кирәк).

X. Капитаннар ярышы:

1нче командага М хәрефенә                         2нче командага   А хәрефенә башланган исемнәр,                                                       башланган исемнәр,                                   фамилияләр язарга:                                                                  фамилияләр язарга:

-шәһәр    

-ил            

-елга    

-район  

-чәчәк

-хайван        

-әдәби әсәр    

-композитор

-художник

- шәһәр

- ил

- елга

- район

-  тау

- диңгез

-җимеш

-үсемлек

-хайван

 ( Бәйгегә йомгак ясау, җиңүчеләрне билгеләү).

Алып баручы:

Һәр халыкның туган  җире була, һәр халыкның туган теле була. Туган теле булган халыкның туган җире була.Туган җиреннән аерылган халык теленнән дә аерыла. Язмыш безгә мәрхәмәтле булсын! Безне туган җиребездән, туган телебездән аермасын. Туган телен кадерләгән кеше кадерле була. Кадерле булыйк. Телебезне саклыйк, олылыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....