Кояшыбыз, аебыз.
методическая разработка на тему

Ахметзянова Райханя Агзаметдиновна

Г.Тукайга багышланган класстан тыш чара.Рус группалары өчен.

Скачать:


Предварительный просмотр:

  Габдулла Тукай.

Слайд2-3  -Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,                

Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.

Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек  кадерле Тукаебыз!

 4-5 -Аңа үлгәндә бары 27 яшь кенә иде. 1886нчы елның апреле һәм 1913 елның апреле... Яз аенда туган, яз аенда үлгән...

6 -Тукайның биографиясе дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе.

7-8- Ул 1886 елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районы  Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.

9-10 -Габдулла 4айлык чагында әтисе Мөхәммәтгариф, ә 4яшендә әнисе Бибимәмдүдә дә бакыйлыкка күчә.

  • 11-12Кулдан – кулга йөрүләр, кимсетелүләр... Тукай тиз өлгерә, дөньяга тиз чыга. Шагыйрьне үз халкы тудыра.

13-16 -Болай караганда аның узган юлы  зур да түгел: Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Казан, Кырлай, Уральск, яңадан Казан...

17-18\\- 6-7 елда ул татар халкының иң яраткан шагыйренә әйләнә.

19 -Махсус балалар өчен язылган “Бала белән күбәләк” шигырен  2нче сыйныф укучылары ...

                                                                                                                           

башкаралар.

20-21- Тукай – горур шагыйрь. Халкын да , үзен дә башка халыклар белән тигез куеп сөйләшә.

22- Аның “Туган тел” шигыре һәрбер кешенең туган теленә мәдһия булып яңгырый

23-24-8сыйныф укучысы Федотова Екатерина                                                      башкаруында  “Туган тел” җырын тыңлагыз.

25-26- Тукай – нечкә лирик. Туган ягы, әнисенә, хатын-кызга, туган телгә_ багышланган шигырьләре  татар халык җырларының дәвамы кебек.

27- Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,

Чын безнеңчә матур милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле,-

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

-Түзалмадым, бардым җырлаучыга,

Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”

Җавабында милләттәшем миңа:

“Бу көй була, диде, “Әллүки”!

28 - .6нчы сыйныф  укучылары   ....  һәм.....   шагыйрьнең “Өзелгән өмет” шигырен башкаралар.

29-30 -Тукайныж 7еллык иҗат гомере батырлыктан тора. Батырлык  ул – туры әйтә белү.

31-“Тугры Тукай” диләр. Тугрылык аның өчен – намусың кушканча язу.

32-Рус әдәбияты классиклары Пушкин һәм Лермонтовны  Тукай үзенең остазлары дип саный. Ул халыкларны берләштереп торган рухи кыйммәтләрне шигъри тел ярдәмендә татарларга да җиткерә ала.

33_ Аның “Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл...”дигән юллары  татар һәм рус халыклары арасындагы күп гасырлык дуслыкның шигъри манифестына әверелде.

34-9нчы сыйныф укучысы Павлов Дмитрий   башкаруында “Китмибез” шигырен тыңлагыз.

  • 35-36  1913 нче елда хастаханәдә үлем түшәгендә яткан Тукай “мин уяндым, инде мәңге йокламаска дип уяндым” дип яза.  Үзенең үлемсезлеген ул алдан сизенгән!

37   -Тукайның шигърияте татар һәм Россиянеке генә түгел, бөтен дөнья мәдәнияты байлыгына әйләнде.

-2011елны Тюрксойл оешмасы бөтен төрки илләрдә Тукай елы дип игълан итте.

Аның турында шигырьләр, поэмалар, драмалар, опералар языла.

38-39  -Башкалабыз Казанның үзәгендә шагыйрьгә ике һәйкәл тора.

40 -Туган авылы Кушлавычта Тукайнының бюсты бар.

41 -“Минем дөньяга күзем ачылган урын”дигән Кырлайда шагыйрьгә музей- комплекс.

42 -Санкт-Петербургны да татар шагыйренең һәйкәле бизи.

43 -Татарстан шәһәрләренең иң матур урамнары, колхозлар Тукай исемен йөртә.

44 -Идел буйлап “Габдулла Тукай” теплоходы сәяхәт итә.

45 -Казан метросының бер станциясе Тукай исемендә.

46 -Башкалабызның иң матур йортларының берсендә Габдулла Тукай музее урнашкан.

47 -Казан дәүләт  филармониясе Габдулла Тукай исемен йөртә.

48  -Әдәбият-сәнгать өлкәсендә иң зур уңышлар өчен Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бар.

49  -Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,

Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.

Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...