"Без бүген диктант яздык".
план-конспект урока по теме

Данный урок предназначен для учащихся 3 класса основной школы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_bugen_diktant_yazdyk.docx22.36 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

                                                 Тема: “Без бүген диктант яздык”.

                                          (3 нче сыйныф рус төркеме)

                                                      Укытычы: Тазипова Айгөл Әсхать кызы.

   

                                   

                                Без бүген диктант яздык.

Без бүген дәрестә кечкенә диктант яздык. Диктант җиңел булды. Без диктантны дәрестә тикшердек. 4 укучы – “биш”ле, 6 укучы – “дүрт”ле, 3 укучы – “өч”ле алды. Минем дустым Олег чиста, хатасыз язды. Ул “биш”ле алды. Ә минем 2  хатам бар иде. Мин “дүрт”ле алдым.

Тема: “Без бүген диктант яздык” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

1)“Без бүген диктант яздык” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру;

2) Нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) Матур язуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (19 нчы бит); методик ярдәмлек (22 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”, сүзлекләр китабы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эше тикшерү.

Слайдлар аша үзеңнең ничәле алганыңны,дәрестә ниләр эшләгәнеңне сөйли белү (1,2,3 нче слайдлар).

III. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Хата [хата] – ошибка

Хатасыз [хатасыз] – без ошибок

Хата белән [хата белән] – с ошибками

Җиңел [җиңел] – легко; лёгкий

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: зур хата, хатасыз язу, диктант хата белән, һ.б.;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1). Мин хатасыз укыйм. 2). Дима диктантны хатасыз яза. 3). Олег текстны хата белән укый.

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Как скажешь о том что:

- ты читаешь без ошибок;

- я делаю упражнение без ошибок;

- он делает упражнение с ошибками;

- я читаю с ошибками;

4.  Метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау; яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу.

IV. Ял минуты.

V. Укытучының текстны укуы.  

1.Группа белән эш.

-Ребята, я вам даю групповое задание.Надо придумать название текста.

(Без бүген диктант яздык).

VI. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Сүзләрнең антоним парларын табу.

кечкенә-...

җиңел-...

чиста-...

матур-...

3. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

а).Прослушайте и укажите слова со звуком [ө] : кечкенә, җиңел, өч, нокта, өтер, сорау, хата, чөнки, чиста.

б). Назовите слово, лишнее в логическом ряду.

Бишле, икеле, берле, өчле,сорау,дүртле.

4. “Иң матур сөйләүче” конкурсы. Дәреслекнең 19 нчы битендә язылган текстны уку.

Укучылар укыйлар.        

Парларда бер-берсенә сөйлиләр.

Аннан соң такта алдына чыгып сөйләү оештырыла.

6. Дәреслекнең 20 нче битендәге 8 нче күнегүне эшләү.

7. Ситуатив күнегүләр белән эш.

        а). Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой     пары.

1). Без диктант яздык.-Без кечкенә диктант яздык.

2). Балалар укыйлар.-Балалар яхшы укыйлар.

3). Без контроль эш эшләдек.-Икенче дәрестә без контроль эш эшләдек.

б). Дәвам ит.

Без дәрестә диктант ... .

Олег чиста,хатасыз ... .

Минем ике хатам ... .

VII. Өй эше.

 Дәреслек, 20 нче бит,11 нче күнегү (Расскажите друг другу содержания упражнения №7).

 Билге кую.

 

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Устный диктант "Ты мне, я тебе" и выборочный словарный диктант "Угадай-ка"

Описание.Учитель называет слово с орфограммой, ученик в ответ произносит проверочное к нему....

Аудио-диктанты (сборник И.П.Никитина. Музыкальные диктанты 4-7 классы).

Музыкальный диктант – это самое сложное и полезное упражнение для развития слуха. Чтобы научиться писать диктанты, их надо просто много писать! Это задание выполняется как на уроках сольфеджио, ...

Приказ № 199 от 27.09.2017г. об организации и проведении "Географический диктант" и "Экономический диктант"

Этот документ подтверждает то, что м сентябре 2017 года на платформе Овгортской школы-интернат мной был проведен всероссийский экономический диктант...

2019/2020 Диктант Входной и диктант за 1 четверть для 6 класса

Входной контроль и итоговый контроль за 1 четверть для 6 класса...

ТЕКСТ ТОТАЛЬНОГО ДИКТАНТА 2021 ГЛУХОВСКИЙ ГОТОВЫЙ (НЕ 100%!) ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ 2021 ТЕКСТ

ТЕКСТ ТОТАЛЬНОГО ДИКТАНТА 2021 ГЛУХОВСКИЙ ГОТОВЫЙ (НЕ 100%!)ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ 2021 ТЕКСТКогда говорят бабушка, как-то сразу представляется абстрактная милая старушка, личико морщинистое и румяное, как...