Вакыт хәле
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Хабирова Майсара Фаисовна

7нче класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vakyt_khle.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:        Вакыт хəле

Максат:1.Белем бирү максаты.

                Хəл турында гомуми төшенчəне искə төшерү.

                Вакыт хəлен танып белүне урын хəле билгелəмəсенə

                таянып оештыру.

             2.Фикерлəүне үстерү максаты.

 Хəллəрне, җөмлəнең иярчен кисəге буларак,         мөстəкыйль рəвештə танып - белүне практик оештыру.

               3.Тəрбияви максат.

                  Туган як шəхеслəре белəн горурлану хисе тəрбиялəү.

Җиһаз:1. Мифтахов Бəйрəм Мифтахович, Сөнгатов Гафур Мəсгутович. Татар теле 7. Казан, “Мəгариф” нəшрияты. 50 – 54бит.

2.Таблица.

3.Райондашларыбызның китапларыннан күргəзмə.

                           Дəрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-Исəнлəшү.

-Дежур укучының рапорты.

-Уңай психологик халəт тудыру.

Ярый, укучылар,табигать  турында сүзне дəвам итəрбез əле. Белем дөньясында үзебезнең көчне сыныйк.

Алдагы дəрес материалын кабатлап китик. (Табигатьтə кар булгач, укучыларга да бирелəсе сорауны кар бөртеклəренə язу)

- Без нинди теманы үттек?

Җ: Хəл.

- Җөмлəнең нинди кисəге хəл дип атала?

Җ: Җөмлəдə эш яки хəлнең кайда,ничек,кайчан,ни сəбəпле,нинди шартларда,нинди максат белəн үтəлүен яки үтəлмəвен белдерə торган иярчен кисəк хəл дип атала.

- Хəл нинди кисəкне ачыклый?

Җ: Күбрəк фигыль белəн белдерелгəн кисəкне ачыклый.Рəвеш һəм сыйфатны ачыкларга мөмкин.

- Урын хəле дип нəрсəгə əйтəбез?

Җ: Эш яки хəлнең урынын белдереп, кая?кайдан?кайда? сорауларына җавап бирə торган хəл урын хəле дип атала.

- Урын хəле нəрсə белəн белдерелə?

-Ю.к.

 Ч. к.

 У.в.килешендəге исемнəр.

- Урын рəвешен искə төшерегез.

- Бəйлек һəм бəйлек сүз белəн килгəн исемнəр ярдəмендə.

 Урын рəвеше. (искə төшерү өчен күрсəтмəлелек таратыла)

2.Яңа белемнəр бирү.

- Тактадагы җөмлəлəрнең калын хəреф белəн күрсəтелгəн сүзлəренə игътибар иттерү.Нинди җөмлə кисəге икəнен ачыклау.   (Укытучы үз кулы белəн яза)

       Я ң а д а н туа Мирза ага.Үзендə ышаныч,көч сизə.А н н а р ы Казан дəүлəт педагогия институтын тəмамлый,югары белемле мөгаллимгə əйлəнə.Авыр чаклар булды.Б а ш т а кечкенə өйдə кысылып яшəделəр. К ү п   е л л а р д а н        б и р л е тупланып килгəн ачуны бер учка җыйнап,юк-бар сəбəпне җай китереп, бер селтəнү белəн аның язмышын хəл иттелəр.“Без – Актанышныкылар” дигəн əлеге җыентыкта күренекле якташлар турында очерклар тупланган. “Язмышларны кем яза” хикəясеннəн.Илфак Ибраһимовның əтисе- Мирза абзый турында)

- Яңа теманы үзлəштерү өчен 79 нчы күнегүне бергəлəп эшлəү.(Яңа тема буенча əңгəмə оештыру)

1.Калын хəреф белəн белдерелгəн сүзлəр эшне кайсы яктан ачыклый? Вакытын.

2.Димəк, без бүген хəлнең  нинди төрен өйрэнəбез?Вакыт хəлен.

3. Нинди сорауларны файдаландык?

4. Билгелəмəне əйтеп карыйк.

Эш яки хəлнең вакытын белдереп, кайчан?кайчанга чаклы?кайчаннан бирле? сорауларының берсенə җавап була торган хəл вакыт хəле дип атала.

Ə ничек белдерелə дип уйлыйсыз?

1. Вакыт рəвешлəре(6класс материалы искə төшерелə)

2. Хəл фигыльнең  3-4 нче төре белəн

3.Урын-вакыт килешендəге бəйлек,бəйлек сүз белəн килгэн исем һəм башка сүз төркемнəре белəн белдерелə.

Музыкаль тəнəфес.

Мирһади Разов җырын башкаралар.”

3.Белемнəрне системалаштыру.

Укучыларның игътибарын районыбыздан чыккан язучылар иҗаты тупланган стендка юнəлтү.

  • Бирелгəн мисаллардан вакыт хəлен табарга.

Эш төркемнəрдə башкарыла.Укучылар компьютерны ача торалар, ə аларга җөмлəлəрнең кайдан алынуы турында мəгълүмат җиткерелə.

1.Əмирҗан Моталлапов турында белəсезме? Ул - Мерəс авылыныкы.Шушы мəктəптə укыган.Бик күп əсəрлəр авторы. Актанышта яши.(Җыентыклары күрсəтелə)

“Без – Актанышныкылар” дигəн əлеге җыентыкта күренекле якташлар турында очерклар тупланган.

1.Көзлəрен дə халыкны туендырып булмый – булган ашлыкны кырып- себереп алып китеп бетерəлəр.2.Көзен безнең колхозда эшлəрнең күршелəрнекенə караганда шактый əйбəтрəк торуы ачыкланды.Шул чакта гына əтине тынычлыкта калдырдылар... (Ə.Моталлапов.Шəймөхəммəт токымыннан. (Ил башлыгыбыз Минтимер Шəймиевнең этисе-Шəрип абзый турындагы язма.))

3.Китəрмен,ахры, шулай сизəм,дип,соңгы мунчасын кереп чыккач,икенче көнне урын өстенə ятты.

4.Болдырга менгəч, кире төшеп, келəт ишеген япты – кош-корт кереп пычратмасын. 5.Яңадан кое янына килеп бер чилəк су чыгарды.

6.Кая соң əле урагым? Əй,... мин аны быел алып та төшмəдем бит əле чормадан.Былтыр көз тимерче Мирзагалидəн тешəттереп чормага менгереп куйган идем. 7.Əби... кулындагы ак бишеккə озаклап текəлеп торды. Аннары,кая куярга,дигəндəй, як-ягына каранып алды. Шуннан соң ул тагын да салмаграк адымнар белəн өй эченə керде. 8.Җəйлəрен Башанак ягыннан кайтучылар шушы йомшак үлəнгə утырып тын алалар. 9.Элеккедəн үк шулай гадəткə кергəн инде – авыл халкы баланны көзге кыраудан соң гына өзə.

(Əлеге җөмлəлəр Чиялек авылында туып үскəн Индус Сирматовның “Ак бишек” повестеннан алынды.Казанда яши. Диктор,тележурналист булып эшлəде.)

  • Дəфтəрлəрдə эш. Бирелгəн җөмлəлəрдəн үзлəре ияргəн сүз белəн вакыт хəлен язарга.
  • Таблица буенча кабатлау.
  • Тестка җавап.

4. Йомгаклау.

- Дəрескə бəя.

- Укучыларның белеменə бəя бирү.

Өйгə эш: Ягъсүф Шəфыйковның гаилəсенə бəйле истəлеклəре язылган “Зəңгəр таудан яулык болгармын” хикəясеннəн урын, вакыт хəллəре кергəн 6 җөмлə язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буш вакыт. Тест-тренажер

Р.З.Хәйдәрова китабы буенча 7 сыйныфта "Буш вакыт" темасына тест-тренажер...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...

Иярчен вакыт җөмләләр

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. ( 9 нчы сыйныф)...

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

«Җил тамырын кисәр кылыч юк!» “Вакыт кына мәңгелек тантанада”.

(Равил Фәйзуллин иҗатында символлар чыгыш )...

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...