Сабан туе-хезмәт туе.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Халимова Гульфия Мансуровна

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_no12.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Идел буе районы

19 нчы гимназия

8 “Б” сыйныфының рус төркемендә “ Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексы буенча “Сабан туе – хезмәт туе”  темасына үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план - конспекты

Үткәрде:

югары кв. кат. укытучы

Хәлимова Г. М.

Октябрь, 2011 нче ел

Тема: Сабан туе - хезмәт туе.

Максат: : 1. Тартымлы исемнәрнең төшем һәм урын – вакыт килешендә  

                       төрләнешен ныгыту, татар халкының милли бәйрәме – Сабан  

                       туе белән таныштыру, текст өстендә эшләү.

                  2. Әдәбият дәресләрендә укучыларның татар телендә бәйләнешле  

                     сөйләм телен үстерү, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу.      

                  3. Татар халкының милли бәйрәмнәренә карата хөрмәт хисе

                      тәрбияләү.

                             Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

а) исәнләшү

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?
  • Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

б) сорау- җавап

  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Дәрестә кемнәр юк?
  • Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?
  • Атнаның ничәнче көне?
  • Кичә нинди көн иде?
  • Син ял көнен ничек үткәрдең?
  • Син көне буе йокладыңмы?
  • Көне буе компьютерда уйнадыңмы?
  • Татар әдәбиятыннан өй эшен эшләдеңме?
  • Ничә минут эшләдең?
  • Синеңчә, бу күпме?
  • Рәхмәт, утыр.

в ) өй эшен тикшерү

- Өй эшен тикшерәбез. Үткән дәрестә без Сабантуй уеннары турында сөйләштек, килеш кушымчаларын кабатладык. Башта язма күнегүне тикшерәбез. Дәфтәрнең 15 нче битен ачыгыз, 6 нчы күнегүне табыгыз. ... ны тыңлыйбыз.

-Яхшы. ..., ә хәзер мине тыңла. Мин русча әйтәм, ә син тәрҗемә ит.

Игру бег в мешках все смотрят с интересом.

Я с удовольствием принимаю участие в игре разбивание горшка.

Скачки-самое интересное соревнование.

- ..., син яхшы җавап бирдең, мин сиңа ... куям.

- Тагын бер өй эше бу – Сабантуй уеннары турында сөйләргә иде. Ләкин бер шарт бар иде. Нинди?

- Әлбәттә, төшем һәм урын – вакыт килеше кушымчаларын кулланырга кирәк иде.

- 1 нче өстәлгә сүз бирәбез. (2,3,4)

..................................

- Рәхмәт, укучылар.

г) максатны әйтү

  • Укучылар, без бүген дә Сабантуй темасына сөйләшүне дәвам итәрбез, күнегүләр эшләрбез, сорауларга җавап бирербез.

 

  1. Актуальләштерү.

а) Сүзлек эше.

              - Экранга игътибар итегез. Яңа сүзләр белән танышабыз. Алар сезнең өстәлләрдә дә бар. Минем арттан кабатлагыз.

Элек – электән – издавна

Тигез – ровный

Яңгырап тора –  звучит

Чиратлашып – по очереди

Тәкә - баран

Кыйммәтле – ценный, дорогой (подарок)

Төбәк – край

Чит ил – зарубежная страна

Берләштерә - объединяет

Ныгыта – укрепляет

- Ә хәзер мин җөмләләр укыйм, сез тәрҗемә итегез.

1. Сабан туе элек – электән үткәрелә.

2. Асфальт тигез булган җирдә йөрергә уңайлы.

3. Бәйрәм көнне урамда музыка яңгырап торды.

4. Укытучының сорауларына чиратлашып җавап бирегез.

5. Көрәштә җиңүчегә тәкә бирәчәкләр.

6. Туганнарыма кыйммәтле бүләкләр бирдем.

7. Мәктәбебезгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар еш киләләр.

8. Спорт сәламәтлекне ныгыта.

9. Бертөрле кызыксынулар кешеләрне берләштерә.

  1. Төп өлеш.

 1) Текст өстендә эш.

- Дәреслекнең 22 нче битен ачыгыз, 12 нче күнегүне табыгыз, ..., биремне укы.

- Сүзләрне табыгыз, укыгыз.

- Сез аларны аңлыйсызмы?

- Димәк, текстны укыйбыз ( 3 кешегә бүлеп укыту).

- Тыңлагыз. Сорау шундый: Сабантуй кайчан һәм кайларда үткәрелә?

.......................

- Сорауны кабатлыйм: Сабантуй кайчан һәм кайларда үткәрелә?

2) Сайлап уку.

- 13 нче күнегүне табыгыз. 1 нче өстәлдән башлыйбыз. ..., биремне укы, чылбырлап эшлибез.

3) Карточкалар белән эшләү.

- Хәзер төркемнәрдә эшлибез. Сезнең өстәлләрдә карточкалар бирелгән, аларны тәртип буенча куегыз. Болай эшлибез: 1 нче укучы сорауны укый, 2 нче укучы җавап бирә, 3 нче укучы җавапны тикшерә, хата булса, төзәтә, 4 нче укучы дөрес җавап бирүчене мактый. Экрандагы мактау сүзләрен куллана аласыз.

(тактада мактау сүзләре)

- 2 нче өстәл артында утыручыларны тыңлыйбыз.

4) Физминутка( җыр).

- Әйдәгез, әзрзк ял итеп алабыз. Сезнең өстәлләрдә җыр сүзләре бирелгән. Без хәзер видеоязма карабыз, ул көрәш  турында. Лилия Хәмитовага кушылып сез дә җырлагыз.

Видеоязма: The Tatar national wresting (татарская борьба)

- Җырның сүзләрен үзегез белән алырсыз, өйрәнерсез.

5) Диалогик сөйләм.

  • Текст белән эшне дәвам итәбез. Хәзер парлап эшлибез. Сезгә 3 минут вакыт бирәм, текст буенча диалог төзегез.

- 2 нче өстәл, 1 - 2 тыңлыйбыз.

             

6) Флип – чартларда эш ( яки А-3 форматында).

- Укучылар, текстның соңгы абзацына игътибар итегез әле.

- …, соңгы абзацны укы әле.

- Халыклар дуслыгы дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Менә шуны хэзер флип – чартларда ясагыз. Бу сүзтезмәне ишеткәч, күз алдыгызга нэрсэ килә, шуны ясагыз.

(3-5 минут)

7) Диалог.

- Хәзер тагын әзрәк ял итеп алабыз. Урыннардан торыгыз, музыкага биеп йөрсәгез дә була. Ләкин бер шарт бар: музыка беткәч, һәр кеше үзенә пар таба.

…………………………

- Бирем шундый: дустыгыздан ул катнашкан Сабантуй турында сорагыз ( Сабантуйда кайда булган, кем белән, нишләгән һ.б.)

Кемнең чәче караңгы (кара) төстә, шул кеше сораулар бирә ( 3 минут), ә икенче кеше бу мәгълүматны безгә сөйләргә тиеш, шуңа күрә игътибарбелән тыңлагыз ( 1-2 укучы).

  1. Йомгаклау.

а) Билгеләр кую.

б) -  Бүген без Сабантуй турында сөйләштек.

    -   Сезнеңчә, бу бәйрәм ни өчен үткәрелә?

    -   Бәйрәмнең төп максаты нинди?

- Әлбәттә, төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш.

  1. Өйгә эш бирү.
  • Көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен языгыз: 15б., 8 нче күнегү (эш дәфтәре); план буенча эчтәлек сөйләргә.
  • Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Өстәмә эш: шигырь язарга: бәйрәм, киләм, тоз, дус.

Resource id #1788

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Сабан туе.

Татар халкының милли бәйрәме Сабан туйны үткәрү тәртибе, йолалары....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Презентация на тему :"Сабан туй"

Презентация на тему :"Сабан туй"...

Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.

6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....