Доклад на тему "Великому драматургу татарского народа Галиаскару Камалу 135 лет"
статья (9 класс) по теме

   Сикертән ил язмышында үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләре, атаклы кешеләре, истәлекле вакыйгалары белән данлыклы.

  Әйе, егерменче йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте өлкә-сендә күренекле урын алган атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе,  татар театрына нигез са-лучы, ялкынлы публицист, Г. Камал – туган ягыбыз горур-лыгы.

  2003 нче елга кадәр бөтен чыганакларда да әдипнең туган җире дип Казан шәһәре күрсәтелде. Республика милли ар-хивында  Гарифуллин Дамир Хәйрулла улы  тарафыннан Сикертән авылы метрикасы табылды Һәм әлегә атаклы шә-хеснең шушы авылда 1879 нчы елның 30 гыйнварында туганлыгы, 6 яшькә кадәр яшәгәнлеге ачыкланды. Әлеге мәгълүмат “Мәдәни җомга” газетасының 2004 нче елның

30 гыйнвар санында яктыртылды. Бу газетта Сикертән авы-лында 1879 нчы елда тутырылган метрика дәфтәренең бер бите бирелгән. Язуларның өченче юлында Галиәсгарның искечә 17 гыйнварда тууы, атасының иген игүче Галиәкбәр Камалетдин улы икәнлеге язылган.

   Галиәкбәр Камалетдинов аз сүзле, коры табигатьле, үз сү-зендә нык торучы кеше була.Үзенең бер хәреф тә яза  бел-мәвеннән туйган булганлыктан, Галиәсгарне, бар көчен   куеп, зур гыйлемле кеше булганга кадәр укытырга карар бирә.

  Галиәсгар тулы йөзле, кечкенәлегенә карамастан, җитди карашлы бер бала булып үсә. Ата-анасының иртә таңнан кара төнгә кадәр эш өстендә утырулары, Галиәсгаргә иркә-ләнергә мөмкинлек булмый.                             

  Җәй көннәрендә Галиәсгарне анасының туган авылы Мас-рага - әбисе, анасы белән бертуган апалары-абыйлары яны-на кайтарып куя торган булганнар. Яшь баланы авылга җибәрүнең сәбәбе кечкенә: җәй башлану белән Казан татар кустарьлары Мәкәрҗә ярминкәсенә көн-төн хәзерлек алып барганнар. Масра авылы Галиәсгар өчен курорт булып хез-мәт иткән. Бабасы Хәбибулла гаиләсендә ашау-эчү мул бу-ла. Болар бар да Галиәсгарнең сәламәтлеге өчен уңай йо-гынты ясый.

    Галиәкбәр Камалетдиновның бер кызык табигате булган. Ул бер квартирда бер елдан артык тора алмаган, гел күчеп йөргән, шунлыктан Галиәсгаргә “Госмания”, “Халидия”, Галләм хәзрәт, Әҗимов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укырга туры килә. Казанга кайткач, әдип бөтен күңелен

театр эшенә бирә.

 Белгәнебезчә, үзенең тормышын зур эшчәнлек, нәтиҗәле хезмәт белән уздырган. Г. Камалның таланты бик күп тар-макларда чәчәк атты, татар культура  тарихында онытыл-маслык үрнәкләр калдырды. Г. Камалның тормышы һәм иҗаты татарның иҗтимагый фикер үсеше тарихында якты сәхифә булып тора.

“ Г.Камал мирасы” дигәндә иң әүвәл аның “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре”, “Банкрот”, комедия-ләрен, “Бәхетсез егет”, драмасын күз алдында тотабыз. Аларны классик үрнәк әсәрләр дип атыйбыз. Әлбәттә, Г.Камалның башка иҗат җәүһәрләрен дә (ә ул барлыгы 30дан артык пьеса һәм инсценировкалар, шигырьләр, мә-каләләр, бәяләмәләр язган, тәрҗемәләр ясаган) югары бәялибез. Татар әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш кертүе, армый- талмый җәмәгать эше алып баруы белән Г.Камал халыкның мәхәббәтенә лаек булды, олы абруй казанды. 1923 нче елда аңа мактаулы “Хезмәт Герое”   исеме би-релсә, 1926нчы елда Г.Камалга рәсми төстә “Татар халык драматургы-әдибе” исеме бирелә һәм ул – “татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артист-ларының якын ярдәмчесе” дип бәяләнә.

   Укучыларыбыз ““Төбәгебезнең күренекле шәхесләре эзе” буйлап мәгълүмат туплыйлар, каләм тибрәтеп, иҗади көчләрен  сынап карыйлар.  Г.Камалның оныклары Диләрә ханым Даут кызының, Фидакарь ага Камалетдин улының истәлекләрен өйрәнәләр.  Камаллар нәселе бик зур. Диләрә ханымның 12 оныгы бар. Әдипнең энесе Габ-драхманның улы Искәндәр Камалов бүген архивлардан кайтып керми. Ул нәселләренең шәҗәрәсен ясаган.

  Галиәсгар Камалның шәхси әйберләренең бер өлеше Камал театрында саклана. Тукай музеена исә, әле яңарак кына Галиәсгар Камалның Коръәнен китергәннәр.

    Милли музейда Камалның гаризалары да саклана. Ул аларны Казанда мөселман китаплары белән сәүдә итү теләге тугач губернаторга язган була.

   Бүген татар сәхнә сәнгатенең әйдәп баручысы булган Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

     Арча районы тормышын яктырткан, кешеләре белән        таныштырган "Бөек Тукай Ватаны син – Арча!" җыентыгында хакимият башлыгы Алмас Назировның мондый сүзләре бар: "...үзеңнең туган җиреңнең тарихын, үткәнен өйрәнми-белми торып, яхшы киләчәк төзеп булмый". Бу гыйбарә Арча халкына бүген дә бик туры килеп тора. Галиәсгар Камал урау юллар аша кайта туган ягына.

   Бөек Тукайның "Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар..." дигән сүзләрен бүген сикертәнлеләргә, гомумән, Арча халкына атап әйтелсә,  бик тә урынлы булыр. Арча үзәгендә язучылар аллеясы бар, анда Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм бөек әдибебез Галиәсгар Камалга бюстлар куелган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_posvyashchyonnyy_galiaskaru_kamalu.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Г.Камалның тууына 135 ел уңаеннан доклад.

               Тема: Бөек шәхесләр үрнәгендә укучыларны тәрбияләү.      

        Бик хикмәтле безнең яклар, һавасында халык рухы яшиме, ашаган ризыгыбызда, эчкән суыбызда берәр шифа бармы; әллә нинди “уңдырышлы туфрак” безнең якларда, бик күп талантларга бишек булган төбәк ул - Сикертән ягы.

  Сикертән - борынгы, зур, бай тарихлы авыл. Сикертән тарихы Казан ханлыгына кадәр барып тоташа, диләр. Бу авылның халкы Казан ханлыгы төзелгән вакытларга кадәр урдмуртлардан торган. Казан ханлыгы төзелгәч, бу авыл халкы татарлар тәэсиренә бирелеп китеп, ислам диненә күчкәннәр һәм шуннан татар исемен йөртә башлаганнар. Халыкның көн күрүе авыр: икмәк җитешми, өс-баш начар, шунлыктан Сикертән халкы, көзге эшләр беткәч, Казанның төрле районнарына таралып, авыл саен, йорт саен кереп, итек басып йөри торган булганнар.

   Сикертән ил язмышында үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләре, атаклы кешеләре, истәлекле вакыйгалары белән данлыклы.

  Әйе, егерменче йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте өлкә-сендә күренекле урын алган атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе,  татар театрына нигез са-лучы, ялкынлы публицист, Г. Камал – туган ягыбыз горур-лыгы.

  2003 нче елга кадәр бөтен чыганакларда да әдипнең туган җире дип Казан шәһәре күрсәтелде. Республика милли ар-хивында  Гарифуллин Дамир Хәйрулла улы  тарафыннан Сикертән авылы метрикасы табылды Һәм әлегә атаклы шә-хеснең шушы авылда 1879 нчы елның 30 гыйнварында туганлыгы, 6 яшькә кадәр яшәгәнлеге ачыкланды. Әлеге мәгълүмат “Мәдәни җомга” газетасының 2004 нче елның

30 гыйнвар санында яктыртылды. Бу газетта Сикертән авы-лында 1879 нчы елда тутырылган метрика дәфтәренең бер бите бирелгән. Язуларның өченче юлында Галиәсгарның искечә 17 гыйнварда тууы, атасының иген игүче Галиәкбәр Камалетдин улы икәнлеге язылган.

   Галиәкбәр Камалетдинов аз сүзле, коры табигатьле, үз сү-зендә нык торучы кеше була.Үзенең бер хәреф тә яза  бел-мәвеннән туйган булганлыктан, Галиәсгарне, бар көчен   куеп, зур гыйлемле кеше булганга кадәр укытырга карар бирә.

  Галиәсгар тулы йөзле, кечкенәлегенә карамастан, җитди карашлы бер бала булып үсә. Ата-анасының иртә таңнан кара төнгә кадәр эш өстендә утырулары, Галиәсгаргә иркә-ләнергә мөмкинлек булмый.                              

  Җәй көннәрендә Галиәсгарне анасының туган авылы Мас-рага - әбисе, анасы белән бертуган апалары-абыйлары яны-на кайтарып куя торган булганнар. Яшь баланы авылга җибәрүнең сәбәбе кечкенә: җәй башлану белән Казан татар кустарьлары Мәкәрҗә ярминкәсенә көн-төн хәзерлек алып барганнар. Масра авылы Галиәсгар өчен курорт булып хез-мәт иткән. Бабасы Хәбибулла гаиләсендә ашау-эчү мул бу-ла. Болар бар да Галиәсгарнең сәламәтлеге өчен уңай йо-гынты ясый.

    Галиәкбәр Камалетдиновның бер кызык табигате булган. Ул бер квартирда бер елдан артык тора алмаган, гел күчеп йөргән, шунлыктан Галиәсгаргә “Госмания”, “Халидия”, Галләм хәзрәт, Әҗимов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укырга туры килә. Казанга кайткач, әдип бөтен күңелен

театр эшенә бирә.

 Белгәнебезчә, үзенең тормышын зур эшчәнлек, нәтиҗәле хезмәт белән уздырган. Г. Камалның таланты бик күп тар-макларда чәчәк атты, татар культура  тарихында онытыл-маслык үрнәкләр калдырды. Г. Камалның тормышы һәм иҗаты татарның иҗтимагый фикер үсеше тарихында якты сәхифә булып тора.

“ Г.Камал мирасы” дигәндә иң әүвәл аның “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре”, “Банкрот”, комедия-ләрен, “Бәхетсез егет”, драмасын күз алдында тотабыз. Аларны классик үрнәк әсәрләр дип атыйбыз. Әлбәттә, Г.Камалның башка иҗат җәүһәрләрен дә (ә ул барлыгы 30дан артык пьеса һәм инсценировкалар, шигырьләр, мә-каләләр, бәяләмәләр язган, тәрҗемәләр ясаган) югары бәялибез. Татар әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш кертүе, армый- талмый җәмәгать эше алып баруы белән Г.Камал халыкның мәхәббәтенә лаек булды, олы абруй казанды. 1923 нче елда аңа мактаулы “Хезмәт Герое”   исеме би-релсә, 1926нчы елда Г.Камалга рәсми төстә “Татар халык драматургы-әдибе” исеме бирелә һәм ул – “татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артист-ларының якын ярдәмчесе” дип бәяләнә.

   Укучыларыбыз ““Төбәгебезнең күренекле шәхесләре эзе” буйлап мәгълүмат туплыйлар, каләм тибрәтеп, иҗади көчләрен  сынап карыйлар.  Г.Камалның оныклары Диләрә ханым Даут кызының, Фидакарь ага Камалетдин улының истәлекләрен өйрәнәләр.  Камаллар нәселе бик зур. Диләрә ханымның 12 оныгы бар. Әдипнең энесе Габ-драхманның улы Искәндәр Камалов бүген архивлардан кайтып керми. Ул нәселләренең шәҗәрәсен ясаган.

  Галиәсгар Камалның шәхси әйберләренең бер өлеше Камал театрында саклана. Тукай музеена исә, әле яңарак кына Галиәсгар Камалның Коръәнен китергәннәр.

    Милли музейда Камалның гаризалары да саклана. Ул аларны Казанда мөселман китаплары белән сәүдә итү теләге тугач губернаторга язган була.

   Бүген татар сәхнә сәнгатенең әйдәп баручысы булган Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

     Арча районы тормышын яктырткан, кешеләре белән        таныштырган "Бөек Тукай Ватаны син – Арча!" җыентыгында хакимият башлыгы Алмас Назировның мондый сүзләре бар: "...үзеңнең туган җиреңнең тарихын, үткәнен өйрәнми-белми торып, яхшы киләчәк төзеп булмый". Бу гыйбарә Арча халкына бүген дә бик туры килеп тора. Галиәсгар Камал урау юллар аша кайта туган ягына.

   Бөек Тукайның "Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар..." дигән сүзләрен бүген сикертәнлеләргә, гомумән, Арча халкына атап әйтелсә,  бик тә урынлы булыр. Арча үзәгендә язучылар аллеясы бар, анда Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм бөек әдибебез Галиәсгар Камалга бюстлар куелган.

  2008 елның 28 нче ноябрендә мәктәбебезгә Г.Камал исеме бирелү тантанасы үзенең күркәмлеге, мәгънәсе, матурлыгы белән күңелләрдә тирән эз калдырды.  Г. Ка-малның сәхнә әсәрләрен яратып укулары, аның әдәби персонажларын яхшы белүләренең нәтиҗәсе булып Г.Ка-мал театры артистлары, аның туганнары белән аралашып яшәүдә.

   Тантанага кайткан кунаклар башта Галиәсгар Камалның туган нигезенә туктадылар. Бу урында төзек кенә йорт балкып утыра. Анда бүген Гөлсинә һәм Мирзамит Солтановлар гаиләсе яши. Диварга Галиәсгар Камалның шушы нигездә тууы турында истәлекле такта эленде.

       2008 нче елның 8 нче сентябреннән Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан 636

нчы номерлы карар нигезендә Арча районы Сикертән төп гомумбелем мәктәбенә Галиәсгар Камал исеме бирелде. Мәгариф бүлеге башлыгы Бәдриева Рина Ринадовна коллективны мәктәпкә бу олы исем бирелү белән котлады, зур уңышлар теләде.

Бу очрашуда Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова Равилевна белән район советы депутаты Илдус Сәгъдиев хакимият исеменнән киләчәктә Галиәсгар Камалга багышлап музей ачуны тәгъдим иттеләр.

Төбәгебезнең 14 авылын берләштергән “Ак Барс-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Шәйдулла Имамович Сәләхов та матди якны гына кайгыртып калмый, рухи кыйммәтләргә зур әһәмият бирә.

Галиәсгар Камал исемендәге академия театрның директоры Шамил Закиров мәктәпкә татар театры оешуга 100 ел тулу уңаеннан эшләнгән махсус медаль бүләк итте.

Тантананың әдәби-музыкаль өлешендә   Галиәсгар Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Луара Шакирҗанова, Илдус Габдрахмановлар да катнашты.

Артистлар Галиәсгар Камал пьесы буенча куелган “Бүләк өчен” спектаклен безгә бүләк иттеләр.

Ә сикертәнлеләр исә, Галиәсгар Камалның "Беренче театр"ын куеп, камаллыларның үзләрен дә шаккатырды.

 Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомумбелем мәктә-бендә милли, рухи кыйммәтләр хакимлек итә. Шушы як-тан, шушы туфрактан без, дип горурланган мәктәп уку-чыларыбыз киләчәктә өлкән якташларыбыз эшен дәвам итәчәгенә һич кенә дә шикләнмибез. Мәктәбебездә теле-безне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәнү билгеле бер эзлелектә алып барыла. Татар театрына нигез салучы драматургыбыз Г. Камалның эшчәнлеген яратып өйрәнәбез, яңа мәгълүматләр туплыйбыз, әдәби геройларын күңел түрендә саклыйбыз. Әдипкә багышлап “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әдәби кичә, конференцияләр, очрашулар район семинарларында яктыртылды. Тирә-ягыбызның горурлыгы булган белем йортыбызда белем күтәрү курсларында укучы Республика күләмендәге тәрбия эшләре буенча директор  урынба-сарларын, РФ буенча   татар теле һәм әдәбияты укытучы-ларының V нче Бөтенроссия съезды делегатларын кабул иттек, тәҗрибә уртаклаштык һәм күренекле шәхесләре-безнең бай әдәби мираслары белән таныштырдык. “Туган ягы кирәк кешегә” дигән тема астында залыбыз күренекле якташларыбызның фотосүрәтләре һәм аларның ирешелгән уңышлары белән баетылып барыла.Укучылар белән музей почмагында борынгы хәзинәләр туплыйбыз, альбомнар, презентацияләр иҗат итәбез. Укучыларыбызның уйлануларын, танып белүләрен Г. Камалның иҗаты буенча төзелгән тестларда, бәйгеләрдә сыныйбыз.  

 Башлангыч сыйныфлардагы иҗади эш алымнарын баетып, өлкән сыйныфларда “Шигьри тәлгәшләр”,”Яшь артистлар” дигән түгәрәкләрнең эшчәнлеге аеруча игъти-барга лаек. Түгәрәккә йөрүчеләр әдипләребезнең әсәрлә-рен яратып сәхнәгә куялар һәм алар үзләрен бәләкәй Ка-мал кебек хис итәләр.

Димәк, якташларыбызның истәлекләрен өйрәнү аның исемен мәңгеләштерү дигән сүз.

   Гомумән, Г.Камал иҗатының иң әһәмиятле үзенчәлеге аның заман рухы белән сугарылган булуында һәм халык-чанлыгында , шуңа күрә күренекле драматург Г.Камал-ның әдәби мирасын, халыкчан, үлемсез әдәби геройларын күз карасыдай кадерләп саклыйк, яшь буынга җиткерик!

                                                                             Г.Камал исемендәге Сикертән

                                                                             төп  гомуми белем мәктәбенең

                                                                              татар теле һәм әдәбияты укыту-

                                                                              чысы Нәгыймова Равилә Рәфкать                

                                                                              кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КУЛЬТУРНАЯ СРЕДА СЕМЬИ ТАТАРСКОГО НАРОДА. ОСОБЕННОСТИ ЖИЗНЕННОГО УКЛАДА. КУЛИНАРНЫЕ ТРАДИЦИИ.

Ничто не скрепляет народ, как традиции. Чем богаче традиции, тем духовно богаче народ и тем выше его национальная гордость, и человеческое достоинство. Традиция вбирает в себя самое ценное из быта, из...

"Язык и культура татарского народа"

Презентация к программе "Язык и культура татарского народа"...

Традиции татарского народа.

Данная презентация позволяет разнообразить уроки русского языка и литературы  ,сделать их  более увлекательными и одновременно воспитывать   толерантность к людям иной национальности....

Тесты по истории татарского народа (Тюркский каганат)

Тесты по теме Тюркский каганат. 10 вопросов по 4 варианта ответа...

Культура татарского народа. Материалы к КТД "Дружба народов"

Материалы о  традициях и быте татарского народа....

Индивидуальный итоговый проект по предмету родной (татарский) язык на тему: «Мифология татарского народа»

Исследовательская работа на тему «Мифология татарского народа» имеет практическую значимость для сохранения и развития татарской культуры и традиций татарского народа.  Работа являетс...