Татарский язык в русской школе
план-конспект урока по теме

Открытый урок Тема: Е хәрефе.

Максат: -    Укучыларны [е] авазы үзенчәлекләре белән таныштыру;

-          Укучыларда фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү, диалогик сөйләм үсешенә игътибар итү.

              -    Хайваннар дөньясын өйрәнү, кызыксыну тудыру, аларны саклау, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше:

-          Исәнмесез!

-          Хәерле көн!

-          Хәлләр ничек?

-          Укучылар, бүген безнең дәресебезгә кунаклар килде. Карагыз, әле. Сез аларны беләсезме? Алар сезне беләләрме? Үзегезне яхшы яктан күрсәтәсегез киләме? Моның өчен нишләргә кирәк? Дәрестә бик игътибарлы һәм актив булырга.. Дәресне башлыйбыз.

II. Әзерлек этабы.

-          Сузык аваз хәрефләрен санап чыгыгыз.

([а], [о], [у], [ы], [ә], [ө], [ү], [и])

-           Алар ни өчен сузыклар дип атала? (сузып әйтелә)

-          Сузыклар нинди була? (калын – нечкә)

III. Төп өлеш.

             “Авазны ишет!” уены.

-          Шигырьне тыңлагыз, [е] авазын ишетсәгез, кулларыгызны чабыгыз:

Әй су буе, су буе

Ярында таллар куе

Талларда кошлар туе.

Кайтып булмый көн буе.

Шулай итеп, дәреснең темасы нинди?

Мониторда “Е хәрефе” чыга. (1 нче слайд күрсәтелә).

 

-           “Е” хәрефен әйләндереп карасак, нинди хәреф, нинди сан була? (“З” хәрефе, “3” ле саны).

-          Язуда аларны һич бутарга ярамый!

 

 

2 нче слайд

ел – ела – елан – еланлы
ер – ера – ерым
ен – уен – уенлы
өй – өем

     Елтыр – елтыр елтырыйм,

     Челтер – челтер челтерим,

     Ерганак мин – кар суы,

     Елгага агам туры.

                                                    Эльмира Шәрифуллина

    Зәңгәр елгага

                        йолдыз коела,

    Алар төнбоек белән коена.

                                                     Наҗия Саттарова

- “е” хәрефе кайчан ике авазга билге була? (1. Сүз башында;

2. Иҗек башында).

Дәреслектән кагыйдә укыла. 103 нче бит.

-          Ә хәзер табышмакларның җавапларын дәфтәрегезгә яза барыгыз, “е” хәрефенең астына сызыгыз.

Слайдлар күрсәтелә. Табышмаклар:

Тиендә бар, куянда юк,

Еланда бар, боланда юк.

Ул нәрсә? (Е хәрефе)

 

1.      “Е”га башланып, бетә ул “а”га.

Ә үзе һаман ага да ага (Елга).

 

2.      Урманнан чыгар,

     Койрык асты чуар

          Түше белән шуар,

           Кеше күрсә – куар,

           Алты аяклы,

          Алтын сыртлы. (Елан)

           Кош түгел, оча

           Ябалактан курка,

           Чикләвекне ярата,

           Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 

3.      Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли.(Бүре)

 

4.      Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тими, син тимә. (Керпе)

 

5.      Йомры йомшак, сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).

Дәреслек белән эшләү. 103 нче бит, 161 нче күнегү.

Б.Рәхмәтнең “Уенчыклар” шигыре укыла. “Е” хәрефе кергән сүзләрне табыгыз, дәфтәрләрегезгә языгыз.

“Уенчыклар” кибетендә” уенын уйнау.

Сатучы – сатып алучы диалогы төзелә:

-          Исәнмесез ... апа!

-          Исәнме ...!

-          Бу уенчыклар кибетеме?

-          Әйе. Сиңа уенчык кирәкме?

-          Кирәк.

-          Нинди уенчык кирәк?

-          Ул нинди төстә?

-          Сары, кызыл ... .

-          Ул ничә сум тора?

-          100, 200, 300... .

-          Мә, ал.

-          Рәхмәт.

-          Сау бул.

Укучылар, сез нинди йорт хайваннарын, урман җәнлекләрен беләсез?

(Эт, песи, сыер ... .

Бүре, төлке, тиен ...)

“Хайваннар дөньясында” слайдлары күрсәтелә. Калын – нечкә сүзләрне әйтергә.

Соңгы слайд “Болан”. Ә хәзер болан турында кечкенә хикәя укыйбыз. 106 нчы бит, 165 нче күнегү. Сорауларга җавап бирегез:

1)      Болан нинди хайван?

2)      Ул нигә сазлыкларда батмый?

3)      Боланны салкыннан нәрсә саклый?

4)      Татарстан урманнарында боланнар яшиме?

IV. Йомгаклау.

Бүген дәрестә нинди хәрефне өйрәндегез?

“Е” хәрефе нинди авазларны белдерә?

Нинди йорт, кыргый хайваннарын беләсез?

Хайваннарны сакларга кирәкме?

Өй эше: 103 нче бит, кагыйдәне ятла, 163 нче күнегүне язмача эшләргә. Кызларга – кызлар өчен күнегү, малайларга – малайлар өчен күнегү бирелә.

Билгеләр куела.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                   

                                               МБОУ “№8”

 

 

 

 

 

 

                                               ДӘРЕС ПЛАНЫ:

                                                  “Е ХӘРЕФЕ”

                          2 НЧЕ СЫЙНЫФ, ТАТАР ТӨРКЕМЕ

 

                                                                                                             

 

                                                                                                  ТӨЗЕДЕ:

                                                                        ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ

                                                                     УКЫТУЧЫСЫ ХӨСӘЕНОВА Г.Х.  

 

 

 

 

                                    ЯР ЧАЛЛЫ - 2012

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговая контрольная работа по татарскому языку 7кл русская группа

Рус мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларының Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эшләнгән еллык контроль эш. Контроль эшнең эчтәлеге БРИ биремнәре кебек төзелгән....

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка в коррекционной школе VIII вида.

Интерактивные технологии активно входят в нашу жизнь, помогают каждому человеку максимально раскрыть свой творческий потенциал, стать более успешным в учебе и работе, сделать мир вокруг...

Виды и формы внеклассной работы по татарскому языку в коррекционной школе VIII вида.

В отличие от уроков внеклассная работа по татарскому языку характеризуется многообразием форм и видов.По способу подачи языково...

рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса 8 класс

Рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса (8 класс) составлена  в соответствии со Стандартом...

Татарский язык в русской школе

Открытый урок Тема: Е хәрефе.Максат: -    Укучыларны [е] авазы үзенчәлекләре белән таныштыру;-          Укучыларда фикерләү, гомумиләшт...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Диктанты по татарскому языку для начальной школы.

Диктанты разных видов по татарскому языку для учащихся-татар начальной школы....