Открытое мероприятие "Белем шоу"
материал (5 класс) по теме

Жалилова Расиля Реисовна

Укучыларның белемнәрен тикшерү; тапкырлык – зирәклек сыйфатларын  арттыру; аңлау, уйлау сәләтләрен үстерү; татар теленә мәхәббәт  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_shou.docx29.77 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

                                               Белем шоу

Максат: Укучыларның белемнәрен тикшерү; тапкырлык – зирәклек сыйфатларын  арттыру; аңлау, уйлау сәләтләрен үстерү; татар теленә мәхәббәт  тәрбияләү.

Җиһазлау: Проектр, һәйкәлләргә һәм театрларга караган рәсемнәр, “И туан тел “җырына фонограмма.

                                     Бәйге барышы.

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар. Бүген  безнең мәктәптә беренче  тапкыр “Белем шоу” бәйгесе үткәрелә. Сез бу бәйгедә  үзегезнең тапкырлыгыгызны, белемнәрегезне, гомумән, уйлау сәләтегезне күрсәтерсез. Бүген  “Белем шоу” интелектуаль уенда  5В сыйныф укучылары көн сынаша. “ Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасы. Җиңү бервакытта да җиңел килми. Сезгә  тырышлык һәм уңышлар телим.

I тур

Укытучы.Без барыбызда Татарстан Республикасында дус – тату яшибез. Белгәнебезчә, Казан – бай тарихлы бик тә борынгы, күпне кичергән шәһәр. Бик күп уку йортлары, театр музейларга бай. Шулай булгач, без Казанны беләбезме? Сезнең дөрес җавапларыгызны жюри әгъзалары билгеләп барыр.

Укытучы.1нче командага: Казанда ничә театр бар?(Проектор ярдәмендә театр рәсемнәрен күрсәтү,сораулар бирү)

Укытучы. 1.1906 елда, 22 декабрьдә беренче тапкыр татар телендә спектакль уйнала. Бу нинди театр һәм ул кем исемен йөртә?

Көтелгән җавап. Галиасгар Камал исемендәге дәүләт -  академия театры.

Укытучы. 2.1791 елда Казан губернаторы Баратаев теләге  буенча нигез салына, 1802 елда Есипов тарафыннан агачтан театр бинасы төзелә һәм спектакльләр куела башлый. Казанда иң борынгы рус драма театры.

Көтелгән җавап. В.И Качалов исемендәге театр.

3. Бу театрның килеп чыгышы үзенчәлекле. 1933 елда колхозда эшләүчеләр тарафыннан беренче тапкыр театр куела. Җитәкчесе хәзер аның исемен йөртә.

 Көтелгән җавап. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры

4. 1934 елда бу театрга нигез салына. Хәзер анда ике труппа эшли: татар һәм рус труппасы. Бу театрда спектакльләр  бигрәк тә балалар өчен куела.

Көтелгән җавап. Курчак театры

5. 1932 елда, 30 ноябрьдә бу театрда беренче спектакль куела. Шуннан бирле бу дата театрның туган көне булып санала. Бу нинди театр?

Көтелгән җавап. Казан дәүләт яшь тамашачылар театры

Укытучы. 2нче командага: Казанда ничә һәйкәл бар?(шулай ук, проектр ярдәмендә рәсемнәр буенча сораулар бирелә).

Укытучы. 1. Бу барыбызга да таныш шагыйрь. Сугыш вакытында  әсирлеккә  алынып, гомере өзелә, бу кем?

Көтелгән җавап. М. Җәлил.

Укытучы. 2. Бөек революционер, аның исеменә багышланган урамнар, шәһәр йәм университет бар. 

Көтелгән җавап. В. И. Ленин.

Укытучы 3. Рус опера – җырчысы. Аның һәйкәле Казанның үзәгендә, Бауман  урамына каршы урнашкан. Кем бу?

Көтелгән җавап. Ф. И. Шаляпин.

Укытучы. 4. Бөек, атаклы рус шагыйре, балаларга кызыклы яәкиятләр язучы, барыбызга да кечкенәдән  таныш.

Көтелгән җавап. А.С. Пушкин

Укытучы. 5. Яшьли үлеп, ләкин татар халкы өчен үзеннән соң мәңгелек  байлык калдыра. Бөек  татар язучысы.

Көтелгән җавап. Г.Тукай.

Укытучы. Шулай итеп, безнең беренче турыбыз бетте. Хәзер әйдәгез икенче турыбызны башлап җибәрик.

II тур

Укыучы. Республикабыз күп милләтле. Шулай да, рус һәм татар телләре мөстәкыйль дәүләт теле итеп кабул ителде. Без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Әйдәгез әле, без дә саф татарча, сәнгатьле итеп шигырь сөйләп китик.  ( укучылар  тарафыннан шигырьләр сөйләнелә, җюри әгъзалары балларны үзе куялар)

III тур

Укытучы. “Белем шоу” булгач, әйдәгез  белемнәрне дә тикшереп карыйк. Сез татар телен ничек үзләштердегез икән. Хәзер сез үзегез  биремне  сайлап алып аны үтәргә тиеш буласыз.Сүзләрдән җөмлә төзергә буласыз. Сезгә ике минут вакыт бирелә(укучылар биремне үтәгән вакытта, әкрен генә музыка җибәрелә)

Бирем. 1нче командага.

  1. Укучылар, иттеләр, тәрҗемә, дөрес, сүзләрне.
  2. котладым, мин, туган көне, дустымны, белән.
  3. авылга, кайттык, Җәен, без, кунакка, гаиләбез, белән.
  4. белән, Дустым, Габдулла Тукай, булдык, музеенда.
  5. Мин, яратам, бик, гаиләмне, һәм, туганнарымны.

2нче командага.

  1. авылда, ял итәрбез, белән, Гаиләбез.
  2. Дустым, тели, булырга, әнисе, теш табибы, кебек.
  3. кирәк,уйларга, Киләчәк, турында.
  4. гимнастика, белән, Мин, беренче, шөгыльләнәм, сыйныфтан.
  5. Мин, котладым, белән, бәйрәм, укытучыны.

IV тур

Укытучы. Кем тапкыр, кем зирәк, кем белемле? Инде сез татар телен 5ел дәвамында өйрәнеп киләсез. Әйдәгез әле тикшереп карыйк. (һәр командага рус телендә текст бирелә, татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Кем беренче һәм дөрес итеп тәрҗемә итә, шул җиңүче булып санала)

Бирем.1) Минем исемем Илдар,миңа 11 яшь. Мин Казанда, Ф. Амирхан урамында алтынчы йортта, 33 йортта яшим. Мин 7нче мәктәптә 5 нче сыйныфта укыйм. Сыйныфыбыз  бик матур. Сыйныф җитәкчебезнең исеме Алсу Наилевна. Без аны бик яратабыз.

2)Минем дустым бар. Аның исеме Марат. Без аның белән белән бер йортта яшибез. Марат та минем кебек  5 сыйныфта укый, ләкин без сыйныфташлар түгел. Мин 5нче “А” сыйныфында укыйм, ә Марат 5 нче “Г” сыйныфында укый. Марат яхшы һәм тырыш укучы.

V тур

Укытучы. Татар телен  белү өчен  күп укырга һәм тырышырга кирәк. Сезгә өй эшенә татар музыка өлкәсендә эшләүче  Рөстәм Яхинның һәм Сара Садыйкованың   биографиясен укып килергә  кирәк иде. Ничек аңладыгыз икән, тикшереп карыйк. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

Рөстәм Яхин биографиясе буенча сораулар “Зирәкләр” командасына бирелә.

Укытучы.1.Р. Яхин кем ул?

Көтелгән җавап. Композитор.

Укытучы. 2. Ул ничәнче елда һәм кайда туа?

Көтелгән җавап.Казанда, 1921 елда.

Укытучы.3.Кайда укый?

Көтелгән җавап.Казанда музыка мәктәбен, аннан Мәскәү консерваториясен тәмамлый.

Укытучы. 4. Р. Яхин  күбрәк кем шигырьләренә, кемнәр өчен язган?

Көтелгән җавап. М.Җәлилнең шигыръләренә романслар, балалар өчен җырлар яза.

Укытучы. 5.Ул нинди уен коралында уйный?

Көтелгән җавап. Пианино

          Укытучы.6. Ничә музыкаль әсәрен беләсез?

 Көтелгән җавап. 300гә якын музыкаль әсәре бар.

          Укытучы. 7. Ул нинди музыкаль әсәре белән таныла?

 Көтелгән җавап. Татарстан Республикасының гимн авторы

Укытучы.8. Ничә яшьтән  музыка белән шөгылләнә башлый?

Көтелгән җавап. 13 яшьтән

Укытучы.9.Р.Яхин нинди премияләргә лаек була?

Көтелгән җавап. Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе, СССРның халык артисты.

“Тапкырлар” командасына Сара Садыкова биографиясе буенча сораулар бирелә.

Укытучы. 1.Сара Садыкова кем ул?

Көтелгән җавап. Актриса, җырчы, композитор.

     Укытучы. 2.Ул ничәнче елда һәм кайда туа?

     Көтелгән җавап. Казанда, 1906 елда.

      Укытучы. 3.Кайда белем ала?

       Көтелгән җавап. Кызлар мәктәбендә, педагогика мәктәбендә белем ала.

Укытучы. 4.1922-1928 елда кая белем ала?

Көтелгән җавап. Чайковский ис. консерваториядә

              Укытучы. 5.1930- 1934 елларда нинди театрда эшли?

               Көтелгән җавап. Г. Камал исемендәге дәүләт академия театрында.

Укытучы. 6 Ничә спектакльгә музыка яза?

 Көтелгән җавап. 30 спектакль.

              Укытучы. 7.Ничә музыкаль комедияләргә музыка яза?

              Көтелгән җавап.” Мәхәббәт җыры”, “ Кияүләр”

               Укытучы  8.С. Садыкова  нинди исемнәргә лаек?

              Көтелгән җавап. ТАССРның  лаеклы артисткасы, Халык артисткасы

      Укытучы 9. Ул кайчан үлә?

     Көтелгән җавап. 1986 елда.

Шулай итеп, без уеныбызның ахырына якынлашып киләбез. Уеныбызны матур итеп тәмамлыйк әле. “Җыр – кешенең юлдашы”, ди татар халык мәкалендә...Җыр  җаныбызны сафландыручы, өметләрне  ныгытучы, рухи көчебезне  баетучы һәм көч бирүче  Г.Тукайның “И туган тел” җыры белән тәмамлыйк әле.

(ахырдан сүз җюрига бирелә.)

                                                                                                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Торжественное открытие I открытого слёта юных экологов Агинского Бурятского округа (с приглашением команд Забайкальского края).

Природа является первоосновой всякой красоты. Она может размягчить даже самые чёрствые сердца. Великая природа, окружающая нас, способна порождать великие мысли и поступки.Вы услышали звуки музыки. Ав...

Открытое занятие по английскому языку в дошкольной группе в рамках "Дня открытых дверей" для родителей.Название "Вместе весело дружить""

Открытое занятие для родителей детей, посещающих дошкольную группу. Дети с преподавателем ищут друзей для загрустившего Шалтая-Болтая, который хочет найти себе друзей среди  домашних питомцев ...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок по географии "Антарктида, история открытия и исследования"

Материалы этого урока можно использовать на уроках географии в 7-х классах....

Открытый урок по теме «АВСТРАЛИЯ. Географическое положение. История открытия материка. Рельеф и полезные ископаемые».

ЗАДАЧИ УРОКА: ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЕ: 1. Отработка навыков составления составления характеристики географического положения материка Австралия;2.Продолжить работу с картами,  атласами, таблицам.ВОСПИТ...

Разработка урока географии в 5 классе по ФГОС на тему Великие географические открытия. Открытия Нового света.

Данная тема рассматривается в 5 классе по учебнику Н. Петровой и Максимовой по ФГОС. Хотелось перед структуру урока....