Исемнәрнең күплек саны
план-конспект урока (5 класс) по теме

Давлетшина Гульнара Асхатовна

Исем сүз төркемен кабатлау; Кем? нәрсә? сорауларын дөрес кую. Исемнәрне берлектә һәм күплектә куллану. Күнегүләр өстендә ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem.docx17.83 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең күплек саны

Дәүләтшина Гөлнара Әсхәт кызы

Казан шәһәре 5нче лицей

4нче сыйныф татар төркеме

Максат:

1. Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне сөйләм эчендә аңлап тану күнегүләре

2. Берлектәге һәм күплектәге исемнәр белән таныштыру.

3. Ана теле-татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес сөйләргә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, компьютер куллану

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

  • Исәнмесез, балалар! Барыбыз да торып басабыз, бер-беребезгә карап елмаябыз. Хәерле көн теләп, урыннарыбызга утырабыз.

Актуальләштерү өлеше.

  • Бүген дәрестә без сезнең белән исем сүз төркемен өйрәнүне дәвам итәбез. Иң беренче булып әйдәгез өй эшен тикшереп китәбез. Өй эше 149 нчы күнегү. Күп нокталар урынына тиешле исемнәрне куеп языгыз. (чылбыр рәвешендә сорау).

Кешеләр: әни, укытучы, малай, бабай, бала, кунак, әби, апа, укучы, очучы.

Йорт хайваннары: сыер, сарык, бозау, бәрән, кәҗә.

Кыргый җәнлекләр: бүре, куян, төлке, аю, болан.

Кошлар: сыерчык, тургай, чыпчык, карга, сандугач, күгәрчен, песнәк, карлыгач.

Үсемлекләр: чәчәк, үлән, каен, тал, усак.

Әйберләр: китап, өстәл, тәрәзә, пычак, елга, урындык, дәфтәр, су, ком, болын.

Табигать күренешләре: җил, давыл, кыш, буран, җәй, яңгыр.

Яңа тема:

  • Әйе, дөрес эшләгәнсез. Укучылар бүген безнең дәрескә урманнан тиен дустыбыз да килгән. Ул үзе генә килмәгән, үзе белән зур кәрзинен дә алып килгән. Аның эчендә бик күп рәсемнәр һәм биремнәр бар.
  •  Без сезнең белән исем сүз төркемен өйрәнә башладык. Кем әйтеп бирер икән. – Исем нәрсәне белдерә?(предметны белдерә)
  • Нинди сорауларга җавап биреп килә?(Кем? Нәрсә?)
  • Әйе, укучылар. Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Әйдәгез хәзер тиен алып килгән рәсемнәргә карыйбыз.

Туп, куян, укытучы, төзүче, яфрак, чыршы, чәчәк, табиб, сыер.

Укучылар, әйдәгез тиенгә иң беренче кем? Соравына җавап биргән сүзләрне, аннары нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне табып күрсәтик.

Әйдәгез, хәзер тикшереп алыйк әле.

Кем?                                                 Нәрсә?

Укытучы                                           Сыер

табиб                                                 куян

төзүче                                                яфрак

                                                           чәчәк

                                                           туп

  • Без кабатладык та, ял да итеп алдык.

Рәсемнәргә карагыз әле, ничә предмет күрәсез?

Туп, куян, укытучы, төзүче, яфрак, чыршы, чәчәк, сыер (бер предмет).

        Хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Сез минем соравыма дөрес җавап бирергә тырышыгыз.

-Бу рәсемдә ничә туп? (6)

6 тупны без бер сүз белән ничек әйтәбез? (туплар)

Менә бу рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? Ничә укытучы? (3)

3 укытучыны ничек дип әйтәбез? (укытучылар)

Ә менә бу рәсемгә нинди сорау куярбыз. (кемнәр?)

-Ни өчен бу рәсемгә кемнәр? соравы куйдык? (Чөнки кешеләргә кем? соравы куела.)

Хәзер бу сүзләрнең кушымчаларын карыйк.

Чыршы сүзе калынмы, нечкә сүзме? (калын сүз, димәк, калын кушымча ялгана)

Төзүче – нечкә сүз, шуңа күрә нечкә кушымча ялгана.

Куян – нинди авазга тәмамлана?

[н],[м],[ң] нинди авазлар (борын авазлары)

Борын авазларына беткән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана? (-нар, -нәр)

Ә хәзер бергәләп кагыйдәне чыгарып карыйк.

Кагыйдәне уку.

Исемнәр берлектә һәм күплектә киләләр. Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә. (алма, куян)

Күплек сандагы исем берничә предметны белдерә. (тәрәзәләр, куяннар)

Күплек сандагы исемнәргә –лар, -ләр кушымчалары, ә борын авазларына беткән исемнәргә –нар, -нәр кушымчалары ялгана.

Физминутка.

Яңа теманы ныгыту.

Дәреслек белән эшләү.

150нче күнегү. Рәсемдәге әйберләрнең исемнәрен языгыз.

151нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, Габдулла Тукай шигыреннән алынган өзекләрне күчереп языгыз. Шигырьдә нинди ел фасыллары турында сүз бара?

Ә хәзер уйнап алабыз. Уен “Корректор уены”

Түтәлне тутырып үсә җиләклар

Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәклар.

Язын бакчага кайталар кошнар

Безнең кадерле канатлы дуснар.

Бигрәк күңелле май башларында,

Каенлар яфрак ярган чагында.

Бирелгән шигырь юлларын эчтән генә укып чыгыгыз. Күплек сандагы исемнәрне табыгыз. Бу сүзләргә кушымчалар дөрес ялганганмы? Кайсы сүзләр хаталы язылган? Бу исемнәргә нинди кушымчалар ялгарга кирәк? Ни өчен?

Ә хәзер шигырьне дөрес укып күрсәтегез. Күплек сандагы исемнәрне күчереп языгыз.

Алган белемнәрне тикшерү. Тест

Өй эше: 156нчы күнегү. Сүзләрне татарча әйтегез.

Йомгаклау:

-Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме турында сөйләштек?

-Исем нәрсәне белдерә?

-Күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

Билгеләр кую. Дәрестә әйбәт катнашучыларга билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Презентация, правила по татарскому языку.Исемнең күплек саны (Множественное число имён существительных)

Правила по татарскому языку в виде презентации. Исемнең күплек саны (множественное число имён существительных)...

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны...

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны...