Исемнәрнең берлек һәм күплек саны
план-конспект урока (6 класс)

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isemnrnen_berlek_sany_hm_kuplek_sany_formalary_2.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны формалары

Максат.

1.Белем бирү максаты: Исем турында белемнәрне искә төшерү, исемнең берлек һәм күплек саны формалары турында мәгълүмат бирү, билгеләмәне фомалаштыру; язма һәм телдән сөйләмдә берлек һәм күплек санны аера һәм куллана белү;

2.Фикер сәләтен үстерү максаты : телдән һәм язма сөйләмдә  исемнәрнең берлек һәм күплек саны формаларын куллану күнекмәсен,  укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

3.Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре  формалаштыру; туган җиребез, аның  тарихына кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

-  берлек һәм күплек сандагы исемнәрне тану;

-  кушымчаларның ялгану үзенчәлекләрен аңлату;

- берлек сандагы исемнәрне –күплеккә, күплек сандагы исемнәрне берлеккә кую;

Метапредмет:

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес тибы. Яңа белем үзләштерү

Җиһазлау: таратма материаллар, презентация, фотоаппарат, камера, “микрофон”.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. Мотивация.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар!  Кәефләрегез ничек?

Укучы. Яхшы, әйбәт...

Укытучы. Бик шәп. Мин сезнең өчен бик шат.

Укытучы. Ә бүгенге дәреснең мавыктыргыч, истә калырлык булуын телисезме?

Укучы. Әйе.

Укытучы. Алайса игътибар – экранга.

Видеоязма.

Таныш булыйк:  мин әле генә сез карап үткән “Шаян ТВ” каналы корреспонденты - Илдарханова Зимфия Миннәхмәт кызы. Менә бүген сезнең турында бик яхшы тапшыру әзерлисем килә. Сез әзерме?

Укытучы.   Укучылар, без сезнең белән дәрес алдыннан, төсле ручкалар сайлап, төркемнәргә бүлендек. Әйдәгез, тагын бер кат бер-беребезне сәламлик әле. Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берегезне тыңлап, уртак фикергә килеп, дус, тату эшләгез! Унышлар Сезгә! Ә дәрес барышында, без төрле биремнәр эшләрбез. Дөрес җавапларыгызга мин Сезгә “Шаян” логотиплары ала аласыз. Ә алар белән без белемнәребезне бәяләрбез.

II.Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләрдә  Ком сәгате. Ул сезгә вакытны билгеләргә ярдәм итәр.

Укытучы. Укучылар, тактага игтибар итегез әле. СЕМИ  Ниндидер хата киткәнме? Әллә хрефләр алышынган инде? Нинди сүз яшеренгән бу адашакан хәрефләрдә?

Укучы. Исем.

Укытучы. Ә исем турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы. Предметны белдерә, нәрсә соравына җавап бирә, баш килештә...

Укытучы. Афәрин, рәхмәт.

III. Уку мәсьәләсен кую.

“Инсерт” алымы

Укытучы. Укучылар, безнең “Шаян ТВ“ каналында бик күп бүлекләр эшли. Минем сезне хәзер “Яңалыклар” бүлеге белән якыннан таныштырасым килә.  Димәк, әлеге бүлектә сезне Яңалыклар көтә. Сезнең алда “Яңалыклар” дигән конвертлар бар. Әйдәгез әле, андагы биремне үтик.  Сезгә таблица өстендә сүзләр бирелгән.  Аларны  таблицага тутырырга кирәк.

Борын авазы, берлек сан, кушымчалар, күплек саны, Калын кушымча, кеше исемнәре, нечкә кушымча

ЯКЫНЧА тутыру

V

таныш

-

икеләнү

+

яңа

?

Аңлашылмый, күбрәк белергә телим

Кушымчалар

Берлек сан

Күплек сан

Калын кушымча

Нечкә кушымча

Борын авазы

Кеше исемнәре

Укучыларның фикерләре тыңлана.

Укучылар, игътибар итегез әле, сезнең өчен кайсы сүз таныш?

Нинди сүзләр икеләнү тудырды?

Ә сезнең өчен бүген яңа сүз бармы?

Ә кайсы сүз турында сезнең күбрәк беләсе килә?

Укытучы. Укучылар, уйлап карыйк әле, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Укытучы. Әйе, дәресебезнең темасы  - Исемнәрнең берлек һәм күплек саны формалары

Укытучы. Ә нинди максатлар куясыз?

Укучы. Берлек һәм күплек санны аеру, берлек һәм күплек санга куя белү

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Ә хәзер мин сезне “Белем дөньясында” бүлегенә чакырам. Экранга игътибар итик.

Шаян. Зинһар, ярдәм итегез, дусларым, миңа сезнең ярдәм кирәк. Берлек сан турында мәгълүматларым бар.Ул предметларның, затларның бер генә булуын белдерә, кушымча да алмый. Ә менә күплек санны билгеләүдә югалып калдым...

Укытучы. Әйдәгез, Шаянга күплек санны ачыклауда ярдәм итик әле. Укучылар, тактага игътибар итик әле.

1 төркем – (сүзләр). Авыл, Алия, урам, чирәм

2 төркем – ( кушымчалар). –лар/-ләр;-нар/нәр

3 төркем – (калын, нечкә)

Магнитлы тактага ябыштыралар:

Авыл- лар   калын

Алия - ләр   нечкә

Урам – нар   калын

Чирәм нәр   нечкә

Укытучы. Беренче баганадагы сүзләр нинди санда килгәннәр?

Укучы. Берлек санда.

Укытучы. Алар кушымча  алганмы?

Укучы. Юк, алмый.

Укытучы. Икенче баганадагы кушымчалар предметларның, затларның нинди санда икәнен белдерә?

Укучы. Күплек санда.

Укытучы. Алар нинди кушымча алганнар?

Укучы. –лар/ләр, нар/-нәр.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, нар/-нәр кушымчасы кайсы очракларда ялгана?

Укучы. Борын авазына беткән сүзләргә .

Укытучы. Ә ничек уйлыйсыз, -лар/нар нинди кушымчалар? Алар нинди сүзләргә ялгана?

Укучы. Калын кушымчалар, калын сүзләргә, калын иҗеккә тәмамланса ялгана.

Укытучы. -ләр/-нәр нинди кушымчалар? Алар нинди сүзләргә ялгана?

Укучы. Нечкә сүзләргә, нечкә иҗеккә тәмамланса ялгана.

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, белемнәрне билгеле бер системага салу өчен, нет-буклар белән эшләп алыйк.  Сезгә текстта төшереп калдырылган урыннарга сүзләрне куярга кирәк.

1 төркем.

        Исемнәр ......  һәм ...... санда килә.  ....... санның аерым күрсәткече юк. ........ сан

-лар/-ләр, -нар/нәр кушымчалары ялганып ясала.

2 төркем.

 Сүз .........авазына бетсә, -нар/-нәр кушымчалары ялгана. Калган  очракларда    .............. кушымчалары ялганып ясала.

3 төркем.

 Калын сүзләргә - .............., нечкә сүзләргә ..........кушымчалар ялгана. Кайбер очракларда кеше исемнәре, фамилияләр .........санда кулланырга мөмкин.

Белемнәрне бәяләү. Логотиплар тапшыру.

Киләсе бүлек “Шаян программа” дип атала.

Укытучы. Минем кулымда - менә шундый серле кәрзин. Мин аннан хәзер төрле предметлар чыгарам. Сез аларны берлек һәм күплек санга куегыз.

Ручка –ручкалар

Бетергеч –бетергечләр

Куян –куяннар

Тиен –тиеннәр

Малай –малайлар

Ә хәзер “Фотомизгел” бүлегенә рәхим итегез. Нет букларны ябыгыз, анда рәсемнәр бирелгән .Сезгә шушы логотиплар буенча, берлек һәм күплек сандагы исемнәр кулланып, җөмләләр төзергә кирәк.

V. Рефлексия.

 Ә хәзер мин сезне “Видеокәрәз” бүлегенә чакырам. Әлеге бүлектә сезне “Акыл баттл” дип аталган уен көтә. Димәк, сезгә робот-эт  Маэмай сораулар бирәчәк. Ә сез аларга бүген  алган белемнәрегезне файдаланып җавап бирегез.

  • Хәерле көн, балалар! Сезгә зууууур унышлар теләп, “Акыл-баттл” уенын башлап җибәрәбез.

1 нче сорау. Исемнәр нинди санда кулланыла?

2 нче сорау. “Укучы” сүзе нинди санда килгән? Аның аерым күрсәткече бармы?

3 нче сорау. Күплек саны формаларын әйтегез.

4 нче сорау. “Урманнар” сүзендә ни өчен –нар кушымчасы ялгана? Ни өчен – лар түгел?

5 нче сорау. “Шәһәрләр” сүзендә ни өчен нечкә кушымча ялганган?

6 нчы сорау. Афәрин! Сезгә минем белән очрашу ошадымы?

Мин сезне “акыл-батл” уенында котеп калам.

Өй эше.

Ә өй эше, укучылар, сезнең “Өй эше” дип аталган конвертларда.  

  1. 24 нче биттәге кагыйдәләрне истә калдырырга;
  2. Әдәби әсәрдән берлек һәм күплек сандагы исемнәр белән 5 җөмлә язып алырга;
  3. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр кулланып, “Туган җирем” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Презентация, правила по татарскому языку.Исемнең күплек саны (Множественное число имён существительных)

Правила по татарскому языку в виде презентации. Исемнең күплек саны (множественное число имён существительных)...

Исемнәрнең күплек саны

Исем сүз төркемен кабатлау; Кем? нәрсә? сорауларын дөрес кую. Исемнәрне берлектә һәм күплектә куллану. Күнегүләр өстендә ныгыту....

Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүеМаксатлар:Фәнни максат (Кабатлау дәресе): Укучыларның исемнәрнең I,II,III затларда берлек с...

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.МАКСАТ: 1) Исемнең берлек һәм күплектә килүен аңлату, күплек кушымчалары белән таныштыру....

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны...