Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.
план-конспект урока на тему

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.

МАКСАТ: 1) Исемнең берлек һәм күплектә килүен аңлату, күплек кушымчалары белән таныштыру.

                          2) Күплек кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәтү.

                    3) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 

                    4) Логик фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresnen_tehnologik_kartasy.docx36.38 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы. Тема: Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.

 (3 нче сыйныфта татар теле дәресе) Оразсахатова Г.Б.

МАКСАТ: 1) Исемнең берлек һәм күплектә килүен аңлату, күплек кушымчалары белән таныштыру.

                          2) Күплек кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәтү.

                    3) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

                    4) Логик фикерләү сәләтен үстерү.

МАТЕРИАЛ:Дәреслек

ҖИҺАЗЛАУ: 1. Таблица.

2. Урман күренеше − рәсем.

3. Рәсемнәр.

4. Сигнал карточкалары.

5. Логик фикерләүгә рәсемнәр.

6. Схема.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

    Эш төре

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

Оештыру .Сәламләү.

Хәерле көн. Балалар!  Әйдәгез җилкәдәш иптәшегезгә хәерле көн, ә каршыдагы иптәшегезгә уңышлар теләгез!

Игътибар!

1нче слайд

2 нче слайд Һәр  өстәлдә мэнэдж мэт бар ,кайсы сан турысында утыруыгыз белән танышыгыз!

3 нче слайд

Укучылар, әйдәгез әлеге күренешкә туры килгән шигырь юлларын сайлыйк. Сезгә уйларга 1 минут вакыт бирелә.Башладык.

Укучыларга 3 шигырь тәкъдим ителә.

Җирдә ята сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

***

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

                        ***

Бер карасаң ,шыбыр-шыбыр итеп,

Яңгыр ява-җирдә пычрак.

Шул арада тагын карлар ява.

Бозланалар сулар  ялтырап.

Һәр өстәлдән бер укчыдан сорау.   Укучылар укыйлар. Мин дә сезнең белән килешәм.

-Исемнәр өстенә + тамгасы куеп чыгыгыз.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Дәрескә әзерләнә.

Бер карасаң ,шыбыр-шыбыр итеп,

Яңгыр ява-җирдә пычрак.

Шул арада тагын карлар ява.

Бозланалар сулар  ялтырап.

 яңгыр,җирдә, пычрак,карлар, сулар сүзләренә + тамгасы куялар.

мэнэдж мэт

уйларга 1 минут

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

4 нче слайд

Исем____________белдерә,  _________

соравына җавап бирә.

Кем? cоравы____________, нәрсә?_________  куела.

Мәсәлән: кем?___________нәрсә?__________

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Исем( предметны)белдерә,  ( кем? нәрсә?)соравына җавап бирә.Кем? cоравы ( кешеләргә), нәрсә?соравы      ( башка предметларга)куела.

Мәсәлән: кем? ( әни) нәрсә? ( авыл)

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

 3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә, ә предметларның саны бердән артык булса нинди кушымчалар ялгана икән соң?

-Әйдәгез предметларны күбәйтеп әйтеп карыйк.

5 че слайд

Гөл-

Алма –

Каен-

Тиен-

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

Гөлләр

Алмалар

Каеннар

Тиеннәр

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү:гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

-Әйдәгез, без аларның кушымчаларын аерып алыйк.

6 нчы слайд. Менә бу биткә аларның схемасын ясарсыз  һәм нәтиҗә чыгарырсыз.

Схеманы ничек итеп язарсыз икән,  шул турыда уйлап алыгыз.

-30 секунд эчендә схема төзегез.

-Ә  хәзер чират буенча схеманы бер-берегезгә сөйлисез. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.

 

Сөйләүне 1 нче сан турысында утыручыдан  башларбыз.

Һәр өстәлдән  4 нче  укучыдан Иптәшең нәрсә дип сөйләде?- дип сорыйбыз.

-ләр

-лар

-нар

-нәр

(ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН структурасы буенча

Уйларга 30 секунд

Язарга 30 секунд

Сөйләргә һәр укучыга 30 секунд бирелә

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

7 нче слайд

Көз килү кошлар, җәнлекләр тормышына нык үзгәреш кертә.

-Укучылар, карагыз әле, стеналарга

Кошлар. Йорт хайваннары. Кыргый җәнлекләр дип язылган.Сез 30 секунд эчендә үзегезгә ошаган почмакны сайлагыз. Менә бу кечкенә биткә языгыз.Ә хәзер бастык, урындыкларны этеп куйдык  үзебез сайлаган почмакларга барабыз.

8 нче слайд

Янәшә иптәшегез белән парлашыгыз, аны сәламләгез!

-Ни өчен бу почмакны сайлавыгыз турында фикер алышып алырбыз.

Сөйләүне, кемнең чәче озын, шул башлар.   Һәр сөйләүчегә 30 секунд вакыт бирелә. Башладык.

-Иптәшең сиңа нәрсә дип сөйләде?

Әңгәмәдәшегезне мактагыз, рәхмәт әйтегез!

Кошлар төркеме белән эш. Күплек санда әйтегез. Калган төркемнәр тыңлап торыгыз. Үз фикерегезне әйтергә кирәк булыр.

Кошлар.

Сандугач

Сыерчык

Карга

-Азалия, җавапларны дөрес дип уйлыйсыңмы ? Ни өчен?

Йорт хайваннары.

Кәҗә

Песи

Эт

-Лилия, җавапларны дөрес дип уйлыйсыңмы ? Ни өчен?

Кыргый җәнлекләр

Куян

Болан

Тиен

-Зәлинә, җавапларны дөрес дип уйлыйсыңмы ? Ни өчен?

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Сандугачлар

Сыерчыклар

Каргалар

-Әйе, тамыр калын булса, калын кушымчалар ялгана бит.

Кәҗәләр

Песиләр

Этләр

-Әйе, тамыр нечкә  булса, нечкә  кушымчалар ялгана бит.

Куяннар

Боланнар

Тиеннәр

-Әйе, тамыр борын авазына бетсә, -нар, -нәр  кушымчалары  ялгана бит.

Конэрс 

 30 секунд  

Тайм-пэа-шэа

сөйләүчегә 30 секунд вакыт бирелә

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

9 нчы слайд

Дәреслек белән эш

160 нчы күнегү.

Әйдәгез  үзебезне матур язуга әзерлик.

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

Язганда дөрес  утырам,

“Матур кирәк!”,- дисәләр.

Баш иелми, арка туры,  

Тигез тора җилкәләр.

Ручканы мин дөрес  тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

Сүзләрне татарчага тәрҗемә итәләр. Күплек кушымчалары ялгап язалар

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру.

10 нчы слайд Өй эше.

11 нче слайд  Теманы чыгыру

  • Сезнең өчен нәрсә яңалык булды?

-Үзбәя.

  • Бүгенге дәрес сезгә нәрсә бирде?

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗә чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүеМаксатлар:Фәнни максат (Кабатлау дәресе): Укучыларның исемнәрнең I,II,III затларда берлек с...

Видео урок "Боерык фигыльнең зат-санда төрләнеше (күплек сан)"

Боерык фигыльнең зат санда төрләнешеВидео урок по ссылке https://drive.google.com/open?id=0B6iQdCriOpqdeGdWU0RSaUZfV3M...

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны...

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны...