Аваз үзгәрешләрен кабатлау-ныгыту дәресе
методическая разработка (10 класс) по теме

Гатауллина Резеда Гайсовна

 

“Бердәм дәүләт (республика) имтиханы шартларында татар теле дәресләрен үткәрү” исеме астында уздырылган семинарда күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres_10_kl.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Аваз үзгәрешләрен кабатлау-ныгыту дәресе

(10 нчы сыйныфның татар төркеме)

“Бердәм дәүләт (республика) имтиханы шартларында татар теле дәресләрен үткәрү” исеме астында уздырылган  семинарда күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе.

МАКСАТ:

1. Укучыларга өйрәнелгән аваз үзгәрешләрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә  ясарга ярдәм итү.

2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, татар халкының тарихы белән кызыксыну һәм горурлану хисе тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:  инд. карточкалар, дәреслек, күчмә такта,  тестлар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1. Оештыру моменты, укучыларны барлау, уңай психологик халәт тудыру.        

Дәфтәргә число язу,  дәреснең максаты белән таныштыру.

Уникенче октябр

Сишәмбе.

Сыйныф эше.

Аваз үзгәрешләрен кабатлау.

2. Орфографик минут. (1 укучы тактага яза, калганнар урыннарда).

А)        Мәхәббәт, элгеч, яшьлек, мәһабәт, көнбатыш, әдәбият (юнәлеш килешенә куеп язарга), хәтер, шагыйрь, вәгъдә, Явыз Иван, Казан ханлыгы, орден, Идел, маэмай, җәмгыять, ерткыч, шаһит (свидетель), җавап, шәһит (погибший в борьбе за правое дело), пөхтә, вакыйга, мәңге, янгын, шигърият ((юнәлеш килешенә куеп язарга), озынборын.

- кабат уку

- тикшерү

- хаталарны төзәтү

- нәтиҗә ясау

Б) Тактада ике укучы  транскрипция  ясый.

Карточка  № 1

Сүзләргә транскрипция ясарга, аваз үзгәрешләрен билгеләргә.

Әдәбиятка [әдәбийатқá]

(Тартыкларның уңай, сангыраулыкта ярашуы)

Көнбатыш [көмбатыш]

(Тартыкларның кире, ирен ассимиляциясе )

Карточка № 2

Сүзләргә транскрипция ясарга, аваз үзгәрешләрен билгеләргә.

Шигърияткә [шиғрийәткә]

(Тартыкларның уңай, сангыраулыкта ярашуы)

Янгын [йа• ңғын]

(Тартыкларны кире, кече тел ассимиляциясе)

В) Класс белән эш.

  • Фонетика нинди фән ул һәм нәрсәләрне өйрәнә?
  • Хәзерге татар әдәби телендә ничә сузык аваз бар?

(12 аваз, шуның өчесе рус теленнән кергән киң әйтелешле о,ы,э авазлары) (ый – дифтонг)

  • Ничә тартык аваз? (28 тартык аваз)
  • Тавыш һәм шау катнашы ягыннан тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр? *(яңгырау һәм саңгырау)
  • Аваз үзгәрешләре нилектән килеп чыга?
  • Татар телендә иң еш очрый торган нинди аваз үзгәрешләрен беләсез?
  • Нәрсә ул ассимиляция?
  • Нинди фонетик күренеш сингармонизм законы дип атала? Мисаллар.
  • Тартыклар ассимиляциясенең нинди төрләре бар? Мисаллар.
  • Тартыкларның борын ассимиляциясенә мисаллар.
  • Сузыкларның ирен гармониясенә язылган сүзләрдән мисаллар табарга.
  • тактадагы эшләрне тикшерү
  • нәтиҗә ясау

3. Урыннарда укучылар варинатлап җөмләләр төзиләр:

1 вариант – Казан ханлыгы, шәһит

2 вариант – Явыз Иван, шаһит

4.  3 укучы тестлар белән эшли.

А.1. Кайсы сүзләрдә авазлар саны белән хәрефләр саны туры килми?

1) сәгать                                        3) берьюлы

2) мәсьәлә                                           4)  елга [йылға]

А.2. Кайсы сүзләрдә Э хәрефе бугаз тартыгы “һәмзә” не белдерә?

1) дуэль                                        3) автоэчергеч

2) поэма                                        4) маэмай [ма۶май]

А.3. Кайсы сүзләрдә ь - бугаз тартыгы ?

1) мәсьәлә [мәс۶әлә]                                               3) пакьлек

2) юньле                                                       4) июнь

А.4. Кайсы сүзләрдә ъ хәрефе  бугаз тартыгы “һәмзә”?

1) кулъязма                                3) коръән [қөр۶ән]

2) подъезд                                4) нәкъ

  • тестларны тикшерү, нәтиҗә ясау.
  • Үз хәрефе булмаган авазларны әйтегез.

W  - у, ү, в

Қ    - к

Ғ     -г

۶-    ъ, ь, э

  • Җөмләләр белән танышу.

4. Укытучы: 15 октябрь - Хәтер көне. Бу көнне 1552 елның 15.10. шәһит китүчеләрне (вафат булучыларны) искә алалар. Һәр елны 15.10. дә алар рухына Сөембикә манарасы янында дога кылына.  

5. Өй эше. Вакытлы матбугат битләреннән бу көнгә багышлап  язылган мәкаләләрне өйрәнеп, туплап алып килергә.

6. Китап белән эш. 37 нче  күнегү.

Тактада бер укучы (комментарийлы язу).

7. Карточкалар белән эш.

Бирем. Түбәндәге текстта аваз үзгәрешләренә мисалларны табарга һәм аңлатырга. (телдән)

        Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле дип нинди бинасын атарга була? Әлбәттә, Сөембикә манарасын! Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде.

        Бу манара турында борын-борыннан килгән риваятьләр йөри. Имештер, рус патшасы Явыз Иван, Казанны яулап алганнан соң, ханбикә Сөембикәне күреп, аның матурлыгына таң калган, гашыйк булган һәм үзенә хатынлыкка алырга теләгән. (Р.Мостафиннан).

Тартыклар асс-се: борынгы (кире кече тел), яктан, хатынлыкка (унай, сангырулыкта), килгән, калган, әверелде (унай, яңгыраулыкта), борын-борыннан, яулап алганнан (унай, борын), ханбикә (кире, ирен);

Сузыклар асс-се: борынгы (ирен грамониясе), Казанны (рәт гармониясе);

Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр: бина, риваять, ханбикә;

Аваз чиратлашуы: яулап алганнан, матурлыгына;

Редукция: борынгы

8. Мөстәкыйль эш. ТЕСТЛАР

I вариант

Текстны укы һәм тест сорауларына җавап бир.

1) Казан үзенең мәхәббәт архитектура һәм һәйкәлләре белән хаклы рәвештә горурлана.

2) Иске Татар бистәсе – шәһәр төзелеше сәнг...тен, архитектурасын, иң авыр шартларда да үзенең мәдәниятен саклап калган, татар халкының батырлыгын һәм тарихын чагылдыручы уникаль һәйкәл ул.

3) Иске Татар бистәсенең нәкъ уртасында искиткеч матур, ике катлы, гүзәл манаралы бер йорт бар.

4) Монда 1882-1906 нчы елларда Кавказ халыкларының азатлык көрәше юлбашчысы имам Шамилнең уртанчы улы - Мөхәммәт Шәфи Шамил яшәр.

5) Әлеге бина элек-электән бу төбәкнең иң матур, милли яктан иң камил йорты саналган.

6) Бу – хәзер Тукай музее.

1. Текстның сөйләм тибын билгелә.

2. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3. Төшеп калган хәрефне яз.

4. Орфографик хаталы җөмләне тап, җөмлә номерын билгелә, хатаны төзәт.

5. Редукциягә  бер мисал тап. Редукциянең төрен билгелә.

6. Курсив белән язылган сүзләр нинди граматик күренеш буенча берләштерелгән.

7. Тексттан аныклагычны язып ал.

8. Чагылдыручы нинди сүз төркеме?

9. Астына сызылган сүз - нинди җөмлә кисәге?

II вариант

Текстны укы һәм тест сорауларына җавап бир.

1) Казан каласын Явыз Иван гаскәрләре яулап алгач, татар халкы бөтенләй диярлек кырылып беткән.

2) Шуннан соң борынгы матур шәһәр дә, дошман кулына калмас өчен, үзенең ташпулатлары, бизәкләп салынган мәчетләре, алтын гөмбәзле сарайлары, бакчалары-юллары белән күл төбенә киткән,  имеш.

3)  Әгәр дә  бу шәһәрне күрергә теләсәң, бик тыныч, аяз көндә, эңгер иңгән сәгат...тә көймәдә күлнең уртасына йөзеп чыгарга кирәк. 

4) Аска карап, су астында калган гаҗәеп матур биналарны, манараларны, зиннәтле сарайларны күрергә була.

5) Сарай тирәсендә бик зиннәтле яшел бакча үскән, казан халкы аны Сөембикә бакчасы дип йөрткән.

6) Бу бакчада Казанның ханбикәсе, ягъни Сөембикә ял иткән.

1. Текстның сөйләм тибын билгелә.

2. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3. Төшеп калган хәрефне яз.

4. Орфографик хаталы җөмләне тап, җөмлә номерын билгелә, хатаны төзәт.

5. Редукциягә  бер мисал тап. Редукциянең төрен билгелә.

6. Курсив белән язылган сүзләр нинди граматик күренеш буенча берләштерелгән.

7. Тексттан аныклагычны язып ал.

8. Бөтенләй нинди сүз төркеме?

9. Астына сызылган сүз - нинди җөмлә кисәге?

9.  Тестларны тикшерү.

10. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе

“Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына,  яңгырашына иг...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

11 класста "Логарифмик тигезләмәләрне яңа үзгәрешле кертеп чишү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема: Логарифмик тигезләмәләрне яңа үзгәрешле кертеп чишүДәрес максаты: логарифм үзлекләрен куллануны ныгытып, үзгәрешке кертү юлы белән чишелүче логарифмик тигезләмәләрне чишүне аңлату.Укучыларда үзк...

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. (Татар төркеме. V сыйныф)...

Фигыльләрсез раслау, инкяр һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр. Дәрес эшкәртмәсе. 1сыйныф рус төркеме

Әлеге дәрес план-конспекты рус төркемнәре өчен И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың "1 нче сыйныф Татар теле" дәреслеге буенча төзелгән "Укытучы китабы " методик кулл...