Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре
план-конспект урока (5 класс) на тему

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. (Татар төркеме. V сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx24.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре
(Татар төркеме. V сыйныф)

Тема: Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре

Максат: 1.Авазларның үзара йогынтысы  тәэсирендә туган үзгәрешләр турында төшенчә формалаштыру.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

2. Укучыларның сөйләм телләрен, танып-белү активлыгын үстерү, алган белем һәм күнекмәләрне күнегүләр өстендә камилләштерү .

3. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру,  әхлакый сыйфатлар , табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү.

Бурыч: тел күренешләрен күрә, таба белү сәләтен үстерү;  укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү;  аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү,  телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу. әхлакый сыйфатлар , табигатькә сакчыл караш  булдыру.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве; нәтиҗәләр чыгара белү; кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;  эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  юлларын булдыру; төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү; үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; парларда һәм күмәк эшли белү; төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

Регулятив УУГ:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең  темасын һәм максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү; үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү,  нәтиҗә ясый белү; укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Предмет буенча:  сүздә саңгырау һәм  яңгырау тартыкларны аера белү,авазларны дөрес әйтә белү; тартыклар чиратлашуын  мисаллар ярдәмендә аңлата белү,тартыкларның яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта охшашлануын, тартыклар  җайлашуын танып белү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату

Төп төшенчәләр: Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Тартыклар  җайлашу, охшашлану, тартык авазлар чиратлашу.

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья,  татар әдәбияты

Эшне оештыру: Фронталь, төркемдә,  индивидуаль.

Чыганаклар:  Төп:  Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова; [ Ф.Ф.Харисов редакциясендә].- Казан: Татар. кит.нәшр.,  2015. Өстәмә: слайдлар, карточкалар

Дәрес этаплары

1.Оештыру. Мотивлаштыру

Исәнләшү. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

Укучылар укытучыга, бер-берсенә теләкләр тели.

2.Белемнәрне актуальләштерү

-Шушы  яхшы, күтәренке кәеф белән, әйдәгез әле, дәресебезне  алга таба дәвам итик. Башта өй эшен тикшереп алыйк.

Бер укучы өй эшен искә төшерә. Г.Тукайның көз турындагы шигырьләреннән  [к], [къ], [г] , [гъ], [w], һәмзә  тартык авазлары  кергән сүзләр булган   җөмләләр язып килергә иде.

Берничә  укучы өй эшен  укый. Укучылар алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәр буенча  бер-берсенә сораулар бирәләр:

-  тартык авазлар ничә төргә бүленә?

- сузыклар ничә төргә бүленә?

-[к], [къ], [г] , [гъ] тартыклары  турында без нәрсә белдек?

-[w] [в], тартыгы турында нәрсә белдек?

- һәмзә тартыгы турында нәрсә әйтә аласың? Һ.б

3.Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую (дәреснең темасын билгеләү)

Проблемалы сорау кую, теманы һәм максатны билгеләтү:

- Укучылар, әйдәгез әле, экранга игътибар итик. Менә Г.Тукайның “Көз” шигырендә мәсәлән,азык, куык, суык дигән сүзләр бар. Ни өчен  бу сүзләргә кушымча өстәгәндә азык-азыгы, суык-суыгы, куык-куыгы  дип үзгәрә икән? Ә менә бу сүзләрне укып карагыз әле: кыр- кер, китә-кайта. Ничек укыла?  Игътибар итегез, бу сүзләрдә нинди авазлар үзгәрде? Болар нинди авазлар? Шулай итеп, без бүген нәрсә өйрәнербез икән?

Слайдта сүзләр:

Азык-азыгы

Суык-суыгы

Куык-куыгы

 Кыр- кер

Китә-кайта

Бирелгән  сораулардан чыгып,  укучылар дәреснең темасын билгелиләр. Дәрестә тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре өйрәнеләчәген ачыклыйлар.

Максат, бурычларны билгеләү.

-Димәк,  бүгенге дәрестә тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре турында сөйләшербез. Моны  өйрәнү өчен үз алдыбызга нинди максатлар  куярбыз икән?  Бу дәрестә нәрсә белербез? Яңа белем алу өчен ниләр эшләрбез?

Укучылар сорауларга җаваплар биреп, дәреснең максатын билгелиләр.

4.Яңа белемнәр үзләштерү.

Укучыларның җавапларының  дөреслеген раслау, эш барышына юнәлеш бирү.

 -Инде сүзне  Г.Тукайның көз турындагы шигырьләреннән башлаганбыз икән, көз турында сөйләшүебезне  дәвам итик. Укучыларның игътибарын экранга юнәлтү. Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигыреннән өзек тәкъдим итү.

Кошчыгым,нигә китәсең?

Сагынырмын сине, киткәчтен.

-Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем  җәйге костюмнан. 

Экраннан шигырьне  сәнгатьле уку. Эчтәлеге турында сөйләшү. “Туган ягыбызда көз фасылы”темасына әңгәмә оештыру. Көз билгеләре, кошларның, хайваннарның кышка әзерләнүе һ.б. турында сөйләшү.

Дәфтәрләрне ачып, числоны язып кую.

Укучылар , Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә”шигыреннән китерелгән өзектән ике тартык янәшә торган сүзләрне генә  күчереп языгыз.  Янәшә торган тартыкларның астына сызыгыз.Алар нинди тартыклар?Җавабыгызны дәлилләгез.

Укучылар  нәтиҗә чыгаралар. (Кошчыгым,сагынырмын,киткәчтен,җитте,костюмнан.)

Әгәр сүз саңгырау тартыкка беткән икән, кушымчаның  да саңгырау тартыкка башланган варианты ялгана. Әгәр сүз яңгырау тартыкка беткән икән, кушымчаның  да яңгырау тартыкка башланган варианты ялгануын аңлаталар.

-Бу күренеш тартык авазларның саңгыраулыкта яки яңгыраулыкта охшашлануы дип атала.  Бу  тартык авазларның сөйләмдәге  үзгәрешләренең  беренчесе  булды.

Шигырь юлларындагы берничә сүзгә игътибар иттерү: кошчыгым,  китәсең, сагынырмын, килгән. һ.б.

-Тартык авазлар кайсы сүзләрдә калын, кайсы сүзләрдә нечкә әйтелә? Бу кайсы авазларга бәйле?

Укучылар тартык авазларның калын яки нечкә әйтелүе  сузык авазларга бәйле булуын; әгәр сузык авазлар калын булса, тартыклар да калын, әгәр нечкә икән, тартыклар да нечкә булуын  ачыклыйлар.

-Димәк, тартык авазлар сузыкларга карап җайлашалар. Бу күренеш ничек дип атала ?

 Укучылар бу күренешнең авазлар җайлашу дип аталуын әйтәләр.

- Ә рус телендә ничек? Чагыштырыгыз.

Укучылар рус телендәге тартыкларның йомшак әйтелешен ь хәрефе белдерүен  соль, мать,пыль һ.б.мисаллар ярдәмендә аңлата.

-Бу күренеш тартык авазларның сөйләмдәге  үзгәрешләренең икенчесе булды. Хәзер, укучылар, кагыйдәне ныгытып кую өчен ,дәфтәргә дәреслектәге 101 нче күнегүне эшләп куйыйк.

101 нче күнегүне эшләү.  Бирем: Сүзләрнең хаталарын төзәтеп, дәфтәргә языгыз.

Туган тель, Ильшат,синь, ирень-тешь тартыгы,Әльфия, җиль, кыз,күзь.

 Нәтиҗә ясау. Укучылар күнегүдә бирелгән сүзләрдә нечкәлек билгесе  ни өчен язылмавын аңлаталар. Тартык авазларның калын яки нечкә әйтелүе  сузык авазларга бәйле булуын; әгәр сузык авазлар калын булса, тартыклар да калын, әгәр нечкә икән, тартыклар да нечкә булуын  тагын бер кат искәртеп китәләр.

Укучыларның игътибарын   экранга юнәлтү һәм биремне аңлату.Укучылар  сүзләргә   җәяләр эчендә бирелгән кушымчаларны ялгап укыйлар. Кайсы тартыклар үзгәрә,шуны уйлап , күзәтеп әйтәләр. Телдән җөмләләр төзиләр.  Тактага сүзләрне язып куялар.

мәктәп (-е) - мәктәбе

китап (-ы) – китабы

күлмәк (-е)-күлмәге

сирәк(-рәк) - сирәгрәк

күп(-рәк)- күбрәк

-Бу күренеш сезгә танышмы,ничек дип атала?

Укучылар  бу күренешнең тартыклар чиратлашу дип аталуын әйтәләр.

-Нинди  тартыклар чиратлашты?

Укучылар саңгырау тартыклар яңгырауга  алышынуын әйтәләр.

-Әлеге тартык авазлар кайсы очракта чиратлаша?

Укучылар ике сузык арасында яки [р] тартыгы алдыннан килгәндә,  [к], [къ], [п] тартыклары  үзләренең яңгырау парлары [г],[гъ],[б] белән алышына, чиратлаша дип кагыйдә чыгара.

Укучылар җавапларны, дәреслектәге кагыйдә белән танышып чыгып,   чагыштыралар.

-Бу күренеш тартык авазларның сөйләмдәге  үзгәрешләренең өченчесе булды.Укучылар, тартыклар чиратлашу әйтелештә генә чагылыш  табамы, әллә язылышта да  сакланамы?

Укучылар тартык авазларның  чиратлашуы язуда да саклануын дәлиллиләр.

-Укучылар, тагын бер нәрсәгә игътибарлы булыгыз.  [к] [п]  тартыкларына беткән сүзләргә

– рак, -рәк кушымчаларын  ялгаганда,   -е, -ы  ишетелә, әмма язылмый.Әйтелгәнне дәлилләүче мисаллар китерегез.

Укучылар  әйтелгәнне дәлилләүче мисаллар китерәләр (аграк, биегрәк, күбрәк,озаграк, ераграк, ваграк).

-Нәтиҗә ясыйк.Димәк, без тартык авазларның сөйләмдәге нинди үзгәрешләре хакында сөйләштек?

Укучылар дәрестә  тартыкларның  саңгыраулыкта яки яңгыраулыкта охшашлануы, тартыклар җайлашу, тартыклар чиратлашу турында өйрәнүне әйтәләр.

Физкульминут

5.Яңа белемнәрне ныгыту.

102 нче күнегүне эшләү. Бирем: беренче  вариант    [к], [къ], [п] тартыкларының ике сузык арасында килгән очрагына , икенче вариант [к],  [къ], [п] тартыкларының [р] тартыгы алдыннан килгән очрагына  туры килгән сүзләрне күчереп язарга.

Китап(-ыңны) ач; сирәк(-рәк) кил; көрәк(-е) сынды; биек(-рәк) мен; күлмәк(-ең) матур; тарак(-ым) югалды; туп(-ы) тәгәрәде; канат как(-ар); тырышкан тап(-ар); сайлап(-рак) ал; тырышып(-рак) эшлә.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

-Хәзер түбәндәге эшне башкарырбыз. Партагызда  биремнәр язылган карточкалар ята. Карточкаларда шул биремнәрне үтәп, сүзләрне  язып куегыз

Бирем. Беренче төркемдәге сүзләргә  сузыктан башланган кушымчалар, икенче төркемдәге сүзләргә – рак,- рәк кушымчалары, өченче төркемдәге сүзләрдәге  хаталарны  төзәтеп языгыз.

Iвариант

 томшык, сәбәп.

 ерак,  ак

гөльҗимеш, яшель

II вариант

куак,таләп

озак, биек

күңельсез,Гөльчәчәк

-Эшләрегезне янәшәдә утырган иптәшегез белән алмашынып,  тактага карап, тикшереп чыгыгыз .Билге дә  куярсыз.

Укучылар бер-берсенең эшләрен тактага карап тикшерәләр. Билгеләр куялар.

Бәяләү:  

-хаталар булмаса яки 1 хата булса,  «5»ле

-2 хата булса, «4»ле

-4 хата булса, «3» ле.

-Укучылар, көз- мул уңыш җыю вакыты. Әйдәгез, без дә үз уңышларыбызны барлыйк. Әлеге сүзләрне кәрзиннәргә тутырырга кирәк. Нинди билгеләренә карап, аерып тутырырсыз икән?

Укучылар сүзләрне ике кәрзингә бүлә.

(Нинди кагыйдәгә нигезләнеп бүлеп тутыруларын аңлата баралар. )

- 1 нче кәрзин -    томшыгы, сәбәбе, ераграк,  аграк, куагы,таләбе, озаграк, биегрәк.

-2 нче кәрзин– гөлҗимеш, яшел, күңелсез,Гөлчәчәк

6.Өй эше

Өй эшен аңлату.

1)103 нче күнегүнең беренче биремен язмача үтәргә (мәҗбүри). 2) 103 нче күнегүнең икенче биремен телдән эшләргә (теләк буенча) 3.)”Хәерле юл,кошкайлар”темасына кечкенә күләмле хикәя язып килергә(теләк буенча)

Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

7.Рефлексия, бәяләү, үзбәя

-Димәк, укучылар, без бүген  нәрсә белдек? Моны    ничек белдек, нәрсәләр эшләдек?

- Без бүген тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләрен өйрәндек.  1) Тартыклар саңгыраулыкта яки яңгыраулыкта  охшашланалар икән. Мисаллар: өстәлгә, акбурны, кашыкка.

2) Тартыклар  сузык авазларга карап, калын яки нечкә әйтеләләр икән. Бу күренеш җайлашу дип аталды. Мисаллар: кар, кер, бар, бәр.

3) Тартыклар чиратлашу . Мисаллар:  биегрәк, җиләге, чиләге, китабы

-Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Сезнең бигрәк тә кайсы эшегез уңышлы килеп чыкты?  Кайсы кагыйдә  авыррак тоелды? Дәрестә  кайсы укучының  эше, җаваплары сезгә күбрәк ошады?

Үз фикерләрен әйтәләр.

Укытучы дәрескә нәтиҗә ясый, тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләрен өйрәнү алдагы дәрестә  дәвам ителәчәген  искәртә, укучыларның эшенә бәя бирә.

Үзбәя, бер-береңне бәяләү, укытучы бәяләве.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы

Произношение и правописание согласных звуковУрок татарского языка: 5 классЦели: Закрепить знания по разделу фонетикаПознакомить учащихся с правильным правописанием согласных звуков свойственных ...

Аваз үзгәрешләрен кабатлау-ныгыту дәресе

“Бердәм дәүләт (республика) имтиханы шартларында татар теле дәресләрен үткәрү” исеме астында уздырылган семинарда күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе....

5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы

Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы....

Тартык авазларны дөрес әйтү һәм дөрес язу.

1.      Танып белү, үстерү:     татар һәм урс алфавитларын        чагыштыру, аерманы әйтә белү2....

11 класста "Логарифмик тигезләмәләрне яңа үзгәрешле кертеп чишү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема: Логарифмик тигезләмәләрне яңа үзгәрешле кертеп чишүДәрес максаты: логарифм үзлекләрен куллануны ныгытып, үзгәрешке кертү юлы белән чишелүче логарифмик тигезләмәләрне чишүне аңлату.Укучыларда үзк...

Дәрес-уен тамчы шоу "Сузык һәм тартык авазларны кабатлау",5 класс

Уен - рус мәктәпләрендә белем алучы балаларга  татар телен өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе.   Рус мәктәпләрендә белем алучы балаларны татр теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запас...