ГИА по татарскому языку
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Валиева Лилия Сагитовна

ГИА

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gia-14_sinen_nien.docx21.86 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче вариант

Текстны укыгыз һәм А1-А11; В1-В12; С1 биремнәрен эшләгез.

1 нче бүлек.

Синең әниең

    1)Равил дәһшәтле сугыш елларында туды. 2) Ашарга юк, өйләре суык була торган иде. 3)Сәрби апа салкын урынга башта үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына, Равилне үзе янына яткыра иде.4) Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады.5) Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты.

    6) Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр: анда ревматизм авыруы башланган иде.7) Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кайбер көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде.8) Өйдә улыма ак булка эләкми дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә торган иде.

    9) Равил, мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булып эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. 10)Бик аз акча иде әле. 11)Шул акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде.12) Аның улы Равил акча эшли башлады бит! 13) Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. 14)Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде!

    15) Равилне быел армиягә алдылар. 16) Ул әнкәсенә язган хатларында туып-үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза. 17) “Әни,-дигән ул күптән түгел язган хатында,-мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән(....) 18) Ояласалар, һәр елдагы кебек канат җилпеп, куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме.19) Барыгызны да бик-бик каты сагындым!”

    20) Әни, Туган ил...21) Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар.22) Балага үз әнисеннән дә кадерлерәк кеше булмаган кебек, егет кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк.23) Әни һәм туган-үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар.

(И.Гази)

Укылган текстны файдаланып, С1 биремен эшләгез.

С1.” Әни һәм туган-үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар.”

     Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә ,кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1-А11 биремнәрен үтәгез. А1-А11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.

А1.Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Сәрби апа ни өчен куана?

1.Аның улы Равил акча эшли башлады бит!

2.Сугыш бетте.

3.Барыгызны да бик-бик каты сагындым!

4. Равилне быел армиягә алдылар.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

1) Дәваланырга сүзендә в хәрефе {W} булып әйтелә.

2) Сыерчык сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.

3) Изге сүзендә әйтелеш белән язылыш аерылмый.

4) Казан сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта ярашалар.

А3. Саңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

  1. шәһәр
  2. мәктәп
  3. хат
  4. куаныч

      А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

  1. икмәклек акча
  2. сугыш еллары
  3. туган-үскән җир
  4. тирәк агач

А5. Көннәр сүзендә ни өчен –нәр кушымчасы язылган?

  1. сүз борын тартыгына беткән өчен
  2. сүз саңгырау тартыкка беткән өчен
  3. калын сүз булганы өчен
  4. тамыр сүз булганы өчен

А6. Кушма сүзне билгеләгез.

  1. кадерле
  2. һәркем
  3. урам
  4. туып-үскән

А7. “Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде!” җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

  1. Тетя Сарби очень радовалось!
  2. Порадовайте тетю Сарби!
  3. Увидели бы как радуется тетя Сарби!
  4. Вы видели как радуется тетя Сарби?

А8.Чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

  1. һәркемнең күңеле
  2. быел алу
  3. урынны җылыту
  4. әнисеннән кадерлерәк

А9.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Барыгызны да бик-бик каты сагындым!

  1. хикәя фигыль
  2. шарт фигыль
  3. боерык фигыль
  4. инфинитив

А10.Сыерчык оясы сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

  1. птичьи глаза
  2. птичье гнездо
  3. скворечник
  4. скворчонок

А11.Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Равил дәһшәтле сугыш елларында туды.

  1. дәһшәтле сугыш
  2. елларында туды
  3. сугыш еллары
  4. Равил туды

                                                                 

 2 нче бүлек

В1-В2 биремнәрен укылган тест нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

В1.1 нче җөмләдән дөньяга килде сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

В2.7 нче җөмләдән якын сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

В3. 8 нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

В4. 15  нче җөмләдән рәвешне табып языгыз.

В5. 14-16 нчы җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. 17-19 нчы җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Равил,(1)мәктәпне тәмамлап,(2)заводка өйрәнчек булып эшкә кергәч,(3)беренче тапкыр хезмәт хакы алды.

В.8 15-17 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

В9. 2 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

      В10.14 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

      В11. 17 нче җөмләдә (....) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?.Җавапны сүз белән языгыз.

 В 12. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.

            Ояласалар,(1) һәр елдагы кебек канат җилпеп,(2)куакта сайрасалар,(3)син миңа язып җибәр,(4)яме.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....