ГИА по татарскому языку
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Валиева Лилия Сагитовна

 ГИА

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gia-14_chyn_dus.docx23.12 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче вариант

Текстны укыгыз һәм А1-А11; В1-В12; С1 биремнәрен эшләгез.

1 нче бүлек.

    1)Кәрим белән Камил-аерылмас дуслар. 2) Бергә мәктәпкә баралар ,бергә кайталар. 3)Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр, урамда да бергә булалар. 4) “Менә ичмасам дуслар!”- диләр алар турында.

    5) Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. 6) Бу хәбәрне ишетү белән, сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга дәресләр тәмамлангач таралышмаска кушты.

    7) Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

    8) – Иртәгедән башлап,чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә, Кәримнең сыйныфта утырып калуы  ихтимал,- диде ул. 9) – Ягез кем беренче булып аңа ярдәм кулы суза?

   10) Барысы да, Камил инде дигәндәй,карашларын малай ягына төбәделәр. 11) Тик тегесе, ни өчендер, кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыкмады.

    12) – Камил (....) ник дәшмисең? 13) Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы?- дип сорады, Рәсимә апалары, малайның партасы янына якын ук килеп.

    14)  Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

          - Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал,- диде.

    15) Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде.16) Укытучы апалары сер бирмәде. 17) Иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

         - Ни әйтергә телисең, Муллаянов?-дип сорады.

     18) – Рөхсәт итсәгез, мин барам,- диде малай.

      19) – Синең мәктәпкә килгәнеңә дә ике-өч көн генә,Кәрим белән танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, -дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

      20) – Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм,- диде малай,- анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли. 21) Аның белән без Кәримне тиз терелтербез. 22) Ышаныгыз....

      23) Ихлас күңелдән яңгыраган сүзләр умарта кортларыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычлындырды. 24) Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

      -Рәхмәт,Гаяз, син чын кеше икәнсең!- генә дия алды...

(Вакытлы матбугаттан)

Укылган текстны файдаланып, С1 биремен эшләгез.

С1.” Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

      -Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең!- генә дия алды...”

     Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә ,кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1-А11 биремнәрен үтәгез. А1-А11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.

А1.Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Камил шифаханәгә бара алмавын ничек аңлата?

  1. Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.
  2. Минем спорт секциясенә барасым бар.
  3. Камил теләр-теләмәс кенә урынынан торды.
  4. Кәрим белән Камил- аерылмас дуслар.

      А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

  1. Йөрергә сүзендә икенче иҗектә килгән { э } авазы {ө} ләштереп әйтелә.
  2. Рәхмәт сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.
  3. Мәктәп сүзендә әйтелеш белән язылыш аерылмый.
  4. Шифаханә сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта ярашалар.

      А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

  1. урам
  2. дәрес
  3. хәбәр
  4. кеше

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

  1. чын кеше
  2. ихлас күңел
  3. спорт секциясы
  4. яңа укучы

А5. Шәфкать сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

  1. һәмзә тартыгын белдерү өчен
  2. иҗекне нечкәртү өчен
  3. тартыкны нечкәртү өчен
  4. аеру билгесен белдерү өчен

      А6. Ясалма сүзне билгеләгез.

  1. арткы
  2. кыска
  3. ике-өч
  4. кеше

А7. “Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар.” Җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

  1. Карим и Камиль-лучшие друзья.
  2. Карим и Камиль-загадочные друзья.
  3. Карим и Камиль-истинные друзья.
  4. Карим иКамль- верные друзья.

А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

  1. мәктәпкә килү
  2. сыйныфны тынычландыру
  3. ихлас күңел
  4. иртәгә бару

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән тезмә фигыльнең төрен билгеләгез.

Рөхсәт итсәгез, мин барам.

  1. сыйфат фигыль
  2. шарт фигыль
  3. исем фигыль
  4. инфинитив

        А10.Чын кеше сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

  1. близкий человек
  2. умный человек
  3. настоящий человек
  4. хороший человек

А 11.Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр.

  1. Камил инде дигәндәй
  2. малай ягына төбәделәр
  3. карашларын төбәделәр
  4. барысы да төбәделәр

           2 нче бүлек

В1-В2 биремнәрен укылган тест нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

В1.5 нче җөмләдән бетәргә сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

В2.1 нче җөмләдән дошманнар сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

В3. 18 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

В4. 9 нчы җөмләдән санны табып языгыз.

В5. 11-13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. 22-24 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Барысы да,(1) Камил инде дигәндәй, (2) карашларын малай ягына төбәделәр.

В.8 15-17 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

В9. 18 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

В10.16 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

В11. 12 нче җөмләдә (....) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?.Җавапны сүз белән языгыз.

           В 12. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.

 Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды,(1) үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдәнкарашын читкә борды һәм:

          - Минем спорт секциясенә барасым бар, (1)безнең тренер бик усал,(3)- диде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....