ГИА по татарскому языку
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Валиева Лилия Сагитовна

 ГИА

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gia-14_yatim.docx22.63 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче вариант

Текстны укыгыз һәм А1-Ф11; В1-В12; С1 биремнәрен эшләгез.

1 нче бүлек.

Ятим

  1. Көз иде.” 2) Яңа гына кар төшкән. 3) Хуш исле печән салынган чанага ятып, урманга таба барабыз. 4) Тын урманны яңгыратып ат пошкыра.

5) Урман каравылчысы Вәлиәхмәт абый Себер шахталарында йөреп пенсиягә чыккан да, кайтып, урманны сакларга алынган. 6) Тик аның кебек кырыс холыклы кешегә урман бик килешеп бетми иде. 7) Урманның җанлы тормышы бар, ә тормыш ягымлылыкны, игътибарлы булуны, күзәтеп-белеп яшәгәнне ярата.

8) Без Вәлиәхмәт абый янына якынлашып килә идек, кинәт ул безнең күз алдында сәнәк очындагы печәнен ташлады да, бик каты селтәнеп, ниндидер җан иясен бәреп төшерде. 9) Мин кар өстендә аксыл чуар кош селкенүен күрдем. 10) Эчем жу-у итте.

11) –Вәлиәхмәт абый, нишләдең син,ябалакны үтергәнсең бит!- дип кычкыруымны сиздем.

12) Ул миңа карады да:

-Үлсә ни,тавык урлый бит ул,-диде.

13) Аның җавабын ишетсәм дә,колагыма алмадым, бөтен белгәнемне берьюлы һәм кырыс итеп әйттем:

- Вәлиәхмәт абый, бу кошны ябалак дип атыйлар.14) Русча сыч була. 15) Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны , йортыңны саклый. 16) Монда да тычкан чыелдавын ишетеп килгән, постта булган ул.17) Бер дә мәрхәмәтең юк икән синең!

18) Соңгы сүземне тавышны күтәреп әйттем. 19)Урман каравылчысы кабат миңа карады.20) Йөзендә үкенү-гаҗәпләнү күренде.

21) Вәлиәхмәт абый, нидер уйлап (.....) ябалакның томшыгына җылы сулышын өрде.22)Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде. 23) Ул Вәлиәхмәт абыйның учында мәңгегә тынып калды.

24) Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач, икенчесе ятим калган ич.25) Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана.26) Урманыннан инешкә кадәр парын эзләп килә.27) Кич җиттеме, аваз сала:

-Бу-бу, бу-бу-бу! 28) Кайда син, яныма кил!

29) Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.

(М.Рәфыйков)

С1.

24) “Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач, икенчесе ятим калган ич.25) Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана.26) Урманыннан инешкә кадәр парын эзләп килә.27) Кич җиттеме, аваз сала:

-Бу-бу, бу-бу-бу! 28) Кайда син, яныма кил!

29) Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.”

Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә ,кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1-А11 биремнәрен үтәгез.А1-а11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес.Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.

А1.Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ябалак кешеләргә ничек ярдәм итә?

  1. Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.
  2. Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны, йортыңны саклый.
  3. Тын урманны яңгыратып ат пошкыра.
  4. Соңгы сүземне тавышны күтәреп әйттем.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

  1. Йөзендә сүзендә икенче иҗектә килгән{ э} авазы{ ө} ләштереп әйтелә.
  2. Урман сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.
  3. Чана сүзендә әйтелеш белән язылыш аерылмый.
  4. Игътибарлы сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта ярашалар.

А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

  1. урман
  2. Кырыс
  3. холык
  4. печән

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

  1. соңгы сүз
  2. җылы сулыш
  3. язгы көнәр
  4. ятимнең хәле

А5.Берьюлы сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

  1. һәмзә тартыгын белдерү өчен
  2. иҗекне нечкәртү өчен
  3. тартыкны нечкәртү өчен
  4. аеру билгесен белдерү өчен

А6. Ясалма сүзне билгеләгез.

  1. язгы
  2. мәрхәмәт
  3. Вәлиәхмәт
  4. Кеше

А7. “Яңа гына кар төшкән.” Җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

  1. Только что упал снег.
  2. Только что выпал снег.
  3. Падает снег.
  4. Новый снег выпал.

А8. Төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

  1. ябалакны үтерү
  2. синең дустың
  3. җылы сулыш
  4. шахталарда йөрү

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Тын урманны яңгыратып, ат пошкыра.

  1. сыйфат фигыль
  2. хәл фигыль
  3. исем фигыль
  4. инфинитив

А10. Якын дустың сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз

  1. мой близкий друг
  2. его близкий друг
  3. твой близкий друг
  4. ваш близкий друг

А11. Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз

  1. Вәлиәхмәт абый
  2. учында тынып калды
  3. мәңгегә тынып калды
  4. ут тынып калды

2 нче бүлек

В1-В2 биремнәрен укылган тест нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

В1. 4 нче җөмләдән тыныч сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

В2. 21 нче җөмләдән салкын сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

В3. 22 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

В4. 2 нче җөмләдән исемне табып языгыз.

В5. 4-6 нчы җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. 15-17 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Аның җавабын ишетсәм дә,(1) колагыма алмадым,(2) бөтен белгәннәремне берьюлы һәм кырыс итеп әйтеп сорадым:

  • Вәлиәхмәт абый,(3) бу кошны ябалак дип атыйлар.

В8. 9-11 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

В9.25 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

В10. 26 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

В11. 21 нче җөмләдә (...) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?

В12.Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.

    Урманның җанлы тормышы бар,(1) ә тормыш ягымлылыкны,(2) игътибарлы булуны,(3) күзәтеп – белеп яшәгәнне ярата.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....