Татар теленнән БРИга әзерләнәбез
материал для подготовки к егэ (гиа, 11 класс) по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен БРИ биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bri.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән БРИ өчен биремнәр.

 Биремнәрне Җәлил икенче урта мәктәбе укытучысы

Шәйдуллина Ландыш Камил кызы төзеде.

1нче өлеш

А

А1.   Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

         1)  колын, төлке, көнендә

         2)  сабый, урман, китү

         3)  җиһан, риза, машина

         4)  болынлык, утын

А2.  Сүзнең антонимын табыгыз.

       Юмарт –

        1) гадел

        2) саран

        3) ялган

        4) ялгыз

А3.  Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

        Мамык карга басып, Алсу килә. ( Һ.Такташ)

        1)  басып

        2)  килә

        3)  мамык

        4)  карга

А4.  Бакчачы, сызгыч, бүлмә сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

        1)  сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

        2)  сүзләрне кушу юлы белән

        3)  сүзләрне кыскарту юлы белән

        4)   сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А5.  Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз.

        1) иҗат итә, БДБ, бердәнбер

        2) су сипкеч, урып-җыю, савымчы

        3) яланбаш, төнбоек, алъяпкыч

        4) даруханә, Тын океан, дуслык  

А6. Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына....

       1)   – дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчаларын ялгап ясала

       2)   әллә кисәкчәсен өстәп ясала

       3)   килеш кушымчалары ялгап ясала

       4)   –дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчаларын ялгап яки әллә кисәкчәсен өстәп ясала

А7.  Төшем килешендәге исем җөмләдә

        1)  хәл яки аергыч була

        2)  ия яки тәмамлык була

        3)  тәмамлык була

        4)  барлык җөмлә кисәге дә булырга мөмкин

А8.  Җөмләнең дөрес билгеләмәсен табыгыз:

         Иртәгә без ял итәбез.

         1)  гади, ике составлы, тулы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә

         2)  гади, бер составлы, тулы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә

         3)  гади, ике составлы, ким, раслау, җәенке, хикәя җөмлә

         4)  гади, ике составлы, тулы, инкяр, җәенке, боерык җөмлә

 А9.  Әйтү максаты ягыннан җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

         1) тулы - ким

         2) хикәя – сорау – боеру – тойгылы

         3) җыйнак - җәенке

         4) раслау – инкяр

А10.  Тезүле бәйләнешне белдерүче чараларга кайсы чара керми?

          1)  санау интонациясе

          2)  каршы кую интонациясе

          3)  тезүче теркәгечләр

          4)  бәйлек һәм бәйлек сүзләр

А11.  Аныклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

          1)  аны – якын дустымны

          2)  ябалак кар

          3)  мактап әйтү

          4)  кайткач күрү

А12.   Ияне табыгыз:

           Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде. (М.М.)

           1)  исәбе

           2)  Рушадның

           3)  чиләк

           4)  су

А13.   Хәлләр ...

          1)  предметны, затны белдерәләр

          2)  предметның билгесен белдерәләр

          3)  процессны белдерәләр

          4)  эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын белдерәләр

А14.  Чыгыш килешен сорый торган бәйлекләр:

          1)  башка, бүтән, бирле, соң, тыш

          2)  таба, күрә, каршы, чаклы,  хәтле

          3)  белән, өчен, кебек, төсле

          4)  аркылы, аша, чаклы, саен

А15.  Ияргән сүзенең алдына өстәлеп, сызыкча аша язылучы кисәкчәләр:

          1)  иң, нәкъ, әллә, кына, ич

          2)  һич-

          3)  кап-, зәп-, ап-, өр-, кып-

          4)  -санә, -сәнә, -мы, -мени, -дыр

А16.  Повесть, власть, промышленность, секретарь, календарь кебек алынма сүзләргә I, II, III   зат берлектә ...

          1)  тартым кушымчаларының нечкә төре, килеш кушымчаларының калын төре ялгана

          2)  тартым кушымчаларының да, килеш кушымчаларының  да калын төре ялгана

          3)  тартым кушымчаларының калын төре, килеш кушымчаларының нечкә төре ялгана

          4)  тартым кушымчаларының да, килеш кушымчаларының да нечкә төре ялгана

А17.   Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез.

           1)  берюлы, аряк, елязма, төняк

           2)  беръюлы, аръяк, елъязма, төнъяк

           3)  берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк

           4)  бер юлы, ар як, ел язма, төн як

А18.    Сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

            1)  шо-мырт, дөнь-я, а-лар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я

            2)  шо-мырт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция

            3)  шо-мы-рт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я

            4)  шо-мырт, дөнья, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция

 

А19.    Халык сүзенә өченче зат берлек сандагы тартым кушымчасы ялганганда сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез.

           1)  халыкы

           2)  халыгы  

           3)  халкы

           4)  дөрес җавап юк

А20.   Илһамландыру сүзенең мәгънәви кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез.

           1) илһам-лан-дыр-у

           2) ил-һам-лан-ды-ру  

           3) илһам-ла-н-ды-ру

           4) илһам-лан-дыру

А21.  Кайсы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән?

           1)  язма (яз-)  

           2)  яшьлек (яшь-)

           3)  тәмсезләнү (тәмсез-)

           4)  борылмалы (бор-)

А22.   Орфография фәне нәрсәне өйрәнә?

           1)  дөрес әйтелешне

           2)  дөрес язылышны

           3)  авазлар системасын

           4)  сүзлек составын

А23.    ь  билгесе кайсы очракта аеру вазыйфасын башкара?

            1)  ниһаять

            2)  көньяк

            3)  ямьле

            4)  сәнгатьле

А24.   Тезмә кушма җөмләләр арасына ...

          1)  өтер генә куела

          2)  сызык кына куела

          3)  нокталы өтер генә куела

          4)  өч тыныш билгесе - өтер, нокталы өтер, сызык куела

А25.  Кереш сүз җөмлә ахырында килсә, ...

          1)  аннан соң өтер куела

          2)  тыныш билгесе куелмый

          3)  аның алдыннан өтер куела

          4)  ике яктан да өтер белән аерыла

   

А26   Җөмлә эчендә нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

          Әйе ( ) киттеләр ( ) һәм берни дә үзгәрмәде.(Г.Р.)  

          1)  өтер

          2)  сызык

          3)  ике нокта

          4)  тыныш билгесе кирәк түгел

А27.  Тезүле бәйләнеш каршы кую интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасына ...

          1)  сызыкча куела

          2)  сызык куела

          3)  ике нокта куела

          4)  теләсә нинди тыныш билгесе куелырга мөмкин

А28.  Фәнни стильгә караган җөмләне табыгыз.

          1)  Хатларда гына языла торган аерым сүзләр бар, телдән әйтеп бирүе кыен аларны.

          2)  Их, матур да соң безнең шәһәребез!

          3)  Тавыш ул каты җисемнең тирбәнешеннән туган һава дулкыннарыннан тора.

          4)  Салкын яңгыр тамчылары төшкәли башлады.

В

         

 Текстны укыгыз һәм А29 - А30; В1 – В8; С1 биремнәрен эшләгез.

       

        1) Менә яз килде. 2) Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. 3) Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. 4) Җир өсте көннән-көн үсә, куера башлаган яшел үлән белән түшәлде һәм кояшка карап күзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. 5) Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар... 6) Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар.7) Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. 8) Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.  

А29.  Кайсы җөмләдә стилистик синонимнар кулланылган?

          1)  3            2)   5             3)  1          4)  6

     

А30.  Кайсы җөмләдә гарәп алынмасы кулланылган?

           1)  1            2)  4             3)  5          4)  7

2 нче өлеш

В1.   7 нче җөмләдән синоним сүзләрне язып алыгыз.

 

В2. 1 – 3 нче җөмләдән парлы сүзне табып, язып алыгыз.

 

В3.  Җилпенәләр фигыленең юнәлешен күрсәтегез.

В4. 1 – 6 нчы җөмләләрдән алдагы җөмләгә күрсәтү алмашлыгы  ярдәмендә ялганган җөмләнең санын күрсәтегез.

В5.  6 – 8 нче җөмләләрдән тезмә сүз булган җөмләне табып, санын күрсәтегез.

 

В6.  Тезүче теркәгеч кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

 

В7.  1 – 4 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүз булган җөмләне табып, санын күрсәтегез.

В8.  1 – 4 нче җөмләләрдән иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләне табып, санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

С1.   Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз.

         Текст нәрсә  турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Яз сезнең күңелдә нинди хисләр уята? Язгы табигатьне тасвирлагыз.

          Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.