Рус төркемендә укучы балалар белән татар теленнән олимпиадага әзерләнү
олимпиадные задания (5 класс)

Никитина Альбина Егоровна

 

         Рус төркемендә укучы балалар татар теленнән олимпиада эшләрен чишкәндә  төрле типтагы биремнәр белән очраша. Әлбәттә, һәр укытучы үз укучысының югары уңышларга ирешүен тели. Шуңа күрә әзерлек эшләрен алдан башлый. Шулай да укытучыга укучыны олимпиадага әзерләгәндә күбрәк нәрсәгә игътибар итәргә, нинди күнегүләр өстендә эшләргә кирәк соң? Укучыны олимпиадага әзерләгәндә без һәрберебез башта алдагы елларда булган олимпиада биремнәрен барлаудан башлыйбыз. Алдагы елларда нинди биремнәргә өстенлек бирелгән, кайсы биремнәр кыенлык тудырган, кайсыларын нинди юллар белән чишәргә дигән уйлар белән эшкә керешәбез.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_o_rabote_s_odarennymi_detmi.docx16.32 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" г. Нижнекамска РТ

Никитина Альбина Егоровна – учитель татарского языка и литературы

Тема: «Рус төркемендә укучы балалар белән олимпиадага әзерләнү»

         Рус төркемендә укучы балалар татар теленнән олимпиада эшләрен чишкәндә  төрле типтагы биремнәр белән очраша. Әлбәттә, һәр укытучы үз укучысының югары уңышларга ирешүен тели. Шуңа күрә әзерлек эшләрен алдан башлый. Шулай да укытучыга укучыны олимпиадага әзерләгәндә күбрәк нәрсәгә игътибар итәргә, нинди күнегүләр өстендә эшләргә кирәк соң? Укучыны олимпиадага әзерләгәндә без һәрберебез башта алдагы елларда булган олимпиада биремнәрен барлаудан башлыйбыз. Алдагы елларда нинди биремнәргә өстенлек бирелгән, кайсы биремнәр кыенлык тудырган, кайсыларын нинди юллар белән чишәргә дигән уйлар белән эшкә керешәбез.

1нче бирем.  

Сүзтезмәләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

Сан + исем сүзтезмәләре.

26 учащихся – егерме алты укучы

8 тетрадей – сигез дәфтәр

14 парт – ундүрт парта

5-ый класс – бишенче сыйныф

13-ое марта – унөченче март

7 книг – җиде китап

12 девочек – унике кыз

14 мальчиков – ундүрт малай.  

Әзерлек эшләре алып барганда саннарның исемнәр белән берлек санда гына кулануын кат-кат аңлатырга кирәк. Шулай ук ничә? ничәнче? сорауларын дөрес кулануларына да ирешергә кирәк. Әгәр дә бала егерме алты укучылар дип язган икән, бу җавап дөрес саналмый.

2нче бирем. 

Кирәк, тиеш, ярый, ярамый, мөмкин сүзләре кулланып, җөмләләр төзергә. Бу биремне эшләргә өйрәткәндә, иң беренче бу сүзләрнең җөмләдәге урынын билгеләргә кирәк. Алар җөмлә ахырында килә. Алар алдыннан фигыльләр инфинитив формасында куллана. Фигыльләрнең инфинитив формасын куланмыйча да җөмлә төзеп була.

3нче бирем.

Сүзләрдән исемнәр ясау һәм аларны тәрҗемә итү. Бу биремне  чишәр өчен башта исем ясагыч кушымчаларны искә төшерергә кирәк. –чы, -че кушымчалары һөнәр исемнәре ясый: балыкчы, китапханәче, нефтьче; лык, -лек – предметларның җыелмасын, тупланмасын: җиләклек, каенлык, имәнлек, комлык;  -даш, -дәш, -таш,-тәш ниндидер уртак билгеләре буенча бергәлекне белдергән исемнәр ясый: юлдаш, бүлмәдәш, авылдаш.

4нче бирем.

Иң борчыган һәм авыр биремнәрнең берсе – сүзләргә дөрес итеп кушымча кую. Ничек итеп рус баласын кушымча куярга өйрәтеп була соң? Мин үзем беренче чиратта сорау кую юлын кулланам. Татарстанда хәзер дистәдән артык театр бар (кайда бар? Где есть?). Безнең шәһәрдә күренекле кешеләр яшәгән (кайда яшәгән? Где жил?). Көз көне кошлар көньякка очалар (кая очалар? Куда улетают?). Бауман урамындагы сүзендә –нда кушымчасын өйрәтер өчен бертөрле типтагы күнегүләр бирергә була. Мәсәлән, Тукай + парк, Сөембикә + урам, Тукай + музей, мәктәп + бакча. Монда исемнәрнең тартым һәм килеш кушымчасы алуына игътибар итәргә кирәк. Бу күнегүләрне ситуатив күнегүләр эшләгәндә күбрәк куллансаң, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була.

     

5нче бирем.

Тагын бер биремгә тукталып китәсем килә. Ул – сүзләрдән дөрес итеп җөмлә төзергә. Рус баласы татар җөмләсен төзегәндә шуны онытмаска тиеш: татар җөмләсендә хәбәр җөмлә ахырында килә. Әгәр ул җөмләнең хәбәрен таба белсә, бирелгән сүзләрдән җөмлә төзү авыр булырга тиеш түгел.Шулай ук җөмләдә тиңдәш кисәкләр барлыгын, юклыгын ачыкларга кирәк. Аларның урынын алыштырудан җөмләнең мәгънәсе үзгәрмәвен дә әйтеп үтү зарур.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән БРИга әзерләнәбез

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен БРИ биремнәре...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы

Татар  теле  предметыннан  төп гомуми  белем  бирү  буенча5  нче А,Б  сыйныфларының  рус  төркемендә укучы  балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

9нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен Р.З. Хәйдәрова,Г.И. Ибрагимова. Р.Л.Малафеева дәреслекләре буенча 1 нче чиреккә контроль эш

quot;Без Татарстанда яшибез" темалары буенча  укучыларның   беренче чиректә алган белемнәрен тикшерү....