Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез
олимпиадные задания (9 класс) на тему

Садриева Алия Габдулловна

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon leksikologiyane_kabatlau_ochen_testlar.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

 Лексикологияне кабатлау өчен тестлар

1. Әҗәт сүзенең лексик мәгънәсе нинди?

1) бурыч

2) сиңа бирәчәк акчалар яки әйбер

3) берәү тарафыннан зарурый рәвештә үтәлергә тиешле эш

4) түләп кайтару шарты белән бирелә-алына торган яки бирелгән-алынган нәрсә, бирәчәк яки алачак

2. Килеп чыгышы ягыннан төрки-татар сүзе булган лексик берәмлекне табыгыз.

1) мунчала

2) китап

3) сыерчык

4) малай

3. Кайсы җөмләдә синонимнар бар?

1) Сәгать, зырылдап, торырга кирәклекне искә төшерде, берничә минуттан соң шалтыраган телефон моны кабат искәртте.

2) Без эшкә барганда, ул инде кайта торган иде, без кайтканда – ул ял итә.

3) Бүлмәбез бик зур күренсә дә, бүлмәбез инде, болай уңайлырак.

4) Тугры дуслар сикәлтәле юллар үткәндә дә, турыларында да кирәк.

4. Көзге яфрак һәм матур көзге сүзтезмәләрендәге аерып бирелгән берәмлекләр ничек атала?

1) синонимнар

2) омонимнар

3) антонимнар

4) паронимнар

5. Архаизмны табыгыз.

1) ярлык

2) санак

3) кучат

4) углым

6. Кар сүзенең номинатив мәгънәсен табыгыз.

1) явым-төшемнең пространствоны каплап алган тоташ массасы

2) болытлардан ява торган кристалл сыман яки төрле формадагы ак төстәге атмосфера явым-төшеме

3) суның салкын температурадагы халәте

4) су, боз

    7. Фразеологик синонимнардан гына торган рәтне табыгыз.

1) очына чыга алмаслык, очсыз-кырыйсыз, чамадан тыш, чиксез

2) һушсыз, һуштан язып, аң югалтып, аңсыз калып, истән язып

3) акыл иясе, акыллы баш, башы йомры, акыл сатучы, якты акыллы

4) эз яшерү, эз җыю, җеп очын яшерү, эздән яздыру

8. Телара сүзлекне табыгыз.

1)”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”

2) “Татар теленең синонимнар сүзлеге”

3)”Татарча-русча антонимнар сүзлеге”

4)”Татар телендә медицина терминнары сүзлеге”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт бу...

9 сыйныфта рус төркемнәрендә татар теленнән ГИА га әзерләнү өчен тест

9 сыйныфта рус төркемнәрендә  татар теленнән ГИА га әзерләнү  өчен тест...

Татар теленнән БРИга әзерләнәбез

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен БРИ биремнәре...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»

                          мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру...

Рус төркемендә укучы балалар белән татар теленнән олимпиадага әзерләнү

Рус төркемендә укучы балалар татар теленнән олимпиада эшләрен чишкәндә  төрле типтагы биремнәр белән очраша. Әлбәттә, һәр укытучы үз укучысы...