Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»
опыты и эксперименты (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 37.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Гарәпшина Лилия Альберт кызының татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»
Максат:
мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру өчен шартлар тудыру
Бурычлар:
- сәләтле балаларның шәхси ,иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалын үстерүнең системасын булдыру;
- мәктәп шартларында укучыларның сәләтлелек критерийларын билгеләү һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру;
- дәресләрдә белем генә бирү түгел, ә укучыны эзләнергә өйрәтү;
- ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы үткәргән төрле бәйге, сынауларда катнашу;
- татар милли дөньясы тормышы, яңалыклары,вакытлы матбугат, татар дөньясының интернет ресурслары белән һәрдаим таныштырып бару;
- каллиграфия өстендә һәрдаим эшләү;
- иҗадилык, эзләнү теләге тәрбияләү;
- 2018 нче уку елына Республика олимпиадасында катнашучылар санын арттыру.
№ | Чаралар | вакыты | Җаваплы хезмәткәр |
1 | Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның исемлеген булдыру | сентябрь | укытучы һәм психолог |
2 | Укучыларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудыру | сентябрь | директор урынбасары,укытучы |
3 | Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру | сентябрь | укытучы |
4 | Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту | сентябрь | директор урынбасары,укытучы |
5 | Олимпиадада катнашачак укучыларны эзләнү-тикшеренү эшләре белән кызыксындыру,проект эшләренә җәлеп итү | ел дәвамында | укытучы |
6 | Укучыларны олимпиадага әзерләү буенча психологик тренинглар үткәрү | сентябрь-октябрь | укытучы |
7 | Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру | ел дәвамында | укытучы |
8 | Дистанцион укуларга тарту | ел дәвамында | директор урынбасары,укытучы |
9 | Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү | ел дәвамында | укытучы |
10 | Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән шәхси эшләүне оештыру | ел дәвамында | укытучы |
11 | Фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә өйрәтү | ел дәвамында | укытучы |
12 | Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү | ел дәвамында | укытучы |
13 | Мәктәп күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашуны оештыру | декабрь | директор урынбасары,укытучы |
14 | Сәләтле укучыларның үзбелемнәрен күтәрү максатыннан югары уку йортлары, “Центр одаренных детей» оештырган махсус укуларда катнашуларын оештыру | ел дәвамында | директор урынбасары,укытучы |
15 | Интернет ресурсларлары, электрон дәреслекләр кулланып төрле биремнәр эшләү | ел дәвамында | укытучы |
16 | Мәктәптәге сәләтле балаларны грантларга, бүләкләүләргә тәкъдим итү (“Ел укучысы”) | май | директор урынбасары,укытучы |
Көтелгән нәтиҗә
№ | Көтелгән нәтиҗә | критерийлары |
1 | Сәләтле укучылар белән эшләүнең системасын булдыру | сәләтле укучылар катнашында төрле чаралар үткәрү |
2 | Сәләтле балалар белән эшләүне инновацион яктан тәэмин итү | диагностик карта төзү, укучылар турында мәгълүмат туплау |
3 | Олимпиаданың муниципаль,республика турларында җиңүчеләр санын арттыру | укучыларның табигый сәләтен ачу өстендә эшләү |
4 | Мәктәпнең укыту-техник базасын модернизацияләү | эш өчен кирәкле материаллар белән тәэмин итү |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2021/11/16/picture-103751-1637084707.jpg)
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану
Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...
![](/sites/default/files/pictures/2013/12/07/picture-353568-1386404123.jpg)
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану
Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт сүзләре белән башлыйсым килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану. М...
![](/sites/default/files/pictures/2014/01/20/picture-386752-1390209901.jpg)
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү....
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/05/picture-944109-1504573882.jpg)
Укучыларны олимпиадага әзерләү
Олимпиада школьников представляет собой интеллектуальное соревнование между учащимися, увлеченными определенной сферой знаний....