9 сыйныф ДЙА
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

9 класс. ДЙА сочинение.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_nchy_syynyf.dya_sochinenie_urneklere.docx22 КБ

Предварительный просмотр:

  I.    Чынлап та, ул – бернинди авырлыкларга да бирешмиторган нык һәм озын гомерле агач. Үзе үлгәннән соң да, дәвамы яши аның.

      Кеше язмышы да имәннеке шикелле. Күпме генә авырлыклар күрсә дә, сынмый-сыгылмый яши адәм баласы. Үзеннән соң, дәвамчылары булып, балалары, оныклары, нәселе кала.

       Имән – нык агач.  Ул бернинди бәла-казалардан да курыкмый. “Үзен ник бер агач ышыкласын, үзе җил-давылга да бирешми. Җәй коры килсә дә, әллә ни исе китми...  Тугайны язын су баса, ә ул  суда утырып, кечерәеп калган кебек күренә. Ә инде су киткәч, бөтен горурлыгы белән калкып чыга”.

  Бу турыда 11-14, 25,26 нчы җөмләләрдә сөйләнелә. Имән бик озак яши: “...өч йөз яшькә кадәр чәчәк ата ... меңне тутыра, хәтта ике меңне тутыра”. Ә бер яшь имәнне яшен суга, ул тере мәет булып кала.  Әмма аның төбендә йокыисырап яткан бөреләр булган икән.  Имәнгә хәвеф килгәч, алар яшь үрентеләр булып үсеп китә.

   Димәк, имәннең тормышы дәвам итә. Кешеләр дә нәкъ шулай бит. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәүчеләр күп әйләнә-тирәбездә. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдыручылар да җитәрлек. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.

   

II.“И туган тел, и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!”-дип юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь.

      Г.Тукайның ана теленә чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт белән сугарылган бу фикере белән килешми мөмкин түгел. Туган тел- һәркем өчен “Туган ил”, “әти-әни” сүзләре белән янәшә торучы изге төшенчә, иң кадерле һәм газиз сүзләрнең берс

    Туган тел- милләт сакчысы ул. Кайда гына яшәсә дә, кеше бөтен тамырлары белән  туган җиренә һәм туган теленә береккән килеш кала. Сагыну, җирсү милләттәшләрне бергә туплый. Мәскәү татарлары тикмәгә генә Измаил паркына җыела дисеңме! “Бу бакчада... авылны  сагыну, туып үскән җирләрне юксыну моңнары өстенлек итә.” Иң мөһиме: алар монда “...туган телдә сөйләшә”.

      Туган тел – яшәү көче бирүче дә ул. “Үзәкнең иң түренә кереп утырган әрнүле, татлы бер тылсым! Синең гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүзең яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, күңелне пакьләндерә, хыял – өметләрне тергезә, тормыштагы авырлыкларны, гаделсезлекләрне җиңеп чыгарга көч өсти”. Кеше тормышының чишмә башында туган тел тора, аның ярдәмендә биек үрләр яулап, уңышларга ирешеп була.

       Туган телен югалткан кеше тамырсыз агач белән бер. Халкыннан, туып –үскән җиреннән дә аерыла ул. Шуңа күрә йорәкнең иң түрендә кадерләп саклыйк, яратыйк, балаларыбызга тапшырыйк аны. Киләчәк буыннар да “И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!” – дип горурланырлык булсын!

III.“...каенның гомере кыска. Шуңа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик.”

Чынлап та, безнең туган ягыбызда каенның файдасы, кадере күп.

  Каен – файдалы агач. 4-8 нче җөмләләрдә аның барлык уңай, яхшы,кеше өчен бик кирәкле файдаланышлары гына бирелгән.

  Каенның гомере бик кыска. Бу турыда 13,14 нче җөмләләрдә сөйләнелә. Калган агачлар белән чагыштырганда аның яшәү еллары бик аз.

  Димәк, каен-файдалы, нәфис, ләкин кыска гомерле агач. Элек-электән туган җиребездә үскән бу агачны кадерлик. Аны җәрәхәтләмик, күбрәк устерик. Ул яшьләрен түкмәсен, безнең күзләребезне иркәләп торсын.

IV.“Мин дөньяны ныграк таныйм хәзер...

Сукырайгач,күзем ачылды...”

Авторның бу фикере белән мин тулысынча килешәм.  Чынлап та, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дөньяны ныграк аңлап яшиләр.

   “Бераздан вагонга тырналып, кыршылып беткән гитара тоткан сукыр солдат килеп керде... Аның язмышы каһәрле,рәхимсез сугыш юллары, дәүләт чиновникларының пычрак сәясәтләре һәм әхлакый кануннар кисешкән урында нык кына гарипләнеп өлгергән.”  Чынлап та, сугышта шул кешеләрнең тынычлыгы өчен көрәшкән, үзенең гомерен чикләгән батырларга күңелне сискәндерә.

  Сугышта барсын да күргән егетнең  гаделсезлекләре аның язмышын,дөньяга карашын үзгәртә. Моны 30-34 җөмләләр раслый.

Сукыр солдатның гомере менә шулай үтә.  Аның батырлыгына,  сабырлыгына горурланырлык!

V . “Туган ягым, әткәй-әнкәй, мәктәп, кадерле укытучым Фәнүзә апа... Күңелемнең иң-иң матур хисләренә канат куючылар алар!”

 Туган як, әти-әни, мәктәп, укытучылар – барсы да, һәр кеше өчен иң кадерлеләр.

 Авторның укытучысы аның  күңел түрендә уелган. Ул аңа шатлыклы истәлекләр генә калдырган.  Моны 27-29 җөмләләрдә күреп була.

  Туган ягын , әткәй-әнкәсен кебек автор укытучысын да сөя. Ул аны беркайчан онытмаган:  “Фәнүзә апа үзенең җырлары, кешелеклеге, мөгаллимлек осталыгы белән беркайчан да истән чыкмады. Ул безнең өчен иртәнге нур булып балкыды!”

  Димәк,  бу фикер һичшиксез дөрес.  Күңел түренә үтеп керәләр, матур хисләр генә калдыралар алар .

VI .  “- Балалар, әниегезнең сүзен тыңлагыз! Әниегезгә булышыгыз!..  Әниегезнең кадерен белегез!..” Чынлап та, иң кадерле кеше ул – әни. Безнең өчен ул янып-көеп йөри, бар йөрәк җылысын биреп яши. Шуңа да, без аны тыңлап, булышып, кадерләргә тиешбез.

 Якыннарны, аеруча ата-анаңны вакытында тыңламау, каршы килү,соңыннан үкенү хисенә китерә. Хәтимәнең дә ялгышлыгы, озак еллар вакытында да  онытылмый. Бу  9,10 нчы җөмләләрдә  күрсәтелгән.

13-15 нче җөмләләрдә   онытылмый торган хатирәдән туйган инде олы кызның, үкенү хисләрен анасына ишеттерергә теләве язылган.

Исән-сау чакта әни кадерен белмәсәң, мәңге үкенү хисе белән яшәмәс өчен, беркайчан  аны рәнҗетмәскә, кадерен белеп яшәргә кирәк!

VII . “Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң,йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. Күңеле гел шуны җырлый”. Минемчә, моң ул – кеше күңеленең җырда чагылышы гына түгел, ә аның тирә-як матурлыгын танып белүе дә.

   Табигать, тирә-юньнең  торышы буенча, кешенең  холкын, сыйфатларын белеп була. Бу турыда 7, 11, 12 җөмләләрдә язылган.

   Гыйзатулла фикеренчә, чишмә, урман – моң чыганаклары. Һәм бу фикер тулысынча дөрес.  “...чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була.”  

   Димәк, һәрбер кеше үзенчә моңлана. Кемдер җырлый, кемдер картиналар ясый, төрле бизәкләр чигә.  Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде.  Ә моңны без тирә-яктан алабыз.

VIII .  “Караклыкның башы энә урлаудан башлана, диләр. Ялкаулыкның да башы менә шулай кеше хезмәтеннән файдаланудандыр, мөгаен”.Мин бу фикер белән килешәм. Чынлап та, кеше хезмәтеннән файдалана барган саен, кеше ялкаулана.

  Кешегә яхшылык эшләү – бик күркәм гадәт. Әмма гел ярдәм сорап тору бөтен яхшылыкны җимерә дә ташлый. 3,4 нче җөмләләрдә Шөһрәтнең бөтенләй ялкаулануы күрсәтелгән.

  Эшләгән яхшылыгың өчен “хак” сорап тору – бик яман гадәт. Ул, йогышлы чир кебек, кешенең холкын үзгәртә. Бу турыда 18,20нче җөмләләрдә сөйләнелә.

  Димәк, масаеп, кеше хезмәтеннән файдалану ялкаулыкка гына түгел, ә бәлки зур бәла-казаларга да китерергә мөмкин.  Монда да ике дусның язмышлары шулай аерылды.

 

IX .  “Заманнар үтәр. Галиәсгар байның подвалында яшәгән  ятим малай егет булыр, үзе китаплар яза башлар. Ниһаять, менә шушы Пушкин “Алтын әтәч”енең тавышын татар дөньясында татар телендә яңгыратыр!..” .  Белем алырга теләп, тырышып укыган кеше

   Тырышлык – иң яхшы сыйфатларның берсе.  “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль дә нәкъ шул турыда. 10, 11 җөмләләрдә дә Габдулланың тырышлыгы турында сөйләнелә.

   Белем -  яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.  Белемгә омтылу – зур мактауга лаек. Бу 18, 21 җөмләләрдә яхшы күрсәтелгән.

  Димәк, безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның  кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар.

 

X .  “Бу гүзәл җир Татарстан дип атала. Табигать биргән бу байлыкны бернинди уйсыз-хафасыз туздырырга мөмкин икән дип уйласаң, бик ялгышасың. Тыңла син, улым!” Чынлап та, безнең илнең байлыгы бик күп, ләкин алар мәңгелеккә җитмичәк.

    Татарстан – зур һәм бай территория. Йөзләрчә чакрымга сузылган җирләрдә күпме хәзинә бар.  “Аның өстендә, диңгездәй шаулап, иген үссә, ә астында – нефть океаны. ... күпме гипс, күпме таш, ком, кызыл балчык, чуерташ, известь... Ә урманнары дисәң...”

    Бернәрсә дә мәңгелек түгел.  Шуның өчен булганның кадерен белеп, уйламыйча бу байлыкларны туздырырга ярамый. 17-20нче җөмләләрдә дә моның турында язылган.

    Ә бит туган як табигате ул – аның байлыгы. Әйдәгез, туган табигатебезне, аның хәзинәсен саклыйк!

XI Унҗиде яшь! Теләкләрең чын, тормышка ашардай булсын! Киләчәктә үзең булып калуыңны, зур максатларга омтылып яшәвеңне телим.

    Әйе, унҗиде яшь тормышның иң матур чагы. Хыялларга бирелә торган вакыт. Ләкин тормыш без уйлаганча гына түгел икән.

 Мәктәп безгә төрле фәннәр буенча да белем бирә. Әмма үзенең укучыларын беркайчан да Яши белү фәненә өйрәтми. Бу мәсьәлә мине күптәннән борчый. Бу турыда 5,6 нчы җөмләләрдә дә бирелә.

     Кеше бу дөньяда һәрвакыт хыял һәм теләк белән яшәргә тиеш. Ләкин хыялларың гына тормышка ашардай булсын. Күтәрә алмастай йөкне үз өстеңә алмаска кирәк. Бәлки сине гади кеше булып яшәү, генерал булуга караганда бәхетлерәк итәр. Бу турыда текстның 18,19,20 нче җөмләләрендә дә әйтелә.

    Кешегә үз-үзен һәм һөнәр сайлауда зур мөмкинлекләр бирелә. Бала вакытта кемгәдер соклану нәтиҗәсендә дә кеше һөнәр сайларга мөмкин. Ләкин сайлаган эшең үзеңнең сәләтеңә, осталыгыңа туры килергә тиеш.

   Киләчәктә зур максатларга омтылып яшик. Ә максатың була икән, ул сиңа яшәү көче, энергия бирә.

  XII  М.Мәһдиевнең «Сабантуй йоласы, аның җырлары, гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган»  дигән  фикере белән килешәм.Чөнки Сабантуй бәйрәме татар халкының иң олы һәм борынгы бәйрәмнәренең берсе.

   Сабантуй язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме булган. Моңа дәлил итеп «Сабантуй атнасында тагын да тырышыбрак эшлисең, ул атнада искиткеч күңел күтәренкелеге, хезмәт омтылышы… Чөнки ул- хезмәт алдынгылары, булганнар, уңганнар бәйрәме» җөмләләрен китерәм.

   Сабантуйны элеккеге гадәтләр буенча оештырылар. Андагы уеннар, биюләр, җырлар безгә ата-бабаларыбыздан күчеп килгән. Фикерләремне дәлилләү өчен тексттан 17-20 нче җөмләләрне китерәм.

    Димәк, ул йолалар халкыбыз кебек көчле, матур, яшәүчән. Шуңа күрә дә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.Һәм алга таба да буыннан-буынга дәвам итәр, гореф-гадәтләр сакланыр дип ышанам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...