Шамил Рәкыйпов (өстәмә материал)
занимательные факты по теме

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Язучы иҗатына өстәмә материал      http://nsportal.ru/arslanova-zulfiya-zamilovna-0  файдаланылды

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шамил Рәкыйпов (өстәмә материал)16.43 КБ

Предварительный просмотр:

Шамил Рәкыйпов  (өстәмә материал)

http://nsportal.ru/arslanova-zulfiya-zamilovna-0

Ш.Рәкыйпов – хакыйкатьне раслау өчен

армый-талмый көрәшә торган тәвәккәл

көрәшче… Язучы борчыла, дулкынлана,

эзләнә, иҗат итә. Ул һаман өстәл артында,

юлда, архивларда, музейларда…

Р. Миңнуллин.

Чүпрәле районының яшел чирәмендә аунап үскән  күренекле шәхесләрнең берсе -  Шамил Рәкыйпов. Ул 1929 елның  22 сентябрендә Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылында  укытучы гаиләсендә туган. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән һәм яшьли ятим калган.  Шамил абый хезмәт юлын бик иртә, авыл мәктәбенең җиде классын бетерүгә башлап җибәрә: әүвәл туган авылында  гади колхозчы, трактор бригадасы учётчигы, аннары  Донбасс шахталарында эшләп кайта. 1950нче елны, колхозда амбарчы хезмәтендә чагында, ачыгучы авыл кешеләренә ашлык биргән өчен , аны җавапка тарталар һәм Себер якларына ун елга мәҗбүри хезмәт колониясенә хөкем итәләр.  Ул  Урал, Красноярск якларында таш чыгаручы, шахтада бурильщик, балта остасы, электосварщик , бетончы булып эшли. Язмышына туры килгән бу гаделсез бәладан ул бары Сталин культы фаш ителгәннән соң, 1954нче елда гына котыла.

1955нче елда  Казанга килә һәм 1957 елга кадәр Казанның 1 номерлы трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Бу  елларда инде ул газета-журналларга мәкаләләр язгалаган була, шуңа күрә 1957 елда аны “Татарстан яшьләре” газетасына эшкә чакыралар. Казанда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан  газетаның комсомол тормышы һәм пропаганда-агитация  бүлекләре мөдире булып эшли һәм шул ук вакытта укырга да өлгерә. Ул башта кече урта мәктәпне, аннары  Казан дәүләт университетын тәмамлый. Тиздән Ш. Рәкыйпов Татарастан китап нәшриятының яшьләр –балалар  әдәбияты редакциясе мөдире  итеп билгеләнә. 1993—2000 нче елларда “Шәһри Казан” газетасында эшли.

Шамил Рәкыйпов әдәбиятка очерклары, хикәяләре, һәм кечкенә сәхнә әсәрләре белән килеп керә. Баштарак ул үзешчән сәнгать коллективлары өчен пьесалар  яза. Безгә аның “Чуен багана”, “Зөһрә”, “Сөю билгесе”,” Арзан матурлык”,”Ике туй”,”Ике килен-килендәш” һәм башка пьесалары билгеле.

Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш. Рәкыйповка 1980нче елда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Ул—1966 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Ш.Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга үзенең документаль проза әсәрләре белән күбрәк билгеле. Бу   юнәлештә ул 60нчы  елларда эшли башлый һәм 1963 елда “ Барып аласы хат” исемле беренче документаль повесте языла. “ Ш.Рәкыйповның иҗатында батырлыкның тирән тамырлары героик дәверләргә, илебез язмышы хәл ителә торган елларга, аның рухи яктан һәм матди куәтле саналган дәһшәтле көннәргә барып тоташа...”-ди Ш.Рәкыйповның иҗаты турында Әхмәт  Сәхапов. Дөрестән  дә, Ш. Рәкыйповның кайсы  гына әсәрен алмыйк, анда күзләрдән яшь китерерлек дәрәҗәдә  илебезнең фашист илбасарлары кулына калган куркыныч көннәр, газиз  илебезне фашист тырнагыннан  тартып алу өчен соңгы сулышына, соңгы тамчы канына кадәр сугышкан фидакарь сугышчыларыбыз сурәтләнә.

Ш. Рәкыйпов үз әсәрләрендә башка республика һәм өлкәләрдән чыккан татар геройларына да киң урын бирә. Укучыларны әлегә кадәр аз билгеле булган яки бөтенләй  билгеле булмаган батырлар белән таныштыра. Мәсәлән, авторның “Геройлар эзеннән” дигән китабында без моңарчы билгеле булмаган дүрт-биш яңа геройның тормыш һәм көрәш юлы белән танышабыз. Берьюлы дүрт-биш яңа герой ачу җиңел эш түгел. Моның  өчен күп йөрергә , күп белергә  кирәк. Ә Ш.Рәкыйпов үзе язачак геройларының эзенә басып йөри: ул аларның туган якларында була , аны белгән кешеләр белән сөйләшә, героена кагылышлы документларны өйрәнә, аның сугышкан эзләре буйлап үтә. Бу кадәр эзләнүләр, тырышулар үз нәтиҗәсен  бирә һәм Шамил  абыйның аерыла алмыйча укый торган әсәрләре барлыкка килә.

Ш.Рәкыйповның барлык әсәрләрендә дә диярлек геройлары яшәү белән үлем мәсьәләсе хәл ителгән мизгелдә сыналалар. “ Чәчәкләр сөйли белә”дә Б.Шәвәлиев та, “Кайдан син,Җан” әсәреннән И.Кабушкин да бу мизгелне кичерәләр . Ә “Кызлар-йолдызлар” һәм “Кипарислар җыры” әсәрендә очучы кызлар төн җиткән саен үлем белән күзгә-күз очрашып торалар. Бу повестьларда халыкның очучы  батыр кызлары, безнең илгә басып кергән фашистларга каршы аяусыз сугышы,онытылмас батырлыклары күрсәтелә.

Ш.Рәкыйтов үз әсәрләрендә батырлык турында гына сөйләп калмый,төп игътибарны геройның характерын формалаштырган сәбәпләргә юнәлтә. Ул үз героеның бала чагын, нинди шартларда үсүен дә күрсәтә. Мәсәлән,” Чәчәкләр сөйли белә” әсәрендә ул Барый Шәвәлиевне бала чагыннан алып тасвирлый. “Кайдан син, Җан?” әсәрендә Иван Кабушкинны чолгап алган мохитне, аның дус-ишләрен сурәтли, “Таңнар һаман матурмы?” повестенда аерылмас дуслар Гыйльфан Батыршин белән Иван  Чернопятконың имезлек кабып бер сәкедә  яткан вакытларыннан ук  сурәтли башлый.

Авторның “Чәчәкләр сөйли белә” дигән документаль повесте 1967елда языла. Монда сүз халкыбызның батыр улы А.Матросов  батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында бара.

Повесть эчке монолог рәвешендә язылган.  Барый  Шәвәлиевнең бала чагы, ул туып-үскән авыл, аның табигате тасвирланган. Язучы  Барый  үскән тирәлекне тасвирлауга зур игътибар бирә. Барыйның рухи җитлегү чоры сугыш вакытына туры килә. Өлкәннәрдән алга узып йөрмәгән, үзенә таләпчән  бу сабыр егет сугышта бик тиз абруй казана. Аны командир Ильченко һәрвакыт  башкаларга  үрнәк итеп куя. Барый хәлеткич минутларда да сынатмый, һөҗүм итүче гаскәрләр өстенә үлем уты  яудырган фашист пулеметын күкрәге белән каплап, полкташларына  сугышчан бурычны үтәргә ярдәм итә. Әлбәттә,тормышны өзелеп сөйгән Барый Шәвәлиев күңелендә Ватан алдындагы изге бурыч белән  яшисе килү  теләге аз тартышмагандыр, ләкин герой егет яшисе килү теләген җиңеп, Ватан алдында изге бурычын үти.

Бөек Ватан сугышында Барый  Шәвәлиев кебек үк меңнәрчә сугышчы Ватан алдында изге бурычын үз гомере бәрабәренә үти. Моңа мисал итеп Ш.Рәкыйповның  “ Кайдан син, Жан?” әсәреннән партизан разведчигы Иван Кабушкинны китерергә мөмкин.  Ул кабәхәт  гестапо тырнагында да кешелек сыйфатларын югалтмый һәм батырларча һәлак була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Наглядный материал к классному часу посвященный Дню матери

В работе предлагается наглядный материал посвященный Дню матери....

Шаманы

Презентация рассказывает о шаманах Сибири. Одежда, атрибуты шаманов....

Афзал Шамов "Госпитальдә" (1нче кисәк)

А.Шамовның биографиясен өйрәнү, "Госпитльдә" әсәренең 1нче кисәген уку....

Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повестеның сюжеты белән таныштыру.

Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повестеның сюжеты белән таныштыру....