Ризаэддин Фәхреддиннең “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренә анализ.
план-конспект урока (9 класс) по теме

Нагимова Римма Ильдусовна

Выдающийся просветитель татарского народа Риза Фахреддин жил в конце 19-го  в начале 20 века. Творческое наследие писателя, педагога, энциклопедиста,историка велика и очень актуальна  в наши дни. Все произведения написаны на воспитательную тему.

   Роман "Әсма..." знакомит читателей маленькой девочкой 8-лет. До конца романа она переносит  тяжелую жизнь, на её пути встречаются и доброжелатели и злодеи. Она не сломается, учится, встречает любимого человека. Учащиеся во время анализа романа находят главную тему, идею, также анализируется сюжет романа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bauly_rayony_isergp_urta_mktbenen.docx21.53 КБ

Предварительный просмотр:

Баулы районы Исергәп урта мәктәбенең

                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                       Нәгыймова Римма Илдус кызы

9 нчы сыйныф

Тема:                                                                                                                Ризаэддин Фәхреддиннең “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренә  анализ.

Дәреснең белем бирү максаты:

1.Романның  рухи  кыйммәтен ачыклау.

-Әсма  образының әхлакый сыйфатлары;

-әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен билгеләү.

2.Язучыга багышланган презентацияләр белән танышу.

Дәреснең тәрбияви  максаты:

Әсма образы аша югары әхлак нормалары тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:

Р.Фәхреддин портреты.

Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабы.

“Әсма, яки гамәл вә җәза” романы.

Р.Фәхреддин турында истәлекләр.

Компьютерда презентацияләр.

Дәрес тибы: өйрәнгән  белемнәрне тәртипкә салу, әдәбият һәм әхлак тәрбиясе буенча белемнәрне тирәнәйтү.

Дәрес методы: эврестик әңгәмә.

                               

 Дәреснең барышы.

I.Оештыру өлеше.

-Укучылар, без бу дәрестә язмыш тарафыннан рәнҗетелеп тә, барысыннан да өстен калган Әсма  образы турында сөйләшербез. Әйтегез әле, романның авторы да герое кебек түгелме?

II. Компьютерда укучыларның Р.Фәхреддингә багышланган презентацияләре белән танышу.

                                     1-слайд.

                Ризаэддин Фәхреддинннең портреты

                                    2-слайд.

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы,журналист, тарихчы, һәм педагог Ризаэддин бине Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында (яңа стиль белән 17 гыйнварда) элеккегеСамар губернасының Бөгелмә өязенә караган Кичү Чаты авылында (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) рухани гаиләсендә дөньяга килә.

                                  3-слайд.

Ул иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Фәхреддин хәзрәттән ала.7 яшенә җиткәч, аны үз авылларындагы мәдрәсәгә укырга бирәләр. Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә  10 елга якын белем ала.

                                4-слайд.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук  Ризаэддин хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә:башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә.Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә.Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза, татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала.

                               5-слайд.

Яшь  буынны тәрбияләүгә багышланган түбәндәге китаплары билгеле:

“Гаилә”, “Нәсыйхәт  I”,  ”Нәсыйхәт   II”, “Нәсыйхәт  III” , “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәбе”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”.

                                     6 –слайд.

Мәгърифәтчлелек идеяләре белән шөгыльләнеп, Р.Фәхреддин әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт” романы 1899 елда-Казанда, “Әсма, яки гамәл вә җәза “ романы 1903 елда Оренбургта басыла.

                                         7-слайд.

Казыйлык эшен ташлап, “Вакыт”газетасында һәм “Шура”журналында баш мөхәррир булып эшли. Иҗтимагый-фәлсәфи фикер, әдәбият, мәдәният, мәгариф һ.б. темаларга караган бик күп мәкаләләре шушы журналда басыла.

                                      8-слайд.

Галим “Мәшһүр ирләр”, “Мәшһүр хатыннар” исеме белән атаклы кешеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге  турындагы китапларын, педагогика һ.б. өлкәләргә караган хезмәтләрен чыгарып бара. “Асарь” томнарын язуны дәвам итә.

                                       9-слайд.

1922 елда Р.Фәхреддин мөфти итеп сайлана, Уфага күчә. Гыйльми хезмәтләр язуын да дәвам итә. Бай мирас калдыра. Соңгы көннәренә кадәр гыйльми иҗади эшләр белән шөгыльләнеп, 1936 елда Уфада вафат була.

III.  Укытучы.

-Ә хәзер, укучылар, “Әсма,яки гамәл вә җәза”романын анализлауга керешербез. Анализ планы компьютер мониторында ачылачак.

                                  Анализ схемасы

1.Төп вакыйгаларга тукталып, әсәрне  кыскача сөйләү.

2.Әсәрнең идеясе.

3.Романның проблемалары.

4.Сюжет композициясе.

5.Әсәрнең экспозициясе.

6.Төенләнеше.

7.Хәрәкәт үстерелеше.

8.Кульминациясе.

9.Чишелеше.

10.Әсма образы.

Укытучы.

-Милли хәятны тормышчан вакыйга, күренешләрдә реалистик образлар аша сурәтләгән иҗтимагый романның темасын һәм идеясен ничек билгеләр идегез? Хәзер төркемнәрдә тикшереп, җавап әзерләгез әле.

Укучыларның  җаваплары:

-Мәгърифәтчелек чорында кеше идеясе һәм милли үсештә хатын-кыз образы бирелеше- романның темасы.

-романның идеясе: милләтнең үсеше өчен Әсма кебек тәрбияле, мәгърифәтле, укымышлы кыю хатын-кызларын күбрәк күрәсе килү теләге. Югары әхлак, белемле булу, зыялылык-кеше идеалының кирәкле сыйфатлары.

Укытучы.

-Дәрес планы буенча романда күтәрелгән проблемаларны табу тора.

I төркем-уңай мәсьәләләрне;

II туркем-тискәре мәсьәләләрне тикшереп карыйк.

 Укучыларның җаваплары.

1-төркем:  “Мәхәббәт иреге, гаилә кору мәсьәләрендә шәхси теләк-омтылышларны яклау.”

2-төркем:  ”Надан байларның мал һәм акча туплау максатында гади халыкның милли үзаңы үсешен тоткарлаулары.”

Укытучы.

-Романның сюжетына игътибар итик. Ничә сюжет сызыгыннан тора?

Укучылар җавабы.

-Үзара тыгыз бәйләнгән, урыны белән кушылып ук киткән ике сюжеттан тора:

-иҗтимагый  -милли мәсьәләләр;

-Әсма һәм аның каршылыклы язмышы белән бәйле сюжет линиясе.

Укытучы.

-Төркемнәрдә романның экспозициясен, төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен билгеләп китик әле.

Укучылар җавабы.

1-төркем.

-Роман авыл имамы, яңалыкка омтылучы Габбас менлага Хикмәт хаҗинең үчлек тотуы, төрле ялалар ягуы.Габбас менланың хаҗ сәфәренә китеп югалуы белән башланып китә.

2- төркем.

-Габбас менладан үлү хәбәре килү. Бер ел үткәч, кайгыдан хатыны Гайшә абыстайның үлүе. Балачактан дөрес тәрбия алган 10 яшьлек Әсманың ятим калуы.

1-төркем.

-Романда вакыйгалар түбәндәгечә үсеш ала:Әсманың кымызчы Йосыф бабасы янына яшәргә күчүе.Фәхишәлек йортлары тотучы, ятим кызларны алдап, акча өчен сату итүче Хәмидә һәм Зәйнүш карчык кулына Әсманың эләгүе һәм хәерчелектә яшәве.

2-төркем.

-Әсәрнең югары ноктасы булып, Әсманың ,аягы сынып, хастаханәгә эләгүе, яхшы күңелле авыл хатынының аның язмышын аңлавы.Үзе белән алып китеп, фаҗигадән коткаруы тора. Мәрхәмәтле хатын Әсманы тәрбияли һәм белемле итә.

1-төркем.

-Әсманың, белемле мөгаллим булып, үз мәктәбендә эшләве һәм Габбас менланың исән булуы.Әсма эшләгән тәрбия йортында “Юныс хәзрәт”  исеме белән хезмәт итүе.Әсма белән бергә эшләгән мөгаллимнең яшьлегендәге шәкерт дусты булуы һәм  аның кияүгә чыгып, бәхетле яшәүләре бөтен мәсьәләләрне чишә.

Укытучы .

-Романны бик төгәл анализладык.Хәзер минем сезгә Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан гыйлем алу турында кайбер фикерләрен җиткерәсем килә. Әсманың  да гыйлем юлы белән бәхеткә ирешкәнен күрдегез  бит.Сезнең белемгә, китап укуга мөнәсәбәтегез нинди, шуны барлап утыруыгыз сорала.

1. “Гыйлем-күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер.Олы дәрәҗәләргә тоташтырыр, дошманнарга  каршы корал булыр. Тереклекне саклар. Дөнья көтү сәбәпләрен белдерер, йорт эчендә  вә гомумхалыклар белән ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем-галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр.”

2. “Гүзәл китаплар-гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек  вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!”

-Сезгә өйдә Әсма исеменең мәгънәсен белергә кушылган иде. Таптыгызмы шуны?

Укучы җавабы.

-Гомәр Саттар-Мулилленең “Татар исемнәре ни сөйли” китабында язылганча,  Әсма- гарәп теленнән кергән исем. Бик югары, бик өстен, бөек  мәгънәсендә.

Укытучы.

-Ә романда Әсма образы ничек бирелгән? Кызлар, Әсманың кайсы сыйфатларын үзегезгә үрнәк итеп алыр идегез?

Укучылар җавабы.

-Әсма-әсәрдә төп герой. Ул, Габбас мулла белән Гайшә абыстайның яраткан кызы булып, 10яшькә кадәр генә яши ала. Ләкин дус гаиләдә әти-әнисеннән яхшы тәрбия алырга өлгерә. Габбас мулла кызын укытуга бик җаваплы карый. Зирәклеге, тырышлыгы белән Әсма да укуында көннән-көн алга бара. Бәхетле ата-ана, Әсманың киләчәгенә зур өметләр баглап, якты хыял белән яшиләр. 10 яшеннән ятим калып, тормышында очраган каршылыкларны җиңеп, югары әхлаклы булып калган, тәрбияле, укымышлы кыз –авторның идеалы. Ачы язмыш аны төрлечә сыный:әти-әнисез калып, начар кешеләр кулына   эләгә,сәламәтлегенә зыян килә, хәерчелектә йөри. Ләкин бала чагында ата-анадан яхшы тәрбия алган Әсма, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча, саф килеш калып, бәхеткә ирешә. Яраткан кешесенә кияүгә чыга һәм бәхетле гаилә кора.

Укытучы.

-Дәресне йомгаклап, Р.Фәхреддиннең “Әсма,яки гамәл вә җәза” романының әһәмиятен  билгеләр вакыт җитте.Нинди фикерләрегез булыр икән?

Укучылар җавабы.

-Маҗаралы сюжетка һәм кискен конфликтларга корылган бу әсәрендә Ризаэддин  Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек  гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага.

Укытучы.

-Шушы фикерләрне, укучылар, өйдә түбәндәгечә дәвам итәрсез:

1.Алина һәм Люзия өчен. Дәрес уртасында бирелгән  Әсма образының, әсәрнең сезгә йогынтысы, бүгенге кызларның яшәү рәвеше турында инша язарга.  

2.1-төркем өчен. Әсәрдәге  калган уңай образлар, алардан нинди тәрбия алуыгыз турында инша язарга.

3.2-төркем өчен. Романның сәнгатьчә эшләнешенә тукталырга һәм “Нәсыйхәт” китабыннан әсәргә туры килерлек фикерләрне язып алырга.

Дәрес ахырында укучыларга билгеләр куела.

(Дәрескә әзерләнү өчен,”Нәсыйхәт” китабы,”Ризаэддин Фәхреддин хакыйкате”-методик тупланмасы файдаланылды.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ “ӘСМА, ЯКИ ГАМӘЛ ВӘ ҖӘЗА” ӘСӘРЕНӘ АНАЛИЗ

Ризаэддин Фәхреддиннең "Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренә анализ ясау...