ДӨРЕС ЯЗА БЕЛҮНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ ФАКТОРЛАР ҺӘМ ШАРТЛАР.
статья по теме

Бурханова Рамиля Ринатовна

Күп укый торган һәм күзәтүчән бала, чыннан да, дөресрәк яза. Дикъкатьләп уку балага сүзнең график образын күреп хәтерләргә, дөрес язу закончалыкларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Язу процессында да, язганнарны тикшергәндә дә, күрүнең роле зур. Бигрәк тә башлангычларда, язарга һәм дөрес язарга өйрәткәндә, балаларда күрү зирәклеген һәм хәтерне тәрбияләүгә аеруча игътибар итәргә кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл borhanova_r.r._statya.docx16.21 КБ

Предварительный просмотр:

Р. Р. Борһанова

ТР Әлмәт шәһәре  13нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

ДӨРЕС ЯЗА БЕЛҮНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ

ФАКТОРЛАР ҺӘМ ШАРТЛАР.

Күп укый торган һәм күзәтүчән бала, чыннан да, дөресрәк яза. Дикъкатьләп уку балага сүзнең график образын күреп хәтерләргә, дөрес язу закончалыкларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Язу процессында да, язганнарны тикшергәндә дә, күрүнең роле зур. Бигрәк тә башлангычларда, язарга һәм дөрес язарга өйрәткәндә, балаларда күрү зирәклеген һәм хәтерне тәрбияләүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бер кагыйдәгә дә нигезләнмәгән сүзләрне дөрес язу күрү юлы белән үзләштерелә. (Мәсәлән: җавап, бәхет, һәйкәл, хәреф, һава, җөмлә кебек сүзләр). Балалар сүзләрнең язылышын текстта күрәләр, сүзлектә дә мөрәҗәгать итәләр. Болар укучының сүзләрне дөрес язуына тәэсир итми калмый. Ләкин сүзләрне дөрес яза белергә өйрәтүне күреп зиһенгә алу һәм хәтерләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый, чөнки сүзләр ясала, кушыла, төрләнә фонетик үзгәрешләр дә кичерә. Тамыр һәм кушымчаларның күпчелеген күрергә мөмкин булса да, күп сүзнең язылышын күреп кенә хәтерләп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә сүзләр күрү юлы белән генә түгел, башка чара һәм алымнар (мәсәлән: сүз ясау, тамырдаш сүзләрне табу) ярдәмендә дә үзләштерелә.

Язуда кул хәрәкәте аша зиһенгә алу һәм күзаллаулар турында да шуны әйтеп була. Язарга һәм дөрес язарга өйрәнү өчен, язарга һәм һәрвакыт төгәл язарга кирәк. Башкалар укыганны гына тыңлап торган, үзе укып, кагыйдәләрне өйрәнсә дә, бер дә язмаган кеше, дөрес язарга гына түгел бөтенләй язарга өйрәнә алмый. Матур, чиста, дөрес хәрәкәт белән язган баланың орфографик хатасы да аз була. Матур, чиста, дөрес хәрәкәт белән еш һәм күп язарга, кулны туктатмыйча , каләмне кагәзьдән аермыйча язарга кирәк. Бала сүзләрне хәрефләп язмаска тиеш. Тексттан күчереп, кем күбрәк һәм дөресрәк яза, аз язучыга караганда граматалырак була.

Орфографияне үзләштерүгә башка факторлар да тәэсир итә. Язганда, кеше ишетмә сүздән чыгып, шуңа таянып эш итә. Хәтта күчереп язганда да сүзнең аваз составына игътибар итсә генә, дөрес күчерә. Язма сөйләм үзе – әйтмә сөйләмгә, ә әйтмә сөйләм сүзләрне авазлаштыруга нигезләнә. Орфографик дөрес язу өчен, сүзләрне дөрес ишетергә дә, дөрес әйтергә дә кирәк.

Сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аерманы балаларга күрсәтергә һәм киләчәктә хата ясамасын өчен аерманы күрә белүләренә һәм аңлауларына ирешергә кирәк. Бер очракта сүзләр әйтү-ишетүгә таянып язарга мөмкинлеген (тегүче), ә икенче очракта әйтү-ишетүгә таянырга ярамый (төтен) икәнен практик аңларга тиеш (Мәсәлән: бер авазның берничә ысул белән белдерелгәнен къ – к, э – е, в – у – ү; бер хәрефнең берничә авазны күрсәтә алганын в, г, к, э, о, ы, я, ю, е; а хәрефенең һәрвакыт “а” булып кына укылмаганын). Укытучы һәрвакыт дөрес әйтеп яздырырга тиеш. Балалар ничек дөрес сөйләшәләр шулкадәр дөрес язалар. Орфографияне үзләштерүдә күрмә образ, кулның хәрәкәре һәм сүзләрне дөрес әйтү – ишетү әһәмиятле. Фонематик ишетүне үстерү, ачык, дөрес әйтеп сөйләү, нәрсә язганыңны аңлап бару мәсьәләсе укучылар белән эшл башлауның беренче адымнарында ук укытучының игътибар үзәгендә торырга тиеш.

Кайчагында балаларның сүзләрне иҗекләргә бүлеп, кычкырып әйтеп язулары да уңышлы була. Иҗекләп әйтү сүзнең хәреф составын ачыклый (сүз-сез, ир-тән-ге). Ләкин ахырдан укытучы һәр сүзне орфоэпик дөрес әйтергә тиеш.

Дөрес язуны үзәштерүгә ярдәм итүче факторлар һәм шартлар:

Орфографик күнекмәләр булдыруда, дөрес язуны аңлауга һәм үзләштерүгә уңайлык тудыра яки комачаулый торган шартлар да бар.

1)         Язганда, укучының беренче эше язылачак сүзнең мәгънәсен яки җөмләнең эчтәлеген ачыклаудан башлана. Кайчак укучы, бер сүзнең мәгънәсен аңламау аркасында, бөтен бер җөмләне ялгыш яза. Укытучы, күчереп яки әйтеп яздырырга керешкәнче, язылачак сүз һәм җөмләне балаларның аңлавына тулысынча ышанырга тиеш.

2)        Сүзгә, әйтүгә һәм язуга, шулай ук грамматик формаларга нык игътибар итәргә итәргә кирәклеге турында ачык күрсәтмә бирелә. Язылышын хәтерләүгә карата да киңәш ителә. Җибәрелгән хаталарны тикшерү дә өйрәтелә. ( “Язгач та тикшереп чык, төзәт”)Менә шулай әкренләп мөстәкыйльлек һәм активлык формалаштырырга һәм аны үстерергә кирәк.

3)        Системалы рәвештә тамырдаш сүзләр туплау, җөмлә һәм сүзтезмәләр төзү, җөмлә һәм сүзләргә анализ ясау; охшаш һәм аермалы яклары буенча чагыштырулар үткәрү (Мәсәлән: “Монда нигә –нан кушымчасы язылырга тиеш? Ни өчен –тан, яки –дан түгел? О, ө хәрефләре булган сүзләрнең дөрес язылышындагы охшашлык нәрсәдә?”) – болар барсы да укучыларның фикерләвен активлаштыра.

4)        Орфографик күнегүләрне (күчереп язу һәм диктантларны) сөйләм үстерү күнегүләре белән (излоңение һәм сочинениеләр белән) чиратлаштыру зарур. Сөйләм культурасы үскән укучының язу хатасы да аз була.

5)        Орфография һәм башка төрле сөйләм хаталарын алдан кисәтү дә – грамоталы язуның әһәмияте шарты. Изложение һәм сочинение тибындагы мөстәкыйль язма эшләр үтәүгә барлык укучыларның да эзлекле әзерләнүләренә исәп тотылган күрсәтмәләр бирүе һәм даими өйрәтәз килүе дә иҗади характердагы язма эшләрне  грамоталы башкаруга нык ярдәм итә.

6)        Күнекмәләр ныклыгының әһәмияте шарты итеп аларның системалылыгын да санарга кирәк. Белемнәр системалылыгы, алган мәгълүмат, күнекмә һәм эш белү осталыгының үзара тыгыз бәйләнгән бербөтен булуын таләп итә.

7)        Сүзнең язылышы белән әйтелеше арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне җентекләп аңлату кирәкми. Ләкин укучылар, язганда кайчан сүзнең дөрес әйтелешенә игътибар итәргә, кайчан кагыйдә буенча тикшерергә һәм кайчан сүзлеккә карарга кирәклеген торган саен тирәнрәк аңларга һәм шулай эшли белергә тиешләр.

Әдәбият:

Вагыйзов С. Г. Вәлитова Р. Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 215.

Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан, Мәгариф нәшрияты, 2005 ел. – Б.96.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...