Һәрберебез күңелендә яшәүче акчарлак (эссе)
статья на тему

Латипова Гульнур Гайнутдиновна

"Ел укытучысы -2014" конкурсына язылган эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_uchitel_goda_nyu.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

“Безнең һәрберебездә яшәүче акчарлак. Р.Бах”

Диңгез өсләрендә очкан 
Акчарлак кебек, 
Безнең еллар юллар яра 
Үрләргә менеп...

(Шәрига Таһирова)

   Яр буена килеп, акчарлакларның ярдан-ярга, кыядан-кыяга очуларын карап тору күңелгә бер рәхәтлек бирә. Ни эзлиләр алар? Канат җилпүләренең максаты нәрсәдә? Шундый җитезлек белән кая ашкыналар? Үзем дә сизмәстән, алар белән охшашлык эзли башлыйм.  Кешеләр һәм кошлар... Алар арасында әйтеп бетермәслек уртаклык бар. Һәр көн иртән күңел каядыр ашкына: очасы, күкләргә күтәреләсе, белем дөньясының иң югары ноктасына менеп җитәсе килә...

   Ричард Бах үзенең әсәрендәге Джонатан атлы акчарлак аша, әйтерсең лә мине кош образына кертеп сурәтли. Кош үзенә азык табып, башкалар шикелле яшәүгә риза булмыйча очарга ашкына. Юлында нинди генә киртәләр булса да, иптәшләре артлары белән борылсалар да туктап калмый, ургылып күккә атыла. Үзенең һөнәре белән башкаларны да үз артыннан ияртәсе, аларга күрсәтәсе, очу алымнарын өйрәтәсе килә. Әйтерсең лә табигать безне яшәргә өйрәтә... Әйе, табигатьнең һәр кисәге алга, югарыга омтыла шул! Кеше күңеле дә очар кош сыман күккә юнәлә... Юнәлеп кенә калмый, теләкләрне, ихтыяҗларны, уй һәм мөмкинлекләрне үзенә ияртеп, тормыш куйган киртәләрне вата, җимерә, өлешенә тигән көмешләрен җыя-җыя алга ыргыла.

     Таныш сукмаклар аша эшкә барганда, уй-фикерләр дөньясына кереп чумасың. Укучылар алдында яңалыклар ачасы, аларны белем дөньясына алып кереп, уй-фикерләрен баетып, яшәргә, чиксез галәм киңлекләренә очарга өйрәтәсе килә. Очу тизлеге башта кечкенә булса да, соңыннан алар остаралар, үзләренең җиңүләре, уңышлары белән горурланалар. Алган белемнәрен үзләре генә кулланып калмыйча, башкалар белән дә бүлешәләр.

     “Акчарлак күпме өскәрәк оча, шулкадәр дөньяны күбрәк күрә,” – ди Бах. Мин үземнең укучыларымны белем диңгезендә йөзүче, очып күккә атылучы акчарлаклар белән чагыштырам. Белем баскычларыннан өскә атлаган саен, танып-белүләре арта бара. Ә без, укытучылар, аларга ярдәм итәргә тиеш. Һөнәребез бик җаваплы. Укучыларның “канатларын” сындырмыйча, шатлыкларын, өметләрен, ышанычларын таптамыйча, алга алып барырга тиеш. Мәктәпне тәмамлаганда һәрбер бала көйли торган җырның сүзләре искә килеп төшә:

Ак алъяпкычларда ак канат,

Күңел оча, гүя, акчарлак...

   Бала күңеле кош сыман, азатлыкка, киңлеккә тартыла. Кайчандыр “Миннән булмый... Мин эшли алмыйм...” дигән укучылар “Мин әзер!” дип, тормыш ишеге төбендә үз юлларыннан китәргә торалар. Ә укытучы исә кабат җиргә әйләнеп кайта. Озакка түгел... Яңа буын балаларын “очарга” өйрәтергә, кыенлыклар-киртәләр аша узып, таныш юллар аша матурлыкны, галәм киңлеген күрсәтергә... Алар белән бергә  тагы да катлаулырак маневрлар ясап, югарыга менәргә...

    Чыннан да, нишләп кешеләр оча алмый? “Очу ул – бер урыннан икенче урынга күчәр өчен канатлар белән кагыну түгел. Моны черки дә булдыра,” –  ди автор.  Хак сүзләр, мәктәпне, барып-кайтып, акча эшләү чыганагы гына итеп күрсәк, без беркайчан да “оча” алмаячакбыз. “Очу” – сәләт, үз өстеңдә эшләү билгесе. Кош оясында утырып оча алмаган кебек, без дә, бер җирдә таптанып торсак, эзләнмәсәк, эшебезнең нәтиҗәсе булмый.

   Ә мин очам, чөнки минем моңа теләгем бар, хыялым бар. Әле кайчан гына тырыша-тырыша беренче адымнарны ясаучы, талпынып “канат кагучы” яшь укытучы булсам, бүгенге көндә күңелемдәге акчарлак өскә ыргыла. Бернинди каршы көч тә, киртәләр дә туктатып кала алмас кебек. Канатларымны киң итеп жәеп очам. Тагын да биеккә, югарыга илтүче серле көч миңа һаман дәрт өстәп тора, чөнки мин яшим! Яшәвемнең – максаты, максатымның өмете бар. Мин дә Джонатан кебек, шушы булган барлык шашкын хисләремне учыма жыеп, "мин канатсыз" дип санаган кешеләргә өләшер идем. Алар да яшәсеннәр, өметләнсеннәр. Бу жиһанның гүзәллеген күреп, яшисе килеп яшәсеннәр, очасы килеп яшәсеннәр. Ак акчарлаклар кебек барасы юллары ак, саф, илаһи матурлыкка төренсен иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”

Кеше барыбер кошлар нәселеннән Төшләремдә очам кош булып... С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омт...

Һәркем күңелендә яшәүче Акчарлак

Р.Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” мәсәле буенча эссе...