Күңелемдәге акчарлак
материал на тему

Зарипова Алинә Әнис кызы

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelemdge_akcharlak_1.docx16.58 КБ

Предварительный просмотр:

“ Күңелемдәге акчарлак”

Җир өстенә акрын гына караңгылык иңә. Шәһәр төнге  тынлыкка төренә. Ә минем эшләрем бик күп. Әле тагын дәфтәрләр тикшерәсем, ә аннан соң Ричард Бахның  “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак”  кыйссасын укып бетерәсем бар.  Иртәгә...  Ә иртәгә мин янә 9а сыйныфы укучылары белән очрашам. Аларның һәрберсе – кабатланмас шәхес. Һәркайсы үзенең яңалыклары, көенечләре, сөенечләре белән уртаклашырга тели. Мин исә, укытучы буларак, укучыларымның борчуларын да, шатлыкларын да күрә белергә, аларга киңәшләрем белән ярдәм итәргә тырышам.

Мәктәптә эшли башлавыма  инде 16 ел булган. Бу күпме, әллә азмы икән? Юк, үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен яки хаталарыңны күрү һәм аларны төзәтү өчен аз вакыт түгелдер, мөгаен.

Дөресен генә әйткәндә, укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Такта янына басып дәрес аңлату, билгеләр кую... Кем генә кечкенә вакытында укытучы булып уйнамады икән? Минем шул ерак балачагымдагы  якты хыялларым тормышка ашты. 16 ел дәвамында уйлану, эзләнү, шатлану һәм борчылулар, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр.  Ә бүген мин ныклы, ышанычлы адымнар белән алга атлыйм. Үзем өчен яңа программалар, яңа эш алымнарын ачам, мөһим һәм кызыклы эш төрләрен табам. Дәресләремдә  традицион технологияләр белән беррәттән интерактив технологияләрне дә  кулланам, чөнки мин заман белән алга атлыйм.

Бүген мин укучымның нинди булуын телим соң? Ул,  һичшиксез, яңалыкка омтылучы,  кызыксынучан, үз – үзенә һәм мөмкинлекләренә ышанган, үз эшчәнлегенә дөрес бәя бирергә сәләтле, кайгыртучан һәм ярдәмчел бала. Һәр укучым әнә шул сыйфатларга ия булсын иде. Иң мөһиме,  минем янәшәмдә аларга тыныч, рәхәт булсын һәм мине ышанычлы дуслары итеп күрсеннәр. Мөгаен, бу минем педагогик фәлсәфәмдер.

 ...Уйлар, уйлар...Ричард Бахның акчарлак турындагы кыйссасы тагын  уйланырга мәҗбүр итте. Уйлап карасаң, бу  образ һәркайсыбызның күңелендә яши түгелме? Автор, ирек яратучы акчарлак образы аша нәрсә әйтергә тели? Ни өчен яшибез соң без бу җирдә? Чынлап та, уйландырырлык сораулар...

Мәрхәмәтле язмышым миңа балаларда үз дәвамымны күрә алу мөмкинлеген бирде. Мин укучыларымда башланам һәм аларда кабатланам. Бу бик зур бәхет, шулай ук зур җаваплылык та. Һәр көнне, һәр дәрестә, һәр минутта сүзләребез, карашыбыз ярдәмендә балаларны өйрәтәбез һәм үзебез дә өйрәнәбез. Инде күптән укучы булмасам да, акчарлак кебек,  алга, югары максатларыма, иҗатка, кабатланмаслык булырга, эзләнүгә, үз тәҗрибәмне булдыруга омтылам.  Әсәрдәге кош та бары тик тырышлыгы, белемгә омтылышы, үз – үзенә ышанычы белән генә уңышка ирешә. Ә бу сыйфатлар безнең һәркайсыбызга  хас. Шулай ук бездә ярату, ярдәмчеллек һәм эчкерсезлек тә бар әле.

Минем бу тормыштагы төп юлым – һөнәри осталыкка омтылу. Хаталанып булса да, абынып булса да һөнәрем басмалары буйлап өскә, бары тик югарыга менәсем килә. Ялгызым гына түгел, билгеле. Үзем белән яшь җаннарны, үземнең укучыларымны да ияртәсем, аларга дөньяның катлаулы кануннарын төшендерәсем килә. Мин аларны яхшылыкка, эчкерсезлеккә, намуслы булырга өйрәтергә телим. Балаларны ярату – минем һөнәри эшчәнлегемнең нигезе.

Урамда инде бөтенләй караңгы. Төн уртасы җиткән. Шәһәр татлы йокыда. Мин дә, уйларыма уралып,  күзләремне йомам.  Ә төшемдә... Төшемдә мин акчарлак кебек канатларымны җилпеп  күккә, биеклеккә омтылам һәм зур канәгатьлек белән ләззәт дөньясында гизәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”

Кеше барыбер кошлар нәселеннән Төшләремдә очам кош булып... С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омт...

Күңелемдә яши яшеннәр

Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла  белән очрашу кичәсе....

Һәрберебез күңелендә яшәүче акчарлак (эссе)

"Ел укытучысы -2014" конкурсына язылган эссе...

Һәркем күңелендә яшәүче Акчарлак

Р.Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” мәсәле буенча эссе...