"Патша, вәзир һәм тегермәнче" әкиятенә анализ.
план-конспект занятия по теме

4 нче сыйныфның татар төркемендә "Патша, вәзир һәм тегермәнче" әкиятен анализлауга дәрес эшкәртмәсе. Әдәби ук дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_nche_b_syynyfy_singapur_achyk_dres.docx19.62 КБ
Файл prezentatsiya_singapur.pptx1 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Патша, вәзир һәм тегермәнче” әкиятен анализлау.

Максат: “Патша, вәзир һәм тегермәнче” әкиятен анализлау;

            укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү һәм үз фикерләрен     дәлилләргә   өйрәтү;

              уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшне дәвам итү;

                эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгарырга, геройларга характеристика   бирергә өйрәтү;

                мактануның начар гадәт икәнен төшендерү;

“Сүздә мактанма, эштә мактан” дигән фикернең дөреслегенә инандыру.

Дәрес тибы: анализлау
Җиһазлау: мультимедиа, дәреслек, карточкалар.


                                                      Дәрес барышы:

  1. Ориентлашу-мотивлашу этабы.
  1. Уңай психологик халәт тудыру. 

- Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. Тәрәзә артында яз. Кояш үзенең якты нурлары белән җир йөзен җылыта һәм табигать кышкы йокысыннан уяна. Карагыз әле, безгә ничек матур итеп кояш елмая.Әлбәттә, чөнки ул нурлы. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм  шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар без сезнең белән нинди әдәбият жанрларын беләбез әле?

- Бүген әкият жанры турында сөйләшербез. Нәрсә ул әкият?

(Могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга бай әсәр. Әкиятләрдә начарлык, явызлык гаепләнә, гаделлек, дөреслек җиңеп чыга.)

             - Әкиятләр ни өчен иҗат ителделәр икән? (Кешеләрдә уңай гадәтләр тәрбияләү өчен. Нәрсә ул начар һәм нәрсә ул яхшыны күрсәтер өчен.)

             - Нәрсә белән мавыктыра соң ул сезне? (Анда төрле тылсымнар бар, һәрвакыт яхшылык җиңә, хайваннар да сөйләшә белә.)

  1. Өй эшен тикшерү.

 

- Хәзер без сезнең белән өй эшен тикшерәбез.  Мин сезгә менә җөмләләр бирәм, сез шуны әкият тәртибендә урнаштырыгыз. Моның өчен без группаларда эшлибез. Сезгә бер минут. (синг-РАУНД РОБИН – командада эшлиләр. Фикерләрен әйтеп, карточкаларны кирәкле тәртиптә урнаштыралар) 1 нче слайд.

- Эшләп бетердегезме? Хәзер тикшерәбез. Һәрбер команда укый, башка командалар дөреслеген тикшерә. Хәзер һәрберегезгә рәхмәт әйтегез. 2 нче слайд

- Булдырдыгыз. Барыгыз да әкиятне укыгансыз. Балалар, әйтеп карагыз әле бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән. (Әкият турында, анализларбыз) 3 нче слайд

- Дөрес, әкият турында. Безнең дәресебезнең темасы – әкияткә анализ.

II.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

           1.Әкияткә анализ.

- Әкиятнең темасы нинди? Нәрсә турында? (Вәзирне акылга утырту турында)

- Балалар әкиятне ничә өлешкә бүлеп карап була? Нинди өлешләр инде ул?

 4 нче слайд.

- Сюжетын искә төшерик. Ә хәзер әйдәгез тагын группаларда эшлибез. (ТАЙМД РАУНД РОБИН – билгеле бер вакытта һәр укучы түгәрәк буенча сөйли.) (5 слайд) Әкиятнең 3 өлеше 3 группага. Хәзер кызыл төсләр үзегезгә туры килгән өлешнең эчтәлеген янәшә утырган иптәшегезгә сөйли башлагыз. 15 секунда вакыт сезгә. Хәзер зәңгәр төсләр каршыдагы иптәшләрегезгә сөйләгез. 15 секунд вакыт. Хәзер бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез. Хәзер 4 нче номерлар басабыз һәм әкиятне сөйлибез , кыскача гына.

  1. Әкияттәге образлар.

- Әсәрдә нинди геройлар бар? (6 - 7 нче слайдлар) Патша кем ул? Әйе, ил белән идарә итүче. Сез ничек уйлыйсыз, ил белән нинди кеше идарә итә ала? Безнең әкияттә ул нинди икән? Хәзер аның төп сыйфатлырын алдыгыздагы кәгазь битләренә языгыз. Сезгә 1 минут вакыт.

- Икенче героебыз кем? Ул нинди кеше булырга тиеш, дип уйлыйсыз?  Безнең әкияттә ул нинди икән? Хәзер аның төп сыйфатларын алдыгыздагы кәгазь битләренә языгыз. Сезгә 1 минут вакыт.

- Өченче героебыз кем? Ул нинди кеше булырга тиеш, дип уйлыйсыз?  Безнең әкияттә ул нинди икән? Хәзер аның төп сыйфатларын алдыгыздагы кәгазь битләренә языгыз. Сезгә 1 минут вакыт.

Хәзер үзебез язганнарның астына сызабыз һәм урыннардан торып үзебезгә иптәш табабыз. Кыска буйлылар озын буйлыларга сөйли. 30 секунд вакыт, аннан икенчегез сөйли. Сезгә дә 30 секунд вакыт. Хәзер парларны алмашабыз. Шушындый ук эш эшлибез. 30 ар секунд вакыт бирелә. (СТЁ-ЗЁ-КЛАСС – музыка астында парлашалар, РЭЛЛИ РОБИН үзләренең кыска җавапларын укыйлар)

-  Хәзер парларны алмашабыз. Шушындый ук эш эшлибез. 30 ар секунд вакыт бирелә.

- Урыннарга утырдык. Өченче номерлар патшага бәя бирәләр. Ни өчен патша шундый дип уйлыйсыз? Хәзер дәлилләп бирегез.

- Икенче номерлар вәзиргә бәя бирәләр. Ул нинди? Ни өчен?

4 нче номерлар тегермәнчегә бәя бирегез. Дәлилләгез.

- Менә без сезнең белән геройларның нинди икәнлекләрен белдек тә.

- Балалар, халык бу әкият аша нәрсә әйтергә теләде икән? Аның идеясе нинди?

- Балалар, хәзер сезнең алдыгызда 3 герой язылган. Уйлагыз әле, сез аларның кайсысы урынында, нинди булыр идегез? Сезгә 2 минут вакыт бирелә, улагыз һәм  дәфтәрләрегезгә языгыз. (КОНЭРС – балалар үзләре теләгән почмакларны сайлап җавап бирәләр)

- Хәзер үезегз сайлаган геройлар янына барыгыз. Парлашабыз, Үз фикерләребезне кыска буйлылар озын буйлыларга сөйлибез. 15 секунд вакыт. Хәзер озын буйлылар кыска буйлыларга сөйли. 15 секунд вакыт. (Һәр төркемнән икешәр укучының фикере тыңлана) Хәзер бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез һәм  урыннарга утырабыз.

 III. Рефлексия, бәяләү этабы.

 - Хәзер миңа җавап бирегез, вәзирнең ялгышы нәрсәдә икән?

  - Бу әкиятне халык ни өчен язды икән? Әһәмияте нәрсәдә?

  - Балалар, сезнең бу әкияткә охшаган нинди әкиятләр беләсез?

   - Әйтегез әле, ни өчен алар иҗат ителде икән?

   - Сез бу әкиятне ничек тәмамлар идегез?

IV. Йомгаклау.

  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше.
  1. Әкиятне дәвам итү.
  2. Эчтәлеген сөйләү.
  3. Акыл турында 10 мәкаль язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уку дәресе. 4 Б сыйныфы. Укытучылар: Вәлиева Р. Я. Галиева Г. А.

Слайд 2

“Мин патша булсам, монысын болай итәр идем”, - дигән вәзир. Патша вәзирне тегермәнчегә алып төшкән. Соңында патша белән вәзир патша сараена кайтканнар. Вәзир тегермәнчегә төшкән. Тегермәнче: “Җитүен җитә, тик утыз икедән артмый”, - дигән . Вәзир кесәсен карый, ә кесә төбе такырайган. Шуннан соң вәзир шапырынмаска ант иткән. Вәзир, таң калып, шалтырап кайтып киткән.

Слайд 3

“Мин патша булсам, монысын болай итәр идем”, - дигән вәзир. Патша вәзирне тегермәнчегә алып төшкән. Соңында патша белән вәзир патша сараена кайтканнар. Вәзир тегермәнчегә төшкән. Тегермәнче: “Җитүен җитә, тик утыз икедән артмый”, - дигән . Вәзир кесәсен карый, ә кесә төбе такырайган. Шуннан соң вәзир шапырынмаска ант иткән. Вәзир, таң калып, шалтырап кайтып киткән.

Слайд 4

Тема: “Патша, вәзир һәм тегермәнче” әкиятенә анализ.

Слайд 5

“Патша, вәзир һәм тегермәнче”әкиятендә вәзирнең ялгышы?

Слайд 6

? Әкиятнең төп фикере?

Слайд 7

Әкиятнең өлешләре. . Вәзирнең мактануы. Патшаның тегермәнче белән сөйләшүе. Вәзирнең тегермәнче белән сөйләшүе

Слайд 8

Әкияттә бирелгән образлар патша вәзир тегермәнче

Слайд 9

Патша –дәүләт башлыгы. Вәзир – патшаның ярдәмчесе, киңәшчесе. . Тегермәнче – тегермәнне карап, эшләтеп торучы кеше. .

Слайд 10

Тегермән – ашлыкны ярма яки он итеп тарттыру өчен корылган җайланма. .

Слайд 11

Вәзирнең ялгышы? Мактанчык

Слайд 12

Өй эше: 1. Акыл турында 10 мәкал ь . 2. Әкият нең эчтәлеген сөйләргә. 3. Әкият язарга .

Слайд 13

Дәресемдә катнашкан барчагызга да бик зур рәхмәт ! Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик. Уңышлар һәм сәламәтлек Сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).

Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Урок - практикум . Элективный курс «Занимательная жизнь русского слова». 9класс Тема урока: «Лингвистический анализ текста В.П.Астафьева «И прахом своим …»» Цель урока: Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфоло

Цель урока:Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфологическом и синтаксическом уровнях языка.Задачи урока:применить полученные теоретические знания о  ли...

Анализ диктанта схема анализа

Дана схема анализа. Это ускорит вашу работу...

Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок». Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок».

Тип: урок- исследование  Цели:  1) познакомить с фактами биографии            А.Платонова; ...

ТЕКСТ ЛИРИЧЕСКОГО ПРОИЗВЕДЕНИЯ КАК ОБЪЕКТ ЛИНГВИСТИЧЕСКОГО АНАЛИЗА /из опыта работы: анализ стихотворения М.Ю.Лермонтов «Из-под таинственной, холодной полумаски»/.

В современном преподавании литературы в школе одной из самых важных является работа над анализом, изучением, исследованием художественного произведения.В связи с этим наиболее эффективной формой...

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».

Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...

Аннотация к рабочей программе по математике (алгебре и началам анализа), 11 класс , профильный уровень; рабочая программа по алгебре и началам анализа профильного уровня 11 класс и рабочая программа по алгебре и началам анализа базового уровня 11 класс

Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (алгебре и началам анализа) Класс: 11 .Уровень изучения учебного материала: профильный.Программа по алгебре и началам анализа для 11 класса составлена на ос...