«Укытучының эзләнеү».
статья на тему

«Укытучының эзләнеү».

       Укытучының төп бурычы балаларга белем бирү. Укытучы үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Укытучы өчен иң мөһим эш- белгәннәрен укучыларга җиткерү. Фәнни иҗатка бай булган укытучы  гына югары сыйфатка ирешә ала. Эзләнү ул яңа белемнәрне туплау процессы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konkursnaya_rabota.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

«Укытучының эзләнеү».

       Укытучының төп бурычы балаларга белем бирү. Укытучы үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Укытучы өчен иң мөһим эш- белгәннәрен укучыларга җиткерү. Фәнни иҗатка бай булган укытучы  гына югары сыйфатка ирешә ала. Эзләнү ул яңа белемнәрне туплау процессы.

       Фәнни-методик эшендә укытучы педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә.

        Хәзерге замаманада  укыту процессына  яңа карашларның керүе бер дә сәер түгел. Чөнки технологияләр алга бара. Чил илләрдән күп яңалыклар кереп тора. Яшьләр алардан бердә арта каласы килми, замана белән бергә атлыйлар. Яшьләр дигәч... Кемнәр соң алар? Әйе, бу без укыта торган балалар, укучылар. Хәзерге замана баласы телефоннардан, планшетлардан бердә аерыласы килми. Заманасы шуны таләп итә дә. Сыйфатлы белем бирер өчен инновацион технологияләр ярдәмгә килә.

Укучыларны укуга кызыксыну уятуда ничек ярдәм итәргә?Шуңа күрә, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Дөресен әйткәндә, алар бик җайлы, һәм кулай. Традицион формада уза торган дәресләргә бер үзенчәлек өсти. Педагогик эшнең сыйфатын күтәрә.Укытуның эчтәлеген баета. Хәзерге замана таләпләренә традицион дәрес сыешмый да. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, укыту процессынын яңарту өчен укыту кабинетларын интерактив такталар, проектырлар компьютерлар белән баетабыз. Компьютер технологияләре ярдәмендә педагогика фәнне дә баеды. Укытучылар  эш стилен үзгәртеп, яңача эшли башладылар. Яңа методларны куллану яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала, балаларда кызыксыну уятырга ярдәм итә ала.

Компьютер яки мәгълүмати технологияләр дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда зур роль уйный. Мәгълүмати технологияләр: Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалану укыту процессының сыйфатын артыруда, дәресләрнең нәтиҗәле, кызыклы, файдалы үткәрергә ярдәмчелеге зур дип саныйм. Бу  татар теленә кызыксыну уяту, компьтерда эшләүне ныгыту өчен дә кулай. Ни өчен татар теле дидем, чөнки мин шәхсән рус балаларына татар теле укытам. Хәзерге замана баласын телгә өйртәм дип кенә дәрестә утыртып булмый. Аларның бу телгә карата карашлары төрлечә. Шуңа күрә, мондый аудитория дә эшләү икеләтә авыр. Татар телен куллансын өчен төрле эш ысулларын табып мавыктыру бик мөһим.  Компьютерларда татарча шрифт бар. Компьютер программалары укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә. Белемнәрне күтәрергә булыша.

Мультимедиа чараларны дәресләрдә кулланыла бик кызыклы. Укучыларда аудио канал ачылышана зур йогынты ясый. Рус балалары татар кабинетыннан тыш татар  телен бер кая да ишетми. Ә менә махсус дәреслеккә җайланган татарча CD дисклар белән укучылар өйдә татарча текстлар, җырлар, шигырьләр тыңлый алалар.Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

         Укучылар дәресләр өчен  презентацияләрне  кызыксынып ясыйлар. Мөстәкыль эш күнекмәсен ныгыта. Сәләтләре ачыла, өстәмә мәгълүмат туплый, белем базасын баета. Презентацияләрне яңа материалны аңлатканда, ныгытканда кулланып була. Шулай ук, язучыларның тормыш юллары белән танышканда бик җайлы. Рус балалары татар әдәбиятын тирән өйрәнмиләр, ләкин аларны белемле кеше итү өчен бөек татар шәхесләре белән таныштыру укытучынын бурычы. Нәкъ менә презентацияләр монда ярдәмгә килә. Болар барысы да балаларның күңеленә кереп калсын өчен эшләнә.Укучыларда татар әдәбиятына мәхәббәт уяту, тыналган әдипләрне танып белергә өйрәтә..
           Мультимедия технологиясе иллюстрацияләр күрсәткәндә, әдәби, музыкаль кичәләр уздырганда бик җайлы. Читтән торып экскурсия үткәрергә була. Бу ысул белән укучыларны барысын бер юлы экскурсиягә, походка алып барып була. Аудия язмалар тыңлау, көйгә салынган җырлар тыңлау, сәңгатле уку күнегүләре өстендә эшләргә мөмкин. Әдәби, музыкаль кичәләр уздырганда бик кирәк. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә.

           Компьютер ярдәмендә  дәрестә узган материалны актуальләштерү бик җайлы. Компьютер ярдәмендә күп кенә кызыклы дидактик материаллар әзерләп була. Интернет ярдәмендә язучыларның, әдипләрнең әсәрләрен тиз генә табып танышып чыгып була. Интернет балаларда кирәкле информациянетабарга һәм аны дөрес кулланаырга өйрәтә.  Сирәк басмаларны табып укытып була. Дәресне җанлырак, күңеллерәк, кызыклырак, башка дәресләрдән аерып торуда компьютерның роле бик зур һәм укытучыга зур ярдәм. Укычының иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерәм дисәң информацион технологияләрне  дөрес кулланырга кирәк.Ул балаларның күзаллауларын киңәйтә һәм фикерләү сәләтен камилләштерә.
         Укучылар арасында төрле сәләтле балалар була. Аларның сәләтләрен, үзенчәлекләрен вакытында ачу бик мөһим. Укучыларда кызыксыну уятып, төрле күнекмәләр биреп мавыктырып эшләргә кирәк. Хәзерге замана балалрары гипер актив, сәләтле укучылар.  Интернет челтәрләрендә төрле өлкәгә караган конкурслар өештырыла.  Конкурсларда катнашып укучыларның  үз бәяләрен  күрсәтергә ярдәм итә. Үз фикерен әйтергә, исбатларга фикер йөртергә өйрәтә. Укытучының эзләнүе, шулай ук укучыдан тора. Бу процесс узара тыгыз бәйләнгән.

         Укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да укучының эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты

Бу чыгышымда укытучыга иҗади эшләү өчен нәрсәләр белергә, нинди интернет-ресурслардан файдаланырга кирәклеге күрсәтелде. Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,  әдәбият һәм сәнгать өлк...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Укытучының үзүсеш планы

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2015 - 2020 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра....

Укытучының норматив документлары

2014-2015нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләреТатар+телен+укыту+методикасы.pdfAdobe Acrobat документ [730.3 KB]Скачать"Әдәбият" предметын укыту үзенчәлекләрепрог(у).pdfAdobe Acro...

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Укытучының шәхси планы

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен ,иҗади фикерләү сәләтен үстерү...

Выступление "Рус мәктәпләре шартларында укучыларның һәм укытучының коммуникатив компетенциясе"

"Рус  мәктәпләре шартларында укучыларның һәм укытучының коммуникатив компетенциясе" дигән темага татар теле укытучыларының август киңәшмәсендә чыгыш...