Хәсән Туфан
план-конспект урока (7 класс) по теме

Галиуллина Наиля Мансуровна

“Әни минем гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгел, әлбәттә тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Ул минем күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең... Әни миндә “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән” дигән иман тудырды”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khsn_tufan.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хәсән Туфан  (тормыш юлы) . 1900-1981.

Максатлар:

1. Укучыларны Хәсән Туфанның тормыш юлы, шәхси фаҗигасе белән таныштыру. 2.   Укучыларга Хәсән Туфанның иҗаты  ихтирамга лаек булуын төшендерү. 3. Ватанпәрварлык, әхлаклылык  тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбок, проектор.

Материал: 1) 7 нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслеге (Ф.М. Мусин, Ә.М. Закирҗанов һ.б.),

2) Хәсән Туфан .Сайланма әсәрләр. ТаРИХ-2004.

3) Аудиоязма .1917-1950 нче еллара хыры татар әдәбияты.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә- йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра)

 Дәрес барышы.

I.Оештыру

         Уңай психологик халәт тудыру.

       II.Актуальләштерү

Укытучы. Шигърият әдәбиятта иң дәрәҗәле урында тора. Шуңа күрә чын шагыйрьләр халыкның чын уллары булып танылалар, халык күңелендә мәңге яшиләр. Тормышның иң кыен вакытларында, тарихның хәлиткеч көннәрендә хак сүзне, иң кирәкле сүзне шагыйрьләр әйтә. Алар үз халык исеменнән, аның намусы һәм җан авазы булып сөйлиләр.

  

 -Укучылар, түбән сыйныфларда танышкан татар әдипләрен искә төшереп килергә тиеш идегез. Әлеге сорауга җавапны РАУНД ТЭЙБЛ структурасы ярдәмендә бирербез.

Укытучы. Бирде дөнья кирәкне,

                    Еламаска өйрәтте.

                    Кайсыгызның кулы җылы?

                    Бәйлисе бар йөрәкне.

Укытучы. Укучылар ничек уйлыйсыз әлеге шигырь юлларының авторы кем? (3нче өстәл җавап бирә)

Укучылар. Хәсән Туфан.

       III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы. Бүгенге дәресебездә без Х.Туфаннның тормыш юлы, шәхси фаҗигасе белән танышырбыз. Инде 1920 нче елларда ук әдәбият мәйданына килеп, 80 нче елларга кадәр армый талмый иҗат эше белән шөгыльләнгән бу кешенең иҗаты ихтирамга лаек.

Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле бер авыл бар, гадәти татар авылы. Әмма күп хәлләрне кичергән бу авыл. 1740 елларда көчләп патша тарафыннан чукындырылган, ә 1830 еллардагы чуалышлар чорында христиан диненнән бөтенләй баш тарткан. Менә шушы авылда 1900 нче елның 9 нчы декабрендә (иске стиль белән 27 ноябрьдә)Фәхрулла абзый белән Гөлзадә апа гаиләсендә соңгы, унынчы бала булып, Хисбулла исемле бер малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп, “Хәсән” дип язар, фамилиясен исә “Туфан” дип танытыр.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, күрше чуваш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый.1905 елгы революциядән соң, авылда мәктәп ачыла.

  Язучыларның тормыш юлын өйрәнгәндә, “Ул ни өчен язучы булып киткән?” дигән сорауга җавап бирергә тырышабыз. Х. Туфанның язучы булып китүенә нәрсә сәбәп булды икән?

 

 Бу турыда Хәсән Туфан үзе болай, ди.

“Әни минем гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгел, әлбәттә тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Ул минем күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең... Әни миндә “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән” дигән иман тудырды”.

Хәсәннең әтисе күп һөнәрләргә ия кеше булган. Улын да сәгать төзәтү, пыяла кую, иген игү, печән чабу, тимерчелек кебек һөнәрләргә өйрәтә. Бүтән авылларга мич чыгарырга барганда, улын да ияртә. Шундый йөрүләрдән Хәсән, үзе әйткәнчә, “арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр отып, табышмаклар, мәкалләр, яңа сүзләр отып кайта”.

 “Бәлки шагыйрь булмас та идем” дигән мәкаләсендә Х.Туфан түбәндәгеләрне искә ала.

“Салкын кышның озын төннәрендә авыл малайлары җылы мунчаларга җыелып, “мөшагарә”- җыр әйтешү ярышлары үткәрәбез. Беркөнне, миннән ярты яшькә олырак күрше малае Минап 350 җыр әйтте. Мин – 300 генә. Бу минем беренче җиңелүем иде. Җиңү өчен яңа җырлар өйрәнергә туры килде... Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәненә төшендем”.

 Димәк, Х.Туфан лирикасының чишмә башы – Иске Кармәт авылында. Самими, эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә. Ә Хәсән Туфан алга таба белемен кайда дәвам иткән соң?

 1914 ел язында Уралга Тобол губернасының Ахман авылында бакыр казый торган абыйлары янына китә. Эшләп-эшләп тә тернәкләнә алмаган абыйлары: ”Үзебездән булмады инде...энебезне, кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә?” дип киңәш итеп, Уфадагы ”Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрделәр.

   

 Хәсән Туфан ”Галия”дә Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, аңардан иҗат эшенә илһамландырылган сүзләр ишетә, шул ук мәдрәсәдә укыган Шәехзадә Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә.Әдәби кичәләрдә Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрләрнең чыгышларын ишетә.

  

”Галия” мәдрәсәсе Хәсән өчен чын мәгънәсендә беренче мәктәп була. Әдәбият белән мавыгу, иҗатка омтылыш бу вакытта инде аның тормышындагы ачык бер максатка әйләнә. Туфанның үз шигырен беренче мәртәбә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итүе дә “Галия” мәдрәсәсе белән бәйләнгән.

 

Тормыш кыенлыклары Хәсәнне,1916 елда укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр итә. “Галия”дә ике ел укыганнан соң,Туфан, белем алуын дәвам иттерү өчен, акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә. Заводта ул слесарь булып эшли һәм, кечкенәдән әтисе белән тимерчелеккә йөргәнгәме, үз хезмәтен яратып башкара.

 Хәсән 1917 елның көзендә ”Галия” мәдрәсәсенә кайта һәм укуын дәвам итә.

1918-1919 елларда Омскидан 40 чакрымдагы Тока исемле казак авылында, 1919-1921 елларда Төмәннең Верхнеудинск шәһәренең татар мәктәбендә,

1921-1923 елларда Чита шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли.

  1924 елны Казанга күчеп килә , булачак артистка Луиза Салигаскарова белән. Аларның яшьтән үк, Лысьвада ук башланган мәхәббәтләре Казанда дәвам итә.

  Башкаладагы әдәби мохитне тоя ,шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. 1928 елның язында Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп җәяүләп сәяхәткә чыгып китә.

  Әдәбиятчылар Х.Туфан иҗатын өч зур чорга бүлеп өйрәнәләр:

1.20-30 нчы еллар(1924-1940)-шигырьләре,поэмалары белән күренекле татар совет шагыйре булып танылган чоры.

2.40-50 нче еллар (1940-1956) - сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерелгән чоры.

3.60-70 нче еллар(1956-1981)-сәяси тоткынлыктан котылып, иҗатын тулы хокуклы шагыйрь булып дәвам иткән чоры.

  

 Беренче чорда Хәсән Туфан шагыйрь булып таныла.Шагыйрь үзе белгән тормыш материалына мөрәҗәгать итә, үзе күргән вакыйгаларга нигезләнә.

 Поэзия белән җенләнеп яткан бер заманда, 30 елларда, ил өстенә дәһшәт килә - шәхес культы еллары башлана. 1937 ел. Илебез, халкыбыз тарихында “каһәрләнгән ел”. Бу ел Хәсән Туфанны читләтеп узмый. Бик күп якын дуслары: Кави Нәҗми, Фәтхи Бурнаш, Фатих Кәрим, һ.б.лар кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. 1937 нче елда "Ант" поэмасы өчен Хәсән аганы Язучылар Союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Көн саен, төн саен кулга алуларын көтеп яши ул. 1940 нчы ел җитә. Матбугат йортына кереп барганда, таныш булмаган кеше аны туктата һәм үзе белән барырга чакыра. Шулай итеп шагыйрьнең кара язмышлы көннәре башлана.

 Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Ул башта үлемгә, аннан гомерлек сөргенгә хөкем ителә.. Хәсән Туфан шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татый. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга туган җиреннән, туган теленнән аера. Шундый кыен чакларда да гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмаган якыннары булуы шагыйрьгә ныклык өстәгәндер.

1940 - 56 елларда Хәсән ага тоткынлыкта була. Газап, кайгы- хәсрәт, үлем белән күзгә - күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный... Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала.

-    Контрреволюцион оешма төзү,

-    чит ил разведкалары белән элемтәгә керү,

- Совет властен таркатырга маташуда гаеплиләр аны.

 

Үзе белән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемнәрен атарга кушалар. Сорау арты сорауалулар башлана. Буйсындыра алмагач, йокларга да ирек бирмиләр, сорау алулар төнне көнгә ялгап дәвам итә. Ахырга таба утырырга да         ирек бирми башлыйлар. Аңын югалтып егылса, аңына китерәләр дә сорау алуны дәвам итәләр. Тик теләкләренә генә ирешә, шагыйрьнең рухын сындыра алмыйлар. Сугыш чыгу белән, сорау алулар туктала. Шагыйрь фронтка җибәрүләрен сорап гариза арты гариза яза.

1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Шагыйрь ялгызы бер камерада үлем көтеп ята. Язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Үлем карары 10 елга каты режимлы колония белән алыштырыла. Алга таба шагыйрьнең тормышы тагын да авырлаша. Ул иң авыр эшкә- урман кисәргә билгеләнә. Ашау ягы начарая, ачлыктан аяк-куллары шешенә.

Туганнары , якыннары өчендә авыр чор башлана Театрда, күренекле урында эшләгән хатыннан газета аша иреннән “халык дошманыннан рәсми рәвештә баш тартуын таләп итәләр”. Кулында ике сабые (кызы Гөлгенә, улы Идегәй) язмышы булган хатын, ана, икеләнүсез ул тәкъдимне кире кага һәм эштән куыла.

Шул көннәрдә Хәсәнне комендатурага чакыралар, бер төенчек тапшыралар. Ачып караса – пәрәмәчләр, өчпочмаклар. Бу бит 1942 елда! Сугышның иң кызган чагында?! Аларны хатыны китергән була.

Үзләре ачлы-туклы торсалар да, Луиза ханым (Хәсән Туфанның хатыны, артистка Луиза Салигаскәрова),кызы Гөлгенә белән ятим калган кеше,донор буларак,канын тапшыра, чөнки шул кан тапшырганга ризык алыр өчен талоннар бирелә икән. Шул талоннарга алынган икмәкне ул төрмәгә, иренә илтә торган булган. Шулай итеп, ул ирен төрмәдәге ач үлемнән коткарып кала. Аның хатынын халык дошманы диярлек эштән,театрдан куалар һәм Хәсән абый Туфан иҗатында сөеклесе, газизәсе Луизага багышланган шигырь пәйда була.  

“Тамчылар ни диләр?” (Аудиоязмада тыңлау)

...«Сагынма!»— дип, янап киткәннәр...

Күнмәгәнсең... Эштән сөрелгәнсең...

Еллар сине донор иткәннәр...

Посылкалар белән ярдәм иттең:

— Без бит илдә... өйдә бит...— дидең.

Ә ул ярдәм —

Каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең...

Алдарсың дип уйлый идеммени? —

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

 Җаның белән ялгагансың ич!...

 

Х. Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Коточкыч арый, йончый. Физик яктан да, рухи яктан да Хәсән абый түземсезлек белән иреккә чыгу көннәрен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча аны, Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр.

Аңа Новосибирск өлкәсенең Устарка районында Покровка дигән рус авылында көн күрергә рөхсәт ителә. Биредә ул совхозда көтүче булып эшли, мал карый, кешеләргә сәгать төзәтә. Тора – бара җир казып, үз куышын корып җибәрә. 

Себердә язарга мөмкинлекләр ачыла аңа. Биредә ул китапханәдән алып китаплар укый, газета - журналлар белән танышып бара. 

Кайчакларда туган якларын, туган телен, кызын сагынуга түзәр хәле калмый. Шундый чакларда ул җиргә капланып, беркемгә ишеттермичә елый. Менә шундый авыр чаклар да ул җан дусты Поэзиядән аерылмый – тоткын шагыйрьнең кичерешләре сурәтләнгән шигырьләр иҗат итә.

Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайтып төшә.

Ул өенә кайтканда аның улы (Идегәй) да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала.

Татарстан прокуратурасы 1957 елның маенда шагыйрьгә ташланган барлык гаепләрнең нигезсез булуын раслый. СССР Югары судының хәрби коллегиясе шул ук елный августында аның тулысынча акланганлыгын хәбәр итә.

1956 елдан Х.Туфан тормышында яңа бер чор башлана. Бу чор Х.Туфанның заман рухы белән яшәве, илһамланып иҗат итүе, хисләренең кайнарлыгы һәм киеренкелеге белән үзенчәлекле.

16 елдан соң Казанга әйләнеп кайткан шигырләре аның бер генә ел, бер генә көн дә иҗаттан башка яшәмәгәнлеген раслыйлар. Шигырьләре белән Туфан үзе дә кайтты. Татар әдәбияты өчен зур бәхет иде бу: ул әле кеше рухының җиңелмәслеген, шигъри сүзнең бөеклегенисбатлап, тагын чирек гасыр иҗат итә.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.Хәсән ага Казанда татар зиратына җирләнә. Зурлап, кабер ташы да куела. Туган авылы Кармәттә музей – йорты ачыла.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Киләсе дәресләрдә Хәсән Туфанның  өченче чор иҗатына караган шигырьләре белән танышырбыз.

Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында нинди яңалык белдегез?

Куиз- куиз- трэйд структурасын куллану.

            Хәсән Туфан  турында сөйләшүне аның үз сүзләре белән йомгаклап   куярга була.

   “Әдәбият кырларында, шигырь төбәкләрендә яшәлгән шактый озын гомерем юлында төп иманым – халыкның Тукай әйткән сыйфатларына инануым - торган саен үсә, ныгый барды һәм ныгый бара.

V. Яңа белемнәрне ныгыту

Тест эшләү.

Тэйк-оф тач даун структурасын кулланып тестны тикшерү һәм билге кую.

VI. Өй эше бирү. Хәсән Туфанның тормыш юлын конспектларга

VII.  Дәресне йомгаклау

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан

Х.Туфан иҗаты буенча презентация...

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Х.Туфан

Әдәбият дәресе "Тормыш юлы  һәм иҗаты"...

Х.Туфан

Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ....

Шигърияттә Туфан эзләре…

Язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштыру....

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...