Мин кулыма китап алам...
тест (6 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

тестлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мин кулыма китап алам... 21.67 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче бүлек

Мин кулыма китап алам...                                        

(I)  Без - китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

(3)  Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

(4)  Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башлашам. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз  телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгьрифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия чүлләренә, далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

(II)  Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника, электроника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта  шпаргалкалары да...

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белом кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнме, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. (IX) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <...> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша  алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә...

(Р.Миңнуллиннан*)

*Роберт Миңнуллин (1948) - халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм  юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.

Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1-А11 биремнәрен үтәгез. А1-А11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала? Бүгенге көндә компьютер рухи таяныч була аламы?

1) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш!

2) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән.

3) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да...

4)  Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр.

А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1)  кулъязма      

2)  мәгърифәт    

3)  китапсыз

4)  интернет

АЗ. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгеләгез.

1) рәхмәтле

2)  чорлар

3)  милләттәшләребез

4) дөньяда

А4. Орфографик хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1) рухи таяныч          

2) гарапчә белү        

3) тугандаш халык      

4) бай тарих

А5. Виртуаль сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?         

1) һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне нечкәртү өчен                                                      

3) тартыкны нечкәртү өчен                                                

4) аеру билгесен белдерү өчен

А6. Парлы сүзне билгеләгез.

1) гореф-гадәт

2) фарсыча                                                                                                  

3) Урта Азия                                                                                  

4) фотосурәт

А7. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) К сожалению, мы не такие!

2) К счастью, мы не такие!

3) К счастью, они не такие!

4) К счастью, они не мы!

А8. Бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) шул хакта сөйләү

2) игелекле хезмәт

3) дөньядан аерылу

4) тарихны да сеңдерү

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз.              

1) шарт фигыль

2) инфинитив

3) хикәя фигыль

4) боерык фигыль

А10. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс мәкаленең рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.

1) В корове молоко не прокиснет.

2) Больше молока получает тот ребенок, который больше плачет.

3) Материнское сердце в детках, а детское в камне.

4) В молоке не было, и в сыворотке не найдешь.

А11. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар  шул хакта сөйли җөмләсендә көнгә сүзенең килешен билгеләгез.

1) баш килеш                                                                                                      '

2)иялек килеше

3) юнәлеш килеше

4) төшем килеше

2 нче бүлек

В1-В12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

В1. 2 нче җөмләдән укымышлы, белемле сүзләренә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:___________________________.

В2.  13 нче җөмләдән искерә сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз. Җавап:___________________________.

В3.  10 нчы җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:___________________________.

В4. 6 нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:___________________________.  

В5. 1-4 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз. ),    Җавап:___________________________.

В6. 23 нче җөмләдә китапка сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:___________________________.

В7. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Китапсыз күңел - буш күңел,(1) китапсыз йорт - нурсыз йорт,(2) китапсыз милләт - киләчәксез милләт. Бәхетебезгә,(3) без андыйлар түгел! Әлегә...

Җавап:___________________________.

В8.  15-17 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:___________________________.                                                  

В9. 20-22 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз. Җавап:___________________________________.                                                                    

В10.8 нче җөмләдә баш һәм иярчен җөмләләр арасына куелган тыныш билгесен языгыз.

Җавап:___________________________.

В11. 19 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.                                                                

Җавап:________________________     .

В12.2 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап:_________________________    .

3 нче бүлек Укылган текстны файдаланып, С1 биремен эшләгез.

   С1. «Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт -киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә...» Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

  Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2_дәлил кигерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

  Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Урок литературы в 7 классе "Под алым парусом мечты" (по произведению А.Грина "Алые паруса")

познакомиться с личностью писателя; вместе с героями повести выяснить, какую роль в жизни человека играет мечта; что такое чудеса, что нужно человеку, чтобы быть счастливым....

План – конспект урока по русской литературе на тему: «В тени алых парусов» (по повести А.Грина «Алые паруса») (V класс)

Урок знакомит учащихся с жизнью и творчеством А.С. Грина; вызвать читательский интерес к его произведениям романтического направления....

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...